Логотип
Архив Материалов

"Яратам! Кадереңне белермен! Саклармын!"

Мин бүген Сезнең белән гел мәхәббәт хакында гына сөйләшергә дип килдем. Дөресрәге, Сезнең йөрәк хисләрегез, беренче, икенче, өченче... тапкыр гашыйк булуыгыз, мәхәббәт газаплары, йокысыз төннәрег...

Мин бүген Сезнең белән гел мәхәббәт хакында гына сөйләшергә дип килдем. Дөресрәге, Сезнең йөрәк хисләрегез, беренче, икенче, өченче... тапкыр гашыйк булуыгыз, мәхәббәт газаплары, йокысыз төннәрегез турында.

– Йокысыз төннәр күп булды егет чакта. «Лядской» бакчасы тулысы белән безнеке иде. Саный китсәң, ничә таңны йокламыйча каршы алдык микән без анда? – дип элеп алды Шәүкәт Биктимеров, үзенә генә хас шаярту белән. – Рәмзияне ерак алып китеп булмый. Ә «Лядской» бакчасы әтисенең үз ихатасы кебек. Торган җирләренә, ягъни Тинчурин исемендәге театр ишегалдындагы йортка – хәзер Салих Сәйдәшев музее булып хезмәт иткән бинага – бик якын.

– Сезнең алтын туегыз якынлаша дип ишеттек. Димәк, Сез моннан илле ел элек кавышкансыз. Мәхәббәтегез кайчан, ничек башланды? Шул хакта сөйләсәгез иде.

– Сез әйткәч, паспортымны барып карадым. Язылышуыбызга 29 июльдә, чынлап та, ярты гасыр тула икән, – дип гаҗәпләнгән булды Шәүкәт Биктимеров, Әлдермеш карт шуклыгы белән. – Чынлыктаисә безнең мәхәббәтебез өлкәнрәк. Ә бергә тора башлавыбызга илле юк әле. Ни өчен дисәң, никах белән зөфаф киче арасында дүрт ел армия хезмәте тора.

– Яшьләргә әйтсәң, ышанмыйлар, – дип сүзгә кушылды Шәүкәт абыйның хатыны Рәмзия ханым. – Язылышкач дүрт ел егет белән кыз булып яшәдек без. Шәүкәт егет чагыннан ук әдәпле иде. Язылышыралдыннан әтием белән апамнан мине сорарга килде. Әтием фатихасын бирде, әмма бер шарт куйды. «Рәмзия Даутова фамилиясендә калсын. Нәселебез калын, яшәп китүегез өчен яхшырак булыр», – диде.

– Фамилия мәсьәләсе киртә булла алмады. Без бер-беребезгә бик нык ияләшкән идек. Бер класста белеем алдык. Дәрес караганда да, имтиханнарга әзерләнгәндә дә гел бергә. Һәр яңа спектакльне, киноны карап барабыз. Техникумны тәмамлагач, Камал театрына эшкә урнаштык. Беренче рольләребезне дә уйнадык. Тик бергә яшәп китәргә фатирыбыз юк. Икебезнең дә хезмәт хакы бәләкәй. Тернәкләнеп китәр өчен бер мөмкинлек тә күренми. Рәмзия белән сөйләштек тә тоттым да үз теләгем белән армиягә киттем.

– Яраткан кешегезне ялгыз калдырырга курыкмадыгызмы?

– Яраткан кешемне яхшы шартларда яшәтү өчен юллар эзләү идее бу. Ул чакта хәрбиләрнең байтак кына өстенлекләре бар. Мин дә хезмәтемне тутыргач, армиядә калып, Рәмзияне үз яныма алдырырга уйладым.

– Яшь парлар өчен дүрт ел аерым яшәү бик күп бит. Рәмзия мине көтмәс, дигән шик күңелегезгә кермәдеме?

– Бусына үзем җавап бирим әле. Шәүкәт бик акыллы эшләде. Шикләнергә дә, кайткач, һичшиксез, ишетәчәк гайбәтләргә дә урын калдырмады. Армиягә киткәндә бер генә тапкыр, бер генә җөмлә әйтте: «Тимичә китәм, кайтканда кыз булмасаң – тормыйбыз», – диде. Ә минем Шәүкәткә тугрылыгым шуның кадәр дә көчле булган, танышу түгел, чит ир-ат белән сөйләшеп тә тормый идем. Кайткач, бу хакта ишетеп, Шәүкәт бик канәгать калды.

Ә безгә Казаныбызда яшәү насыйп булган, – дип дәвам итте Шәүкәт Биктимеров. – Солдат хезмәтем тәмамланыр алдыннан, театрга чакырып хат яздылар. Мин кайттым. Театрга һәм Рәмзия янына.

– Ул кайтканда сабакташ студентлар белән мин колхоз эшендә идем. Шәүкәт армиядә вакытта Казан дәүләт университетының тарих–филология факультетына укырга кердем. Кыскасы, иремне поезддан әтием каршы алган.

– Кавышу сәгатегез кайчан сукты соң инде? Туйларыгыз кайчан булды?

– Туебыз да, кавышу уңаеннан махсус оештырылган табыныбыз да булмады. Матди ягыбыз һаман да авыр иде. Ә менә Баратынский музеенда яшәүче Сәрвәр апам, шәригать кушканча әзерләп, беренче кичкә үзенең фатирын бирде. Ә тугыз айдан соң Асия апамның ундүрт квадрат метрлы фатирына бишенче кеше итеп кызыбыз Гүзәлне алып кайттык.

– Гүзәл!.. Матур исем. Кызыгызга исемне кем кушты?

Рәмзиягә әйттем, кыз булса, исемне син эзлисең, малай булса, үзем кушамИскәндәр дип атыйбыз, дидем.

– Нигә Искәндәр?

– Бервакыт шулай гастрольләрдә йөрибез. Габдулла абый Шамуков бик хисчән кеше иде бит, хыялга бирелеп, балалары турында сөйләп китте. Һәм әйтә бу: и-их, карчыгым яшь булып, тагын бер малай алып кайтсын иде, Искәндәр дип атар идем, ди. Шунда уенын-чынын бергә кушып әйттем: «Рөхсәт итсәгез, мин үземнең улыма бирермен әлеге исемне», дидем. Әй, шатланды Габдулла абый. Искәндәр исеме гаиләбездәге һәркемгә ошады. Улыбызга, чынлап та, Искәндәр исеме бирдек. Хәзер исә ике Искәндәребез бар. Кызыбыз Гүзәл дә улын шул исем белән атады. Ул безнең бишенче оныгыбыз булла инде.

– Шәүкәт абый, никадәр генә сөйләшсәк тә, Сез һаман мәхәббәтегезнең кайчан башлануын, үз гомерегездә ничә мәртәбә гашыйк булуыгызны әйтмәдегез бит әле.

– Мәхәббәтнең кайчан һәм ничек башлануын өзеп әйтү җиңел түгел. Әмма театр ишеген киң итеп ачып, «Рәхим итегез!» дип түргә чакырган Рәмзиянең ягымлы тавышы, мөлаем карашы йөрәгемне урыныннан кузгатты. (Рәмзия Даутова группаның старостасы. Ә без, мине китерә килгән әтием белән икәү, театр техникумы бинасында үзем укыйсы классның ишеген таба алмыйча аптырап йөрибез.) Икенче тапкыр сылу гәүдәсеннән күземне ала алмыйча кибеткә кереп югалганчы артыннан барганмын. Өченче, дүртенчеләрен санап тормыйм. Чөнки безнең очрашуларыбыз уку максатларында да еш була иде.

Рәмзия укуга аеруча җаваплы карый. Театр техникумын тәмамлагач, Казан дәүләт университетын, аннан Мәскәү культура институтының китапханәчеләр бүлеген тәмамлады. Гомумән, нәселләрендә һәммәсе укымышлы, гыйлемгә хирыс кешеләр! Сүз уңаеннан әйтеп китим, әтием Рәмзияне әнә шул «рәхим итегез» дип каршы алган минутыннан башлап яратты. Әтиемнең үткен күзләре тотып алган эчке матурлык – минем дә мәхәббәт дөньямны актарып ташлады.

– Шәүкәт үзе дә бик укымышлы, зыялы кеше баласы. Бабасы мулла. Әбисе Саба районы Миңгәр авылының сөекле остабикәсе. Әтиебез Хәсән, кайнатам, гомере буе мөгаллим булган. Ул һәркем белән әдәпле итеп, «Сез» дип сөйләшә. Ә миңа һәрвакыт «кызым» дип эндәште. Әмма безнең икебезнең дә гаиләбез күп газаплар кичергән, таркатылган. Минекеләр – бигрәк тә. Себергә сөрелгәннәр, Кытайга барып чыкканнар. «Бер ат, бер сыерыбыз бар иде», – дип сөйли әти. Унбер бала! Берсеннән-берсе кечкенә итәк тулы сабый. Тимәсләр дигән өмете чәлпәрәмә килә...

Әнием Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаган, бик булган, уңган хатын-кыз. Аның кул эшенә осталыгын, пөхтәлеген сөйләп бетерерлек түгел. Кытайга киткәндә дә үзенең тегү машинасын калдырмаган. Кая гына барып урнашсалар да, безне укытырга тырышканнар. Чит тел, музыка белеме биргәннәр.

– Әнисенә карап кызын коч, ди. Димәк, Шәүкәт абый кемне сайларга икәнлеген белгән.

– Шәүкәтнең күзе төшкәндә минем әнием Садриҗиһан күптән вафат иде инде. Шәүкәт үзе дә ятим. Аның әнисе Җәүһәрия дә аңа энекәш алып кайтканда дөнья куя. Үги әнисе һәм әтисенең апалары тәрбияли Шәүкәтне.

– Шәүкәт абый, Сез гел гыйлем алуга омтылып яшәгәнсез. Сезне Казан дәүләт университетына, хәтта консерваториягә дә укырга кергән дип сөйлиләр.

Кергән идем. Тик җәйге сессияләрнең нәкъ гастрольләр вакытына туры килүе комачаулады.

– Сез зур дәрәҗәләргә ирешкән: СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт бүләкләре лауреаты, татар халкының сөекле улы. Табигый ки, Сезгә бик күп хатын-кызлар гашыйк булгандыр. Кыскасы, бозылырга, сулга каерырга мөмкинлекләрегез күп булгандыр. Яшермичә берничәсен сөйләгез әле!

– Яшермим. Театрдан уйнап чыгуымны чибәр хатын-кызларның көтеп торган чагы күп булды. Ләкин гримны юып, парикны салгач, күбесе мине танымыйлар иде. Яннарыннан үтеп китәм, ә алар кара чәчле, мәһабәт буй-сынлы чибәр егетне көтеп басып кала.

Аннан соң мин гаилә коруга җаваплы эш итеп карый идем. Гаилә җанлы идем. Шул гаиләмә ниндидер борчу китерү җинаять сыман тоела иде. Бу сыйфатны ныгытуда мәшһүр, олпат артистларыбызның да йогынтысы зур булгандыр. Алар бик тәрбияле, матур гамәлләргә ия кешеләр. Әлеге шәхесләр янында үзеңне тәртипсез тоту, гаиләңне санламау, балаларыңны елату – гафу ителмәслек гөнаһ кебек тоела иде.

– Сез сәхнәдә байтак кына «любовник»лар ролен башкарган кеше. Шул рольләрне шәпләп уйнау өчен генә булса да тәҗрибә үткәреп карау кирәк булгандыр бит?..

– Сәхнәдә бер сәгать Ленин булып яшәр өчен, мәсәлән, өемә кайтып Ленин булып яшәү тәҗрибәсе үткәреп карый алмыйм бит инде мин. «Любовниклар» белән дә шулай. Рольне җиренә җиткереп өйрәнер өчен репетицияләр бар. Режиссер бар.

– Рәмзия апа, алтын туегыз җитсә дә, Шәүкәт абыйның бөтен кылган гамәлләре алтын түгелдер бит. Ул да кеше. Аның да ялгышлары, гаеп-кыеклары бардыр?

– Беләсезме, Шәүкәт гаилә кануннарына искиткеч тугрылыклы кеше. Илле ел торып, аның бер тапкыр да, бер кич тә сәбәпсезгә читтә кунып калганы булмады. Акчасын, хәтта гонорарларын да өйгә кайтара. Балалар турында туктаусыз кайгырта. Үз гомерендә бер генә тапкыр да балаларга кычкырганы, әшәке сүз әйткәне булмады. Мин авырсам, берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп, икенче көнне үк хастаханәгә килеп җитә иде. Хәзер Искәндәребез – подполковник, Гүзәлебез – инглиз теле укытучысы. Нинди генә фатирда торсак та, бер мәртәбә дә слесарь, электрик кебек белгечләр чакырганым булмады. Шәүкәт барысын да үзе эшли. Ул каккан кадакны, ул борган шөрепне беркемнең дә кире ала алганы юк. Эшне җиренә җиткереп эшли. Гаиләбезне дә шулай нык итеп корды.

– Булачак ирегезнең шушы сыйфатларын егет чагында ук чамаладыгызмы?

– Армиядән язган һәр хаты «Рәмзия, кадерлем!» дип башлана иде. Мин үзем хат язарга яратмыйм. Ә ул көн саен диярлек яза. Җавап бирмәгәнгә ачулану, үпкәләү, шикләнү кебек начар гадәте юк. Димәк, яшәп булачак. «Яратам. Кадереңне белермен, саклармын!» – диде. Һәм сүзендә торды. Ә гороскоп буенча без туры килмибез.

– Шәүкәт абый, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен күз алдында тотып әйтсәк, Сез сәхнәдә берьюлы биш хатын белән торган кеше. Ә тормышта – илле ел буена бер хатын. Мәхәббәтегезнең суынган, сүрелгән, сулган чаклары булдымы?

– Мәхәббәт дигән нәрсә бик кызык икән ул. Олыгайган саен гаиләңне, хатыныңны ярату хисе көчәя генә бара...

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк