«Сәхнә», 2022, №8 (август)
2 бит
ҺӘРНӘРСӘНЕҢ ЧАМАСЫ БУЛА
Гөлинә Шәйхи
Зәйнәб апаның җырлаганын мин һәрвакыт таң калып тыңлап утырам. Моңы йөрәк түреннән ургылып чыгадыр кебек. Миңа калса, ул туганда ук халык артисты булып тугандыр... Үтә гадилеге дә әнә шуңа ишарә.
6 бит
ӘРСЕЗ БУЛА БЕЛМӘДЕМ
Рәфидә Галимҗанова
Менә кайда ул тыйнаклык, затлылык! Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән сөйләшкәннән соң, күңелдә бары тик шундый тәэсир генә калды. Мин шалтыратканда ул бакчада эшләр белән мәшгуль иде. Шуңа әңгәмәбез дә авыл һәм шәһәр турында сөйләшүдән башланды...
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
12 бит
ЕГЕТЕМ ‒ ЕГЕТ ТҮГЕЛ
Зөлфия Гыйлметдинова
Хәерле көн, «Сәхнә» журналы редакциясе. «Матурлык турында» дигән сәхифә белән танышып барам. Гаиләдәге матурлык, ир-хатын мөнәсәбәтләрендә җылылык, аңлашу яисә киресе ‒ күпләр куертырга ярата торган тема. Бу хакта күп кенә гәзит-журналда язмалар чыга тора. Шуларны укыгач, үз тарихымны язасым килеп, кулым гел каләмгә үрелә. «Минем тарих кемгә кызык?» дип, тагын тукталам. Бу юлы тәвәккәллим әле.
14 бит
АБЫЙСЫ МИСАЛЫНДА
Юныс Сафиуллин
Татар театры дөньясы бу көннәрдә зур югалту кичерә ‒ Татарстанның халык артисты Раушания Юкачёва арабыздан китте. Актрисаның якты истәлегенә багышлап язма әзерләгәндә, якын туганы, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов турында китап язганда булган әңгәмәгә юлыктык. Абыйсының матур үрнәге мисалында зур сәхнәләргә күтәрелгән актриса икән ул ‒ Раушания Юкачёва.
18 бит
ИҢ МӘШҺҮРЕ СӘЙДӘШ ИКӘН!
Элек Татарстан радиосының «Ял концертлары» композитор Салих Сәйдәшевнең я «Тукай», я «Совет армиясе» маршы белән төгәлләнә торган иде. Концертны төгәлләп яңгыраган киң колачлы якты музыка ял көне рәхәтлеген баетып, бөтен өй эчен тутыра. Шушындый музыкасы булган халыкның зур халык булуын аңлаудан туган горурлык тойгысы күкрәкне тыгызлый. Сәйдәш музыкасы татарны милләт итеп бер йодрыкта тотты. Әле дә ул шулай. Ул иҗат иткән җырлар җырчыларның тавыш егәрлеген үлчәү берәмлеге дә бит әле. «Әдрән диңгез», «Динар тау», «Шәрык биюе» искиткеч мәгъруранә яңгырашлары белән җанны тетрәндерә торган әсәрләр.
20 бит
ЛЮЦИЯ-ЭМОЦИЯ
Эльмира Сираҗи
Сүзем Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай бүләге иясе Люция Хәмитова турында. Ышануы да кыен, гел яшь, чибәр, балаларча челтерәп көлеп җибәрүче сөйкемле актрисага шушы көннәрдә 55 яшь тулды. Без аның белән җәен бушап калган Камал театрының грим бүлмәсендә әңгәмә кордык.
24 бит
ҖӘЛИЛ
22 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында армия хезмәтенә озатылучы егетләр өчен Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операпоэмасы тәкъдим ителде. Спектакльнең халыкара хәтер һәм кайгы көнендә куелуы да юкка түгел. 1941 елның 22 июне миллионлаган ватандашларыбызның язмышын үзгәртте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, халкыбыз кичергән катлаулы сынауларны искә алу көнендә бу әсәр аеруча мәгънәле яңгырый.
27 бит
БЕРҮЗЕҢ 5 МАЛАЙГА ТОРАСЫҢ!
Рәйсә Борһаниева
Тинчурин театрының әйдәп баручы сәнгать әһелләренең берсе, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова быел күркәм юбилеен билгеләп уза. Ул 70 яшен тутырды. Әлеге искиткеч талантлы, ялкын кебек чая, балкып торган ханым белән әңгәмәдә яшьлеген искә алып, бүгенге яшәеше турында фикерләштек.
30 бит
ИКЕ ШӘХЕС ҺӘМ БЕРӘҮ...
Алмаз Хәмзин
Туфан ага Миңнуллинга 75 яшь тулган көннәр. Һәр төбәктә бөек язучыбызның юбилеен үткәрүләр бара: пьесаларын сәхнәләштереп, үзен кунакка чакырулар, дисеңме; яки төрле жанрда иҗат ителгән кызыклы әйтемнәрен, монологларын, мәзәкләрен, шигырьләрен, җырларын кулланып, концертлар куюлармы?.. Әлбәттә, һәрвакыт, һәркайда үзе түрдә ‒ сәхнәдә. Шундый тантаналарның берсе ‒ Түбән Кама шәһәрендә инде 35 еллап яшәп-эшләп килүче данлыклы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсендә булды. Үзем шаһит.
32 бит
СИН МӘҢГЕЛЕК!..
Нәсим Акмал
Әйдәгез, бу юлы Шәүкәт ага Биктимеровны искә алыйк әле. Данлыклы Әлмәндәр образын сәхнәдә гәүдәләндереп, татар халкының бөтен асыл сыйфатларын үзендә чагылдыручы бер өлгегә, символга әверелгән зат иде ул. Үзебездә шундый сыйфатлар тәрбияләргә теләсәк, ул өлгене һәрвакыт искә алып торырга тиешбез.
34 бит
СӘХНӘ FM
«И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр... ник төшердең безне?» Тукайның бу сүзләрен укыгач, хәтта Каләм дә сискәнеп китә! Моннан бер гасыр элек Тукай язып калдырган бу сүзләрне!.. Бүгенге вәзгыятькә дә ничек туры килә алар! Көнбатышның әхлаксыз кыйммәтләре белән саташулар моннан йөз ел элек тә булган икән. Моннан нәкъ утыз ел элек тә шундый хәл башланды дибез. Шул рухи кыйммәтләргә өстенлек бирмәкче идек. Дөнья кыйтгалар буйлап татарның үзен чәчкән кебек ташларны да чәчте. Бүген аларны җыярга вакыт. Менә, ниһаять, Дөнья үзгәреп ята һәм без үз асылыбызга кайтабыз.
36 бит
БУА АРТИСТЛАРЫ ‒ ДИҢГЕЗДӘ
Лилия Газизуллина
Театрыбыз яңа үрләрне яулавын дәвам итә. Бу юлы трагедия алиһәсе Мельпомена безне Кырым дәүләт яшь тамашачы театрына алып китте. Биредә Буа дәүләт театры «ЗЕМЛЯ. ТЕАТР. ДЕТИ» халыкара фестивале кысаларында «Барыня» спектаклен тәкъдим итте.
38 бит
КҮЛӘГӘ КЕБЕК ЯШӘДЕК
Зөлфия Гыйлметдинова
«Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! «Сәхнә» дигән журнал да, сәхнә сүзе дә бик әһәмиятле төшенчәләр. Рухи тәрбия өлкәсендә сәхнә мөмкинлекләре гаять зур», — дип башлады сүзен Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Бу айда «Сәхнә» журналы артистның өендә кунакта булды. Үзенчәлекле тавыш иясе Миңгол Галиев укучыбызга иҗатка килү тарихын бәян итә. Артист белән әңгәмәнең бу язмага кермәгән кызыклы өлешләрен, QR-код аша үтеп, «Сәхнә сере» тапшыруының яңа чыгарылышыннан карагыз.
40 бит
МИНИСТРДАН ЭКСКУРСИЯ
Быел Татарстан республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат вәкилләре белән традицион очрашуы Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында оештырылды.
41 бит
ҖӘҺӘТ ЯҢАЛЫКЛАР!
Алинә Айдарова
Артистларыбыз җәйге ялларда да тик тормый, тамашачыга һәрвакыт нинди дә булса яңалык тәкъдим итәләр. Ә без исә, гадәттәгечә, «Сәхнә» журналы белән татар шоу-бизнесы яңалыкларына күзәтүне дәвам итәбез.
42 бит
ЭШ БЕЛӘН КҮРСӘТ
Алинә Айдарова
Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы була. Җырчыларга килгәндә, аларның эш коралы ‒ тавыш. Әңгәмәдәшем Рәфис Кәлимуллинның тавыш ярыларына сөял чыккан. Операция көтелә икән. Җырчы бу хакта «Сәхнә» журналы өчен сөйләде.
45 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
48 бит
СКАНВОРД