Логотип
Шоу-бизнес

Җырлаучысы шырдыймы, тыңлаучысы шундыймы?

  Соңгы арада мин үземнең сыйфатлы татар җырына сусаганымны аңладым. Заказ буенча түгел, ә чын хис-кичерешләр сурәтләнгән сүзләргә күңелләр тулышканнан ургылып чыккан көй язылган җырлар сагынылган. ...

  Соңгы арада мин үземнең сыйфатлы татар җырына сусаганымны аңладым. Заказ буенча түгел, ә чын хис-кичерешләр сурәтләнгән сүзләргә күңелләр тулышканнан ургылып чыккан көй язылган җырлар сагынылган. 
 
  Җитәр, күп түздек бит. Егерме елдан артык: «Ярар инде, җырларлар да, туктарлар, яхшылары гына калыр», – дип көттек. Юк шул, менә бүген дә телевизорны ачсам (Мәйдан каналы), бер егет (Ленар Яшен диделәрме соң) «Опа, нинди кыз бала, Ничек матур болгана», – дип сикергәләп йөри. Әле тагын башка бер җырында: 
 
Бу дөнья миңа буш, 
бары сине тели күңел.
Сине сагына, бер туктамый 
һәрбер вакыт,
Һәм мин барам атлап, адым саен ватылып, дип тә җибәрә. Ватылып бетмәсә ярар иде дип, кызганып, еларсың, билләһи.
 
Бераздан ИлГәрәй җырлый башлый:
Гүзәл бакчада корылган
Аккошлар оялары.
Кителмәсен бәхетләре,
Пар булсын дөньялары.
 
  Кайсы татар «аккошлар оялары» дип җырлый инде? Гомумән, аккош оясын бакчада корамыни ул? 
 
  Монысы Лилия Хаснуловада:
 
Мәхәббәтнең күзе якты булып,
Чын хисләргә бары юл тапсын.
Бер ишетеп йөрәк үз авазын,
Яратканны тоеп яратсын. 
 
  «Сукыр мәхәббәт» дигән сүзтезмә булгач, күзле мәхәббәт тә буладыр, монысына бәйләнмим. Ләкин күз якты була алмый инде, алдамагыз. Якты карашка ышаныр идем, бәлки. Ә соңгы икеюллыкны ничек аңларга? Йөрәк үз авазын нишләп бер генә ишетергә тиеш? Гомумән, йөрәк ничек ишетә? Башка мисаллар китереп тормыйм. Куркам. Әллә шулай артык ачуланганга күп җырчы мәгънәле җыр эзләп, социаль-көнкүреш, үгет-нәсыйхәт темасына күчеп бетте. Дөнья кума, байлык җыйма, ашыкма, матур яшә, дусларың белән бергә бул, ата-анаңның кадерен бел, дигәнрәк текстлар белән дөнья тулды. Мин моны берникадәр рус шансонына да охшатам. Тагын бер яраткан темалары – Ходайдан сорау. Туганнарыма сәламәтлек, балаларыма игелек, озын гомер, җитәкчеләргә акыл, тәннәребезгә сихәт, илләребезгә иминлек, басуларыбызга муллык һәм тагын әллә нәрсәләр сорап, озын бер җыр буена Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә артистлар.
  Соңгы хит-парадта Эльмира Хәмидуллина:
 
Юк, килешми күңелкәйәләр, 
Мәңге яшисе килә.
Тормыш, муллык байлыкларны
Бирсен лә җиргә, илгә, – дип җырлый.
 
  Монда кемнән сораганы анык кына әйтелми, әлбәттә, ләкин барыбер шул Ходай дип аңларга кирәктер. 
 
  Аннары тормышны муллык белән байлык рәтенә кую да килешеп бетми. Тормыш безгә бирелгән бит инде, аны тагын ничек биреп була? Муллык белән байлык болай да синонимнар… Уф, мин моны Ходайдан сорау темасына мисал буларак кына китергән идем. 
 
  Бигрәк имансыз икән димәгез мине. Мондый җырлар да булсын. Ләкин аларның текстлары төзек, грамматик яктан дөрес, сәнгати матур, көе профессиональ, җырлаган җырчысының тавышы моңлы булсын. Ярым-шәрә, чәчне-башны тузгытып арлы-бирле сәхнә буйлап йөреп, Ходаем, бир, дип сөрән салу – кимендә матур түгел.
 
  Икенче бер төркем җырлар әниләргә багышлана. О, бу тема! Искә алганыгыз бармы икән, рус телендә дә, инглиз телендә дә мондый җырлар юк диярлек. Руста әниләр турында балалар, солдатлар һәм төрмәдә утыручылар гына җырлый. Татарда нишләп күпме? Моңа бер генә аңлатма бар: татар җырчыларының күбесе авылдан, мәктәпне тәмамлу белән алар аналарыннан аерылып чыгып китә һәм гомере буе сагынып яши. Әти-әнине көн дә күреп торган кеше аның кадерен белми. Аннары бу җырларны туган көннәргә, радиодан да соратып, күп җырлаталар. Гомумән, бүгенге эстрада юбилей, туй, никах, туган көннәргә өзелмәс җепләр белән бәйләнгән. Шул ук үгет-нәсыйхәт, Ходайдан сорау темасы да шуларны күздә тотып язылган кебек. Җырчыларның да күбесенең кесәсе тамадалык, төрле чараларда җырлау белән калыная, елга бер концерт куеп түгел. Шуңа күрә алар матур лирик җырлар турында уйламыйдыр да инде. Event индустрия үсеш алган чорда туган көн белән котлап, бәхет теләп җырланган җырлардан акча күбрәк керә бит. Кешеләр дә берсеннән берсе уздырып, мин юбилейга фәлән артистны чакырдым, безнең туйда фәлән җырчы тамада булды, дип мактанышалар. Ә хәзер бер генә мизгелгә Фәридә Кудашеваның берәр район башлыгы кызының туенда җырлавын яки алып баруын күз алдына китереп карагыз…
 
  Җырларда лиризм бетте. Лирик шигырьләр язучылар юкмы соң? Алар бик кыйммәт торамы? Югыйсә, соңгы елларда яхшы гына яшь шагыйрьләр дә барлыкка килә башлады. Дөрес, аларның шигырьләре «штучный» тауар, рифмага туры китерергә тырышып язылган текстлар түгел, җиде йөз җырчыга җитмәс. Аннары тирән текстка тирән музыка, тирән җырчы кирәк. Яңа матур тавышлар да арта. Ләкин Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннарда да нәкъ менә юньле җыр җитмәү кризисы сизелә. Татар халык җырларын гына башкарып булмый бит инде. Яңалары да кирәк. Ә яңа матур җыр табу бик авыр.
Кирәкме соң безгә шулкадәр җырчы? «Музыкаль каймак» һәм «Музыкаль дистә» хит-парадларындагы җырчыларны гына карап чыгыйк. Беренчесендә гомеремдә дә ишетмәгән 8 исем күрдем. Лилия Хаснулова, Алинә Дау­това, Эльмира Хәмидуллина, Ләйсән Мухиева, Фәрид Низамиев, Лилия Гыйматдинова, Дамир Зиннәтуллин – болар барысы да җырчымы? Каян чыкканнар? Аларны халык тыңлый, хәтта ки тавыш та бирә икән. Элегрәк унлаган җырчыга да шат булып яшәгәннәр, ә бүген йөзләгәне арасыннан тыңлардаен табып булмый. Ни өчен ел саен фәләнчә артист чыгарырга? Фердинанд Сәләхов бер интервьюсында: «Бәрәңге бакчабыз зур дип бер дә алабута үстермибез», – ди. Ул хаклы да.
 
  Бу нисбәттән Болгар радиосында худсовет оештырулары да аңлашыла, гәрчә социаль челтәрләрдә аны «цензура кайтуының башы» дип атарга тырышсалар да. Худсоветка әлегә җиде кеше кергән: композиторлар – Мәсгуть Имашев һәм Эльмир Низамов, язучы – Зиннур Хөснияр, җыр текстлары авторы – Гөлнара Сабирова, радионың музыкаль редакторы Илфар Кәримов, коммерция бүлегеннән Сөмбел Йосыпова.
 
  «Сәнгать совет туксанынчы елларга кадәр Дәүләт телерадиокомпаниясе каршында эшләп килә иде. Әлегә кадәр үзебезнең музыкаль редактор, тавыш режиссерлары белән җырларны иләк аша үткәрә идек. Ләкин үзебезгә генә төпле нигезле фикерләр белән җырны ни өчен кабул иткәнебезне, ни өчен кире какканыбызны аңлату бик авыр. Шуңа күрә дә зур составта җыелырга дигән тәкъдим булды. Ике пландагы композитор, ике буын шагыйре – бу инде бераз булса да объективлыкка өмет итеп чакырылган кешеләр», – ди Болгар радиосы директоры Илнур Фәйзрахманов. «Җырлар һәм җырчылар күп килә. Аларның күпчелеге өйдәге студияләрдә бик начар яздырылган. Бик яхшы яздырылган җырлар бар, әмма җырчыларының тавышы юк. Текстлар буенча да дәгъвалар бик күп, кайчак аларны аңларга бөтенләй баш җитми. Өченче проблема, бу бигрәк тә яшьләрдә сизелә – сүзләрне дөрес әйтмәү. 
Бу инде яңалык дип әйтерлек зур әйбер түгел, электән булган худсоветны тулыландыру. Аны халык хөкеменә дә чыгарасы иде, монда, әлбәттә, безнең генә көч җитмәяәк. сиксән-туксан проценка ышанам, бездә узмаган җырларны башка радио­ларга алып китәчәкләр. Ул җырлар халыкка чыгачак. Алай гына да түгел, тамашачы аларны хатлар язып, бездән соратып та җырлаттырырга мөмкин. Шуңа күрә моңа башка радиостанцияләр дә кушылсын иде. Кем милләт мәнфәгатьләрен бизнес­тан өстен күрә, рәхим итеп, безнең хәрәкәткә кушыла ала.
 
  Ләкин моны совет заманындагы цензура дип атарга кирәкми. Бу – шәхесләргә бәйле сайлау түгел, ә җырның сыйфатына карата нигезләнгән төпле бәя. Сәнгать советы составына адекват кешеләр керде. Һәрберсенең үз эше бар, үз урынын тапканнар, шуңа күрә объективлыкка өмет итә алабыз. 
 
 
Дөрес, ниндидер нәтиҗәгә иреш-кәнче бер-ике генә түгел, дистә ел узарга да мөмкин. Ләкин бу кирәк. Җиңел, мәгънәсез җырларда тулы бер буын үсте. Тагын бер буын үссенме?» 
 
  Илнур Фәйзхрахманов сүзләрендә хаклык юк түгел. Бигрәк тә яшьләр кызганыч. Алар тыңларлык җырлар юк диярлек. Ә яшүсмерләр хәзер бик башлы, фикерле, аларны авылны сагыну, бакчаларда оя корган аккошлар белән җәлеп итеп булмый. Шәһәрчә фикер йөрткән татар яшьләре формалашып килә. Аларның максимализмына, бунтарь рухына туры килгән затлы җырлар кирәк. Рок булсынмы ул, рэпмы, кайнар мәхәббәт җырларымы. «Алканат», «Иттифак», Исмаил һәм тагын бер-ике исемне атарга була, ләкин аларны да без көн саен радио яки телевидениедә ишетә алмыйбыз, концертлар белән дә теләсә кая йөрмиләр. 
 
Татар эстрадасының «җырламас идем шырдыйны, тыңлаучысы шыр тиле» хәленә төшүенә кемне гаепләргә белмәссең бүген. Акчасын теләсә кайсы җырчының концертына, альбомына түләүче тамашачы үземе, тавышсыз, ләкин калын кесәле җырлаучыларның акчасына кызыгып аларны «артист» итәргә маташкан продюсерлык үзәкләре, радиостанцияләр, телевидение каналларымы, әллә инде боларны күрмәмешкә салышкан дәүләтме? Ник без һаман бу халәттән чыга алмыйбыз? Ник һаман бер урында таптанабыз? Уйлыйк әле...
 
Роберт Миңнуллин,Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:
  Яңа җырлар тыңлаган саен кәеф кырыла инде. Кайсын алма, корпоратив бәйрәм өчен язылган. Һәр-берсенә әни, әти, балалар, кода-кодагыйдар турында җыр кирәк. Ә бит заманында әниләр турында җырлар бармак белән генә санарлык иде. 
Күптән инде, яшь чакта радиода Сибгат Хәким белән худсоветта тора идем. Рамазан Байтимеров «Әнкәй» дигән җыр тексты китергән. Сибгат ага язып куйган моның почмагына: «Әнкәй»не Роберт язды инде». Уздырмадылар. Ә мин кайчак, минем җыр түгелме соң бу, дип тыңлап торам хәтта. Бер юлын алганнар, ике юлын, образ да минеке. Авторлык хокуклары турында сөйләп тә тормыйм.
Гомумән, шигырь югалды җырда, анда текст кына бар. Аларны йә җырчы үзе, йә хатыны язып бирә. Югары сәнгать белән бер бәйләнеше дә юк инде аларның. Халык җырларын өйрәнсеннәр иде, алар бит үзләре җырлап тора, көйне композиторга салып кына куясы.
Егерме ел эчендә тамашачыны да бозып бетердек. Телевизордан концертлар караштырам, залны күрсәтәләр. Пүчтәк кенә юмордан көлеп, пүчтәк кенә җырларга чын күңелдән кул чабып утыручыларны күреп, жәллим. 
Элек үзешчән сәнгать аерым яшәп аларга таләпләр дә, мөнәсәбәт тә икенче була торган иде. Хәзер кемнең профессионал, кемнең үзешчән икәнен дә белеп булмый. Шактый гына дәрәҗәле җырчыларыбыз, музыкантларыбыз үзешчән дәрәҗәсендә эшләп йөри. Матбугат та шуларга таяна, кайсы гына гәзит-журналны алсаң да, хәтта бик җитди генә темаларга язучылар да, өч тиенлек җырчыларны мактап, алар белән интервьюлар ясап, аларны популяр итү өчен мөмкинлекләр тудыра. 
 
Зифа Нагаева, шагыйрә, композитор, Башкортостан:
 Бүгенге татар эстрадасын бер җөмлә белән: «Акча көйли, акча сөйли, акча җырлый», – дип әйтергә мөмкин.
Хәтта күренекле җырчылар да композитор җырын сатып алмаска тырышып, үзләре язып җырлый башлады, яшьрәкләр «очсыз» җырлар сатып алырга мәҗбүрләр. Элегрәк көн дә бер яңа җырчы килеп чыга дисәк, соңгы вакытта көн дә бер композитор туып уянабыз. Бер-берсенә охшаш көйләр күбәйде.
Аннары артистлар халыкны тиз ритмлы җырларга өйрәтте, тирән уйлар уйлап торасы юк, авыз ерып, кул чабып тик утырасың. Түләнгән рекламалар да ярдәмгә килә, бер әйберне кабат-кабат яхшы дип торасың икән, аның әйбәтлегенә үзең дә ышана башлыйсың. Кыскасы, сәхнә кәсепкә әйләнде.
Сәнгать советларына килгәндә, аларның объектив булырына ышанып бетеп булмый. Үз кешеләр болай да узар, ә читләр акча тотыбрак килсә, аларны да кертәсе килер… Иң бөек худсовет – ул халык бәясе. Әлегә исә бизнесменнар хәл итә кемнең ничек җырлыйсын.
Эстраданың тагын бер борчуга салган сыйфаты – авторлык хокуклары сакланмау. Артистлар безгә түләмәс өчен рапорт бирмәү юлын сайлый, без ераграк җирдә, үземнең җырым, йә халык җыры, ди.
Үгет-нәсыйхәт темасына күп язасың, диләр мине. Радиода эшләгәндә мондый җырларның ки-рәклеген аңладым. Соратып та яздыралар, чөнки җырлап бирү сүз белән теләк теләү генә түгел бит.Үгет-нәсыйхәт Коръәннән килә, җырлап үгетләү тәрбиянең бер ысулы дияр идем, көй ярдәмендә сүз көче ныграк, тизрәк барып җитә.
 
Илназ Гәрәев, «Alqanat» төркеме солисты:
  «Alqanat» төркеменә үз музыкасын таныту җиңел бирелми. Чөнки без алган юнәлеш – җанлы инструментлар һәм татар җырына икенче төрле караш белән интеллектуаль тематикага нигезләнгән сыйфатлы заманча продукт ясау – иң авырларының берсе. Сәхнәне авылча текстлар, грамотасыз аранжировкалар белән сәнгать төшенчәсенә якын да килмәгән артистлар басып алганда, мондый юнәлештә эшләү бик авыр. Ләкин «Alqanat» бу юлны бик уйлап сайлады. Безнең түбән дәрәҗәдә эшлисе килми, киресенчә, бер башка югары булырга: татар мәдәниятен үстерүгә үз өлешебезне кертергә, намус белән сатулашмыйча сыйфатлы һәм рухи яктан бай музыка иҗат итәргә телибез. 
Радиоларда мондый музыка яңгырамый, чөнки без аларга «неформат». Без яшьләр өчен эшлибез, ә алар күбрәк интернетта утыра, анда исә «формат» төшенчәсе юк, рәхәтләнеп, ни телибез, шуны иҗат итә алабыз.
Концертларны да сирәк куябыз. Чөнки Alqanat төркеме бары тик тере тавышка җырлый, ә бу исә зур матди һәм рухи әзерлек сорый. Шөкер, акыллы, фикерле яшьләр елдан ел арта бара. Безнең концертларга, нигездә, рухи яктан бай, психик яктан сәламәт яшьләр килә. Һәм бу бик матур күренеш.
Кызганычка каршы, алар тың-ларлык чын артистлар бик аз. Чөнки сыйфатлы җырга сорау юк диярлек. Мәдәнияттә цензура кирәк. Ансыз тиздән кайбер татар каналларына балаларны якын да китереп булмаячак. Дәүләт эшлеклеләре бик озакка сузмый гы-на әлеге проблеманы хәл итә башларлар дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк