Логотип
Бер күрешү

Руслан ЗАКИРОВ: «Карьера артыннан кумыйм!»

Руслан Закиров исеме опера сөючеләр өчен яхшы таныш, миңа калса. Баритон тавышлы әлеге чибәр, затлы җырчыны тамашачылар күптән инде спектакльләр аша да танып белә торгандыр. Үткән елга йомгак ясап, Казан шәһәр филармониясе чыгарган “Йосыф-Зөләйха” вокал-хореографик спектаклендәге төп ролен сәбәп итеп, без Руслан белән зур гына әңгәмә кордык. Аның тормыш кыйммәтләренә һәм күңел тирәнлегенә әңгәмә барышында үзегез дә төшенерсез дип уйлыйм.

Руслан Закиров

– Руслан, әйдә, “Йосыф-Зөләйха” спектаклендәге ролеңнән башлыйк әле. Йосыф роленә сине кастинг аша сайлап алдылармы?

– Юк, бернинди кастинг та булмады. Чулпан Закировада әлеге вокал-хореографик спекталь кую идеясы тугач, миңа Йосыфның абыйсы Ләбиб роле эләкте. Ә аңа кадәр кол сатучы Мәлик ролен бирмәкчеләр иде.

– Ә төп роль кемгә тиеш иде?

– Башка җырчыга. Ниндидер сәбәпләр аркасында миндә тукталганнар менә.

– Ул роль авыр бирелмәдеме сиңа? Гадәттә син күбрәк рус телендә аралашасың.

– Син бит инде ул рольне сәхнәгә өйрәнеп чыгасың. Ул сүзләр үзеннән-үзе башка сеңеп кала. Җитмәсә, эш процессы вакытында синең янәшәңдә һәрвакыт режиссёр Чулпан Ринатовна үзе һәм аның әнисе, Татарстанның халык артисты, әлеге либреттоның авторы Рузия апа Мотыйгуллина бар. Рольгә керү авыр булмады. Шуның өчен аларга бик зур рәхмәт.

 – Спектакль чыгарганда нинди дә булса кыенлыклар тудымы ?

– Белмим, мин кыенлыкларга артык игътибар бирә торган кеше түгел, чөнки беренчедән, монда сайлау мөмкинлеге юк, икенчедән, һәр партнёр белән үзенчәлекле юллар табып эшлисең. Сәидә беләнме ул, йә булмаса Чулпан Закирова беләнме, мөһим түгел. Сәхнәдә минем өчен һәр артист бертигез.

 

Мин беркайчан да кешене танылган һәм танылып килә торганга бүлмим.

Алайга китсә, бездән дә яшьрәкләр хәзер югары дәрәҗәдә үзләренең иҗатын дәлилли белә.

 

Үзең дә беләсең бит, үз фикерен ярып әйтә белгән никадәр яшь композиторлар, шагыйрьләр, режиссёрлар бар бездә. Айдар Җаббаровны гына алыйк, мәсәлән. Минем өчен ул иң шәп режиссёрлар рәтендә. Шуңа сәнгатьтә андый бүленеш булырга тиеш түгел. Һәр артист үз эшен намус белән эшләргә тиеш. Соңгы фикерне барыбер тамашачы үзе әйтә.

– Тик шулай да, Руслан, кайсы Зөләйха белән эшләү җайлырак иде үзеңә?

– Икесе белән дә җиңел булды дия алам, чөнки бер-беребезнең фикеренә колак салып, киңәшләшеп эшләдек. Сәидәнең концертлары булганда Чулпан Закирова белән, Чулпан Ринатовна гастрольгә киткәндә Сәидә белән алмаш-тилмәш ясалды репетицияләр. Аннан без һәрвакыт элемтәдә тордык.

Йосыф-Зөләйха

– Син үзең әлеге спектакль чыгу карары кабул ителгәнче, “Йосыф-Зөләйха” кыйссасы белән таныш идеңме?

– Әлбәттә. Безгә кадәр дә дәүләт театрларында нигезендә “Йосыф-Зөләйха” кыйссасы яткан спектакльләр күп чыкты. Без исә 3-4 жанрны берләштереп, либретто итеп эшләдек. Монда Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле дә, инде тамашачыга шактый таныш булган җырлар белән беррәттән, шоу элементлары да бар. Без мәгънәви якка гына түгел, ә визуаль якка да басым ясарга тырыштык. Шуның белән, бәлки, отканбыздыр да. Ул сәхнә бизәлеше, утлар, костюмнар барыбер тамашачыны җәлеп итә. Алар, кайткач, кызыксынып әлеге кыйссаны бер тапкыр булса да укып чыгарлар дип уйлыйм, чөнки аны хәзрәтләр дә вәгазь итеп сөйли. Бик тирән эчтәлекле, үтемле кыйсса ул. Шуңа караган, яки тыңлаган берсе дә үкенмәстер. 

 

Чулпан Закирова

Чулпан ЗАКИРОВА, Татарстанның халык артисты

- Премьерагыз котлы булсын! Чулпан Ринатовна, хис-тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде. Мондый күләмле эшне әзерләүдә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде? Тамашачылардан нинди фикерләр ишеттегез?Үзегездә канәгатьләнү хисе бармы?

- Тарихи әсәребезгә мөрәҗәгать итеп бик зур проект булдырдык дип уйлыйм. Кол Гали – әдәбиятыбыз нигезе. Шуңа күрә бу проектка алыну зур җаваплылык та, горурлык та. Тамашачыдан уңай фикерләр, җылы сүзләр ишеткәч, башкарган эшебезнең дөреслегенә тагын бер инандык. Чынлап та, спектакльгә бик зур көч керде. Без үзебез булдыра алган кадәр бөтен мөмкинлекләребездән файдаланырга тырыштык: спектакль биюле-тамашалы шоу форматында узды. Җыр ягыннан дисеңме, костюмнар, бизәлеш – барысы да югары дәрәҗәдә иде. Ә кыенлыкларга килгәндә ул һәрвакыт була. Бу бит эш процессында барлыкка килгән сорауларны хәл итү рәвешендә уза торган табигый процесс. Җырларны туплап әзерләү, әсәрнең эчтәлеге белән эшләү, артистларның образы буенча уйланулар – бер мәсьәлә, режиссёр буларак та яңалык кертәсе килә бит! Артистларыбызның да драма артистлары түгеллеген исәпкә алсак, хәйран хезмәт куелган. Бу нисбәттән әнием Рузия Мотыйгуллинага рәхмәт. Ул үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, мастер-класслар үткәрде.

Казан шәһәре филармониясе борынгы әсәрне дә заманча, шоу форматында тәкъдим итәргә сәләтле дигән фикерләр ишетү безнең өчен зур бәя. Тамашачы йөрәгенә үтеп керә алганбыз икән, алдагы тамашаларга билетлар сатылып беткән икән – моннан да олы мактау юк. Моңа команданың тупланып, бер фикердә булып, уртак максатка хезмәт итү юлында ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Чынлап та, артистларыбыз бик борчылды, спектакль чыгару алдыннан бер-берсенә терәк булырга тырышуларын күрү үзе бер сөенеч.

Мин бик тынгысыз кеше. Тулысынча канәгать булып бетә алмавым да шуннан киләдер. Әмма бу эшебез өчен минем күңел тыныч. Без дөрестән дә матурлык тудыра алдык. Ә сәхнәдәге матурлыкка аеруча басым ясарга тырышам, чөнки кеше тамашага күзләрен иркәләрлек матур күренешләр эзләп килә. Алар тарафыннан җылы сүзләр ишетү иңнәребезгә канат куйгандай була, булдырабыз икән бит дип уйлыйсың. Артистларыбызга, сәхнә артында эшләүчеләргә, бу зур команданың вәкиле булып, гаҗәеп иҗат җимеше булдыруга үз өлешен кертүчеләргә чиксез рәхмәтлемен!

 

Сәидә Мөхәммәтҗанова

 Сәидә МӨХӘММӘТҖАНОВА

- Сәидә, узган ел синең өчен вакыйгаларга бай булды. "Йосыф-Зөләйха" спектакле сиңа нинди тәҗрибә бирде? Дулкынлану хисләрен ничек җиңеп чыга алдың? Тамашачылардан нинди кайтавазлар килде?

- Узган ел вакыйгаларга бай булды! Февраль аенда «Чулпан» мәдәният үзәгендә үз концертымны куйдым. Аның режиссёры Татарстанның халык артисты Чулпан Ринат кызы Закирова үзе иде, аңа чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Ә апрельдә исә «Зәңгәр шәл» спектаклен чыгардык. Үзбәкстанда узган «Овоз» проектында катнашып, финалга чыгуым белән дә горурланам! «Гөлҗамал» татар халык җыры дөнья күләмендә яңгырады. Иҗади тормышымда тагын бер мөһим вакыйга ул – «Йосыф-Зөләйха» спектакле премьерасы иде. Анда мин яшь Зөләйха ролен башкардым. Монда да Чулпан Ринатовна режиссёр буларак бик зур хезмәт куйды, үзе исә өлкән Зөләйха образында иде. Әлбәттә, дулкынландык, борчылдык. Халык алдына, сәхнәгә чыгучы һәркем өчен бу зур җаваплылык. Безнең белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия апа Мотыйгуллина эшләде, сәхнә телен өйрәтте, аның киңәшләрен тыңлау, шуны сәхнәдә куллану шулай ук зур мәктәп һәм тәҗрибә. Минем өчен хөрмәткә лаек шундый шәхесләр белән эшләү зур тормыш мәктәбе. Рәхмәт аларга! 

 

– Руслан, сиңа Италия кешесенә охшагансың дип әйткәннәре бармы ул?

Әйткәлиләр.

 – Татар булып тумасаң, кайсы милләт вәкиле була алыр идең?

– Белмим. Бу нык авыр сорау. Уйланганым булмады бу хакта. Нинди генә милләттән булсам да, музыка сәнгате кешесе булып калыр идем. Син музыканы 100% тоя аласың. Хәтта колагына аю баскан кеше дә синең тембрны, тавыш үзенчәлекләрен ишетергә сәләтле. Музыканы тояр өчен һәрвакыт җырлап торырга кирәкми. Кайбер җырларда, әсәрләрдә син пышылдап кына нидер әйтсәң дә, әнә шул сүзең йөрәккә үтә ала. Бәлки, шул ук сүзне җырласаң, ул кадәр үзәккә дә үтмәс иде, бәлки, кем белә.

Руслан Закиров

– Ялгышмасам, син бит баян классында укыгансың. Нигә җыр юлыннан киттең?

– Мине әни музыка мәктәбенә алдалап бирде. Берсендә әни белән ниндидер баянчылар концертына бардык. Кайту белән мин йокларга яттым. Ә әни миннән концерт турында сораштыра башлады, ошадымы янәсе. Мин йокы аралаш кына “әйе, бик ошады” дим. Әни исә: “Алайса, иртәгә музыка мәктәбенә барабыз, әйеме?”, – ди. Йоклыйсы килү теләге шулкадәр көчле иде, әнигә “барам-барам” дидем дә, тагын йокыга киттем. Шулай итеп, икенче көн иртән без әни белән музыка мәктәбенә киттек. Берничә имтихан биргәннән соң мине баян классына алдылар. Тик күпмедер вакыттан җырлыйсым килә башлады. Баян классын тәмамлап, көллияткә укырга кердем. Имтиханнан баллар яхшы булгач, анда шунда ук алдылар. Бер онытмыйм, беренче укытучым Резеда апа Сәләхова мине музыкаль көллияткә кадәр алып барган иде шул вакытта. Көллияттән соң инде консерваториягә укырга кердем. Хәзер үзем шул консерваториядә укытам.

Мөгаллим булу авырмы, Руслан?

– Әлбәттә авыр. Беренчедән, мин сабырсыз. Икенчедән, мин максималист. Бу яшь мөгаллимнең проблемасы инде. 45 минутлык дәрес дәвамында миңа студентларга сүзнең мәгънәсен һәм музыкаль яктан ничек булырга тиешлеген аңлатырга кирәк. Шуннан соң гына без җырга күчәбез. Моны бер дәрес эчендә генә башкару мөмкин түгел, вакыт ягы тар. Дәрескә әзер булып килсәләр җиңелрәк булыр иде, бәлки. Хәер, студент чакта мин үзем дә әзерләнеп йөрми идем. Әмма үземнекеләрдән шуны таләп итәм.  

– Ә нигә?

Нигезне яшь чакта салып куярга кирәк. Алар һәрвакыт әзер булырга тиеш. Үз өстендә эшләсәң генә уңышка ирешеп була. Менә сиңа 1% талант бирелгән икән, 99% – тырышлык нәтиҗәсе. Мин үзем нык ялкау кеше. Әмма кирәк вакытта мин бөтен тырышлыгымны эшкә җигәм. Мин һәр спектакльгә, концертка фәкать проект итеп кенә карыйм. Проект тәмамлану белән мин ул битне ябам. Әмма эш барышында тәүлегенә 24 сәгать ашамыйча, йокламыйча эшләргә риза.

 

Без бит гадәттә бүгенге эшне “әйдә, иртәгә иртәрәк торабыз да, эшләп бетерәбез” дияргә яратабыз.

Юк, тормыйбыз да, эшләмибез дә. Шуңа бүген эшләргә кирәк. Эшли алганда.

 

“Йосыф-Зөләйха”ны чыгарганда да без үзебезнең шәһәр филармониясенең искиткеч музыкаль мөхәррире Ләйсән Закирова белән һәр җырны киңәшләшеп, бүген әзерләп бетерергә кирәк дия-дия, төнгә кадәр эшләдек (ул искиткеч рәхәт, җайлы кеше, белсәң). Үземнең концертка килгәндә, дустым, композитор, продюсер Юрий Фёдоров белән дә бер дулкында булып, барлык музыкаль бизәлешне мин теләгән жанрда югары дәрәҗәдә башкарып чыктык. Эшнең нәтиҗәсенә кадәр аның процессыннан тәм таба белергә кирәк. Талантка гына таянып иҗат итеп булмый.

– Тәүге концертыңнан үзең канәгать калдыңмы соң?

– Әйе, әмма тагын да яхшырак итеп эшләп була иде. Тулаем алганда, канәгать. Беренче концертны ничек күзалдына китергән булсам, шулай узып китте. Ул бит Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә әзерләнгән концерт иде. Моңа кадәр андый масштабта тәүге концерт куючы булмады дип уйлыйм. Күзалдына китерә аласыңмы, сәхнәдә берьюлы 126 музыкант! 55 кешедән торган хорны гына исәпкә алсак да, шаккаткыч. Минем концертыма өлеш керткән һәркайсына бик рәхмәтлемен. Без бергә искиткеч шәп тандемнан торган югары дәрәҗәдәге концерт күрсәттек, миңа калса.

–– Нигә син концертыңда опера башкармадың?

–Үткән елның июнь аенда гына мин үземнең тәүге концертым узган Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Евгений Онегин” операсыннан Евгений Онегин партиясен башкардым. Кеше бит көн саен опера тыңламый. Тамашачыны ул юлга җайлап кына алып керергә кирәк.

– Әлеге концертыңны Казанда тагын бер кабатлаячаксыңмы?

Белмим. Теләк бар, әмма ул барыбер финанс мөмкинлекләренә килеп терәлә. Минем бит бернинди иганәчеләрем юк. Барлык чыгымнарны диярлек үзем күтәрдем. Гомумән, ул концертны мин күңел кушканга гына эшләдем. Бернинди акча эшләү максаты юк иде. Концертның төп фикере – татар җырларын да чит ил җырлары кебек югары дәрәҗәдә яңгыратып булганлыгын дәлилләү иде.

– Син ничә телдә җырлый беләсең, Руслан?

7-8 телдә җырлаганым бар бугай.

– Димәк, син 7 телдә ирекле аралашасың? Әллә сез аерым җыр сүзләрен генә өйрәнәсезме?

Башта син җыр сүзләрен генә өйрәнәсең. Әгәр ул тел белән кызыксынсаң, әлбәттә, аралашыр өчен ул телнең үзенчәлекләрен дә өйрәнә башлаячаксың. Мин, мәсәлән, “Йосыф-Зөләйха”да башкарган гарәп җырын өйрәнер өчен Мәскәүгә барып, Рәсәйнең халыклар дуслыгы университетында Сириядән күчеп кайткан укытучы табып, аның белән бергә гарәпчә җырларга өйрәндем.

Руслан Закиров

Эстрада сәхнәсенә менү теләге юкмы, Руслан? Синдәге моң һәм чибәрлек җитеп бетми анда.

Ә нигә кирәк ул миңа? Мин үземне анда күрмим. Ул бөтенләй минем формат түгел. Әлегә диик. Иртәгә, берсекөнгә бәлки бу фикер үзгәрер дә.

– Татар җырының киләчәген син ничек күзаллыйсың?

Кечкенә артист фикере кемгә дә булса мөһим дип уйлыйсыңмы син, Гөлинә? Алай да соравыңны җавапсыз калдырмыйм. Беренчедән, безнең яшь татар композиторларыбыз бар. Без аларны барыбыз да беләбез. Менә күптән түгел генә танылган композитор Эльмир Низамов минем дустым, җырчы Илгиз Мөхетдинов белән татар телендә зур музыкаль альбом тәкъдим итте. Әнә шул җырларны популярлаштыруга һәр татар үз өлешен кертергә тиеш, миңа калса. Социаль челтәрләр аша татар җырын үзебез таратырга тиеш түгелмени без? Татар җырының үсеше дә, киләчәге дә үзебездән тора.

– Күптән түгел Казанда музыкаль театр ачыла дигән имеш-мимешләр таралган иде. Әгәр бу идея сүздә генә калмый, тормышка ашса, музыкаль театрга эшкә килер идеңме?

– Әгәр ниндидер кызыклы проектларга артист буларак чакырсалар, мин бик теләп катнашачакмын. Музыкаль театр бит ул бик авыр жанр. Әнә шул авырлыгы белән кызыклы да.

 

Театрга эшкә килү мәсьәләсе буенча уйларга кирәк, чөнки анда барып-кайту дигән сүз юк, театрга хезмәт итәргә киләләр.

Ул балдак кию белән бер. Ә мин ирек ярата торган кеше. Андый мәсьәләдә ашыгырга ярамый.

 

– Ниндидер карарларны ашыгып кабул итеп, аннан үкенгәнең булды, димәк?

– Булды. Холкым буенча кызу кеше булсам да, мин тормышта артык шук. Кайвакытта онытылып китеп шаярырга мөмкинмен. Бөтен кеше дә бит юморны аңламый. Мин көлеп әйткән сүзгә кемдер үпкәләргә мөмкин. Кичә, мәсәлән, ул кешегә синең юморың кызык булса, бүген ул аны бөтенләй кабул итми. Кәефенә карап. Әмма үпкәләтәм икән, мин һәрвакыт гафу үтенәм.

Ирек ярата торган кеше булсаң да, балдак кигәнеңне беләбез. Хатының шундый чибәр “Зөләйхаларга” көнләшмәдеме?

– Юк, андый әйбер сизгәнем булмады. Бәлки, күрсәтми генәдер. Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, сәхнәдә син – артист.

– Аның шулай икәнен артист кеше генә аңлый, Руслан.

– Ул бик сабыр, тыныч кеше. Мин менә көнләшкән булыр идем. Бәлки.

Кешене нинди сыйфатлары өчен хөрмәт итәсең?

– Беренче чиратта, кеше ихлас һәм гади булырга тиеш. Без бит менә синең белән ихластан көлешеп, бөтен темага да сөйләшеп утыра алабыз. Икебез арасында гына калырга тиешле сүзләрне кешегә чыгармаячагыңны мин беләм, мәсәлән. Журналистның эше, киресенчә, әнә шул сүзләрне чыгарып, шау-шу уяту икәнлеген белсәм дә. Күңелендә ихласлык булмаган кеше ул синнән файда гына эзли. Мәсәлән, берәрсе килеп: «Минем шундый-шундый бәйрәмгә җырчы кирәк иде, әйдә килеп җырлап кит әле. Ул сиңа берни түгел бит инде», – дияргә мөмкин. Әйе, аның бернинди авырлыгы да юктыр, бәлки. Тик кеше кешегә рәхмәтле булырга тиеш.

– 2025 нче елга нинди планнар кордың, Руслан?

Минем гел бер генә план: мин беркайчан да, бер әйберне дә планлаштырмыйм. Никадәр генә тормыш кусаң да, җирдә бездән якты эздән гайре берни калмый. Тормышта карьерадан да мөһимрәк әйберләр барын син үзең дә яхшы беләсең. Иң мөһиме – якыннарым исән-сау булсын, чөнки дөньяда иң куркыныч әйберләрнең берсе ул – ялгызлык. Калганы ул кадәр үк зур әһәмияткә ия түгел аның!

– Ихлас әңгәмә өчен зур рәхмәт сиңа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021