Логотип
Шоу-бизнес

Ирек Шәрипов: “Халыклар дуслыгы йорты – ул сәяси, икътисади сәхнә дә”...

     - Татарстан халыклары ассамблеясенә 35 милли-мәдәни оешма керә. Һәм аларның еллык кадендарендә 600 гә якын чара бар. Ягъни бездә уртача алганда көнгә ике-өч чара узып тора, - дип башлады ул сүз...

     - Татарстан халыклары ассамблеясенә 35 милли-мәдәни оешма керә. Һәм аларның еллык кадендарендә 600 гә якын чара бар. Ягъни бездә уртача алганда көнгә ике-өч чара узып тора, - дип башлады ул сүзен. -  Бу милли үзаңның үсүе белән дә бәйле. 3 ел элек безнең яңа заманча бинага күчүебез дә моның сәбәпчесе булып тора. Милли-мәдәни оешмаларның эшләре өчен уңайлы шартлар тудырылгач, аларның эшчәнлеге җанланып китте һәм үткәрелә торган чаралар, очрашулар саны артты. Димәк, моңа элек тә мохтаҗлык булган. Әмма шартлар булау сәбәпле бу чаралар үтми торган. Элек дуслык йортының үзенең сәхнәсе юк иде. Хәзер  безнең сәхнәбез барлыкка килде.   Гомумән алганда, Татарстан халыклары дуслыгы йорты ул Татарстан халыклары ассамблеясенең материаль-техник базасы буларак барлыкка килгән оешма иде. Ә тора-бара ул әле ресурс үзәгенә дә әверелде. Чөнки дуслык йортында милли оешмаларның эшчәнлеген тиешле шартларда тәэмин итәр өчен төрле юнәлештәге белгечләр эшли. Ул - режиссура, сценография, тавыш кую, сәхнә теле белгечләре, төрле юнәлештәге методистлар. Дуслык йорты ул милли оешмалар өчен  инкубатор ролен уйный. Тиешле шартлар тудырылмаса,  аларның ихтыяҗлары, уй-хыяллары тормышка да ашмас иде, бәлки. Хәзерге заманда  кайсыдыр залны арендага алып чара үткәрәм дисәң генә дә, кесәңдә ким дигәндә 50 меңнән башлап акчаң булырга тиеш. Бездә дүрт зал бар – күргәзмәләр, пресс-конференцияләр, утырышлар, концерт заллары. Алар ел әйләнәсенә  тулы күләмдә һәм түләүсез файдаланыла. Һәрбер оешманың ихтыяҗыннан чыгып, атналык, айлык, еллык эш планы төзибез. Моннан тыш төрле министрлыклар, ведомстволар арасындагы мөнәсәбәтне дә тәэмин итәбез. Әйтик, берәр халыкның милли-мәдәни оешмасындагы нинди дә булса  мәсьәләсне хәл итер өчен Мәдәният министрлыгы белән түгел, ә Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшләргә кирәк булырга мөмкин. Яисә  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән эшләргә тиеш булабыз. Координация, элемтә мәсьәләләрен дә без шулай  үз өстебезгә алабыз.

       Безнең эшчәнлегебез Россия, дөнья күләмендә алганда да уникаль дип әйтергә мөмкин. Аңа кызыксыну зур. Соңгы ике ел эчендә генә дә без 45 илдән һәм Россия төбәкләреннән делегацияләр кабул иттек. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре дә, җәмәгатьчелек вәкилләре дә, галимнәр дә, журналистлар да бар иде. Алар һәрберсе безнең оешма белән кызыксынды. Аның эшенең асылы нәрсәдә икәнен беләселәре килде. Һәм Канададан килгән галимнәрнең соравы безнең үзебезгә бик кызык булып тоелды. Дуслык йорты,  ассамблея булмаса, нәрсә булыр иде, диләр. Бүгенге көндә  республикабыз күләмендә эшләүче 35 милли-мәдәни оешма бар. Ә район үзәкләрендәгеләрен исәпкә алсак, алар 100 дән артык. Зур, көчле  милләтләрнең оешмалары барыбыбер барлыкка килер иде, әмма оешмаларның  саны, әлбәттә, 35 булмас иде. Республика күләмендә бер дистә, дистә ярым оешма эшләп килер иде, бәлки. Гомумән, һәр халыкның проблемалары бар. Һәр халыкның актив вәкилләре бу проблемаларны хәл итәр өчен берләшә, оеша. Ул гомергә шулай булган һәм шулай булачак.  Әмма ассамблея, дуслык йорты булмаса, алар  базарларда,  төзелешләрдә  эшләр очрашыр, күрешер, утырышыр иде, бәлки. Кафе-рестораннарда җыелышулары бик ихтимал.   Рәсми төркәлмәсләр дә  иде, мөгаен.   Һәм бу очракта  аларның  эшләре сыйфатлы һәм нәтиҗәле булмас иде. Дәүләт тә аларның эшләренә бик ярдәм итә алмаган булыр иде. Дуслык йорты ул - иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренең дәүләт оешмалары белән очрашу урыны. Ике көч бер мәйданда очрашкач, эш нәтиҗәләре дә берәгәйлерәк була.  Уңышлы эләвебезнең алшартлары берничә. Беренчедән, Татарстанда милли сәясәт уңышлы корылган. Милли оешмаларның эшләре өчен тиешле шартлар тудырылган. Икенчедән, безнең милли оешмаларыбыз Татарстан халыклары ассамблеясе буларак берләшкән. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Ягъни безнең милли оешма булып теркәлгән һәр халыкның вәкиле турыдан-туры  проблеманы дәүләтнең иң югары даирәләренә җиткерә ала. Без көне-сәгате белән Фәрит Хәйрулловичка керәбез. Шулай итеп, Дуслык йорты сәхнәсе сәнгать сәхнәсе генә түгел, сәяси, кайбер очракларда икътисади сәхнә дә. Ике ел эчендә бездә 45 делегация булган икән, алар арасында эшмәкәрләр, сәясәтчеләр дә, БДБ илләренең күренекле зур партия вәкилләре дә бар иде. Бервакыт Дуслык йортында хәтта Таҗикстан президенты сайлаулары үтте. Сайлау участогы оештырылды һәм республикабызда яшәүче бөтен таҗиклар монда килеп үзләренә президент сайлый алды.

 

      -Халыклар дуслыгы йортында иң күбе кайсы милли-мәдәни оешмаларның чаралары уза?

     - Барыннан да бигрәк, бездә татар, рус халыкларының чаралары күп уза. Алардан кала республикабызда иң зур милләт - чувашлар. Аларның да  эшләре бик оешкан төстә бара. Ә соңгы елларда Татарстанга килеп урнашкан яки эшләргә килүче халыклар арасында үзбәк халкы турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Кайбер елларда  без 50 меңнән артык үзбәк кешесен кабул итәбез. Алар да бер-берсе белән аралашып, һәрдаим хәбәрләшеп яши.  Чаралар календарендә үзбәкләрнең  урыны шактый зур. Безнең сәхнәдә шулай ук үзебезнең каршыда эшләп килгән ансамбльләр чыгыш ясый. Халыклар дуслыгы йортында  ике дистәдән артык төрле милләт вәкилләренең ансамбльләре эшләп килә. Аларның өчесе  - “Отснеба”  кавказ биюләре ансамбле, “Кудерышки”  славян халыклары ансамбле, “Айбагыр”  керәшен җыр ансамбле “халык коллективы” исемен йөртә.

        -Эш календарендә күзгә иң еш чалынган чара – толлерантлык дәресе. Ул нидән гыйбарәт?

        -Толлерантлык дәресләре -  үзебез уйлап тапкан һәм бары тик бездә генә уздырыла торган зур чара. Без аны иң мөһим эшебез дип саныйбыз. Чөнки бу дәресләр балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Безне иң борчыган нәрсә – кешеләрнең милли сәясәт, милләтләр турында аз хәбәрдар булуы. Республикабызда  милли сәясәт турында, беренче чиратта,   милли хәрәкәттә катнашучы кешеләр белә. Алар күп түгел, берничә йөз кеше генә дисәң дә була. Берничә мең кеше булырга мөмкин. Моннан тыш милли сәясәт турында бу  мәсьәлә белән шөгыйльләнүче дәүләт кешеләре белә. Алар берничә дистә. Һәм хәбәрдар кешеләр шуның белән шул. Ә ул бит һәр кешегә кагыла. Республикабызда 4 миллионга якын халык яши. Ә милли сәясәт турында берничә мең кеше генә белә. Бу хәл безне канәгатләндермәде, шуңа күрә без бу проектны уйлап таптык. Татарстандагы һәр гаиләдә республикабыздагы милли сәясәт турында белсен дип теләдек. Моның өчен гаиләдәге бер кешегә моның турында сөйләү кирәк дигән карарга килдек. Һәм бу максатта мәктәптә укучы балаларны сайлага булдык. Иң элек тикшерү үткәрдек, милли сәясәт турындагы мәгълүматны кемгә җиткерү әйбәтрәк нәтиҗәләр бирәчәген  ачыкладык. Бу җәһәттән галимнәребез белән дә киңәштек. Бергәләп,  7 нче сыйныф балалары бу яктак билгеле бер дәрәҗәдә әзерлекле,  бу мәгълүматны кабул итәргә әзер, дигән нәтиҗәгә килдек. Без исәпләп чыгарганча, Казанда 10 меңгә якын җиденче сыйныф баласы бар. Безнең зал 250-260 кешегә исәпләнгән. Әгәр дә без һәр пәнҗешәмбе саен очрашулар уздырсак, бер ел эчендә 10 мең җиденче сыйныф баласын Дуслык йорты аша уздырып чыгабыз, дип исәпләп чыгардык. Бу идея белән Казан шәһәренең мәгариф идарәсенә бардык. Алар безне  хуплады.  Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән берлектә  график төзедек, һәр пәнҗешәмбе саен 250 баланы кабул итәбез.  2 сәгать эчендә без аларга Халыклар дуслыгы йортын, күргәзмәләрне, дуслык музеен күрсәтәбез. Экскурсия барышында алар безнең милли-мәдәни оешмаларның җитәкчеләре, активистлары белән очраша,  сөйләшә, фотога төшә. Соңыннан без бөтенесен концерт залына җыеп төрле милләтләр, милләтара мөнәсәбәтләр турында төшерелгән кыска фильмнар күрсәтәбез. Балалар белән әңгәмә корабыз. Аларга Россиядәге халыклар турында төп мәгълүматларны җиткерәбез. Татарстандагы халыклар саны, алар арасында мөнәсәбәтләр нинди булуы,  халыклар дус-тату яшәсеннәр өчен, дәүләтнең нинди эшләр башкаруы турында сөйлибез.  Һәм соңыннан үзебезнең дуслык йортында эшләп килгән балалар коллективлары чыгышларыннан төзелгән күпмилләтле концерт күрсәтәбез. Сәхнәгә  7 нче сыйныф балалары грузиннар чыга һәм грузин халкы турында сөйләп, грузин биюен бииләр. Татар, рус, Кавказ, Азия халыклары сәнгати үрнәкләрен күрсәтәбез.  Һәр милләт кешесе өчен аның  теле, сәнгате никадәр кадерле булганын балалар күреп китә.

      - Тагын нинди кызыклы проектлар оештырасыз?

        -Безнең виртуаль сәхнәбез дә бар. Виртуаль сәхнә дип без Халыклар дуслыгы ассамблеясенең һәм Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмати порталын атыйбыз. Ул addnt.ru адресы буенча эшләп килә. Анда 35 оешманың да сайтлары бар. Алар һәрберсе көн саен яңартылып тора. Ил, дөнья күләмендә милли сәясәттә нинди яңалыклар бар -  барысын да порталга урнаштырабыз. Үзебезнең энчәнлегебез турында да көн саен сөйләп барабыз. Кызыксынучылар күп. Айга порталга 20 меңнән артык кеше керә. Анда дуслык йорты буенча виртуаль экскурсия дә каралган. Бөтен кабинетларны, коридорларны, залларны компьютер аша да йөреп чыгарга мөмкин.

      -Дөньяда көн саен диярлек булып торган күңелсез хәл-вакыйгалар эшчәнлегегездә чагыламы?

 

      -  Көн дә булып тора торган сәяси ыгы-зыгылар кагылмый  дип әйтерлек. Татарстан халыклары ассамблеясы 1992 елда республикабыз халыклары корылтаенда  оештырылган.  Һәм шул чагында ук ассамблеянең төп ике кагыйдәсе билгеләп куелган. Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты диннән, сәясәттән бәйсез рәвештә эшли. Безнең календарьдә 600 чара бар, әмма алар дингә дә, сәясәткә дә кагылмый. Сәясәт ул бүген болай, иртәгә тегеләй булырга мөмкин. Бер үк милләт эчендә динне тотучылар да, тотмаучылар да бар. Сәясәттән һәм диннән башка да безнең эшләр эшебез, сөйләшер сүзебез җитәрлек. Бу ике кагыйдә безне саклап тора.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алдагы көндә дә дус-тату яшәргә, эшләргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк