«Зур шәһәр, зур мөмкинлекләр тудыра», дигән фикерне еш ишетергә була. Чынбарлыкта бу әйтем дөресме? Бәлки мөмкинлекләр шәhәрдән түгел, ә кешенең үзеннән генә торадыр? Кечкенә шәhәрләрдә дә тормыш кайн...
«Зур шәһәр, зур мөмкинлекләр тудыра», дигән фикерне еш ишетергә була. Чынбарлыкта бу әйтем дөресме? Бәлки мөмкинлекләр шәhәрдән түгел, ә кешенең үзеннән генә торадыр? Кечкенә шәhәрләрдә дә тормыш кайный, hәм ничек кенә әле! Кешенең хезмәт сөючәнлеге, мәдәниятне үстерү, сәнгатьне баету теләге республика күләмендә яңа дәрәҗәле уңышлар китерә. Шундый ачык мисалларның берсе Әлмәт татар дәүләт драма театры. Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызы җитәкчелегендәге театр ел саен яңа дәрәҗәле халыкара фестивальләрдә актив катнаша.
Быел Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Казахстанның Астана шәhәренең 20 еллыгына багышланган мәртәбәле «Самгау» VI халыкара театр фестивалендә катнашты. «Самгау» — гаҗәеп фестиваль. Ул яңа исемнәр, яңа спектакльләр ачты. Фестивальнең исеме дә җисеменә туры килә. «Самгау» — ул канатлаы белән зур географияне колачлаган кош очышы.
Таләпчән жюри әгъзалары һәм эксперт комиссиясе 30дан артык гаризадан 12 театр коллективларын сайлап алды. Фестивальдә катнашучылар арасында иң яхшы чит ил hәм казах театры коллективлары катнашты. Әлмәт театры Жастар театры сәхнәсендә Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча режиссёр Эдуард Шахов куелышындагы «Медея: материал» спектаклен тәкъдим итте.
Әлмәт театрының әйдәп баручы артисткасы Мәдинә Гайнуллина «Самгау» фестиваленең «Хатын-кыз образының иң көчле башкаруы» номинациясендә җиңү яулады. Медея роле өчен Мәдинә Гайнуллина быел «Тантана» премиясенә лаек булган иде. Шулай ук әлеге спектакль «Буа: диалог киңлегендә» II халыкара театр фестиваленең лауреаты булды. Уңышка ирешү өчен күпме көч сарыф ителә, спектакльгә әзерләнү серләре, җиңү нинди тойгылар китерә? Тулырак Әлмәт театрының прима артисткасы Мәдинә Гайнуллина белән әңгәмәдә.
Мәдинә ханым, Медея ролен сәхнәдә уңышлы тудырыр өчен эмоциональ яктан да, психологик яктан да актрисага күп көч талщәп ителә. Бу рольгә ничек әзерләндегез?
Әлеге рольне тиешенчә башкарып чыгарыр өчен күп көч түгелде. Медеянең үз балаларына карата шәфкатьсезлеген, кансызлыгын фашизмга тиңләп була. Явызлык, нәфрәт, хыянәт, үч алу теләге — барсы да мәңгелек темалар. Хыянәтче иренә үч итеп коточкыч газаплар китерер өчен Медея улларын үтерергә уйлый. Кайбер кешеләр әлеге заманда андый хәл булуы мөмкин түгел дисә дә, әммә яңалыкларны ачсак кайвакыт кеше тормышыннан җанәрнәткеч мисаллар пәйдә була, hәм кызганычка каршы өлкәннәр гаебе белән балалар зыян күрә.
«Медея» бик эмоциональ hәм гыйбрәтле спектакль. Рольгә әзерләнгәндә мин төрле интонацияләр өйрәндем, видеолар карадым. Тамашачыны ышандырып залга энергияне бирер өчен күнегүләр ясадым. Медея сәхнәдә утырып кына тора, әмма аның көчле энергетикасы мимика, үзәккә үтә торган караш, өзек-өзек җөмләләр аша бирелә. Туплаган энергияне интонация җөмләләре белән бирү — бу режиссёр Эдуард Шахов идеясы иде. «Медея» минем өчен зур роль hәм гаять зур җаваплылык. Спектакль башланыр алдыннан бер сәгать кала, мин гримерканы ябам hәм беркем белән дә сөйләшмим. Тамашачыга энергияне бирер өчен ялгыз калып әзерләнү кирәк.
Автор:Лилия Заhретдинова
Фото: театр архивыннан
Язманы "Сәхнә" журналының сентябрь саныннан укыгыз.
Комментарий юк