Логотип
Шоу-бизнес

Йолдызларга юл кыйммәтме, яки татар клиплары ничек туа?

   PSYның Gangnam Style җырына төшерелгән клип барыннан да уздырды. 2,5 миллиард карау! Джастин Бибер, Кэти Перри, Тейлор Свфит, Уиз Халифа, Энрике Иглесиас кебек җырчыларны миллиардтан артык кеше к...

   PSYның Gangnam Style җырына төшерелгән клип барыннан да уздырды. 2,5 миллиард карау! Джастин Бибер, Кэти Перри, Тейлор Свфит, Уиз Халифа, Энрике Иглесиас кебек җырчыларны миллиардтан артык кеше карый. Белешмә өчен: җирдә 7,2 миллиард кеше яши, шуларның якынча 3,2 миллиарды интернеттан файдалана.
   Кыенсынып кына татарларны барлап карыйм. Иң күбе Elvin Greyның (Радик Юлъякшин) «Елама, ярсыма» клибында. Аны алты ай эчендә 202 мең кеше караган. Әлеге җырчының клиплары башкаларныкыннан, чынлап та, аерылып тора. Салават Миңнехановның Гүзәлем белән бергә төшерелгән «Кил, кил» җыры дүрт ай эчендә 150 мең кешене җәлеп иткән. Ә Фирдүс Тямаевның «Яннарыңа очып киләм» клибы 112 мең тапкыр каралган. Шуның белән шул. Калган клиплар күп дигәндә 50 мең тирәсендә. Дөрес, Youtube кына безнең өчен бәяләү чарасы булып тора алмый, чөнки татар күбрәк авылда яши, ә авылларда интернет бөтен җирдә дә юк. Булганнарында да апа-абыйлар Youtube карап утырадыр дип уйламыйм. Социаль челтәрләр аша берәр клипка юлыксалар гына инде. 
   Аның урынына татарда көне-төне җырлап тора торган ТМТV, «Мәйдан,» «Туган тел» каналлары бар. Аларга тәүлек әйләнәсенә ни дә булса күрсәтергә дә, бераз акча да эшләргә кирәк. Шуңа күрә, хәзер кем иренми, шул клип төшерә кебек. Бигрәк тә «Мәйдан», «Туган тел» каналлары ни сюжеты, ни идеясе, ни юньле кадрлары булмаган шундый «ширпотреб» белән тулган. Бүген мин башлыча ТMТV каналында һәм Youtube видеохостингында күрсәтелгән клипларны барлаячакмын. «Мәйдан» белән «Туган тел» каналларын бары тик үзешчән сәнгать дип кенә бәяләргә мөмкин, андагы кайбер клипларны карагач, татар эстрадасын кызганып, елыйсы килә башлый. «Йолдызлар фабрикасы» дип атарлык «Барс-рекордс» продюсерлык үзәгендә сыйфатлырак әйберләр чыгып тора анысы, ләкин күп очракта бер калыпка корылган клиплар аларда да барыбер күп. Җырчылары да дистәләгән бит, аларның барысына да яхшы идея каян табып бетерәсең? 
   Шаблон дигәннән. Авылда, каеннар арасында, бодай басуында төшерелгән клиплар саны кимегәндер инде дигән идем. Кая ул! Бүген телевизорда популяр артистларның ким дигәндә өч клибы (Зәйнәб Фәрхетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хәйри) арыш басуында, җидесе яланда (Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Айсылу Габдинова, Лилия Гыймадтинова, Люция Мусина, Фәридә-Алсу, Илшат Сафин), тагын шуның кадәр җәйге, көзге, язгы урманда (Илдар Хәкимов, Гүзәл Уразова, Рәфинә Ганиуллина, Рәзилә һәм Рәмилә Батыровалар, Алсу Фазлыева, Лилия Муллагалиева, Ясмин) төшерелгән. Аларның күбесендә җырчылар матур кичке күлмәктән килешле итеп селкенеп, бераз йөреп, әзрәк йөгереп, чак кына ятып торып, башакларны, чәчәкләрне, яфракларны, агачларны сыйпап кына җырлый. Берничәсендә аз-маз сюжет бар. Болар арасыннан Рәфинә Ганиуллинаның «Чит ярларны сөймә» клибы күңелдә калды. Биредә сихри урман кызларының берсе утын кисәргә килгән авыл егетенә гашыйк булып, үзенә каратмакчы була. Идеясе яңа, кызлары матур. 
   Нигездә шәһәрдән «кеше» булып, авылга кайтып, халык белән исәнләшеп, мәчеткә, мәктәпкә кереп үзен күрсәтеп йөрү, йә булмаса, бер зур йорт янына берничә иномарка белән балалары килеп туктап, табын артына җыелып ашау, җырлау, яки авылда печән чабып, кар көрәү булган сюжетлы клиплар да буа-буарлык. Печән чабу дигәннән. Лилия Муллагалиеваның «Без бит авыл кызлары» дигән җырына төшерелгән клиптан хәтерем калды. Ник авыл хатыннарын шулкадәр мыскыл итәргә? Эчтәлеге ярый инде, безнең илдә хатын-кыз ат урынына эшли дә эшли. Тик ник аларга урам базарыннан алынган арзан туника белән сыланып торган кыска ыштан кидерергә? Күбесе урта яшьләрдәге, йә пенсия алдындагы кешеләр югыйсә. 
   Клип – ул тавыш кына түгел. Ул сурәт тә. Ә сурәт эстетик ләззәт бирергә тиеш. Без исә монда оялып утырырга мәҗбүр. Сүз гламурлык турында бармый. Гади генә кешеләрне дә матур төшерергә була. Әлеге клипка Артур Mauser Saxның «Кошларым» клибын каршы куяр идем. Авыл күренешләре, авыл кешеләре югыйсә. Ләкин клипны караган саен үзеңә ниндидер яңалык ачасың, моңарчы күрмәгән детальләргә игътибар итәсең. Нәкъ менә детальләр, символлар, секундлык кына, ләкин мәгънәле кадрлар клипны клип итә дә инде. Монда да авыл кешеләре бик гади киенгән, ләкин аларның шулай киенүендә дә ниндидер бер символик мәгънә бар.
Сөмбел Билалованың «Сайра, былбыл» клибындагы кебек милли киемнәрдә җырлап-биеп йөрүче яшьләрне каравы да рәхәт. Без инде татарлыктан уттан курыккандай куркабыз, имеш, ул искелек калдыгы, аның белән беркемне гаҗәпләндереп булмый. Ничек тә космополит булып күренергә тырышабыз һәм… көлкегә калабыз. 
   Яңачарак темаларга килгәндә, Дилә Нигъмәтуллинаның «Шул да җитә» клибын әйтеп үтәргә мөмкин. Ул боевик формасында төшерелгән, Дилә белән Эдуард Ахуновның искитмәле биюе сюжетны тулыландыра, локация дә еш үзгәреп тора, планнар дөрес уйланылган. Күренеп тора, бер көн эчендә генә әтмәлләп куелган әйбер түгел. Тик ахыры гына аңлашылып бетми, Дилә бандит булып чыгамы, әллә полицейскиймы? 
   Охшаш тема Ландыш Нигъмәт-җанованың «Биклә мине күңелеңә» клибында. Ландыш шериф ролендә, полиция киемендәге тагын ике кыз егетләрне чын мәгънәсендә бикләп куялар. Яңача, ләкин вакыйга бер урында гына бара, хәрәкәт әз, ком-тузанга буялган ирләр күп. Шунысын да әйтеп китми мөмкин түгел, клипның сюжеты җыр сүзләренә бөтенләй туры килми. Җыры болай үзе колакка ятышлы гына, әмма клибы, миңа калса, бөтенләй гайрәтне чиктергеч.
   Башкаларныкына охшамаган тагын бер клип Азалия Зиннәттә. Илдар Хәйруллин белән Люция Хәмитова төшкән әлеге мини-фильмда хисләр ташып тора, геройлар белән бергә елыйсы килә. Һәрбер кадр үз урынында. Җыры да яхшы. 
   Нәкъ менә матур җырга сыйфатлы клип та төшереп була. Ә инде табын артында җырлана торганнарына ашап утыручы кешеләрдән кала нәрсә төшерәсең?
   Аннары, видеопродакшнда «телегеничность», «фотогеничность», «аны камера ярата» дигән төшенчәләр бар. Кайбер клипларда артистлар дөрес сайланмаган кебек. Хәер, аларны сайлап та тормаганнар бугай: күп очракта җырчының хатыны, кызы, сеңелесе, күршесе, авылдашы, таныш-белеше генә катнашкан шикелле. Клип төшерер алдыннан кастинглар оештыру дигән әйбер татар эстрадасында, гомумән, бармы ул? Телеэкраннар яп-ябык кешене дә якынча алты килога тазартып күрсәтә. Җырчылар үзләре дә бу хакта онытмасын иде. Рус, чит ил клипларында берәр тулы гәүдәле җырчы хатын-кызны күргәнегез бармы? Мадоннага илле җиде яшь, аның килеш-килбәте, үзен сәхнәдә, камера алдында тотышы, хәрәкәтләре ничек, ә?! Яки үзебезнең нечкә билле Фәридә Кудашева, Зилә Сөнгатуллиналарны искә төшерегез. 
   Клипның сыйфаты шулай ук бюджетка да бәйле. Соңгы елларда популярлыгы артып килүче режиссер, клипмейкер Илшат Рәхимбайдан «татар клип-ларын ничек бәяләр идең», – дип сораган идем, «якынча унбиш мең тирәсе», – ди. Ялгыш атып, туры тидерде. Күренеп тора, кайбер клипларның режиссеры бөтенләй юк, сценарие дә язылмаган, кадрлар да уйланмаган, сюжеты җырның сүзләренә бөтенләй туры килми яки, киресенчә, җырда ни җырлана, кадр артыннан кадр шул күрсәтелеп бара. Хәер, арыш басуында кояш яктысында видеога төшерер өчен әллә ни күп әйбер дә кирәкми, әлбәттә. 
   Яхшы гына килеп чыккан бу, дип әйтер өчен кимендә ике йөз-өч йөз мең сум кирәк. Рус, чит ил клипларының бюджетлары миллион сумнар белән исәпләнә. Безнең татарга миллион сумга менә дигән клип төшереп бирәм дигән кешегә, миллион булса, мин аны үзем дә төшерә алам диячәк. Салават белән Хәниягә ярый инде, баганага сөялеп җырласалар да, тыңлаячаклар, яратачаклар. Ә инде яшьрәкләргә әле үз өсләрендә көне-төне эшлиселәре бар. Шуңа күрә примитивлыктан, бертөрлелектән арынырга тырышырга, экспериментлардан курыкмаска өйрәнергә кирәк. Яхшы клип – ул талантлы режиссер, яхшы сценарий, оста оператор, дөрес куелган планнар, кадрлар, сәләтле актерлар һәм башкалар, һәм башкалар. Сез нәрсә, йолдызларга юл әллә җиңел генә була дигән идегезме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк