Логотип
Театр

Халык театрының профессоры

Моңа кадәр ике тапкыр “Халык театрларының тере тарихы, легендасы” дипломына ия булган Камил абыйны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә “Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр....

Моңа кадәр ике тапкыр “Халык театрларының тере тарихы, легендасы” дипломына ия булган Камил абыйны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә “Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр. К.Саттаров белән әңгәмәбез театрга мәхәббәт турында.

    - Камил абый, 2000 елдан башлап бүгенгәчә “Идел-йорт” халык театрлары фестивале ничек үзгәрде?

     -Беренче фестивальдә нибары 6 халык театры катнашкан иде. Тора бара катнашучы коллективларның саны арта барды. Бүтән төбәкләрдән дә хатлар юллый башладылар. Нәтиҗәдә, моннан 4 ел элек фестиваль төбәкара дәрәҗәсен алды. Быел, мәсәлән, анда Башкортстан, Әстерхан, Ижевск, Екатеринбургның Красноуфим районы театр коллективлары катнашты. Бу фестивальнең әһәмияте бик зур, минемчә, чөнки анда татар теле  сәнгатьчә, образлы итеп тамашачыга ирештерелә. Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин исемнәрен  халык күңелендә беркетү чарасы буларак та “Идел-йорт” зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә республикабызда 125 халык театры бар. Фестиваль аларга бер-берсе белән аралашырга, осталыкларын арттырырга мөмкинлек бирә.

   -“Иделкәем” балалар һәм яшүсмерләр театр һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсы быел нәрсәсе белән куандырды?

     -Аның да инде 20 елга якын тарихы бар. Ул “Золотая маска” исеме белән Чаллыда башланган иде. Ул вакытта анда башлыча рус коллективлары катнашты. Тора-бара без аны татарчалаштыруга ирешә алдык. Башта рус коллективлары читләшкән кебек булса, тора-бара кабат фестивальгә әйләнеп кайттылар. “Иделкәем”дә рус, чуваш театр коллективлары да актив катнаша. Курчак театрларының саны елдан-ел арта. Моннан 7-8 ел элек кенә әле көпә-көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер курчак театры табып булмый иде. Хәзер алар 20 ләп булды. Балалар курчакларны үзләре ясый, киемнәр тегә. Абдулла Алиш, Рабит Батулла, Галимҗан Гыйльманов, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимнарның саф татар телендә иҗат ителгән матур әсәрләрен сәхнәләштереп, үзләре дә татар телендә сөйләшергә өйрәнә.

     -Камил абый, сез Урицкий, Төзүчеләр мәдәният сарайларында халык театрлары оештыргансыз. Анда режиссер да, артист та булгансыз. Спектакльләрегездә берничә буын тамашачы тәрбияләнгән. Кайчандыр сезнең геройларыгызга гашыйк булып төннәр буена хыялланып яткан кызлар хәзер инде  “Идел-йорт” фестиваленә оныкларын алып килә. Моннан тыш күп йөргән, күпне күргән кеше буларак яшь талантларны барлап профессиональ театрлар өчен яңа кадлар әзерләгәнсез. “Бер Алсу Гайнуллина өчен генә дә Камил Саттаровка һәйкәл куярга була”, - дия торган булган күренекле режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов.

     -Бервакыт мине мәктәп театр коллективлары бәйгесенә жюрига билгеләделәр. Алсуны шул вакытта күрдем, үземә - Урицкий мәдәният йортына чакырдым. Ул елларда Казанда гына да 18 театр коллективы бар иде. Шуларның 8-е - халык театрлары. Хәзер исә Сәетгалиев мәдәният сараенда эшләп килүче бер генә коллектив калды. Төрле смортлар да күп үтә торган иде. Шулай бервакыт “Театр язы”нда Алсуымны Рәшидә Җиһаншина күреп калган. “Синдә җәүһәр бар. Артистка Галимә Ибраһимовага менә инде 25 ел алмаш эзлибез. Син аны Марсельгә күрсәт”, -  диде миңа Рәшидә апа. Алсуның исә комиссиягә күренергә барасы килми, аяк терәп каршы тора. Аны бип озаклап үгетләп, Марсель Сәлимҗановка күрсәтүгә ирештем барыбер. Алсуны Марсель белән бергә Празат Исәнбәт, Рәшидә апа үзе, Хидаят Солтанов, Кәшифә Тумашева, Ирек Баһман, Асия Масаутова көтеп торган икән, чөнки Рәшидә апа, Алсу – театрның киләчәге, дип кайтып сөйләгән.

    Әсхәт Хисмәтне театр училищесында укыган чагында Асия Хәйруллина минем театрыма юллаган иде. “Татарча саф, чиста итеп сөйләшергә өйрәнәсең килсә, Камил абыеңда уйна”, - дигән.

      Бервакыт “Галиябану”ны куябыз. Әйбәт җырлаучы артистка кирәк, дип музыка училищесына бардым. Анда миңа Лидия Ямщикова исемле кызны тәкъдим иттеләр. Шулай итеп җыр сәхнәсендә Лидия Әхмәтова буларак танылган артискабыз иң элек халык театрында уйнап остарды. “Камил абый, син күп йөрисең, театр училищесында егетләр аз, караштырып йөр әле”, - дигәннәр иде. Шулай каранып йөри торгач, авылда сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Хафиз Хамматуллинга тап булдым. Аны артист булырга үгетләдем. Театр училищесына китереп тапшырдым. Ләкин бер шарт куйдым: бу егет миндә уйнарга тиеш, дидем. Хафиз Хәлилне уйнады. Ә хәзер ул Минзәлә театрында эшли, Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды.

      Фикрәт Сибгатуллинның күңеленә минем халык театры тирән уелып калган булса кирәк.Башта Әлмәт театрында эшләде, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды.Хәзер үзе Яңа Нәдер халык театрын җитәкли.

   Чаллыда иҗат итүче Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов та яшьлегендә халык театры мәктәбен үтте.

      Түбән Кама театрында минем шәкертләрем – Татарстанның атказанган артистлары Гөлнур Галиева һәм Дилә Карпова.

            К.Тинчурин театрында иҗат итүче шәкертләрем Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина, атказанган артистлар Әлфия Хәсәнова һәм Миләүшә Нәҗмиева белән горурланам.

- Сез тәрбияләгән режиссерлар – бүгенге көндә республика халык театрларының әйдәп баручы режиссерлары.

       - Әйе. Кукмарада – ике тапкыр “Идел-йорт”ның гран-при иясе Рамил Сәләхетдинов, Балтачта – Илдар Насыйбуллин, Арчада – гран-при иясе Рафис Сәләхетдинов, Казаныбызның Сәетгалиев мәдәният йортында – Рафис Фазылҗанов, Балык Бистәсендә – Рифкать Галиев, Мамадышта – Марат Баязитов, Бөгелмәдә – Флера Шәрипова, Чүпрәледә – Ринат Кәлимуллин.

     - Театрга катнашы булмаган кайбер җитәкчеләр дә сезне үзләренең остазы дип саный бит әле.

      - Чыннан да, Союзара халык иҗаты республика йорты директоры булып эшләгәндә миңа директорлар да тәрбияләргә туры килде. Казан циркының  директоры Дамир Шәрифуллин, шәһәребез филармониясе директоры Рәис Шакиров, “Бәрмәнчек” керәшен ансамбленең директоры Артур Поляков, Чаллы, Минзәлә театлары директорлары Рашат Фәйзрахманов һәм Роберт Шәймәрданов шундыйлардан.

     - Белүемчә, профессиональ театр сәнгатенә керткән өлешегез моның белән генә чикләнми.

      - 1974 елда Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап Мирсәй Әмирнең “Тормыш җырын”н куйдык. Урицкий мәдәният йортындагы халык музыка уен кораллары оркестрын да, татар вокаль ансамблен дә эшкә җиктек. Үземдә 35 кеше. Оркестрда 8 музыкант, ансамбльдә 40 лап артист – барлыгы 75 ләп кеше катнаша. Баянчым – беренче профессиональ татар баянчысы Габдулла Хәлитов, гримерым – “Сәйяр” труппасы артисты Касыйм Шамил, рәссамым – Ленинградта Репин институтын тәмамлаган Татьяна Гаммова. Бу спектакль белән Бөтенсоюз фестивалендә беренче урынны алдык. Янәшәгә куярлык бүтән бер спектакль дә булмаган ахры. Икенче урынны берәүгә дә бирмәделәр. Иң яхшы музыка, сәхнә бизәлеше өчен дипломнар бирделәр. Һәм иң яхшы хатын-кыз роле өчен Мәрьям Хуҗинага бүләк тиде. “Тормыш җыры”н академия театрында да күрсәттек. Шуннан соң Рәшидә апа Җиһаншина партия өлкә комитетына барган. Ул вакытта һәр мәдәният йортында диярлек оркестр чокыры бар. Ә академия театрында юк. Рәшит Сафиуллин исемле баянчы берүзе баянда уйный. “Тормыш җыры”ннан соң Рәшидә апаның түземлеге беткән ахры. Академия театрында оркестр чокыры ясауларын сораган. Шулай итеп безнең “Тормыш җыры”быз академия театрын да җырлы-музыкалы итте.

      -  Спектакль куелган елларны төп-төгәл, исем-фамилияләрне ничек хәтерләп бетерәсез?

     - Һөнәрем шул. Тарихчы бит мин.

    -?

    - Иң элек мин юристлыкка укырга кердем. Ләкин бер акыллы баш мине акылга китерде. “Гомер буе җәмгыятнең пычрагында казыначаксын бит, ә синең күңелен саф”, - диде. Шуннан тарих бүлегенә күчтем.

      - Ә театр белән мавыгу каян килә?

      - Театр белән балачактан ук мавыга идем.

     - Халык театрларында 35 ләп спектакль куяр, 50 ләп роль башкарыр өчен бер мавыгу гына җитәме икән? Белүемчә, сез халык театрларында бердәнбер буларак Ленин образын иҗат иткәнсез. Безнең профессиональ театрларыбызда да Ленин ролен уйнаган артистлар бармак белән генә санарлык түгелме соң? Нәҗип Гайнуллин, Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, Минзәләдә Әнвәр Фәсхетдинов һәм шуның белән шул бугай. Моннан тыш “Кияүләр”дә Алсу Гайнуллина белән бергә шагыйрьӘбүбәкерне, “Тамырлар”да Зиннәтне һәм Гомәрне, “Туган авылым”да председательАрслановны, “Рамай”да Рамайны һәм тагын бик күп рольләр башкаргансыз.

    - Остазларым яхшы булды минем. Дилүс Ильясов, Рифкать Бикчәнтәев, Касыйм Шамил, Касыйм Мөхәммәтҗанов, һәм, ниһаять, Михаил Ульянов үзе.

   -?

 - Михаил Ульянов белән 10 ел бергә эшләргә насыйп булды. Ул Вахтангов театрының сәнгать җитәкчесе дә, авылларда мәдәният-шефлык эше буенча үзәк җәмгыятенең рәисе дә иде.  Мин комсомолның, партиянең шәһәр комитетларында, профсоюзларның өлкә комитетында эшләдем. Режиссер эшчәнлеген ярты ставкага гына алып бардым. Ульянов мине башта Саратовка, аннары Әзәрбайҗанга җибәрде. Күп йөрергә туры килде.

     - Ул еллардан нәрсә бик истә калган?

      -Бервакыт Германиягә “Саз” вокаль ансамблен һәм “Юность” бию коллективын алып бардым.  Безнең белән өч баянчы да бар иде. Алар концертта композитор Салих Сәйдәшевнең “Совет Армиясе маршы”н башкардылар. Шунда озын гына буйлы, җитди кыяфәтле бер алман бар иде. “Сәйдәшев маршының матурлык буенча бөтен дөнья маршлары арасында бишенче урында торуын беләме икән җитәкчеләре”, - дип сорады миннән тәрҗемәче аша бу алман. Бишенче урынны каян исәпләп чыгарган икән бу, дип шакаттым мин. Баксаң, бу алман консерватория профессоры икән, төрле ил композиторлары маршларын өйрәнеп докторлык яклаган.

     - Камил абый, белүемчә, кызыгызга музыкаль белем бирергә дә театр этәргән.

    - Баянчым Габдулла Хәлитов турында әйтеп үткән идем инде. Бик талантлы егет иде. Әмма безнең арада еш кына бәхәс чыга торган иде. “До” белән “Ре”ны да аермаган килеш бәхәсләшеп утырма әле, дия иде ул. Их, шунда гарьләнүләрем! Шуңа күрә 4 яше тулуга ук кызым Резидәне музыка түгәрәгенә ияртеп алып бардым. 6 яшеннән консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбенә укырга алдылар. Хәзер Резидә Хөрмәтуллина – танылган музыкант, Федераль университетның доценты, педагогика фәннәре кандидаты, халыкара конкурслар лауреаты. Оныгы Диана да әнисе укыган мәктәптә белем ала. Ул да инде күпләгән бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулап өлгерде.

    - Камил абый, тормыйш девизыгыз нинди?

    - Мин гомер буе беренче һәм бердәнбер булырга омтылдым.

    - Максатыгызга ирешкәнсез, язучы Аяз Гыйләҗев, драматург Хай Вахитның “халык театрының профессоры”, “халык театрының атасы” дипсезгә биргән бәяләмәләре дә моны раслап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк