Логотип
Театр

Сөекле, сөйдерүче Дилбәр…

         Әлеге котлау сүзләренә каршы «Әгәр дә маңгаенда сырлар булмаса?» дигән сорау туды әле. Татарстанның атказанган артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт районы Советы...

   

 

   Әлеге котлау сүзләренә каршы «Әгәр дә маңгаенда сырлар булмаса?» дигән сорау туды әле. Татарстанның атказанган артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгының күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре иясе, Әлмәт-татар дәүләт драма театрының искиткеч талантлы артисты Дилбәр Әбүнәгыймовага 50 яшь тулды дигәч тә, ышанмыйчарак тордым шул.

 

   Театр белән яши
 
   Театр сәхнәсендә балалар өчен спектакль бара. «Ел фасыллары» исемле уенлы-интерактив тамаша барышында зал тутытып килгән өлкән һәм нәни тамашачылар баштанаяк әкият дөньясына чумган. Әледән-әле алышынып торган күренешләр, яңадан-яңа уеннар барышында нәниләрне тыеп торам димә – сәхнәнең иңен-буен бер итеп йөгерәләр дә йөгерәләр, тамашага кушылып борчылалар, көенәләр, сөенәләр… Еш кына битлекләр, танымаслык костюмнар киеп чыккан персонажлар арасыннан Дилбәр ханым Әбүнәгыймованы эзләп утырам. Чыккан бере җил-җил атлый, егыла, чаба, йөгерә, Урман иясе булып әкәмәт олы «кайрыга төренә». Шул җитезләр арасыннан кайсы Дилбәр соң моның? 
 
   Спектакль азагына якынлашып, пәрдә ябылгач та тирләп-пешеп һәм күзләреннән нур чәчеп грим бүлмәсенә ашыккан әңгәмәдәшемне күреп шаккаттым: булса да булыр икән саекмас талант та, сылулык-матурлык та! 
   –Театрга беректем дию – дәшми калу белән бер булыр инде. Утыз елдан артык гомерең шул сәхнәдә узгач, театр белән яшисең икән ул. Эшкә ялгыш кына бер көн килми калсам да, дөньядан артта калган кебек тоям үземне, – дип каршылады мине әңгәмәдәшем. 
 
    Актаныш яклары шул! 
 
   Аның күзләренең зәңгәрлеге якты аяз күкләрне хәтерләтә, елмаюына бөтен җиһан сыйган. Тулышкан чия төсле иреннәре елмаймаган чагында да иясен бик матур, мөлаем, искитмәле бәхетле итеп күрсәтә. Гәүдәсенең сылулыгы унсигез яшьлек кызларныкыннан бер дә ким түгел. Дилбәр – Актаныш районы Яңа Әлем авылы кызы. Сигез балалы ишле гаиләдә дүртенче булып туып үскән Дилбәр төскә-биткә әнисе Халидәнең көзгедәге чагылышы төсле, холкында исә әтисе Рәшитнең үҗәтлеге һәм тырышлыгы да «уйнап тора». Тамаша залының балконында йомшак кәнәфиләргә чумып, кичә генә булган төсле тоелса да, инде шактый еракта калган балачак хатирәләрен барлап утырабыз. Шул арада сәхнәдә декорацияләрне сүтә башладылар.
 
   –Мәктәптә укыганда җырларга-биергә дә ярата идем анысы. Олы апам Казан артистларын күреп һушы китеп, артист булырга хыялланып йөргән чагында, янында мин дә бар идем. Аның хыялы миңа күчкәндерме (артист булмаса да, сәхнә кешесенә тормышка чыгып, бүген Камал театрында китапханәдә эшли ул), җизнәм Юныс Сафиуллинның күзе үткер булгандырмы – аның киңәшен тотып, сигезенче сыйныфтан соң театр училищесына килдем. Чандыр гына гәүдәле, бәләкәй генә кызчыкка булачак курсташларымның сәерсенеп караганнарына игътибар итмичә конкурсны уздым тагы. Урамда барганда туфли үкчәсе сындырган туташны уйнап, телгә килгән беренче җырымны җырлап биегән идем кебек… – дип искә алды сәхнәгә илткән юлларын Дилбәр ханым.
 
   Артист булу – энә белән кое казу
 
   Студент елларын кем генә сагынмый да, ул еллардагы кызыкны кем генә искә алмый икән. Шаулап узып китә дә – төшкә кереп йөдәтә тагын үзе. Ә менә Рабит Батулла, Шамил Бариев, Асия Хәйруллина, Гали Хөсәенов кебек легендар шәхесләрдән белем алган ул кадерле вакыт иҗат дөньясында кайнаган студентлар өчен бер кызыктан икенчесенә күчкән төсле була. Әлмәт театрына яңа агым булып ургылып килеп кергән тугыз ялкын, тугыз холык, тугыз сулыш – ул чорда театрның баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев юл чатында торган иҗат коллективына моннан да олырак бүләк ясый алды микән?!
 
   –Театрның да төрле вакытлары була бит. Училище тәмамлап эшкә кайтып кергәч тә баштанаяк эшкә чумдык инде. Алдан ук рольләр әзерләп, алдан ук без – яшьләргә исәп тоткан булып чыкты бугай Рөстәм ага. Эшкә кайткан елны ук Б.Васильев әсәре буенча куелган «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде», Р.Мингалимнең «Шүрәлеләр үч алмый», «Кунак кызы гел килмәс» пьесаларын сәхнәләштердек. Соня Гурвич роле, әллә беренче булганга, бигрәк тә күңелгә сеңеп калган. Аңа шулкадәр кереп киттем, хәтта үзем үк ышанып елауларым да ихлас иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Дилбәр ханым.
 
   Кушылганны җиренә җиткереп үтәргә гадәтләнгән тырыш та, булган да, өстәвенә, әвәләргә җайлы камыр төсле, нинди образ кирәк – шуны тудыра белгән Дилбәргә режиссерлар рольләрне берсе артыннан икенчесен яудырып кына торалар. К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә Гөлнур, Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә Хәмидә, М.Маликованың «Йөрәк ничек түзсен»ендә – Йолдыз, И.Абдуллинның «Айсылуның айлы кичләре»ндә – Айсылу аның иҗат юлындагы беренче уңышлары. 
 
   Аның өчен кысалар юк
 
   Дилбәр Әбүнәгыймова турында хезмәттәшләре биргән характеристикада мондый юллар бар: «Ул рольгә шулкадәр оста, аның өчен жанр кысалары юк – комедия, трагедия, фарс амплуасындагы героинялар да аңа бертигез буйсына. Җыр-биюгә һәвәс булуы иҗат мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә». 
 
   М.Кәримнең «Җырланмаган җыр»ында Дилбәр, Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде» спектаклендә шултиклем зур сынауларга дучар булган ана Нурия, Ф.Әмирханның «Тигезсезләр»ендә Сәлимә, Ф.Садриевның «Тәрәзәгә егет килгән» комедиясендә утырып калган Зөбәйдә, Д.Салиховның «Сәер кеше» драмасында хәрби хезмәттән сукыраеп кайткан ир хатыны Раушания, Ф.Әмирханның «Тигезсезләр»ендә Сәлимә роле – Дилбәр атлы бәхетленең һәр роль аша һөнәри үсүен, халкыбызның милли йөзенә, гореф-гадәтләренә тугры кала белүен, шул ук вакытта замана таләбе булган яңалыкларны да дөрес кабул итүен дәлилли торган хезмәт нәтиҗәсе. Хәер, сәхнәдәге адымнарын Камалова (кыз фамилия-се) буларак ясаган Дилбәр ханымга башкача эшләргә ярамагандыр да. Ни дисәң дә, татар театр сәнгате өчен бик тә яңгыравыклы һәм аһәңле фамилия ич. 
 
   Камалова-Әбүнәгыймова
 
   Сөйләшкән арада сәхнәгә күз төшергәләп торабыз. Ял көнендә икешәр-өчәр спектакль уйнарга гадәтләнеп килгән театр труппасы кичке тамашага әзерләнә. Хәтер йомгагына ияреп, декорацияләрнең берсе сүтелә, икенчесе куела тора. Тормыш та бит шулай, сәхнәдәге тамаша кабатланса да, театрдан тыш дөньяда үзгә декорацияләр, үзгә вакыйгалар куера тора. 
 
   – Өй тулы бала булган гаиләдә тәрбияләнгән кызның тормыш корасы билгеле иде аның, тик менә вакыт мәсьәләсе тар булган бит сезнең яшьлектә. Кайчан һәм ничек, кай арада үз оягызны корып җибәрдегез? – дип тамашачылар өчен аерата кызык булган «чаршау артына» чакырам.
 
   – Үзем дә аптырыйм инде. Көндез дә эштә, кичен дә эштә, гастрольләрнең дә кайнап торган чагына эләктек ич без. Күрәсең, кыз вакытта теләгән теләк кабул буладыр – ирең белән бергә эшләсәң иде дип икесе дә театрныкы булган гаиләләргә кызыгып карый торган идем. Нәтиҗәдә ирем белән театр таныштырды. Армия хезмәтеннән соң ул безнең коллективка автобус йөртүче булып эшкә урнашты. Шулай ничектер танышып-кавышып куйдык инде. Гастрольләргә бергә йөрдек, балабыз да янәшәбездә булды, – ди бәхетле хатын.
 
   Әлбәттә, беренче адымны Айрат Әбүнәгыймов үзе ясый. Тулай торакта яшәгәндә балкон аша узып сөйгәне белән очрашуга ашыгуы да, өйләнешергә вәгъдәләшкәч, Дилбәр аягын сындыру сәбәпле, булачак кәләштән башка гына Актанышта кыз ярәшүләр дә, дефицит чорда бирнә эзләп Татарстанны айкаулар да рәхәт хатирә булып саклана хәзер гаиләдә. 
 
   Илһам чыганагы – мәхәббәттер
 
   Дилбәр Әбүнәгыймова белән үземә унбиш ел элек – аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч танышу насыйп булды. Яңа эшли башлаган чорым, Әлмәт театрына беренче аяк басуым. Яшь кешегә шундый дәрәҗәле исем бирелүенә сокланып, аңа гашыйк булып кайткан идем. Шул гомер эчендә тамчы да үзгәрмәгән, хәтта тагын да чибәрләнеп киткән Дилбәр ханымнан яшь булып калу серен чишүен үтенәм. Татар хатыннарына хас тыйнаклык, оялчанлык белән рәхмәтләр укыганнан соң гына
 
   «Кем белсен инде?» – дип, җаваптан китәргә ашыга. Ә шулай да?!
 
   – Кеше каян да булса илһам алып яшәргә хаклы, шулай булганда аның эше дә, тормышы да көйле була. Адәм баласына мәхәббәт хас, ул яратырга һәм яратылырга тиеш. Ишле гаиләдә әти-әнинең иркәләп утырырга вакытлары булмаса да, аларның мәхәббәте дөнья көтә белергә өйрәтүдә чагылыш тапкандыр. Аларның исән-сау булып, иңнәремә канат куеп торулары бәхетле итә мине. Туганнар арасында да җылы хисләр, әйбәт мөгамәлә безнең. Инде килеп ярым-парым Айрат, кызым Диләрә, улым Айзат яшьнәргә көч бирә. Балаларның яшь аралары унбиш ел, улымны соңарып таптым дисәм дә була. Әни булу да яшьлеккә кире кайтара икән. Шуңа өстәп кызымның игезәк кызлары – оныкларым да бар бит әле! Картаерга вакыт тими торгандыр, – дип уенын-чынын бергә кушып сөйләде Дилбәр ханым. 
 
    Мәхәббәт димәктән, шәхсән миңа Дилбәр Әбүнәгыймованың О. Богаев әсәре буенча куелган «Ышаныч» спектаклендәге Маша образы кадерле. Бөек Ватан сугышында ирен югалткан ятимә карчыкны аңа булган мәхәббәт яшәтә, аңа булган иң саф, эчкерсез хисләр яңадан яшәртеп, ничә гомер бирелсә – сөйгәнен шулчаклы көтәргә әзер итеп яшьнәтә. Интернациональ рухтагы бу спектакль татарча белмәүчеләргә дә аңлаешлы, һәр милләт вәкиле анда үзен таный. Баксаң, андый уңышның сере дә бик гади икән ич – илһам чыганагын мәхәббәттән алып яши бит сөекле һәм сөйдерүче Дилбәр дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк