Логотип
Театр

Артистның да сәхнә гомере бар…

    Быел Гүзәл шуның кайсысын кулына «төшерер» икән? Ул ел саен бәйрәмнән бүләксез кайтмый, мөгаен бу юлысы да аңа гөрләтеп кул чабарлар. Ерак әбекәй кичә репетиция ясаганда: «Кызым, сиңа биш яшь ту...

    Быел Гүзәл шуның кайсысын кулына «төшерер» икән? Ул ел саен бәйрәмнән бүләксез кайтмый, мөгаен бу юлысы да аңа гөрләтеп кул чабарлар. Ерак әбекәй кичә репетиция ясаганда: «Кызым, сиңа биш яшь тула, син инде зур, җырыңны кычкырып җырла, шигыреңне матур итеп сөйлә, биегәндә үкчәңнән ут чәчрәсен», – дип кисәтә.

   К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина әле дә әнә шул балачак хатирәләре белән яши.
   –Гүзәл ханым, син – Актаныш кызы. Сезнең яктан күренекле сәнгатькярләр күп чыккан. Бишектән үк тыпырдап биеп китәсез. Димәк, синең беренче режиссерың әбекәй булган.
   –Әйе, ул өйдә репетиция ясата иде. Без чабышкы атыннан ким әзерләнми идек. Әбекәй гадел, берникадәр усал да иде, әгәр Сабан туенда миңа ситсы яулык кына эләксә, бәйрәмне оештыручы абыйлар янына кереп: «Нишләп нәчәлник балаларына бүләкнең затлысын бирәсез?! Минем кызым алардан әйбәтрәк җырлады», – дип, шул яулыкны кәшемиргә алыштырып чыгар иде. Безнең Яңа Җияш авылында башлангыч мәктәп кенә иде, нигәдер алга таба укырга теләк уянмады. Мине авылда бәләкәйдән үк гел: «артистка!» дип үртәделәр. Шуңа күрә, һич икеләнмичә, Казан театр училищесын сайлавым табигый иде дип уйлыйм.
   –Әлмәт театрына тәгаенләнгән төркемдә укыган кыз «Тинчурин»да калган. Монда бит әле теләк кенә аз, ни дисәң дә, башкала театрлары җиде кат җиз иләктән иләргә ярата. «Мин анда очраклы рәвештә генә эшкә алындым», – дигән артистны моңарчы күргәнем юк. 
   –Әйе, безне монда Әлмәт өчен җыйдылар. Курс җитәкчебез Гали ага Хөсәенов иде. Тик ул бер генә ел укытты, аны Роберт Батулла алыштырды. Без Хәния Фәрхи, Фәридә Сафиналар белән сабакташ идек. Даими остазыбыз Шамил Бариев иде. Училищены тәмамлаганда дип-лом эше итеп «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин) һәм «Туйлар узгач, туннар тузгач» (Р.Батулла) пьесалары тәкъдим ителде. Мин ул спектакльләрдә бөтен осталыгымны күрсәтергә тырыштым. Ул чакта безнең уенны бөтен баш режиссерлар карап утыра иде. Шуннан соң безне театрларга тараталар инде. Равил абый Тумашев «Күчмә»нең «баш»ы иде. «Сеңелем, мин сине үзебезгә алам», – диде, ул минем уенымны ошаткан булган, күрәсең.
   Озакламый анда үзгәрешләр булды. Равил аганы пенсиягә озаттылар, Фәрит Хәбибуллин Яшьләр театрына күчте.
    –Шуннан соң сине – яңа гына театр сәхнәсенә аяк баскан яшь артистканы читкә какмадылармы, Гүзәл?
   –Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле бара иде. Камилә ролендә уйнаган артистканың киткән генә чагы, тоттылар да мине шуңа билгеләделәр. Беренче чирканчык алу бит, һәр яктан камил каһарман образы иҗат итү авыррак, тәҗрибә аз. Люция Фарсина, Сания Исмәгыйлева, Мөнирә Шаһидуллиналардан күп нәрсәгә өйрәндем. Аннары Роберт абый Батулла бик оста психолог иде, сәнгать дөньясында хөсетлек белән көнчелек тә барлыгын безгә бик әйбәт төшендерде. Аннан соң, безнең әти-әниләр: «Олыларга каршы сүз дәшмәгез», – дип үстерде. Без авыл баласы: күндәм, сабыр, чыдам.
   –Һәм тырыш дип тә өстә! Училищеда идән дә югансың, диләр.
   –Мин аннан оялмыйм, юдым шул. Төгәл фәннәрнең барысы да русча укытылды. Ә минем бу тел каты-коты гына. «Өч»леләрне чәпиләр генә укытучылар. «Өч»ле икән, стипендия юк. Стипендия юк икән, ач-ялангач утырасың. Фатирга да түлисе бар. Гәрчә үзебез урамнан су ташып, мичкә ягып яшәсәк тә, Казанда торабыз, янәсе. Авылга кайткач, агач өй дип түгел, фатир дип сөйлисең инде. Артист беренче елда ук юньле өс киеменә тиенә алмый, минем дә шулайрак иде. Авылдан авылга гастрольләргә йөргәндә итегем тишелде. Шуны фатир хуҗалары ямап кигезгән иде.
   –Ә син барыбер бәхетле, әйеме?
   –Әйтәсе дә түгел! Кышкы айларда трактор арбаларында туңып-өшеп йөрсәк тә, салкын клубларда уйнасак та, бездә рух күтәренкелеге бик көчле иде. Мин үземә тапшырган һәр ролемнән канәгать идем, каһарманнарым – үземнең яшьтәшләрем диярлек. Мәсәлән, Таңсылу («Әйдә барыйк, кызлар карыйк», Р.Вәлиев), Алчәчәк («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Зөбәйдә («Резидәкәй», Ш.Мәҗит) кебек образлар әле дә күңелемә якын.
   –Элегрәк тамашачы да үзгәрәк, ул сәхнә тормышын чын дип кабул итә иде. 
   –Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем»дә мин Сәрияне уйный идем. Кызның язмышы фаҗигале, пәлтә урладың дип аңа яла яккач ул тәрәзәдән егылып төшеп үлә. Юлбат авылында (Саба районында) уйнап чыккач, кунакханәгә кайттык. Коеп яңгыр ява, ә ишек төбендә манма суга баткан бер егет басып тора. «Гафу итегез, – ди оялып кына, – мин сезне бик жәлләдем. Әйдәгез, танышыйк әле», – ди. Ул мине бәхетсез Сәриянең үзе дип кабул иткән. Алчәчәкне дә тамашачы әрли иде. Мин, ягъни Алчәчәк егетемә кырысрак тавыш белән эндәшәм, һәм залдан әби-апалар: «Нишләп аның белән дорфа сөйләшәсең», – дип, спектакль барышында реплика ташлыйлар.
   –Менә без әсәрләр, каһарманнар гомере, дидек. Әле бит, болардан тыш артистның да сәхнә гомере бар. Ул йә озыная, йә кыскара. Шәт, тел төбемнән аңлагансыңдыр.
   –Артистның киләчәге әлбәттә, баш режиссерга бәйле. Әгәр ул сиңа һәрдаим рольләр бирә, иҗатыңны бәяли икән – яшәү дәвам итә. Театрга килгәндә без: «Ничек булыр икән?» – дип пошынмадык, без бары тик иҗат дәрте белән генә яндык. Чатта нинди күңелсезлекләр сагалый – безгә ул караңгы иде. Минем нәкъ шулай сөенә-сөенә роль ятлаган көннәрем иде, безнең театрга баш режиссер итеп Дамир Сираҗиевны китерделәр. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» пьесасын Фатин Фәтхуллин куеп ята иде.
   –Сездә шундый бер чор булып алды шул, артистлар да режиссер һөнәрен «үзләштерде».
   –Моның сәбәбе – чын хуҗа юк иде. Менә Дамир килде, залдан репетицияне күзәтә. Без аңа эшебезне күрсәтәбез. Мине шунда мактады ул. 
   –Мактый-мактый куып та җибәрдеме?
   –Алай ук димәс идем. Бик күпләр белән беррәттән, кыскартырга дигән исемлектә минем дә исем язылган иде. Приказга кул куярга кабинетына кергәч Дамир Сираҗиев моңа аптырады. Труппа мөдире Айзәрә Мотаһарова үз белдеклелеге белән мине «кыскарткан» икән, әмма инде баш режиссер әлеге «ялгыш»ны төзәтергә базмады. Кире чигенергә ярамый, дигәннәр аңа.
   –Син үпкәләп һәм рәнҗеп театр ишеген яптыңмы?
   –Япмадым, бер ел реквизит цехында эшләдем. Йөрәк әрнеде, спектакльләр бара, мин – читтә, кагылган-сугылган. Аннан соң барыбер мине сәхнәгә кире кайтардылар. Артист тормышында төрле хәлләр очрый, барысы да шома гына бармый, әмма үзеңне артык кеше итеп тою – фаҗига икән.
   –Берара син яшь героинялар белән әвәрә килдең дә, кисәк кенә өлкәннәргә күчтең. Иртәрәк «картайдың» шикелле.
   –Әйе, моннан егерме ике ел элек Гүзәлиям («Карт гашыйк», Сәет Шәкүров) белән мин «олыгайдым». Миңа егерме сигез яшь, ә аңа кырык иде. Аерма зур, билгеле. Җитмәсә, ул тискәре образ, холкыма капма-каршы зат! Гүзәлия аферистка, өч бүлмәле фатирына кызыгып, хатыны үлгән бабайга «гашыйк» була. «Япь-яшь башым белән мин сиңа бала тапмам бит инде!» – дип акыра әле. Бабай ролен Наил Шәйхетдинов башкара иде. «Әй, Наил абый, – моны ничек уйныйм инде хәзер?» – дидем. Ул мине: «Күңелсез уйлар уйлама, оныт, үз тиңем дип сана», – дип юатты.
   Башта бу күчешләргә борчыла идем, азактан ияләштем. Инде бит бүген үзебез дә Гүзәлия яшеннән уздык, гомер уртасына җиттек.
   –Үз хәлем белән килештем дип әйтәсеңме, Гүзәл ханым?
   –Авылда әбекәйләр тәрбиясендә үскәч миңа корткалар роленә керүе җиңел, аларның йөз хәрәкәтләре, киенү рәвеше, атлап йөрешләре миңа һәр образны тулыландырырга ярдәм итә. Мәсәлән, «Сүнгән йолдызлар»да мин Фәхри карчыкны ихлас күңелдән яратып уйныйм. Баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллинга рәхмәтем зур, ул бу катлаулы образның бөтен нечкәлекләрен аңлатты. Анда сез минем «кыланмышларымны» күрсәгез иде! Фәхри явыз, дару биреп Исмәгыйльне үтертә ич. Шушы агу өчен ул Сәрвәрдән кырык пот арыш теләнә. Кыз: «Бездә аның хәтле юк», – дигәч, туйга әзерләгән бүләкләрен җыя. Сөлгеләрнең искерәкләрен атып бәрә. Сәрвәрнең ефәк яулыгын бирәсе килми, ә карчык ала да: «Бисмилла», – дип башына бәйләп куя. Зал шунда «аһ» дип куя. Безнең яшь чактагы беркатлы тамашачы булсамы! Валлаһи, сәхнәгә очып менеп мине бәргәләп ыргытыр иде. Спектакль тәмамланып, халык алдында баш игәндә мин уңайсызланам. Үземне тамашачыдан гафу үтенгән кебек тотам.
   –Фәхри карчык – каты бәгырьле, ә син нинди?
   –Бик хисле кеше мин. Әз генә күңелем тулса да елап җибәрәм.
   –Рольләремне яратып уйныйм дисең, бу артист өчен зур бәхет. Театр сине тагын икенче бер ярату белән дә бүләкләгән икән. 
   –Әйе, ирем Мәсхут белән «Тинчурин»да таныштык. Биредә ике ел эшләгән идем инде, беркөнне белдерүләр тактасына эленгән боерык күземә чалынды. Коллективка ике шофер алганнар, берсе – Гарәпшин. ­Фу-у, мәйтәм, нинди ямьсез фамилия! Менә хәзер үзем дә егерме тугыз ел Гарәпшина булып йөрим. Вилдан исемле улыбыз бар.
   –Әңгәмә барышында син: «Гомер уртасына җиттек», – дип искәрттең. Илле яшь хыялга бай чак, инде иллегә якын каһарманга җан өргән артистка аларның санын йөзгә тутырсын. Юбилей көннәрегездә бездән сезгә теләк шул, Гүзәл ханым!
–Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк