Логотип
Шоу-бизнес

Казан бию ансамбле хәзинәсе

Ә бит игътибарга алып язардай төркемнәребез күп. Инде егерме елга якын үзенчәлекле чыгышлары белән милли сәнгатебезне үстерү, дөньяга тарату өстендә эшләүче «Казан» бию ансамбле дә әнә шундыйлардан....

Ә бит игътибарга алып язардай төркемнәребез күп. Инде егерме елга якын үзенчәлекле чыгышлары белән милли сәнгатебезне үстерү, дөньяга тарату өстендә эшләүче «Казан» бию ансамбле дә әнә шундыйлардан. 1996 елда гына нигез салынган булуга карамастан, кызу адымнар белән алга китеп, бүгенге көндә кабатланмас репертуарын, үз программасын булдырды алар.

«Казан хәзинәсе» кайда яшеренгән?

«Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара», – дип белми әйтмәгәннәр. «Казан» бию ансамбле елына ике-өч тапкыр яңа программа белән башкала тамашачысын шаккатыра. Алар быел да язның беренче көннәрендә Камал театры бинасын тутырып искитмәле тамаша күрсәтте. Бу концерт 20 ел элек оешкан «Казан» ансамбленең иҗади хисабы булып тора. Әлеге эш – балетмейс-терлар Фәнис Исмәгыйлов, Илдар Хәмидуллин, Чулпан Закированың күпъеллык иҗади хезмәте. Проект өстендә уннан артык кеше көч түккән. Махсус музыка яздырылган, костюмнар тегелгән. Беренче бүлектә бер сәгатьтән артыкка сузылган өр-яңа программа «Казан хәзинәсе» дип атала. Аны кую өчен Мәскәүдән күренекле балетмейстер Валерий Архиповны чакырганнар. Тамаша татар халкының берничә мең еллык тарихына һәм хәзерге халәтенә багышланган. Бөек Болгар дәүләтен кору, мәдәният һәм мәгърифәт үсеше татар милли бию хәрәкәтләре, заманча балет һәм хореография алымнары ярдәмендә сурәтләнә.
Ансамбльнең һәр чыгышы аерым бер спектакль дип әйтергә мөмкин. «Казан хәзинәсе» тамашасы үзе моңа бер дәлил. Сәхнәдә ут чәчеп биегән егет-кызлар артыннан күз иярми, вакыйгалар бер-бер артлы алышына тора, алар безне шанлы тарихыбызның төрле чорларына алып кайта. Менә ерактан курай тавышы ишетелә, моңлы көй, акрын-акрын гына якыная барып, җаннарны айкый. Курайчының көеннән сәхнәдәге зур экранда милли бизәкләр «ясала». Халкыбызның күңел халәтен чагылдырган курай моңы тамашаның буеннан-буена озата барачак. Соңрак, экранда борынгы шәһәр күренешләре пәйда була. Дала киңлекләрендә искән талгын җилдән үләннәр тирбәлә. Җир өстеннән ук очып уза. Борынгы төркиләрнең азатлык, кыюлык һәм горурлык билгесе саналган ак бүре йөгереп килеп, кыядан суга сикерә. Су, чәчрәп, тирә-якта чык тамчылары хасил итә. Тамчы аша йолдызлы күк йөзе күренә. Һавада хәситә, изү, комган, ук, чулпы йолдызлыклары һәм әкияттәге Зөһрә кыз барлыкка килә. Ә бу вакытта сәхнәдә көянтә-чиләкләр тоткан ун сылу кыз күренә. Аларны җайдаклар биюе алмаштыра. Арадан берсе һавага ук атып җибәрә, ул анда очар кошка әйләнә. Каһарман як-ягына карана, әле генә очып үткән кош гүзәл кызга әверелгән икән. Тыныч һәм салмак бию көе яңгырый. Сәхнәдә –
танышу һәм беренче мәхәббәт биюе. Һәр хәрәкәт, һәр омтылыш аша саф һәм илаһи хисләр тасвирлана. Сандугачлар сайрый, алмагач чәчәкләре хуш ис тарата. Акрын гына таң ата. Иртәнге кояш нурлары белән янәдән курай тавышы ишетелә. Музыка яңа күренешләр «ясый». Экранда Борынгы Болгар дәүләтенең оешу чоры. Янәшәдән кәрваннар үтә. Бу – данлыклы «Ефәк юлы», Болгарда сәүдә, базар мөнәсәбәтләре туу вакыты. Ни генә юк монда: колга аякларда йөрүче акробатлар, кибетчеләр, кесә караклары, тәртип сакчылары, чүлмәк тоткан кызлар, алма сатучы әбиләр, затлы тукымалар, савыт-сабалар… Кыскасы, базар гөрли. Менә сәхнәгә читек сатучылар чыга. Шунда ук яшь кызлар күзләп йөрүче сатучының хатыны алдында көлкегә калуы да кызык итеп тасвирлана. Бераздан озын толымлы кызлар касәләрдән тирә-якка алтын серкәләре тарата башлый. Экранда алтынсу бизәкләр пәйда була. Болгар шәһәре диварлары, мәчет манаралары алтынга төренә. Бу – шәһри Болгарның чәчәк аткан чоры. Шәһәр артында биек тау күренә. Анда айга карап бүре улап җибәрә. Кинәт шомлы көй уйный. Ай яктысында шәйләнгән кечкенә кош, зурайганнан-зурая барып, бөркеткә әверелә. Ул үткен тырнак-лары белән алтын манарага килеп ябыша. Шәһәр әкренләп җимерелә башлый, тирә-якны ут-ялкын камап ала. Сәхнәгә монгол яугирләре чыга. Алар шәһәр халкын, хатын-кызларны җәберли, талый, җимерә. Батый хан гаскәрләре белән сугыш башлана. Экранда пыскып утырган шәһәр хәрабәләре арасында башын салындырган бер үлән сабагы күренә. Янмаган, кечкенә генә җир кисәгендә утырып калган. Менә ул терелә, аның артыннан бар дөнья яшәрә. Бу өлештә татар халкының сынмас-сыгылмас язмышы, яшәүгә омтылышы мәгънәсе салынган. Экранда тагын бүре рәсеме. Ул йолдызлы күк йөзе буйлап чаба. Аннары аска карый. Галәм киңлекләреннән Җир шары якынлаша. Бу исә хәзерге Казан икән. Шәһәр уртасындагы асфальт түшәлгән юлда кечкенә җир кисәге. Анда әлеге дә баягы үсенте. Ничәмә-ничә гасырлар үтсә дә, аңа берни булмаган. Колакны иркәләп, моңлы Азан тавышы ишетелә. Аңа кубыз, сорнай моңы кушыла. Башкала сурәте җәйге авыл күренеше белән алышына. Көянтә-чиләген тоткан сылу кыз бөгелә-сыгыла су ташый. Чишмә буенда сөйгән егете белән очраша ул. Әмма явыз бай егете килеп, аларны аера. Аның хыялы – нәкъ менә «Галиябану» спектаклендәге Исмәгыйль кебек үк, бу чибәр кызны үзенә хатынлыкка алу. Тик бу хәлләр тиз арада уен-көлке белән алышына. Бай егете янына җиңел акыллы бай кызы (Чулпан Закирова үзе) һәм яучы карчык килеп чыга. Бу рольне башкаручы Ләйсән Мәхмүтова үзе генә дә ни тора! Алар егетне икесе ике якка тарткалыйлар. Төп башына утырып калган бай егетенә, сәхнәдән чыгып китүдән башка чара калмый. Ахырда бер-берсен өзелеп сөйгән бәхетле яшьләрнең туй күренеше. Сандык-сандык бирнәләр, чиккән сөлге, яулыклар, бал-май каптыру, яшь киленне ак мендәргә бастыру, бүләк бирешү йолалары… Болар барысы да халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, милли җәүһәрләребезнең кыйммәтен тасвирлый. Халкыбызның тарихы белән кызыксынучылар, тирәнтен белергә теләүчеләр өчен дә, милләтебезнең асылын оныта барган яшьләребез өчен дә файдасы зур мондый чыгышларның.
Нәрсә инде ул? Сәхнәгә чыктың да биеп кереп киттең дияр кайберәүләр. Тик алай гына түгел шул. Бию хәрәкәтләре аша син фикереңне җиткерергә, халыкның үзаңын тәрбияләргә тиеш. «Казан хәзинәсе» Татарстан туризмын үстерү өчен концерт-реклама проекты буларак уйланылды. Аны республикабызның визит карточкасы дип әйтергә мөмкин. Бу тамашаны караган һәркем татар халкының тарихи тамырларын, зур дәүләт тоткан борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен күзаллый. Чит илдән килүчеләр милләтебезнең холык сыйфатларын, мәдәни традицияләрен, музыка һәм хореография үзенчәлекләрен, борынгы риваятьләрен беркайчан да хәтереннән чыгармаячак», – ди ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закирова.
Концертның икенче өлеше исә чит ил халыкларының биюләрен үз эченә алган. Биредә казакларның бәйрәм композициясе, рус, уйгыр, корея, ирланд һәм башка халыкларның биюләре тәкъдим ителә. Тамашадан соң калган хис-кичерешләрне сүз белән генә тасвирлап бирү мөмкин түгел. Биюләрнең һәр халыкның милли үзенчәлекләрен өйрәнеп, асылына төшенеп иҗат ителгәне күренеп тора.


Хезмәтебез дәлил
«Бүгенге көндә бездән башка бер генә чара да узмый торгандыр. Төрле якка тарткалыйлар, кайсысына өлгерергә дә белмибез», – дип башлады сүзен Чулпан Закирова. Әйе, әйтерлекләре дә бар. Муниципаль ансамбль генә булып саналса да, инде күп еллар бөтен республика күләмендә иҗат иткән төркемнәрнең берсе бит алар. Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен Россия-не, ярты дөньяны диярлек аркылыга-буйга гизгән 45 кешелек бию коллективының хезмәте әйтеп бетергесез. Репертуардагы иллеләп бию композициясе ярдәмендә халыкларны дуслаштырырга, кыйтгаларны якынайтырга була. Шуңа да аларны чакырып кына торалар. Универсиада, әле узган ел гына үткәрелгән Су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек зур күләмле чаралар да алардан башка үтми. Берьюлы халык биюләре, классика, степ һәм модерн өслүбләрендә иҗат итә торган «Казан» ансамбле бөтен Идел буе төбәгендә бер генә бит. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу юнәлешләр бер-берсе белән шулкадәр оста яраклаштырылып бирелә ки, хәрәкәтләр никадәр кызу һәм дәртле булмасын, традицион биюнең милләткә хас нечкәлекләре, нәзакәтлелеге югалмый. Ә Рәсим Ильясов җитәкче­легендәге «Казан нуры» оркестры чыгышларны югары дәрәҗәгә күтәрә. Тамашаларны күп вакыт вокаль номерлар да бизи. Кос-тюмнарга да акча жәлләмиләр. Алар затлылыгы, төсләрнең зәвыклы ярашуы, милли бизәкләре белән тамашачыны таң калдыра. Бүгенге көндә ансамбльдәге егетләрнең саны гына да, гомергә булмаганны, 25кә җитә, монысы үзе бер горурлык. Гадәттә ир-егетләрне биюгә җәлеп итү кыен. «Төркемем искиткеч. Һәркайсы гел нәрсәдер тәкъдим итә, яңалыкка омтыла. Үзем дә эзләнәм, читтә иҗат иткән коллективларның чыгышларын карыйм, остазларым белән киңәшләшәм. Кызыклы репертуар әнә шулай айлар-еллар буе уйланып, акрынлап туа», – ди җитәкче Чулпан Закирова.
Моннан тыш, кечкенәдән милли бию серләренә төшенергә ярдәм итә торган балалар студиясе дә эшләп килә. Биредә теләге булган һәркемне 5 яшьтән кабул итәләр. Дәресләр атнага 3 тапкыр үтә. Ә 11-12 яшьтән еллык имтиханны уңышлы тапшырган балалар төп төркемнәргә алына. Балаларны тәҗрибәле педагоглар, күп еллар ансамбльдә эшләгән артистлар өйрәтә. Монда инде алар атнасына 5 тапкыр шөгыльләнә. Табыш китерми дип, башка коллективларда студияләрне ябу ягын карасалар да, Чулпан Закированың моңа кулы бармый. Аның өчен кечкенәдән канына сеңгән милли тәрбия, милләт гаме табыштан күпкә мөһимрәк. Халкыбыз өчен җанын бирергә әзер торучылар бүген бармак белән генә санарлык. Бигрәк тә яшьләр арасында. Әнә бит, инде 6 елдан бирле гөрләп эшләп килгән Федераль университет карамагындагы сәнгать кафедрасын, ике атнада ябып та куйдылар. Күпме хезмәт, күпме көч түгелгән! «Мәдәният университетына эләкмәгән, училище тәмамламаган гади авыл балаларын җыя идек. Минем өчен укучымның күңеле белән артист булуы мөһимрәк. Әллә нинди күрсәткечләр белән килеп тә, җанына салынмаган икән, алар бер тиен дә тормый. Сәхнәгә чыксаң, аяк астыннан ут чәчрәрлек булсын, юк икән инде, урын алып торма. Бүген кем иренми, шул сәхнәдә. Халык югары сәнгатьне күңел өчен генә җырлап-биеп керүчеләрдән аера алмый, – ди Чулпан Закирова. Бу мәсьәләгә вакытында игътибар бирмәсәләр, киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүчеләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Җитәкче әнә шулар турында уйлана.
«Әле ярый, концертларыбызны көтеп алган тамашачыбыз бар», – ди ул. Яшерен-батырын түгел, концертка кадәр 3 атна алдан билетлары сатылып беткән коллективлар тагын бармы икән?! Әйе, яраталар аларны, күбрәк тә йөрерләр иде. Тик Казанда концертларны бер-икедән арттыра алмыйлар. Чөнки биредә ансамбльнең кинәнеп иҗат итәрлек үз сәхнәсе юк. Ә концерт өчен аерым мәйданнар арендалау бик кыйммәткә төшә.
Шунысы гаҗәп, мөһим чараларда Татарстанны тәкъдим иткән ансамбльгә никтер һаман дәүләт исеме бирелмәгән. Алар моңа күптән лаек та бит…

Чулпан йолдыз калыкканда
«Казан» бию ансамблен Чулпан Закировадан башка күз алдына китерүе дә кыен, әлбәттә. Камал театрының танылган артисткасы – Рузия Мотыйгуллина һәм Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның бердәнбер кызын бездә белмәүчеләр сирәктер.Күтәрелеп әңгәмәдәшемә карыйм. Каршымда нык холыклы, булдырам дип янып торган, тәвәккәл, шул ук вакытта татар хатын-кызларына хас мөлаемлыгын югалтмаган, сөйкемле, зәвыклы ханым утыра. Югары дәрәҗәдә җитәкче эшен алып баруы белән бергә, үзе дә сәхнәдә, биючеләре арасында ул. Әле буй җитмәс горур Сөембикә, әле айдан йолдызлар сибүче Зөһрә кыз, әле чишмә буенда сөйгән егетен очраткан, үзе оялчан да, хәйләкәр дә сылу авыл кызын гәүдәләндерә, әле башын җүләргә салып, җилбәзәк бай хатынын сурәтли. Күп санлы рольләрне башкаруы өстенә, ике бала әнисе, ир хатыны да бит әле. Ничек бөтенесенә өлгермәк кирәк?! «Моны үзе җитәкче булып эшләп караган хатын-кыз гына аңлыйдыр. Сүзләр белән берничек тә тасвирлап биреп булмый. Кызларымның
берсен – ирем, икенчесен әтием карый», – дип шаярта Чулпан. Шулай дисә дә, кызлары турында сөйләгәндә күзендә очкыннар кабынып-кабынып ала. «Минем өчен иң мөһиме балаларымның ныклы белем алып, чын кеше булып
үсүе, – ди ул. – Шөкер, иптәшем бик нык ярдәм итә. Уйларыбыз, фикерләребез туры килә. Кызларыбызны бик яратсак та, артык иркәләмәскә тырышабыз. Мин усалрак әни. Әбием дә, әни дә, кечкенәдән шулай өйрәтеп үстерде. «Әни кешене бала болай да ярата, син катырак тор», – дип әйтәләр иде. Хәзер бу сүзләрнең дөреслегенә ныграк төшенә барам. Вакытында балада белем алуга карата теләк тудыру кирәк. Олы кызым биюгә оста, әмма никтер сәхнәгә тартылмый, күбрәк уку белән кызыксына. Кечкенәсенә бию ягыннан бер нәрсә дә бирелмәгән диярлек, тик тырышлыгы, үҗәтлеге көчле. Артистлык таланты бар. Әмма, кызганычка каршы, бүген артистларга тормыш итүе җиңел түгел. Шуңа да балаларымның, беренче чиратта, ныклы белем алып чыгуларын телим. Аннары күз күрер». Бәлки шулайдыр да. Тикмәгә генә артист булам дип сәхнәдә үскән кызына юрист һөнәрен тәкъдим итмәгәндер әтисе. Бүгенге көндә хокук юлын сайламаса да, җитәкчелек эшендә бу һөнәре Чулпанга бик нык ярдәм итә. Соңрак, Мәскәүдә ГИТИСны да тәмамлый әле. 15 елдан артык Камал театрында хезмәт куйган кыз һәрчак биюгә тартыла. «Казан» бию ансамбленең кыйбласын билгеләп, аны дөньяга чыгаруга күп көч сала ул. Бүгенге көндә хореографик сәнгатьнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән дисәк тә ялгышмабыз. Тик Чулпан Закирова моның белән генә канәгатьләнә торганнардан түгел. Иманым камил, күңел түрендә әллә нинди хыял, омтылышлар шытып килә торгандыр әле. Шушындый милли җанлы, татар сәнгате өчен өзелеп торган яшьләребезне югалтмасак иде. Бу коллективка алга таба да яңадан-яңа иҗат уңышлары, зур үрләр яуларга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк