Логотип
Театр

"КАЗАН СӨЙЛИ!"

Иң элек сүз булган, диләр. Тел һәм сүз безгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Һәр халыкның рухи тормышы, тарихы телендә чагыла. Шуңа да аны киләчәк буыннарга чиста-саф көенчә җиткерү мөһим. Ә бу өлкәдә, әлбәттә,...

Иң элек сүз булган, диләр. Тел һәм сүз безгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Һәр халыкның рухи тормышы, тарихы телендә чагыла. Шуңа да аны киләчәк буыннарга чиста-саф көенчә җиткерү мөһим. Ә бу өлкәдә, әлбәттә, элек-электән, язучыларыбыз һәм төрле матбугат чаралары көч куя. Сүзнең кыйммәте көннән-көн югала барган заманда, әлеге хезмәт җиңелләрдән түгел. “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, – дигән әйтем бар. Бүген күп кенә мәдәният үзәкләре әнә шул хәлдә. Ә бит төрле чорлар, еллар аша узып та үз кыйбласын югалтмый саклап калган, шул ук вакытта заманга да яраклашып эшен дәвам итүчеләр бар.

eeee

Бүгенге сүзебез бер гасырга якын телебез хәзинәсе сагында торучы барыбызга да яхшы таныш “Татарстан” радиосы хакында булыр. Алар бүген дә артык ялтырарга тырышмый гына үз юлларыннан атлый бирә. Иң мөһиме радионың калебе нык, җиренә җиткереп эшләнгән сыйфатлы тапшырулары, төгәл һәм дөрес яңалыклары һәм яраткан тыңлаучылары бар. Ноябрь аенда радионың оешуына 90 ел тулды. Коллектив юбилейны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зурлап билгеләп үтте. Халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән тыгыз бәйләнгән, бай тарихлы радиобызның тормыш сәхифәләрен журналыбыз битләрендә яктыртмый калсак дөрес булмас иде.

rrrrr

Фән-техника, информацион технологияләр алга киткән заманда һәр тарафта сөйләп торучы радио безгә гадәти бер нәрсә кебек тоела. Әмма моннан нибары 100 ел чамасы элек барлыкка килгән җайланманы әби-бабаларыбыз бер могҗиза итеп кабул иткән. Олырак яшьтәге кемнән генә сорама: «Радио безнең өйдә иртәдән-кичкә кадәр сөйләп торыр иде», – дип искә ала.

GHGRTH

Шунысы да игътибарга лаек, радио инкыйлабы нәкъ менә бездә Казанда кабынып киткән бит. Ләкин ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, күп төрле административ каршылыкларга дучар була. Фәкать легендар язучы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов һәм аның фикердәшләренең фидакарьлеге бәрабәренә 1927 елның 7 ноябрендә татар радиосы телгә килә. Тәҗрибәдән соң күп тә үтми, Казан үз тапшыруларын даими яңгырата башлый. Радио яралган беренче айлардан ук, сәясәт белән бергә, әдәбият һәм сәнгатькә дә зур әһәмият бирә. Ул тиз арада барлык татар дөньясының иҗади көчләрен берләштерүче үзәккә әйләнә.

TH

Һәр заманның афәтен дә, шатлыгын да үзе аша кичерергә туры килгән радионың югалтулары да, табышлары да җитәрлек. Шомлы утызынчы еллар, Бөек Ватан сугышы чоры, 60-80 еллардагы гигант төзелешләр, 90 еллардагы үзгәртеп кору, мөстәкыйльлек өчен көрәш... Болар барысы да радио тормышында һәм анда хезмәт куючы шәхесләребез язмышында тирән эз калдыра. Егерменче гасыр ахыры радионың чәчәк аткан, гөрләп эшләгән чоры дип әйтергә мөмкин. Бүген Татарстан радиосы турыдан-туры Мәскәүгә буйсына. Ул – Россия Дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәкләрдә урнашкан  94 филиалының иң зурысы.

ggggg

Алар арасында “Татарстан” ДТРКсы –үз тапшыруларын саклап кала алган бердәнбер компания. XX гасыр ахырында илдә үзгәрешләр башлана, радиога Россия телерадиокомпаниясенә филиал буларак теркәлергә дигән бурыч куела. Катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен Ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән  Россия Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Михаил Швыдкойны очраштырырга кирәк. Сөйләшүләргә ризалык та алына. Әмма ул чакта телерадиокомпаниянең Попечительләр советы рәисе булып эшләүче Тәүфыйк Сәгыйтовка ике җитәкченең вакытын тәңгәл китерү өчен ике ай ярым тирәсе чабарга туры килә. Сөйләшүләрдән соң, мәсьәлә уңай хәл ителә: электән эшләп килгән “Татарстан” ДТРКсы ВГТРКның бер филиалы сыйфатында яшәп кала, аның янәшәсендә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе (хәзерге вакытта “Болгар” радиосы) оеша... 

RTUJRT

Тапшыруларны саклап калу өлкәсендә дә күп эш алып барырга туры килә. Иртәнге алтыдан бара торган тапшыруларның Россия Дәүләт телерадиокомпаниясе расписаниесенә кертелмәгәнлеге ачыклана. Безнекеләр чигенми, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, вакытны арттыруга ирешәләр.  Биредә бүген дә һәр иртәне Татарстан Гимны белән башлап җибәрәләр. Аннары туры эфирда “Яңалыклар” һәм “Яңа көн” тапшыруларын тыңларга мөмкин. Бу вакытта радиотыңлаучылар студиягә шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Тапшырулар халкыбыз яраткан җырлар белән бергә үрелеп дәвам итә. Әлбәттә, Татарстан радиосындагы күп тапшыруларны саклап калуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, комитет җитәкчесе Разил Вәлиевнең ярдәме зур булуын, ул вакыттагы “Татарстан” Дәүләт телерадио­компаниясе директоры Айрат Сибагатуллинның да үзебезнең мәнфәгатьләрне яклап, таләпчәнлек күрсәтүен билгеләп үтәргә кирәк.

TYHRT

Радиода бүген дә дикторлар мәктәбе сакланып калган. Һәр иртәне барыбызга да яхшы таныш “Казан сөйли”, “Говорит Казан” гыйбәрәләре белән Тәлгать Хаматшин һәм Наталья Гуляева башлап җибәрә. Үз һөнәрләренең остасына әверелгән Рәзин Нуруллин, Нәсим Акмал, Йолдыз Крепостина,Дания Гайнетдинова, Рөстәм Фәйзуллин, Рәкыйп Гаффар, Фәнис Мөхәммәтов, Гөлназ Гыйлемҗановаларның хезмәте әле беренче адымнарын гына ясый башлаган  яшь журналистлар өчен үрнәк булып тора.

TRJHUTYJ

Бирегә студент чактан ук практика үтәргә килеп төпләнеп эшләп калучылар күп. Радиода берничә буын журналистлар хезмәт куя. Яшьләрдән Ләйсән Фәизова, Батыр Харисов, Ания Гыйбадуллина, Раил Садретдинов, Эвелина Ренардо, Идел Кыямов радио кысаларында гына тукталып калмыйча, үз эшчәнлекләрен иҗатның төрле өлкәләрендә дә алып барырга вакытлары җитә. Араларында сәхнә һәм телевидение, кино йолдызлары да бар. Радионың техник ягын кайгыртучы тавыш режиссерлары Әлфия Гыйлаҗи һәм Рамил Һидиятуллин, тавыш операторлары Сания Хамматова, Гөлүсә Фәизова һәм Гөлнара Хикмәтуллина, мөхәррирләр Вәзирә Зыятдинова һәм Миләүшә Җиһаншина,  хезмәте дә зур игътибарга лаек.

Шушы еллар эчендә радиода ничмә-ничә кеше эшләгән, күпмесе биредә тәҗрибә туплап, тагын да зуррак үрләр яуларга өлгергән. Шул ук вакытта бөтен гомерен диярлек радиога багышлаган шәхесләр дә күп. Хәзер исә сүзне аларның үзләренә бирәсе килә.

 1

Фирдүс Гыймалтдинов, «Татарстан» ДТРК директоры:

Бөтен татар дөньясыннан сорый аласыз, минем фикер дә аларныкыннан аерылмас инде. Әлбәттә, без дә балачактан ук Татарстан радиосын тыңлап үстек. Ул аш бүлмәсендә тора иде. Иртәдән кичкә сөйли башлый, без шул радио тавышына уянабыз. Хәтерлим әле, бер ара телевизор да булмыйча торды. Иртәдән кичәк кадәр радио тыңлап, шул тәрәзә аша дөньяны күзалларга маташтык.

Бүген башка замана, әлбәттә. Конкуренция дә зур, радиолар да бик күп. Ләкин безнең Татарстан радиосының, һичшиксез үзенчәлеге, үзенә генә хас традицияләре бар һәм шушы традицияләр бәрабәренә, без тыңлаучыларыбызны саклап кала алабыз дип уйлыйм. Шул ук вакытта без замана таләпләренә дә җавап бирергә тиеш.Бәлки ниндидер үзгәрешләр дә кирәктер. Анысы турында да уйлыйбыз. Бүгенге көндә FM ешлыкка чыгуны радио өчен шатлык һәм бәхет дип кабул итәбез. Чөнки ультракыска дулкыннарда хәзер бернинди җиһазлар да эшләми. Шуңа күрә радиобызның киләчәге матур һәм булыр дип уйлыйм. Һәм ул киләчәк үткәннәрдә салынган традицияләргә нигезләнүенә бернинди шигем дә юк.

WdzBM54fmfo

Тәүфыйк Сәгыйтов, Радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе:

Радиога кадәр заводта эшләдем. Авылдан килеп һөнәри училищега укырга кергәч, абыйларым кичке мәктәпкә урнаштырдылар. Журналистлык хезмәтем “Татарстан яшьләре”ндә башланып китте. Бу удар төзелешләр кузгалып киткән еллар иде. Зәй ГРЭСын Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен, Миннебай газ заводы корылмаларын торгызганда, шул якларда эшләргә туры килде.Татарстан радиосында 1965 елдан эшли башладым. Фәтхерахман Фазылҗанов, Галия Гаязова, Роберт Гатауллин, Эльза Гобәйдуллина, Нәсимә Әхмтҗанова, Николай Столяров, Александр Малов кебек чын журналистика осталарының эш тәҗрибәсе бу яңа дөньяга зур мәшәкать-азаплануларсыз гына кереп китәргә ярдәм итте.

Радио күренекле шәхесләр белән бәйле күп хатирәләрне саклый. Биредә үз вакытында Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Гариф Гобәй, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Фасил Әхмәт, Зиннур Мансуров, Әхмәт Рәшит, Фоат Галимуллин, Рафаэль Ильясов кебек күренекле кешеләр хезмәт куйган; Фоат Ганиев, Вахит Хаков, Илдар Низамов кебек галимнәребез хезмәттәшлек иткән.

Бездә хәзер дә таланты тәҗрибәле журналистлар эшли һәм төрле буын вәкилләре хезмәт куя. Ул яктан радиобызны бик әйбәт акыллы татар гаиләсе белән чагыштырасым килә. Әби белән бабай оныкларны карыйлар, ә урта буын эшли. Әби-бабай тәрбиясендә үскән бала һәрвакыт акыллы уйлап эш итүчән була. Баласын иртән бакчага илткән аналарны күз алдына китерик, баласы елый, әнисе ачулана. Шул көенчә ашыгып эшенә чаба, йә әйтегез, ул нинди эш күрсәтә алсын инде. Менә шушы якны исәптә тотып, без яшьләрне үзләре аякка басып, матур гына эшкә кереп китәрлек итеп тәрбиялибез. Шулай ук яшьләр дә олылар аңлап җиткермәгән яңалыкны үткәрергә ярдәм итә. Бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшләү нәтиҗәсендә уңышлы эшчәнлек алып барыла.

“Татарстан” телерадиокомпаниясе музыка фонды белән дә чын-чынлап горурлана ала. Анда 57 мең данә язма саклана. Өлкәннәр хәтерлидер. Ул заманнарда теләсә кайсы артист өчен башкарган җырының фондка кабул ителүе гаять зур дәрәҗә иде. Шулай ук радио ярдәмендә республика данын еракларга ишеттерердәй ансамбль-оркестрларга нигез салынды.

Әйе, бүгенге көндә татар телендә эшләүче радиолар берничә. Бервакыт “Татар җырына” баргач фикеремне сорадылар. Мин уңай карыйм дидем. Аларны барыбер халык үзе иләк аша уздырачак. Яшьләр күбрәк катнашсын, күбрәк чыгыш ясасыннар, күбрәк шомарсыннар. Ә халыкка үтмәгәне барыбер төшеп калачак. Әмма аларда тәҗирбә туплансын дип төп концертларны теләсә-нинди җырлар белән бәясен төшерергә ярамый. Аларны бәлки яшь җырчылар, бәлки беренче адым ясаучылар дип аерым чыгарыргадыр. Халыкта зәвыкъ тәрбияләү өлкәсендә бу авыррак, ләкин яхшыны сайлап алыр өчен әйбәт. Менә мин шундый концертларны карап утырам да Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров кебекләрне таыан да сагына төшәм. Элек чагыштырып карарга мөмкинлек юк иде, артислар бармак белән генә санарлык. Хәзер исә сайлап алырга мөмкинлек бар. Бүгенге матбугат чараларының тиз йөгерүләре ошый миңа. Алар егылалар, тагын торып китәләр, шулай итеп үз юлларын табалар, алга баралар.

 Omm4AYnMuT4

Рәзин Нуруллин, Иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире:

Радионың 90 еллыгы минем язмыш белән бәйле, ягъни минем язмыш радионың 45 еллык тарихы белән бәйле. Радиога 1972 елда өч егет бергә практикага килдек. Алар: күренекле шагыйрь Нияз Акмал, Рашат Мифтахов (икесе дә мәрхүмнәр). Минем өчен ул вакыттан ук Татарстан радиосында эшләүчеләр илаһи затлар, чөнки мин килгәндә Камал апа Саттарова да эшли. Тавышы белән аңа тиң кешеләр юк иде. Әле Фоат Галимуллин да китеп өлгермәгән, Мәрьям апа Арсланова, Айрат абый монда килеп йөри. Бөтенесе дә тавышлары белән җәлеп итә торган кешеләр. Мин Башкортстанда туып үскән, аларны күрү турында хыяллана да алмаган бала, аларны урамда күрсәм дә, кош тоткан кебек сөенә идем. Яңалыклар бүлегендә эшләгән Флүс Латыйфи яшьләр редакциясенә күчәргә теләк белдергәч, мин яңалыклар редакциясендә эшли башладым. Бөтен барлыгым, бөтен тормышым шушы радиога бәйле. Ә “Пар канатлар” тапшыруына килгәндә, ул тапшыруның идея авторы минем остазым Варис Зиннәтуллин иде. Ул моннан 30 ел элек, 1987 елның 1 нче сентябрендә эфирга чыккан. Партия үзкомитеты карарлары нигезендә гаилә мәсьәләсен яктырту өчен барлыкка килгән тапшыру. Варис абый авырып киткәч, ул тапшыруны үзем эшли башладым. Шул чорда бик күп хатлар, җылы рәхмәт сүзләре килә башлады. Остазым, хастаханәдән чыккач: “Бу синең тапшыру, эшеңне дәвам ит”, – дип миңа үзенең хәер фатихасын бирде. 1986 елда булып узган Халыкара гаилә елында тапшыруыбызны сәхнәгә алып мендек. Шул нисбәттән мин катлаулы язмышлар турында сценарийлар яза башладым. Ул кечкенә спектакльләр рәвешендә бара. Рольләрне артистлар башкара. Йөрәккә үтәрлек итеп уйнаганнан соң, артистлар уйнаган геройлар сәхнәгә үзләре чыга. Халык моны бик җылы кабул итте. Шулай итеп ул безнең кимендә берәр тапкыр ел саен сәхнәдән дә бара башлады. Бөтенроссия татар гаиләсе фонды төзелгәч шушы кичәләрне аның җитәкчесе Туфан ага Миңнуллин белән алып бара башладык. Шактый еллар бергә эшләдек, ул бик канәгать кала иде. Май аенда үткәргән кичәбез Татарстан радиосының 90еллыгына, Пар канатлар тапшыруының 30 еллыгына багышланды. Кунак булып килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да бик нык тәэсир итте. Ник дисәң, әти-әнисе яшь чакта үзләре дә бу тапшыруга катнашкан иде. Күз яшьләре белән карап утырып, комитет утырышларында да депутатларга сокланып сөйләгән. Икенче очрашу Буа мәдәни үзәге артистлары белән берлектә Буада узды. Беркемдә дә булмаган язмалар шушы тапшыруда сакланып калды. Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, бездә эшләгән Госман Әхмәтҗанов, Камал театрыннан Һидият Солтанов һ.б. шундый танылган татар гаиләләренең язмалары бездә саклана. Бу үзе үк горурлану өчен бер җирлек. Аларның тормыш турында әйткән сүзләре, үз гаиләләре, беренчедән халыкка кызыклы, икенчедән бу тапшыруны тыңлап күбесе үрнәк ала. Шуңа да тапшыруларыбызда бары тик уңган, булган, башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек матур гаиләләр, җәмгыятькә файдалы кешеләр үстерүчеләр турында гына сөйлибез.

Сез элек берәү генә булгансыз, хәзер радиолар күп диючеләр бар. Алар безгә көндәш түгел. Булсын алар, күбрәк булсыннар. Кеше бу тормышка кунак кына булып килгән. Ә кунакка ризыкларның иң татлыларын гына тәкъдим итәләр. Кемгәдер ачы, кемгәдер төче ошый. Килгән кунак күңеленә ошаганын сайлап ала. Кемдер җыр тыңлап биеп кенә яшәргә телидер, кемнеңдер гайбәтләр дә тыңлыйсы киләдер. Хәзерге радиоларда барысы да бар. Ә безнең радио 90 ел буена классик радио булып калган һәм кала бирә.Диктор дигән төшенчә хәзер ил күләмендә бөтенләй бетте. Мәскәү радиоларында да юк. Төрле кеше төрлечә сөйли, алар хәзер барысы да эфирда. Ләкин алай булырга тиеш түгел дип саныйм. Хәзер  тел мәсьәләсендә төрле гаугалар килеп чыга тора. Яшьләр татар телен дә, рус телен дә камил белми. Эреле-ваклы радиоларны тыңлап сүзгә игътибар да итмиләр. Элеккеге дикторларның сүзе безнең өчен эталон иде. Без хәзер дә диктор вазыйфасын саклап калдык. Татарстанның халык артисты Тәлгат Хаматшин беркайчан да эфирда ялгыш сөйләми, чөнки бик гыйлемле кеше. Журналистларыбыз да телне камил белә. Радиобыз 90 еллык гомере булган өчен генә түгел, гомумән эш рәвеше белән дә башкаларга үрнәк булырлык.

EMjX5nMdfVQ

Дания Гайнетдинова, балар һәм яшүсмерләр тапшырулары редакциясе мөхәррире:

Язучылар союзында эшләгәндә мине монда әдәбият сәнгать бүлегенең баш мөхәррире Әхмәт Рәшит чакырып китерде. Элек безне бөтен дөньяда төрле милләт кешеләре тыңлый иде. Алар белән хатлар алышып, посылкаларга кадәр җибәрешкән булды. Ул чорларда балалар өчен җырлар бик аз иде. 10 ел рәттән композиторлар өчен балалар җырлары конкурслары оештырдык. Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстаннан да киләләр, үзләре белән башкаручы балаларын да алып киләләр иде. Ул вакытларда бик күп җырлар тупланды, китаплар чыгардык, күпме дипломнар бирдек, зур сәхнәләрдә йомгаклау турларын уздырдык. Шулай ук бик күп радиопостановкалар эшләдек. Хәзер исә мөмкинлекләр чикле, елга берне генә чыгарабыз. Бүгенге көндә дә яшьләр, балалар өчен тапшырулар бик күп бездә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен – “ Гөлбакча” тапшыруы, мәктәп балалары өчен –“Көмеш кыңгырау”, “Табигать дуслары”, “Язучылар балаларга”, үсмерләргә – “Сердәшханә” тапшыруы. Атнасына бер мәртәбә “Татарстан дулкынында” тапшыруын алып барам. Биредә күбрәк иҗат кешеләре, читтә яшәүче татарлар тормышын яктыртабыз. Эшемне бик яратам. Иртән иртүк эшкә чыгып китәм, төштән соң бакчаларга, мәктәпләргә йөрим, кич белән төрле кичәләр язабыз. Балалар белән эшләве үзе бер куаныч. Көндез яраткан радиомда эшләсәм, төннәрен кулларыма пумала алып итҗат итү күңелгә дәрт өсти. Юбилей уңаеннан картиналарымнан күргәзмә дә оештырдык.

LivsIA2xiHM

Рөстәм Фәйзуллин, “Татарстан” радиосы алып баручысы:

Үзем радиода 1974 елдан бирле хезмәт куям. Радио минем тормыш, аңа 44 ел гомеремне багышладым. Элек без Татарстан дәүләтенә буйсынган радио идек, хәзер Мәскәү канаты астында... Бүгенге көндә эшләп килүче татар радиоларына мөнәсәбәтем яхшы. Халкыбыз өчен барысы да кирәк.

Безнең радио 27 нче елда ачыла, шул вакытка кадәр ни филормония, ни язучылар берлеге булмаган. Язучылар да, артистлар да шушында җыела. Шулай итеп радиопостановкалар, радиокомпозицияләр туа. Тора-бара аны  чит төбәкләрдә дә тыңлый башлыйлар. Ул халыкны телне берләштерүче бер көчкә әйләнә.

Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәм сәнгать осталары һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган.

Алар гомер бакый “Татарстан” радиосы белән тыгыз бәйләнештә торды, үз әсәрләрен шушы радио эфиры аша халыкка ирештерде, күбесенең ул хәтта хезмәт урыны да булды әле. Шуңа да карамастан, әдәбиятыбызда яшәп килгән радио жанры ни өчендер җитди эш итеп күзалланмады, өйрәнелмәде. Ә бит шушы бер гасырга якын чор эчендә никадәр әсәр эфир өчен махсус язылган, йөзләгән радиоспектакльләр, радиотамашалар әзерләнгән – яңа бер жанр үсеш алган!

xxxxxx

Ләйсән Фәизова, “Татарстан” радиосы алып баручысы:

Иң кызыгы шул, минем хезмәт кенәгәмдәге беренче язу, Татарстан радиосыныкы. Сәнгать фәннәрен өйрәнгәндә студент чагымда җәен бирегә китапханәдә эшләргә килә идем. Укып бетергәч мәдәният өлкәсендә журналист булып эшли башладым, әмма Яңа гасыр радиосында. Монда мин 5 ел элек кенә килдем. Шулай да үземне туган йортыма кайткандай хис иттем. Чөнки балачактан тыңлап үскән радио. Җәен авылга кайтарып куялар иде. Биредә радио көне буе эшләп тора. Иртән авыл радиосы кушыла, анысы бигрәк тә кызык: кем кайсы эшкә чыга, кемнең нинди казанышлары бар... Ул минем өчен ниндидер бер могҗиза булып тоела иде.

Радиодагы эшем шуннан гыйбарәт: төрле хәлләр аркасында татарча аңламаган, әмма татар дөньясы белән кызыксынып яшәгән кешеләр өчен рус телендә тапшырулар алып барам. Татарстанда булып узган әдәби һәм мәдәни яңалыклар, чаралар һәм татар яшьләре турында сөйлим. Рәхмәт белдереп шалтыратучылар күп. Мәсәлән, күптән түгел генә бер ханым шалтыратты. Киров өлкәсендә туып үстем яшәдем, пенсия яшенә чыккач кына Казанга кайттык, кызганычка каршы татарча аңламыйм, әмма минем өчен ул бик кызык һәм мин сезнең тапшыруларны елый-елый тыңлыйм дип сөйләде.

Мине эшкә алган һәм өйрәткән кеше – Рөстәм Фәйзуллин, бүгенге көндә ул фонд белән идарә итә. Бездә алтын фонд саклана. Биредә спектакльләр, радиокомпозицияләр генә түгел, танылган шәхесләребезнең тавышлары да бар. Рөстәм абыйдан кемне генә сорама, табып бирә. Үзебезнекеләрне генә әйтмим, дөньякүләм танылган кешеләрнеке бар. Мәсәлән Чыңгыз Айтматовның, русча да, кыргызча да сөйләгәннәре сакланып калган.

Мөхәрриребез– Нәсим Акмал. Бик тәҗрибәле һәм талантлы журналист. Аның тапшыруларын сокланып тыңлыйм һәм гел өйрәнәм. Ул теләсә-кайсы теманы, теләсә-нинди материал ярдәмендә искитәрлек кызык һәм матур итеп эшли. Әллә нинди юнәлешләргә китереп чыгара. Аннан Дания апа Гайнетдинованы әйтеп китми кала алмыйм. Ул балалар тапшырулары редакторы. Бик иҗади кеше. Аныңрәсем сәнгате белән мавыгуын да, чәчмә әсәрләр, шигырьләр, җырлар иҗат итүен дә һәркайсыбыз яхшы белә. Бик күп премияләр иясе. Картиналары Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Париж калаларында да тәкъдим ителде.

Яңа гасыр радиосында эшләгән чагымда ук , җыелышлар вакытында миңа гел: “Ләйсәннең тапшырулары әйбәт, әмма алар шундый классик һәм академик төсмердә, аңа берәр җитдиерәк җирдә, мәсәлән Россия радиосында эшләргәдер дип, гел әйтәләр иде. Шулай килеп чыкты да. Чөнки үзем элек-электән гел тирәнлеккә һәм җитдилеккә омтылдым. Әсәргә анализ бирергә, тапшыруларга үз эшенең остасы булган кешеләрне чакырырга яратам. Чөнки безнең радио, бигрәк тә тел өлкәсендә башкаларга үрнәк булып торырлык. Шуңа күрә мин үземне бу радиодан башка җирдә күз алдыма да китерә алмыйм.

90 ел элек радиодагы эшне нинди бөек кешеләр ачып җибәргән булса, бөтен танылган язучылар, композиторлар, җырчыларның тормышы иҗаты шушы радиога бәйле, ул аларның иҗади бишеге булып тора. Ул чорлардан калган җитдилек, дәрәҗә сакланып калган һәм Аллага шөкер, күп кенә радио тыңлаучыларыбыз шушы җитдилектән башка яши алмый. Шунысы сөендерә алар арасында өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә байтак. Радиобызның алга таба да чәчәк атуын, үсүен телим. Тирәнтен уйлаучы, зәвыкълы тыңлаучыларыбыз күбрәк булсын, хезмәттәшләремнең эше гөрләп барсын иде.

hhhhh

Идел Кыямов, “Татарстан” радиосы алып баручысы:

Татарстан радиосына театр училищесын тәмамлап сәхнәдә күренүем нәтиҗәсендә килеп эләктем. “Корстон”да бер мәдәни чара уза иде. Анда Габдулла Тукайның шигырен укыдым. Берничә ай узгач, әдәбият-сәнгать редакциясе мөхәррире Нәсим Акмал шалтыратып эшкә чакырды. Бу 2014 нче ел иде, шул елдан бирле араларны өзгән юк. Хәтта хәрби хезмәттә чагымда да радио коллективы белән хатлар алыштык. Үземнең остазларым  Рәзин Нуруллин һәм Йолдыз Крепостинага бик рәхмәтлемен. Аларның фикерләрен колагыма киртләп барам. Шулай ук аталарча кайгыртучы Тәүфыйк абыйга да рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Гомумән 90 еллык бай тарихлы радиода эшләү ул минем өчен зур җаваплылык та һәм үзенә күрә бер дәрәҗә дә.Миңа калса, безнең радио ул бүтәннәрдән бер башка югарырактыр. Ни өчен дигәндә, безнең зур һәм бай тарихыбыз бар. Һәм безнең радио телне саклап калу буенча да бик күп эш башкарган. Безнең радиода ике фронт бар. Биредә олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә эшли. Һәркемнән киңәш сорый алабыз. Өлкәнрәк алып баручылар исә үзләре белеп бетермәгән өлкәләрне, яңа технологияләр, компьютер буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Менә шулай уртаклашып, күмәкләшеп эшләү нәтиҗәсендә шактый гына кызыклы яңа проектлар туа.

Автор: Фәния Лотфуллина

Фотолар - "Татарстан радиосы"ның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк