Логотип
Архив Материалов

Үткәннәрдән хәбәр... (2011, сентябрь)

«Отелло» гаять авыр бер фаҗига. Затəн Шекспирның шөһрəте үзенең трагедиялəре белəн. Ул башлыча трагедия язучы. Аның югарыда саналган иң атаклы əсəрлəре һəммəсе дə фаҗига – трагедиялəр. «Отел...

«Отелло» гаять авыр бер фаҗига. Затəн Шекспирның шөһрəте үзенең трагедиялəре белəн. Ул башлыча трагедия язучы. Аның югарыда саналган иң атаклы əсəрлəре һəммəсе дə фаҗига – трагедиялəр. <...>

«Отелло» исə көнчелек (ирлəр, хатыннар мөнəсəбəтенə тəгаллекълы көнлəү) тойгысына, күп кешелəрнең җан тынычлыгын бетереп, тормышын агулаучы шул «яшел күзле гыйфрəт»кə багышланган əсəр.

Трагедиянең каһарманы Отелло, христианлыкка чыккан мəгъриби гарəп (мавр), үзенең хатыны Дездемонаны, Венеция сенаторының гүзəл кызын чиктəн тыш ярата. Отеллоны көнчелекнең мөҗəссамы итеп таный торган, бик таралган бер караш бар. Лəкин бу ялгыш бер фикер. Отелло көнчелек хисендə шашкан, табиган көнче бер кеше түгел. Хатыны да аның турысында: «Отелло көнче түгел ул үзе», – ди. Гайре табигый дəрəҗəдə сукыр көнчелəргə көнлəү өчен һичбер төрле реальный сəбəп, дəлиллəр хəҗəт булмый. Əмма Отелло табигый бер кеше булганга, көнлəүнең əсаслылыгын үз-үзенə төпле дəлиллəр белəн исбат итмичə торып, бу хискə күз йомып бирелми. Тик явыз, хəйлəкəр Яго шай тани осталык белəн бер-берсенə элəктерелеп тезелгəн соңгы ялган фактлар белəн хатынының хыянəтен исбат итеп, аны ышандырганнан соң гына, аның көнчелеге бөтен кувəте белəн мəйданга чыга. Хəйлəкəр яуропалы беркатлы, саф күңелле шəрекъ угылын алдый; сададəл һəм табиган соң дəрəҗəдə яхшы кеше булган гарəп тə аның кармагына элəгеп, мəгəр үзенең пакь вөҗданлылыгы, үзенə принцип итеп алган əхлакый кагыйдəлəреннəн кыл кадəр читкə чыкмыйча, туп-туры юл белəн бара торган кеше булуы аркасында, чын күңеленнəн сөйгəн хатынын үтереп, үзе дə һаляк була. Дəртле, кызу канлы җəнүб кешесе булганга, Отеллоның гыйшыкы да, көнчелеге дə ифрат дəрəҗəдə куəтле булып, тышка чыгалар. Ул үзенең хислəрендə һичбер төрле чик-чаманы белми. Лəкин аның көнчелеге гайре табигый бер хис тү гел. Ул шəрекъ халыклары ноктаи нəзарында мактаулы һəм ирлəр өчен лязим булган бер тойгы. Шуның өчен дə без Отеллоның рухын аңлыйбыз, аны яратып, чын күңелебездəн кызганабыз, хəтта хатынын үтергəн өчен дə без аны гаеплəмибез, бəлки явызларның корбаны булганын күреп кат-кат кызганабыз гына. Менə Шекспир тарафыннан иҗат ителгəн Отелло тибы безнең күңелебездə шундый эзлəр калдыра.

Инде безнең татар сəхнəсендə бу типны ничə тапкыр уйнаган Мохтар Мутин аны кирəгенчə чыгара алдымы, дигəн сөальгə без: чыгарды һəм гаять муаффəкыятьле вə тулы рəвештə бирə алды дип җавап бирəбез. Бөтен төр вə хəрəкəтлəре, үзен тотуы, эчке сизешлəре белəн ул чын-чын Шекспирның бирергə те лəгəн Отеллосы иде. Ул аз гына да арттырып җибəрмəде, аз гына кирəгеннəн киметмəде; һəр хəрəкəт, һəр тавыш үз урынында иде. Киеме аның сок ланырлык бай вə матур булганы шикелле, гримы белəн дə ул чын-чын шимали африкалы бер гарəпне күз алдына китерə иде. Бу ел мин Мутинны əһəмиятле рольдə күргəнем юк, бəлки аның муаффəкыятьлəре хакында ишетеп кенə белəдер идем. Лəкин аның уены татар театрын татар тормышы үлчəве белəн генə үлчəргə үз-үзен мəҗбүр итə алмый торган, аңар артык зур требованиялəр куя торган кешелəрне дə канагатьлəндерде. һəрхəлдə бу инде өченче елларны «Əл-Мансур»да уйнаган чиктəн тыш пафослы Мутин түгел. Белмим, ул пешеп, өл гереп җиттеме? Əллə кинəт безгə могҗиза күрсəтəме? Бу көнгə хəтле аның артистлыгы хакындагы фикерлəр телəсə ничек булсын, Отелло ролен иҗат иткəннəн соң, ул үзенең зур бер талантка малик артист икəнлеген һəм беренче татар трагик артисты булуын исбат итте.

Гөлсем ханым Болгарская ирен керсез мəхəббəт белəн сөя торган, Аллага ышангандай аңар ышана торган, дөньядагы явызлыктан бихəбəр булган, саф күңелле Дездемонаны зур муаффəкыять белəн уйнады. Бигрəк тə ул ахыргы (иң мəсьүлиятьле) пəрдəдə самими вə күңеллəрне аулаучы иде.

Отеллодан кала иң мөһим роль булган Ягоны уйнаган Колмəмəткə килсəк, ул да бу читен рольне муаффəкыятьле рəвештə башкарды. Бу чын-чын адəм сурəтендəге иблис иде. Гримы да шаблонный түгел, оригинальный сайланган. Лəкин күңел аннан, кирəк хəрəкəтендə булсын, кирəк сөйлəвендə булсын, тагын да артыграк табигыйлек тели; чөнки бик табигый рəвештə уйнау белəн генə бу рольнең бертарафлы һəм гайре табигыйлеген җиңəргə мөмкин (тормышта Яго шикелле явызлыктан гына мөрəккəб булган кеше гадəттə очрамый). Ничек кенə булса да, кешенең рухының бер почмагына инсаният көчлəре булмый калмый. Колмəмəт «Сəйяр» труппасында күптəннəн эшлəп, акрынлап тəрəкъкый иткəн бер артист. Аның без бертукталусыз ясалмалык белəн табигыйлеккə таба хəрəкəт итүен күрəбез.

Колмəмəт шикелле истигъдадлы артисттан бер кимчелекне тизлектə бөтенлəй үк җиңүен көтəбез, һəрхəлдə Колмəмəтнең бу рольне иҗат итү юлында хосусый һəвəс куеп эшлəгəнлеге вə тырышканлыгы сизелə.

Касио ролендə Айдарский урынлы һəм кимчелексез иде. Дездемонаның атасы Прабанциога гына (Шамил) күбрəк вəкарлы вə салмак булу зарар итмəс иде. Дож һəм сенаторлар шикелле картларга да бераз калынрак гəүдəле, мəһабəтрəк булу килешер иде төсле тоела. Камская Омелия ролендə яманларлык түгел, башка рольлəр илə караганда күп яхшы иде. Гомумəн, бөтен труппа, көчлəренең кирəгенчə җитешле һəм тырышып уйнады.

Шушы постановка өчен махсус ясалган декорациялəр матур һəм җитешле. Татар сəхнəсендə мондый гүзəл постановкалар тəбрик белəн каршыланырга тиеш. <...>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк