Логотип
Архив Материалов

Төрки дөнья, төрки рух

Тантаналы кичәләрдән тыш шәһәрнең төрле мәдәният, мәгърифәт үзәкләрендә фотокүргәзмәләр, сәнгать экспозицияләре, төрки мәдәният эшлеклеләренең, журналистларның очрашулары оештырылган иде. Тантана...

Тантаналы кичәләрдән тыш шәһәрнең төрле мәдәният, мәгърифәт үзәкләрендә фотокүргәзмәләр, сәнгать экспозицияләре, төрки мәдәният эшлеклеләренең, журналистларның очрашулары оештырылган иде. Тантана уңаеннан Искешәһәр Археологик музееның күргәзмәләр залында 17 илдән 30 рәссамның эшләре дә тәкъдим ителде. Төрле төрки халыкларның тормышы, тарихы турында сөйләүче  картиналар арасында Татарстан рәссамнары Фәрит Вәлиуллин һәм Мәхмүт Ваһаповларның хезмәтләре дә бар иде.

Тамашалар 19 март көнне Анатолия университетында мәдәни-спорт комплексының 10 мең кешелек залында бию марафоны белән дәвам итте. Марафонда Балканнан алып Алтайга кадәр булган илләрдән, республикалардан 500 артист катнашты. Тамашачы берсеннән-берсе матур биюләр, костюмнар күреп, төрки музыка тыңлап куанды.

Төрки төбәкләрдән килгән 300 журналист катнашындагы форум 20-21 март көннәренә билгеләнгән иде. Бу чара Төркиянең иң зур университеты булган Анатолия университетының Мәдәни үзәгендә узды. Форум  14 төрки илдән һәм республикалардан килгән, төрки дөнья мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш керткән  20 журналистка Халыкара «Тюрксой»  оешмасының премиясен тапшыру белән ачылды. Бу дәрәҗәле премиягә Татарстаннан килгән журналист, «Сәхнә» журналының җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова да лаек булды.

«Тюрксой» медиа-форумда катнашучылар хозурына 45 фоторәссам иҗатын туплаган «Казан  2014 – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» күргәзмәсен дә тәкъдим итте. Күргәзмәгә куелган сурәтләр, кунакларга Казанның тарихи һәм заманча сулышын ачты, фотоларда сакланган милли киемнәр, төрле йола бәйрәмнәрдән күренешләр төрки кардәшләрдә зур кызыксыну уятты.

21 март иртәсендә Искешәһәр урамнары буйлап 30 илдән килгән төркиләр парады узды. Балаитәкле, камзуллы, каюлы бүрекле бу агым Губернатор мәйданына килеп җиткәч, мәйданда күп төрки илләрдә хөкүмәт дәрәҗәсендә узучы Нәүрүз бәйрәме башланды. Бәйрәмне саләмләү сүзе белән шәһәр губернаторы Гюнгёр Азим Тун ачты. Бәйрәм туры эфирда бик күп төрки илләрнең телеканаллары аша трансляцияләнде. Нәүрүз бәйрәмен хозур кылучылар арасында Төркия Республикасының Премьер-министры урынбасары Э.Ишлер, Халыкара «Тюрксой» оешмасы генераль секретаре Д.Касейнов, Төркия Республикасының мәгариф министры Н.Авджи, Татарстан Республикасының мәдәният министры А.Сибагатуллин, Россиянең Төркиядәге илчесе А.Карлов, Казахстанның Төркиядәге илчесе Җ.Туймебаев, Төркмәнстанның Төркиядәге илчесе А.Сердаров, Македония илчесе Г.Тасковски, Казан шәһәре мэры урынбасары Л.Фазлыевалар бар иде.

Бу истәлекле көн уңаеннан Искешәһәр читендә, 279 гектарлы мәйданда 17 ил исеменнән 23765 агач утыртылды. Ул  урынга «Төрки дөнья урманы»  дигән исем бирелде. Шул ук көнне төрки илләрдән килгән галимнәргә һәм мәдәниять-сәнгать әһелләренә Искешәһәр губернаторының һәм «Искешәһәр 2013 – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» агентлыгының премияләре тапшырылды.

Кичен Анатолия университетының мәдәни-спорт комплексында Искешәһәрдә мәдәни елны ябу тантанасы булды. Ун мең тамашачы сыйдырышлы залда алма төшәр урын да юк иде. Мәдәни башкала символын Искешәһәр губернаторы кулыннан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Казан мэры урынбасары Ләйлә Фазлыева кабул иттеләр. Бәйрәмгә төрки илләрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашында узган Гала-концерт нокта куйды. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле әлеге концертның асыл бизәкләреннән берсе иде.

Бәйрәм узды – бәйрәм башлана. Хәзер инде Татарстан башкаласы Казанда! Һичшиксез, татарлар мәркәзе  бу исемне лаеклы күтәреп, лаеклы йөртәчәк.  «Казан 2014 – төрки дөньяның мәдәни башкаласы»   тантанасы татарлар мәркәзендә 26 апрельгә билгеләнгән.

Россия күләмендә игълан ителгән Мәдәният елын ачу тантанасы исә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 25 мартта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк