Логотип
Театр

Күпкырлы талант иясе

Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе д...

Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы,
Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе доценты һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында бара. Мондый күпкырлы талант ияләре сирәк
туа. Әгәр Клара ханым иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, иң популяр җырчы сыйфатында хәтердә калыр иде. Без әле аны тагын ил һәм дөньякүләм танылган
опера җырчысы буларак та беләбез. Соңгы ике дистә елда Клара Әкрам кызы яшь талантлар тәрбияли.Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: шәкертләре ил һәм дөнья
сәхнәләрен яулап, яраткан остазларына дан китерә.
«Авыл кызы булып үстем!»
— Мин урта белемне 8 мәктәптә укып алдым, — дип сүз башлады Клара Әкрам кызы. — Сәбәбе шул: төрле җаваплы эшләр башкарган әнием белән авылдан-авылга йөреп укыдым. Шуңа карамастан, сынатмадым. Уку алдынгысы булганга, Дөбъяз мәктәбендә мине өч айга «Артек»ка юллама белән бүләкләделәр. Әмма табиблар юк сәбәп табып, юлны япты.Шул көннәрне искә алсам, бүген дә күзләремә яшь тула. Шулай да, әнинең бертуган энесе Рафис абый гаиләсе белән Кырымга барып, бер ел диңгез һавасын сулап, танымаслык булып үзгәреп, тазарып кайттым. Кабат алтынчы сыйныфта укыдым.Шуңа мәктәпне яшьтәшләремнән ике елга соңга калып тәмамладым. Алтынчы дистәне тутырганда машина руле артына утырдым. Шул ук
чорда Өнсә авылында элеккеге алма бакчасы янында өй җиткердем.
Өй салырга керешкәнче бер туганыма: «Картайгач, авылга кайтып яшим», — дигән идем. Ул: «Клара апа, син кайчан картаясың соң?» — дип көлде. Мин дә: «Эшләрем күп. Шуңа
картаерга исәп юк әле», — дип җавап кайтардым. 
Ял көннәре җиткәч, авылдагы йортыма ашыгам. Бәрәңге, кишер, суган, помидор үстерәм.
«Сиңа нәрсәгә ул?» — диючеләр дә бар. Барысы да үземнеке бит. Мин аларны җирдән тишелеп чыккан көннәреннән башлап, өлгереп җиткәнгә кадәр кызыксынып күзәтәм, үз кулларым белән эшкәртәм. Оныгым бәрәңге ашарга бик ярата. Күптән түгел әнинең биш еллыгын уздырдым. Анда да кунаклар итле бәрәңгене мактап ашадылар. Шәһәрдә яшим дип җирдән аеры-
лырга ярамый. Кечкенәдән үк бөтен эшне өйрәнеп, чын авыл кызы булып үстем ич! Шуңа бернинди хезмәттән дә ятсынмыйм.
«Миңа укытучы
кирәк!»
— Клара Әкрамовна, үсмерчак елларында мәктәп йолдызы булып йөргән кызның башында сәхнә йолдызы булу теләге бар идеме?
— Үземнең җырчы буласымны башыма да китерми идем. Дөрес, тормыш юлында мине һәрчак җыр озата барды. Башкортстанның Туймазы төбәгендә яшәгәндә күршеләр әти-әнигә: «Сезнең кызыгыз өй җыештырганда гел җырлый. Мөгаен, ул җырчы булыр», — дип әйткәннәр. Өнсә балалар бакчасына йөргәндә аш пешерүче апа минем көйләп уйнавымны ишетеп: «Әһә, Клара җырлый башлады, димәк, төшке аш вакыты җитә», — дип көлдерә торган булган. Мәктәптә оештырылган конкурсларда катнаштым. Дөбъязда 5-6 сыйныфларда укыганда Хәмзә абый аккордеонда мине җырлатты, укытучылар белән берлектә Арча, Әтнә районнарында концертлар куеп йөри идек. Әнием Мөнһәр эшләгән Мәмдәлдә урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы булам дип, педагогика институтының филология факультетына барып кердем. Институт хорына йөрдем, вертолет заводы клубы үзешчәннәре белән гастрольләргә
чыга идек. Икенче курста чакта төркемдәшләрем Мәскәүдәге Эстрада студиясенә студентлар җыю турында белдерү алып килде. Үземне сынап карарга булдым. Мин дә бәхетлеләр
арасына эләктем. Тик әнием моңа нык каршы булды: «Миңа артист түгел, укытучы кирәк!» — диде. Әгәр шушы белдерүне күрмәсәм, чыннан да гомер буе укытып йөрер идем. Мәскәү
безнең күзне ачты, һәр минутның кадерен белеп яшәдек, тәҗрибә тупладык, зур шәхесләр белән очраштык, концертларга йөрдек. Остазым, танылган җырчы Георгий Виноградов соңыннан миңа: «Клара, синдә академик тавыш, сиңа укырга кирәк», — диде. Н.Җиһанов исеменә хат язып, аңа тапшырырга кушты. Ләкин мин мондый мөмкинлектән файдаланмадым. Имеш, үземнең талантым белән керергә тиеш. Шулай да Г.Виноградовның сүзләре миңа этәргеч биргәндер. Филармониядә эшләгән чак. Әлки якларында гастрольләрдә идем, бик авырлык белән сорап кайтып, Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек курсларына имтиханнар тапшырып, укырга кердем. Эшкә документларымны алырга килгәч, җитәкчем консерваториягә баруымны өнәмичә: «Яшь чагында җырлап калырга кирәк, картайгач сине белмәячәкләр дә. Консерваториядә ошатмаганнардыр, югыйсә үзеңне беренче курска
кабул иткән булырлар иде», — диде. «Миңа белем алырга кирәк. Эстрада мәктәбендә безне сәхнәдә җырларга гына өйрәттеләр бит», — дидем. Ул чакта консерваториядә махсус музыка
мәктәпләре аша узмаган студентлар әзерлек бүлеге аша үтәргә тиеш дип санала иде. Консерваториядә мин атаклы профессор Валентина Лазько классына эләктем. Мин аңардан бик уңдым. Ул миннән берничә елда зур җырчы ясады. Соңыннан да безнең тормыш юлларыбыз гел янәшә барды. Бер-беребез белән һәрчак киңәшләшеп яшәдек. Аның хәер-фатихасы белән башланган эш һәрчак уңыш белән тәмамлана иде. Шуңа аңа гомерем буе рәхмәт укыйм. Чыгарылыш имтиханында опера классында Н.Даутов тарафыннан әзерләнгән Чио-Чио-Сан партиясен бик шәп итеп башкардым. Опера театрына эшкә алу турында сүз чыкса да, әлегә мине анда чакыручы булмады
Дәвамын "Сәхнә" журналының август саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк