Логотип
Театр

Сәхнә алиһәсе

- Талант ул һәркемгә дә кушучлап таратылган бүләк түгел, табигать  аны чамалап кына өләшә.  Сез шул бүләккә ия затларның берсе. Үзенчәлекле тавыш, нәфис нәзәкатлелек Сезне сәхнә алиһәсе итә дә куя....

- Талант ул һәркемгә дә кушучлап таратылган бүләк түгел, табигать  аны чамалап кына өләшә.  Сез шул бүләккә ия затларның берсе. Үзенчәлекле тавыш, нәфис нәзәкатлелек Сезне сәхнә алиһәсе итә дә куя. Әллә нәселегездә кемдер иҗат утын кечкенәдән үк күңелегездә үрләтеп калдырдымы?

       - Нәсел дигәннән, дәү әнинең бертуган абыйсы Авзал хаҗи Казанда беренчеләрдән булып хаҗ сәфәре кыла. Ул Татар бистәсендә үз йорты белән байлыкта-муллыкта яши, соңыннан совет хакимияте аның бөтен мал-мөлкәтен тартып ала. Минем бабам, ягъни әнинең әтисе Кадир  - милләте белән азербайҗан, әни тугач кызына сирәк очраган Раван исемен кушып кына өлгерә, шуннан соң үлә ул. Әни әнә шул Авзал хаҗиларда үсә. Ата-ана йогынтысы көчле булгандыр дип уйлыйм, чөнки безнең әти бик матур җырлый иде. Заманында ул С.Сәйдәшев, Х.Сәлимҗанов, Ф.Йосыповлар белән аралашкан, концерт-спектакльләргә йөргән. Хәрби кеше булса да, сәнгать дөньясына тартылган. Әни инде матурлыкка мөкиббән иде, аны хәтта матурлык корбаны дияргә дә мөмкин. Аның өчен өйдә табак-савытмы, тәрәзә пәрдәләреме, урын-җирме, кием-салыммы - һәммәсе матур булырга тиеш иде. Ул бик оста тегүче, ул теккән күлмәкләр модельерлар көнләшерлек иде. Диварда безнең картиналар, ике якта - берсендә шагыйрьләрнең, икенчесендә композиторларның сурәтләре төшерелгән зур-зур плакатлар эленгән иде. Минем балачак Казанның Подложная урамында үтте. Без анда авыл тормышы белән көн иттек.

 

       - Сезне көянтә белән су ташыгандыр дип күз алдына китерүе  дә кыен.

 

       - Ә мин ташыдым! Колонка урамда иде. Агач йорт, газ юк, өйдә мич ягарга кирәк. Абый һәм мин икәүләшеп пычкы белән утын кистек. Әле тирә-күршеләр сыер, тавык-чебеш асрый иде.

 

       - Ә кырыс чынбарлык хыял канатларын сындырмаган... Югыйсә сез сугыш арты баласы... Сезнең буынга күп авырлыклар тигән бит.

 

       - Мин мәктәптә укыганда драма түгәрәкләренә йөрдем. Пионерлар сараенда бөтен түгәрәктә - биюме, җырмы, катнаштым. Әни өчебезне дә музыка мәктәбенә бирде. Абый белән без - срипкада, апа фортепьянода уйнарга өйрәнде. Абый бу уен коралының чын остасы иде, ахырдан ул Рахлин оркестрына эшкә урнашты.

 

       - Язмышымны театр белән бәйлим дигән уй күңелегезгә кайчан кагылды соң? Әле бит җыр өлкәсе бар, бию өлкәсе бар дигәндәй.

 

       - Миңа театр җене ияләшкән иде инде. Сәгатьләр буе болытларга карап үз дөньямны төзеп, хыялланып утыра идем. Әби: “И, бу балакай ничек көн күрер, тагын мәрткә чумган”, - дия иде. Ул чорларда радиодан рус спектальләрен тапшыралар, мин шуларны тыңлый-тыңлый  Вахтангов театры белән саташа башладым. Исәбем - Мәскәүгә бару иде. Әни ситса тукымадан киң итәкле күлмәк текте, күршебез Тайфә апа туганнарының адресын кулыма  тоттырды һәм мин башкала яуларга киттем. Ялгызым гына. Аңа кадәр әз-мәз дөнья күргән бар иде: “Артек” пионерлар лагерында ял иттем, комсомол путевкасы белән Чехиядә булдым. Әмма бу юлысы шыр ялгызым. Имтиханда мин беренче турдан ук узмадым. “Сез безгә туры килмисез шул, без быел героинялар кабул итәбез.  Ә сез травести амплуасында. Сезнең Казанда Качалов студиясе ачыла, сезне анда биш куллап алачаклар, сез талантлы “кыз”, - диделәр.

 

       - Язмыш  Сезне үзе боргандыр, бәлки. “Син, бала, татар театры сәнгате өчен туган”,  дигәндер.

 

       - Ә мин бит Качалов студиясенә рус төркеменә  имтихан тоттым!  Чөнки рус мәктәбендә укыдым. Дөрес, өйдә без татарча сөйләшә идек, әмма ул әдәби тел түгел иде. Монда да шома гына үтмәдем әле. “Сезгә ничә яшь?” - диделәр. “Унбиш”, - дигәч комиссия әгъзасының берсе:  “Ашыкмагыз әле”, - диде. Икенчесе сарказм белән: “Ә сез нәрсә уйнарга телисез инде?” - диде. “Анна Каренинаны”, - дигәч, барысы да көлде. Мин шуннан соң бүлмәдән елап чыгып киттем. Ахырдан гына белдем, мине ирештерүче Хәким Сәлимҗанов булган икән. Хуш, бер мәрхәмәтлесе  тынычландырып яңадан кертеп җибәрде. Икенче турдан соң исемлектә үз фамилиямне күреп сөендем инде. Шулай басып торганда миңа берәү эндәште:

 

       - Сез татар кызымы? - ди. “Әйе”, - дим. “Нишләп  алайса рус төркеменә язылдыгыз? - ди. Хәлемне аңлаткач:  “Юк,сеңелем, сезнең киләчәгегез - татар театры. Татарча өйрәнерсез, әйдәгез, М.Җәлилнең шигырен ятлап килегез әле”, - ди. Пәйгамбәр кебек минем барыр юлымны сызган бу кеше - Ширияздан абый Сарымсаков иде. Татар төркемендә без Ирек Баһманов, Рәсим Сәлахов, Мансур Шиһаповлар белән бергә сәхнә серләренә төшендек.

 

       - Нинди бәхетле очрак! Һәм Сезне ул тәүге тапкыр зур сәхнәгә аяк бастырган кеше дә бит әле.

 

       - Әйе, Ширияздан абый Камал театрында баш режиссер иде, мине укыганда ук төрле спектакльләргә - күп кешеләр катнашкан сәхнә күренешләренә чакырды. Ә икенче курста инде миңа Рәфкать Бикчәнтәев Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклендә Рәхилә ролен бирде. И театрда шау-шу купты! Янәсе, бу ни хәл?! Студент башы белән төп каһарманны уйный янәсе! “Камал”да ул вакытта Рауза Хәйретдинова, Галия Булатова, Асия Галиевалар кебек өлкәнәеп барган артистлар яшьләрне уйнарга мәҗбүр иде. Чыш-пышлардан соң, күрәсең, гарантия өчен Люция Фарсинаны икенче итеп билгеләделәр. Янәсе мин, япь-яшь кыз, җиңеп чыгалмам.

 

       - Ә бит Рәхилә Сезнең яшьтәшегез, аны инде нәкъ менә Сез генә аңлыйсыз!

 

       - Билгеле, мин дулкынландым. Әле җитмәсә егетем Тәлгатьне мәшһүр Шәүкәт  Биктимеров уйный! Аның зәңгәр күзенә бер карасаң -  батасың. Иң авыры - көлү иде. Әсәрдә Рәхилә ха-ха да хи-хи, гел көлә. Мин көлүдән мәхрүм, өйгә кайтам да, елыйм. Булмый инде дим. Беркөнне көзге каршысына бастым да, үземнән көләргә тотындым. Көлү өянәгем кузгалды. Репетициядә хәтта: “Җитте инде, көлә беләм дигәч тә, ул хәтле арттырма”, - дип кисәттеләр. Бу спектакль театр дөньясында зур яңалык иде, тамашачы аны бик яратты. Х.Вахит белән Р.Бикчәнтәев шуның өчен Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

 

       - Режиссер Рәфкать Бикчәнтәев Сезне баштан-аяк рольләр белән күммәсә дә, санасаң - алар шактый икән. Сәхнәдәге “Беренче мәхәббәт” артыннан ук күңелегездә дә беренче мәхәббәт бөреләнә түгелме соң?

 

       Без гастрольләрдә Рәфкать белән аралашып, бер-беребезгә тагын да якынайдык. Ул хатыныннан аерылган, Гүзәл исемле кызы бар иде. Бик ялгыз иде, мин аны жәлли идем. (Сүз уңаенда, Гүзәл бүген Болгариядә яши, без аның белән дустанә мөгаләмәдә, күрешеп-очрашып торабыз.) Ул әнидән минем кулымны сорады. Әни рөхсәт итмәде. Әле апа кияүдә түгел, абый өйләнмәгән.  Мин: “Бирсәң дә барам, бирмәсәң дә - барам, әни”, - дидем. Тик никахыбыз 7 елдан соң өзелде. Мин аның турында бик матур хатирәләр саклыйм. Искиткеч талантлы артист иде, белемле, эрудицияле режиссер иде. Аның кадере генә булмады. Ул кисәк кенә йөрәк чире белән фани дөньядан “мәңгелек йорт”ка күчте.

 

       - Театр Сезне бәхетле иттеме дидем дә, төртелеп калдым, Наилә ханым. Чөнки байтак еллар рольсез утырасыз. Бу аз вакыт түгел, килешәсездер?

       - Бердәнбер “Кичер мине, әнкәй”дә  (Р.Батулла әсәре) уйнадым. Анда да укытучыны гына. Театрга шаулап-гөрләп алмаш килде. Зөлфирә Зарипова, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллиналар. Мин урталыкта калдым: ни яшь, ни карт дигәндәй. Яшьләрне уйнарга соң, карчыкларны - иртәрәк. Бу чорны бөтен артистлар да кичерә. М. Кәримнең  Агазиясе (“Ташлама утны, Прометей”) мине кабат терелтте. Аны башкорт режиссеры Лик Вәлиев сәхнәләштерде. Озын-озак тәнәфестән соң мин үземнең “дөя” түгеллегемне исбатларга тиеш идем. Шөкер, исбатладым. Монда башка сүз артыктыр.

 

       - Заманында театр күгендә йолдыз төсле Дамир Сираҗиев атлы егетебез балкыган иде. Аның исеме әлегә кадәр онытылмый икән, димәк сәнгать әһелләре арасында ул зур абруй казанган булган. Хәер, Дамир турында Сездән дә әйбәтрәк белгән кеше бар микән.

 

       - Дамир башта безнең театрда электрчы вазифасын башкарды. Минем “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә уйнаган чагым, ул шаяртып: “Сине генә яктыртам”, - дия иде. Егет ГИТИС тәмамлагач, кабат безгә - режиссер сыйфатында кайтты. Төп роль булмаса да, Ч.Айтматов әсәре буенча язылган “Ахырзаман” спектакленә алды. Мин шунысына да канәгать идем, чөнки иҗат процессында катнашу үзе зур нәрсә. Дамир белән безнең иҗади дуслык көчәйде, баш рольләрдә - Алия (“Ләйсән ире Хәсән”, Ю.Сафиуллин), Зөлфия (“Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”, И.Юзеев), Хатын (“Көйсезләнгән сәфәр”, А.Гыйләҗев) рольләрендә ул мине күрде, мактады, үссендерде. Дамир Сираҗиев миңа Аллаһ бүләге кебек иде. 15 ел сәхнә тоткан артистның хәлен чамалыйсыздыр, озак еллар рольсез яшәү - фаҗигага тиң, менә шунда сине бәяләгән кеше очрасын әле! Улым Фәриткә дә әйбәт йогынты ясады ул. Аның китапханәсе бай иде, Фәрит андагы бөтен китапларны диярлек укыды, театр училищесындагы дәресләренә йөрде. Гаилә дустыбызга әверелде Дамир.

 

       - Фәрит Марсель Сәлимҗановның да шәкерте дип беләм.

 

       - Әйе, ул аның төркемендә укыды. Шул вакытта ук Марсель Хәким улы: “Фәриттә режиссер сәләте бар”, - дип әйткән иде. Улым Мәскәүгә -  ГИТИСка киткәндә ике остазыннан да иҗат байлыгы җыйган иде.

 

       - Наилә ханым, Марсель Сәлимҗанов, гәрчә, рольләр мәсьәләсендә баштарак саранлык күрсәтсә дә, училищеда укытканда Сезне ассистенты итеп билгели. Сезнең талантыгыз аңарда шик уятмаган.

 

       - Илдар Хәйруллин белән без аның ярдәмчесе идек шул. Мин үзем дә дүрт ел театр училищесында, 25 ел мәдәният университетының студентларын артист һөнәренә өйрәттем.

       - Төрле характерлы геройлар белән беррәттән үсмер малайларны да рәхәтләнеп уйнаган артистның җиңел генә карчыклар роленә күчүе талантыгызның тагын бер билгесе дияр идем. “Бичура”да (М.Гыйләҗев әсәре) Күршекәй - сәер карчык Сезнең зур табышыгыз иде.

 

 

       - Аллага шөкер, үземдә дә сәерлек җитәрлек. Бу пьеса миңа бик ошаган иде, аны Фәрит укып бетереп кайткач диплом эше итеп куйды.  Ә менә Миләүшә (“Хушыгыз!”, Т.Миңнуллин әсәре) мине яңадан канатландырып җибәрде. Бу ролем биеклекнең иң югары ноктасы кебек иде, мин инде аннан соң башка рольләрне башкармасам да үкенмәс идем шикелле. Карагыз, партнерым кем иде?! - Ринат Таҗетдинов! Искиткеч зур талант иясе! Минемчә, зыялылар тормышы турында Туфанның иң көчле әсәре иде ул.

 

       - Фәрит Рәфкать улы ГИТИСны тәмамлап, “Камал”да режиссер дилбегәсен кулына алгач, Сез, мөгаен, сөенеп туймагансыздыр.

 

       - Аның өчен шатландым, әлбәттә. Улымны әтисенең уй-хыялларын тормышка ашырырга тиешле дәвамчысы итеп итеп күрдем. Марсель Сәлимҗанов нәрсә генә дисәк тә, мине һәрвакыт күз уңында тотты. Бервакыт урамнан барам, каршыма Марсель килә. Ул бит шулай кырт-кырт сөйләшә иде. “Наилә, “Әни килде”не әзерлибез, син Ананы уйныйсың”, - ди. “Көләсез мәллә?” - дим. “Көлмим, бу җитди тәкъдим. Оныкны Йосыф уйный”, - ди. “Әсәрдә кыз бала бит, ә минем оныгым малай”, - дим. “Ул малай булыр”, - ди баш режиссер. Театрда тынлык, барысы да  аптырашта. “Ничек инде Хәлимә Ибраһимовалардан соң шәһәр кызы Наилә Гәрәеваны  Ана роленә куялар?!” Бу хәбәр пьеса авторы Шәриф Хөсәеновка барып ирешкән. Аның хастаханәдә яткан мәле иде, хәлен белергә янына бардым. Исәнләшкән идем: “Оһо, тавышың көрәйгән, - ди. - Йә, Марсель сине өстәл артына утыртамы”, - ди. “Юк, - дим. - Өстәл алдына, сәхнә уртасына. Сез нигәдер борчыласыз бугай”, - дим. “Борчылам, билгеле, әнә бит, ничек ул рольне Наилә Гәрәевага бирдегез дип, йөрәгемә ут салалар”, - ди.

 

       - Сәнгать кешесе нечкә күңелле халык, менә мондый шик-шөбһәләр Сезне каушатмадымы соң, Наилә ханым?

 

       - Беренче пәрдәдә залда бернинди реакция юк кебек тоелды. Тамашачы суларга да курыккандай тып-тын! Артист бит ул барысын да сизә, шуңа әзрәк уңайсызландым. Тәнәфестә - сәхнә артында Фәрит: “Әни, кулларың дерелди, нишләдең син?” - дигәч: “Элеккегесе белән чагыштыралар ахры, кабул итмиләр”, - дидем. “Ә син тынычлан, үзеңне кулга ал һәм кабул итәрлек итеп уйна!” - диде ул. Чынлап та, икенче өлештә залдан җылы агыла башлады, ананың кичерешләре тамашачының йөрәгенә тиде. Азактан гөрләтеп кул чаптылар. Шәриф Хөсәеновка да ошады уеным. Бу Марсельның миңа соңгы бүләге иде. Юбилеемда ул миңа: “Гел шулай Наилә Гәрәева булып кал”, - диде.

 

Сөйләштек, ниһаять минем теләгем үтәлде. Әмма яраткан артистыбызның иҗат, тормыш, яшәеш, гыйбрәтле язмышлар  турындагы эчкерсез әңгәмәләрен бөртегенә кадәр кәгазьгә түксәм - ул йөз биткә дә сыймас иде. Ничәмә ничә буын тамашачының мәхәббәтен яулаган Наилә Гәрәева үзе дә әдәби әсәр каһарманы итеп сурәтләрлек кызыклы шәхес.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк