Логотип
Шоу-бизнес

Гармунчы булса ярың...

Шәп гармунчы һәм талантлы артист...     Ул сәхнәдән сыздырып уйнап җибәрсә – тамашачының күңеле моң дәрьясына күмелә. Аны беләләр, аны таныйлар. Казанда ел саен оештырылган “Уйнагыз, гармуннар” б...

Шәп гармунчы һәм талантлы артист...

 

 

Ул сәхнәдән сыздырып уйнап җибәрсә – тамашачының күңеле моң дәрьясына күмелә. Аны беләләр, аны таныйлар. Казанда ел саен оештырылган “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуров  әллә кайдан аерылып тора. Аның уйнавы да үзгә кебек. Гүя ул гармун белән туган да, гармун белән гомер кичереп ята. Бу чынлап та шулай. Пәрәү авылы малае (Лаеш районы) сабый чагында ук шушы хикмәтле уен коралы белән “җенләнә”. Әтисе – умартачы Зиннур  абзый бәләкәчне муенына утыртып һәр көнне 4 чакрымдагы умарталыкка алып бара да, балкортлары чакмасын өчен каравыл өенә ябып куя. Малай әлеге ябылуга бик шат, чөнки киштәдә әтисенең ярдәмчесе Галимҗан абзыйның иске генә гармуны: “Мә, мине ал”, -  дигәндәй ымсындырып тора. Ала Тимергали, телләренә баскалап, ниндидер авазлар чыгара башлый. Ул авазлардагы тылсымнар шул кадәр мавыктыра ки, малай Галимҗан абзыйның килеп керүен дә: “Ник гармунга тидең?!” - дип, кыйнап ташлавын да сизмичә кала. Ләкин башка кунган “йодрык” аны барыбер ниятеннән туктатмый, ярдәмче әз генә югалса – куллар киштәдәге гармунга үрелә...

 

Бервакыт аларга туганнары Әсмабикә апа кунакка кайта һәм балалар белән кибеттән алма алып ашагыз дип 3 сум акча тоттыра. Тимергали бер алмага, бер акчага карый да, Зиннәт абзыйларга йөгерә. Тегесе 5 тәңкәгә иске гармунымны сатам дигән була. Әсмабикә апасы китмичә тәки өйгә кайтмый малай, гармунын кочаклап печәнлекләрдә кунып йөри... 8 сыйныфны  тәмамлаганда  әтисе аңа 56 сумга (ул чакта бик зур акча!) хромка алып бирә. Түбәсе күккә тия яшүсмернең! Хромканың “аягы җиңел” икән: 1965 елда Тимергали баянга тиенә. Ул шуны асып Казанга килә, “халык иҗаты йорты” нда  ярты ел буе бармакларын шомарта. Теләсә кайсы танылган артист төркемендә уйнап дан казанасы егет нишләптер курчак театрын сайлый һәм 15 елдан соң гына К.Тинчурин театрына аяк баса. Әлбәттә, артист сәләтенә ия гармунчының театр өчен табылдык икәнен аңлаган  режиссер Р. Тумашев аны ике  куллап эшкә ала.  Алай гынамы, драматурглар И.Юзиев “Гашыйклар тавы”, Т.Миңнуллин “Алай түгел, болай ул”, “Без бит авыл малае”, “Гармун уйный беләсеңме?”, С.Сәгъди “Сынган беләзек” кебек пьесаларын нәкъ менә Тимер Зиннуровны күздә тотып яза.

 

Кыз урлау

 

Йә, сүз башы бит шүрәле дигәндәй  яр мәсьәләсенә күчик. Дөньяны интернет, телевидение  басмаган элекке чорларда гармун татарның бердәнбер моң чыганагы иде. Әй ул гармунчының дәрәҗәсе! Туйларда, бәйрәмнәрдә, кичәләрдә патша инде! “Бөтен кызлар минеке иде!” - дип көлгән Тимер әфәндегә мөгаен, кыз-кыркын битараф булмагандыр. Әмма егетнең башы әйләнмәгән, ул бердәнберен – гомерлек парын сайлаганда ялгышмаган. Аларның кавышулары да кызык. Бездә борын-борыннан кыз урлау гадәте бар иде. Тимер дә шушы йоланы хәтерләп кич клубтан Гөлфия исемле авылдашын “урлый”. Кыз искиткеч чибәр! Авылда кем кемне белми:  Гөлфия өстәвенә сабыр, акыллы. Булачак кияү аны апаларына алып китә. Кыз: “Мин болай риза түгел, шартын китереп, әти-әниең сорарга килсен”, - дисә дә тыңламый. Иртән хәлне сизгән әни кеше дуылдатып кызын өенә кайтара. Шөкер, азагы “Галиябану” әсәрендәге кебек бәхетсез тәмамланмый: Тимер белән Гөлфия никах укытып, туйлар ясап өйләнешә.

 

Мәхәббәт формуласы

 

Теге яки бу кешеләрнең   гаилә тормышын беләсең килсә, әүвәл яшәлгән елларга кара: Зиннуровлар 43 ел бергә! Ярты гасыр чамасы!  Аннары аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен күзәт: Зиннуровлар гаҗәеп тату парлар! “Гөлфия иренең фәрештәсе, саклаучысы, таянычы... Гөлфия бары тик сәхнәгә генә чыгып уйнамый...” - мин шундый сүзләр ишеткәч, дөресме дигәндәй Тимер әфәндегә карыйм. Ул моны раслап: “Әйе, Гөлфия булмаса мин моңарчы яшәми идем инде”, - ди. Артист бик катлаулы операцияләр кичерә. Хастаханәдә көне-төне керфек тә какмыйча аның янында сакта фәрештәсе –  хатыны утыра... Кайчакта гастрольләрдә дә ул ире белән йөри, чөнки операциядән соң Тимергә әйбер күтәрергә ярамый, гармунны исә ул вакытта Гөлфиягә ташырга туры килә. Театрда бу ярдәмчел, мәрхәмәтле ханымны коллективның бер кисәге итеп саныйлар икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Җәмгысе 47 ел сәхнә тоткан Тимер Зиннуровның тамашачы тарафыннан бәяләнүендә һәм танылуында, һичшиксез Гөлфия ханымның да өлеше бар! “Иҗат кешесе  җир кануннарын бик үк санга сукмый, ул үз дөньясын төзеп, үзенчә яшәргә ярата. Тимернең холкына ничек түзәсез?!” - дип сорагач, Гөлфия елмаеп кына:

 

– Ул бит ачулана да белми, нәрсәдер ошамаса – уен-көлке белән генә төрттерә. Без ут ягып әрләшмибез. Тимер әзрәк чәпчесә, мин дәшмим, сабыр гына уздырам”, - ди.

 

Зиннуровларның өч баласы: олы кызлары кияүдә, уртанчы уллары өйләнгән. Дүрт онык үсә. Ә төпчекләре Радик әлегә буйдак, Пәрәүдә салынган яңа йортның бусагасы килен төшкәнен көтә.

 

       “Мин аны гомерем буе яратып яшәдем...”

 

Гөлфия ханымның бу сүзләре  ясалма түгел, ихлас. Шул хакта нур чәчеп торган күзләре дә “сөйли”. Янәшәдәге парының кадер-хөрмәтен тоеп яшәгән артисттан да бәхетлерәк кеше юк инде ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк