Логотип
Архив Материалов

Җанвар асраучылар

Ике кешенең берендə – мəче, өч кешенең берендə – эт, кечкенə тутыйларның, аквариум балыкларының бөтенлəй чуты юк. Татар артистларының авыл җиренə барып тоташкан тамырларының аларны табигатьтəн ер...

Ике кешенең берендə – мəче, өч кешенең берендə – эт, кечкенə тутыйларның, аквариум балыкларының бөтенлəй чуты юк. Татар артистларының авыл җиренə барып тоташкан тамырларының аларны табигатьтəн ерак җибəрмəведер инде бу.

Үсү һəм күчү

Кемнəн кемнəн, Камил Кəримовтан моны көтмəгəн идек. Ул ташбакасын эгоист мəчегə алмаштырган. Кəримовлар гаилəсендə озак еллар яшəгəн, зирəклек һəм озын гомер символы булган ташбака иде бит ул. Аның йөрешлəре, аның кəбестə кимерүлəре дисеңме... «Бик нык үсте ул, Марат Закирның кепкасы кадəр булды (шагыйрь, 61нче үлчəмле кепка кия. – З.Г.). Өйдə үзебезгə йөрергə урын калмады», – ди Камил абый.  Ташбаканы яшь натуралистлар үзəгенə тапшырганнар. Грузин кепкасы кадəр булгандыр инде ул анда. Кəримовлар өендə хəзер «Малыш» дигəн саф татар исемен йөртүче мəче яши. Кечкенə əле ул, бердəнбер өйрəнгəн сүзе дə «əү» дигəн ымлык кына икəн. Сөйлəшə белү мөһим түгел, песи иптəш, аң бул. Марат Закир кепкасы кадəр булып үсүдəн курык син.

 

Фермер...

Салават Фəтхетдинов Кацо атлы бер тутый кошын чыгарып очырып, маймылын циркка биреп, барысын да җайлап урнаштырып бетергəн уңайга, ул чакта «Ак Барс», хəзер «Салават Юлаев» хоккей командасының һөҗүмчесе булган Александр Степанов аңа аю баласы бүлəк иткəн.  Озак уйлап тормыйча аңа  Степа дип исем кушканнар. Быел аю инде өченче кышын йоклый. Салаватта эшлəүчелəргə башыннан сыйпарга да рөхсəт итə, тими икəн. Читлəрне якын җибəрми, имеш. Сгущенка белəн балны  яман көчле ярата ди. Чыгып качкан Кацо урынына да зурлыгы буенча аннан ике тапкыр зуррак, лəкин Кацо белгəн сүзлəрнең йөздəн берен дə белмəүче  Батыр кушаматлы тутый кош алган. Салаватның Дубайдагы аучы йорты тирəсендə болардан башка тагын 5-6 тавис кошы, бихисап күлəмдə тавыклар яши икəн. Бар яшəгəн җанварлардан шул тавыклардан гына материаль файда – йомырка бар, калганнары – булганны ашаучылар гына.

Эшлəр болай барса, Салават йə зоопарк, йə ферма ачмагае əле...

 

Файда

Фирзəр Мортазин, Буа районындагы туган авылында зур йорт салып, күптəннəн Казанны ташлап кайтып китте инде.  Чыпчыклар чыркылдашканны, буада балыклар чупырдашканны, язын сандугачлар сайрашканны – авылның барлык матур авазларын тыңлап, хозурланып җырлар язып ята. Кəҗə алып җибəргəн. Кəҗəсе көнгə биш-алты литр сөт бирə икəн. Бите кызарган, тамагы шешкəн, ютəллəп интеккəн авылдашлары бусагаларыннан өзелми, имеш. Шул кəҗəнең сөтен эчүгə чирлəре юып алгандай юкка чыга ди. Фирзəр кəҗəсенең кушаматы Моталлап бугай, шунлыктан, аның сөт бирүе сəеррəк, билгеле. Дөресрəге, сөт бирə торган кəҗəгə Моталлап дип кушамат тагу сəер... Ярар инде, Моталлап булмагае – чурт булсын, балаларга сөт булсын. 

 

«Сәхнә», 2013, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк