Логотип
Архив Материалов

Үткән кышкы сезонда татар театры

Театрыбыз алдында кышкы сезон тора. Театрны сөючелəр хəзердəн үк матбугат битлəрендə аның тəкъдире, театрыбызның бу сезонда нинди юл белəн барырга тиешлеге турында фикер йөртə башладылар. Мə...

Театрыбыз алдында кышкы сезон тора. Театрны сөючелəр хəзердəн үк матбугат битлəрендə аның тəкъдире, театрыбызның бу сезонда нинди юл белəн барырга тиешлеге турында фикер йөртə башладылар. <…>

Мəдəни максатларны күз алдында тотып торган татар җөмһүриятенең игълан ителүе көнендə меңнəрчə халык каршында тантаналы рəвештə беренче татар театрына нигез салынып аның өстендə матур сүзлəр сөйлəнүе, сəнаигы нəфисə сөючелəрнең күңеллəрендə килəчəккə якты өмет тудырган иде. Шул көннəн игътибарəн бөтен татар театр дөньясы дүрт күз белəн аның салынып беткəнен көтə башлады.

Ул салынып беткəнгə кадəр үткəрелгəн ике кышкы, өч җəйге сезоннарда бармак аралаш кына карап, тулып яткан кимчелеклəрне күрелмичə үтə килде. «Үз театрыбыз салынгач, болай булмас əле», – дигəн өмид белəн яшəп килде. Октябрь революциясенең бишенче елы бəйрəменə тантаналы рəвештə беренче татар театры ачылды. Аның сихерле шəрекъ сарайларына охшаган зиннəтле эченең матурлыгы, сəхнəнең бераз гына уңайсызрак урында салынып, эченең зурлыгы да мəрхүм «Шəрекъ клубы» залыннан күп артык булмаганлыгын оныттырып җибəрə язды.

Театрда уйнар өчен Русиянең төрле җирендə таралган атаклы артистларыбыз күп вəгъдəлəр белəн чакырылып, бай составлы труппа төзелде.

Гыйльми мəркəз көннəр, төннəр утырып татар театр əдəбиятының бөтен яраклы китапларын чүплəп 70-80 пьесалык бай репертуар төзеде. Шундый зур хəзерлеклəр белəн театр үзенең беренче адымнарын атлады.

Əмма ул адымнар берсе артыннан берсе безнең моңар чаклы яшеренеп яткан чирлəрне өскə чыгарып сала башладылар.

Сезон Фəтхи Бурнашның «Җирсезлəр»ен кую белəн башланды. «Җирсезлəр» нə сəхнə, нə мəгънə ягыннан муаффəкыятьсез бер пьеса булып, театр ачылу сезонына андый пьесаның сайлануы репертуар сайлаудагы зур яңлышканы күрсəтə иде. Пьесада аерым артистлар өчен җəелеп уйнарлык рольлəр булмаса да, артистлар аны тырышып уйнап үзлəренең талантларын күрсəтə алдылар. Əле начар постановка, бик өстəн генə хəзерлек режиссерның булдыксызлыгын күрсəтə иде.

«Җирсезлəр»дəн соң «Мөгаллим», «Беренче чəчəклəр», «Бай кызы» пьесалары куелып үттелəр. Бу пьесалар татар тормышыннан алынып язылган репертуарыбызның муаффəкыятьлəреннəн саналып, өстəвенə уңышлырак постановка, яхшы уен белəн үтсəлəр дə, инде икенче кимчелеклəр өскə чыгып киттелəр. Беренчедəн, театрны салу комиссиясе бинаның Мавритан ысулында булуына карап, аны түгəрəк ел буена əфлисун чəчəк аткан Гренадада торыр өчен ясала дип уйлаган булса кирəк, бинаны җылыту өчен бер чаралар да күрмəгəнлектəн, беренче салкыннар килеп җитү белəн зал, аннан да бигрəк сəхнəдə адəм түзмəслек салкын була башлады. Икенчедəн, театрга əле дə булса кəмит дип караудан узмаган татар публикасы аңа сəүдəдəн бушаган җомга көн генə йөрергə өйрəнгəнлектəн, һəркөн куелып барган спектакльлəр буш зал каршында уйнала башладылар. Залдагы буш урындыклар өчен су туңарлык салкын сəхнəдə уйнауның мəгънəсезлеге артистларның үз вазифаларына җиңел карауларына сəбəп булды.

Өстəвенə, такыямəт акчасыз яшəргə мəхкүм булган политпросвет сбор азлыгыннан куркып, артистларга, əгəр вакытында жалование аласылары килсə, «яхшы сбор бирə торган пьесалар» куярга кушты.

«Таһир-Зөһрə», «Бүз егет» һəм башка узыкальный пьесаларны куярга декорация булмау, тормыштан алынган драмалар публика тарафыннан күңелсез булып табылганлыктан, артистларның олугысы-кечесе «сбор бирə торган пьеса» эзлəп баш вата башладылар.

Бу аптырау вакытында театрның ярдəменə мəшһүр «Башмагым» килеп чыкты. Халык телендəге хикəядəн алынып оста гына калəм белəн сəхнə əсəренə куелган, эченə берничə төрле җөмлəлəр катнаштырылган, идеология ягыннан бөтенлəй азат бу оперетта-фарс аптырап калган артистларның суга баткан кешенең саламга тотынганы шикелле тырышып-тырмашып уйнаулары аркасында муаффəкыятьле чыгып, берничə мəртəбə тулы зал каршында уйналып үтте.

«Башмагым» көннəрендə театр залы яхшылап татарча аңламаган чиновниктан башлап гомер буена театрга аяк басмаган аксак-туксак карт-карчыкларга кадəр тулы булды. «Башмагым» артыннан «Казан сөлгесе» килеп, ул да бер генə мəртəбə булса да тулы сбор биргəч, кулына калəм тота белгəн бөтен артист, җырчы, шагыйрь оперетта язарга керештелəр. <…>

Бенефислар башланды. Политпросвет, ни өчендер, бенефиска куелачак пьесаның репертуарга кермəгəн пьесалардан булуын шарт итеп куйды. <…>

Бенефис иясе тарафыннан гонорар яхшы түлəнгəнлектəн, бенефислар өчен пьесаларны бик срочный итеп язып торучы драматурглар пəйда булдылар. Кайбер артистлар үзлəре өчен үзлəре пьеса яза башладылар. Бу пьесаның каһарманнары, əлбəттə, бенефис иясенең амплуасына муафыйк булып, аның чыгышы татар сəхнəсенə килештереп, ягъни кышкы ике кат тун киеп чыгарга итеп язылалар иде.

Бенефисларга халыкны күбрəк китерү нияте белəн Печəн базары почмагына һəм башка агай-эненең күбрəк җыелган урыннарына хəнҗəрле шаһзадəлəр, агу шешəсе тоткан ялангач кызлар, янган өйлəр, күктəн очып барган фəрештəлəр сурəте төшерелгəн буяу-лы плакатлар асып, кайберəүлəр афишага үзлəренең рəсемнəрен төшереп, публика җыярга керештелəр. Бу чараларның аз-маз булса да нəтиҗəлəре күренгəлəде, җен-пəри, сихерле сарайлар карарга ярата торган абыстайлар, майлы күзле агайлар өслəренə өчəр кат тун киеп сəхнəдə яртылаш чишенеп уйнаган «фахишəлəр»не күрергə килгəлəделəр.

Бу уеннар вакытында сəхнəдəн «артист» дигəн нəрсə югалып, анда бары җыелган халыкның кəефенə охшар өчен калган кəмитче, балаганчы гына булып калуы бик табигый бер нəрсə иде. Күрергə телəгəн җен-пəри, фəрештəлəр урынына һаман бер кыланышлы артистларын күрүдəн туйган «публика»ның да күңеле кайтып, инде аны театрга куркынычлы плакатлар белəн генə түгел, арбага җеннең үзен бастырып Печəн базары буйлап кычкыртып йөртсəң дə килмəслек дəрҗəдə бизгəч, татар театры публикасыннан да мəхрүм калды.

Сəхнəне сөйгəн, аның бу хəленə җаны ачынган артистлар читкə китəргə, бу хəлдəн качарга омтыла башладылар.Бу вакытта театрның беренче ярдəмчесе булырга тиеш булган матбугат авызына су алган шикелле бер сүз дə дəшмичə, тəнкыйть сүзен əйтмичə тик торды. <…>

Артистларга килгəндə, мин үткəн фаҗигадə бердəн-бер өмидле нокта булса, ул да артистлар иде диясем килə; артист сəхнəдə вакытта залдагы караучылар белəн күренмəслек җеплəр белəн бəйлəнгəн була, публика булганда гына артист була, яши. Бигрəк тə инкыйлаб дəвере сəхнəсе тəрбия иткəн яшь артистларыбыз буш зал, яки аның рухына бөтенлəй ят булган Печəн базары публикасы белəн һичбер төрле җеп белəн дə бəйлəнə алмаулары табигый иде. <…>

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк