Логотип
Театр

«Тормышмы бу?»

Яшь режиссер Айдар Җаббаров республиканың төп театры сәхнәсенә Г.Исхакыйның «Тормышмы бу?» (1909), «Мәдрәсә җимеше» (1910), «Мөгаллим» (1908) әсәрләренә нигезләнгән спектакльне чыгарды. Башта ук шун...

Яшь режиссер Айдар Җаббаров республиканың төп театры сәхнәсенә Г.Исхакыйның «Тормышмы бу?» (1909), «Мәдрәсә җимеше» (1910), «Мөгаллим» (1908) әсәрләренә нигезләнгән спектакльне чыгарды. Башта ук шуны билгеләп үтим – Г.Исхакыйның әлеге әсәрләре үз вакытында зур кызыксыну уятып, җитди бәхәсләргә китерә. Аерым алганда, «Тормышмы бу?», «Мәдрәсә җимеше» С.Сүнчәләй, Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди тарафыннан «җенси азгынлыкны пропагандалаган» дип бәяләнсә, Н.Гасрый, Җ.Вәлиди исә чынбарлыкны тормыштагыча сурәтләп, җитди проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәләр дип яклап чыгалар. ХХ йөз башындагы кебек үк, спектакль бертөрле генә бәяләнмичә, җитди бәхәсләргә китерер дип уйлыйм.

Г.Исхакыйның әлеге әсәрләре 1905 елгы рус инкыйлабыннан соң язылып, аларда шул чор татар җәмгыяте, беренче чиратта, мәдрәсәләр тормышы, кадими хәлфәләрнең наданлыгы тәнкыйтьләнә. Инсценировка авторы һәм режиссер А.Җаббаров алдында җитди мәсьәлә тора – төрле елларда язылып, төрле жанрларга караган әсәрләрдә урын алган вакыйгалардан эзлекле сюжет кору һәм, иң мөһиме, Г.Исхакый уйланган, борчылган мәсьәләләрне бүгенгебез өчен дә гыйбрәтле һәм заманча яңгырашлы итүгә ирешү. Рәссам Булат Ибраһимов шул чор мохитен чагылдырып, катлаулы булмаган, әмма аңлаешлы бизәлеш тәкъдим итә. ХХ йөз башында җәмгыятьтә башланган икътисади үзгәрешләрне, фән-техникада алга китешне сиздереп, сәхнәне телеграмм баганалары кисеп үтә. Телефон чыбыгы чорналган тәгәрмәч вакыт агышын, вакыйгалар үзгәрешен аңлату белән бергә, гаиләдәге җиһаз-өстәл булып та хезмәт итә. Моның белән рәссам җәмгыятьтәге үзгәреш-яңарышның татар гаиләсенең хәл-торышы белән тыгыз бәйле булуын да искәртә кебек. Ә инде җитен капчыклар, сәхнәдәге вакыйга-хәлләр үзгәрешенә нигезле, бик тиз генә мәдрәсә бүлмәсенә, йорт-бинага, намаз урынына, карават-түшәккә һ.б. әйләнә.

Спектакльдә вакыйгалар мәдрәсә шәкерте Хәлимнең (Искәндәр Хәйруллин) үз тормышын сөйләүгә нигезләнгән монологы белән башлана. Гомумән, монологлар шәкертнең физик-физиологик һәм рухи үзгәрешен эзлекле ачуга, аны тамашачыга җиткерүгә хезмәт итә. «Мин»нең сөйләме исә тормышында булган мөһим вакыйгаларның сәхнәдә күрсәтелүе белән үрелеп бара. Шул рәвешле, яшәешнең төрле якларын үз эченә алган хәрәкәт тудырыла. Хәлим, гаилә әгъзаларын уч төбендә тотучы авыл мулласы (Олег Фазылҗанов) улы, чор-заман үзгәрешләрен тоемлаучы, китап-белемнең кадерен белүче малай булып үсә. Мәдрәсәдә тырышып укып, әти-әнисен, туганнарын сөендереп тора. Гарәп-фарсы телләрен, шулар аша дини китапларны үзләштереп, оста бәхәсче-монәзарачы булып китә. Мәдрәсәдәге иптәше Фазыл (Алмаз Сабирҗанов) кебек үк зур хыяллар, матур омтылышлар белән яши. Баштагы теләкләре хәлфә яисә мулла булуга кайтып кала. Әмма җәмгыятьтәге яңарыш хәрәкәте, газет-журналлар уку, Европа, аерым алганда, Андалузиядәге (Испаниянең көньягы) мөселманнар тарихы белән танышу, төрекчә китаплар уку шәкертләргә көчле тәэсир итә. Үз теләкләре белән яңалыкка омтылып, җәдит ысулын кабул итәләр, русча өйрәнә башлыйлар. Нәтиҗәдә Европа казанышларын үзләштерергә омтылган егетләр милли тәрәккыятькә ирешү идеалына килеп чыгалар. Аларның теләкләре һәм ышанулары шундый зур ки, хәтта бу юлда киртә булып торган иске кадими мәдрәсәне юк итәргә әзерләр. Әнә шундый матур идеаллар белән егетләр зур тормышка атлыйлар. Авылга кайтып мулла булып хезмәт итә башлаган Хәлим максатын тормышка ашырырга керешә: яңа ысул белән крестьян балаларын укыта, кызлар өчен мәктәп ачып, аларны укытырга мөгаллимә чакыра. Әмма аның тырышлыгы көтелгән нәтиҗәне бирми. Дөресрәге, ул мәгърифәт аша татар тормышын үзгәртә алмавын күрә һәм вакыт үтү белән халыкка хезмәт итү идеалларын югалткан, шул ук вакытта моның өчен борчылып яшәүче муллага әйләнә. Үз тормышын күз алдыннан үткәргән Хәлим тамашачыга мөрәҗәгать итә: «Шул «Тормышмы бу?» сөяле, үлгән кешенең өрәге кеби, алдыма килеп басты! Мин җавап бирә алмадым. Сездән сорыйм: «Тормышмы бу?»

Төп герой монологлары реаль чынбарлыктан алынган гыйбрәтле һәм бертөрле генә бәяләнми торган күренешләр белән үрелеп бара. Авторга ияреп, режиссер мәдрәсә тормышының төрле якларын ачуны үзәккә ала. Билгеле, Г.Исхакый мәдрәсәне эчке яктан ачып, уку-укыту системасына, кадими һәм җәдиди ысулларның каршылыгына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә. Татар яңарышын укыту системасын яңарту белән бәйләп карый. Тамашачы күз алдыннан шәкертләрнең мендәр атышып уйнаулары, өлкән курста укучыларның кечкенәләрне кыерсытуы, үзара әйткәләшү-төрткәләшүләр, хәлфәләрнең усаллыгы, әдәпсезлеге һ.б. үтә. Г.Исхакый, үз чоры мохите тудырып, мәдрәсә системасын түгел, бәлки тормыштан артта калган иске тип мәдрәсәләрне, аларның җитәкчеләрен тәнкыйтьли. Шулай да заман биеклегеннән караганда һәм без бүген мәдрәсәләрне гыйлем һәм тәрбия учагы булганнар дип бәяләгәндә, аларны бары тик кара төсләрдә генә бирүгә сак килергә кирәк дигән теләк туа. Әнә бит, үзе зарланган мәдрәсәдә Хәлим милли идеалларны аңлаучы булып җитлегә алган.

Спектакльнең үзенчәлеге һәм каршылыгы гөнаһ дип саналган әйберләр турында ачыкта-ачык сүз алып бару һәм күрсәтү белән бәйле. Вакыйгаларда Хәлимнең егет булып җитлегүе, шуңа бәйле аның табигый теләкләрен, хатын-кызлар белән аралашырга һәм җенси якынлыкка омтылуын ачуга киң урын бирелә. Бу күренешләрдә И.Хәйруллинның осталыгын күрми мөмкин түгел. Аның һәрбер хәрәкәте, мимикасы, үз-үзен тотышы табигый инстинкты белән акылы каршылыгында калган яшь егетнең эчке халәтен ачуга хезмәт итә. Әнә ул француз романнарындагы геройлар үрнәгендә паркта яисә Кабан күле янында йөри, хатын-кызларның аның белән сөйләшмәүләре, танышырга теләмәүләре өчен борчыла. Ә инде авылга кайткач, койма ярыгыннан күрше кызларын күзәтү, аларга хат язу күренешләрендә, теләкләренең кульминацион ноктасы буларак фахешханәгә килүендә геройның психологик халәте зур осталык белән ачыла.

Мәдрәсәдә тәрбия системасы булмавының аяныч нәтиҗәсен күрсәтү өчен Г.Исхакыйның «Мәдрәсә җимеше» хикәясеннән алынган күренешләргә спектакльдә киң урын бирелә. Җенси тотнаксызлыгы аркасында ирлек көчен югалткан Галиәкбәр (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) һәм хатыны (Гөлчәчәк Гайфетдинова) язмышы кеше фаҗигасе булып ачыла. Г.Гайфетдинова героинясы, бер караганда, иренең һәм үзенең авыр хәленә әрнеп яшәүче булып күренсә, икенче караганда, һәм барыннан да элек, җенси теләкләре көчле булып, үз-үзен тотышы әхлакый кагыйдәләргә буйсынмаган, бу халәттә аң төпкелендәге табигый инстинктлар буенча хәрәкәт итүче хатын булып гәүдәләнә. Белгәнебезчә, физиологик һәм психологик үзенчәлекләргә бәйле, кешенең үз-үзен тотышында җенси теләкнең ролен атаклы Австрия галиме З.Фрейд өйрәнә һәм ул фәндә «психоанализ» дип атала. Г.Исхакый татар сүз сәнгатенә әлеге күренешне алып кереп, әдәбиятның сурәтләү объектына бәйле яшәп килгән кануннарны җимерә, яңа башлангычка нигез сала. Югарыда әйтелгәнчә, моны күпләр кабул итмичә, Исхакыйны бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен сурәтләүдә гаепли. Шул ук вакытта кеше яшәешенең мөһим өлеше булган әлеге мәсьәләне күрмәмешкә салышу да әдәбиятның вазыйфасын тарайту булыр иде. Спектакльдә мондый “гөнаһлы” урыннар нигездә уңышлы мизансценалар аша тәкъдим ителә һәм тамашачы аны аңлап кабул итә. Шулай да әлеге күренешләр артык ялангачландырылган булып, аларны киметү теләге туа.

Спектакльдә гаилә тормышы аерым штрихларда төп герой туып-үскән йорт, әтисенең апаларына мөнәсәбәтендә бирелеп, аеруча тулы рәвештә Хәлимнең крестьян кызы Мәрзия (Ләйсән Рәхимова) белән гаилә коруына нисбәтле күрсәтелә. Соңгысы Г.Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасыннан алынган өзекнең эшкәртелүе булып тора. Хәлим идеалларының чәлпәрәмә килүе – өйләнеп балалар үстерүе, шул чор татар тормышы белән бәйле. Зур идеяләр белән авылга килеп, халыкны агартырга, аң-белем белән күзен ачарга омтылган егет җитди каршылыкка очрый. Авыл мужикларына, аларның балаларына Хәлимнең җәдитчелек белән бәйле эш-гамәлләре түгел, бәлки кайчандыр үзләре укыган иске дини китаплардагы һәртөр уйдырма кирәгрәк булып чыга. Ә инде хатыны күңелендә укуга кызыксыну, дөньяви белемнәргә ихтыяҗ тудыра алмавы – Хәлимнең рухи югалуы, үлеме буларак бәяләнә. Мәрзия ролендәге Ләйсән Рәхимова тормышчанлыгы, табигыйлеге, ышандыру көче белән аерылып тора. Яшәү мәгънәсен кием-салым алыштыруда, аштан ашка йөреп үзара макташу һәм мактанышуда күргән хатын ире Хәлимне үзенә буйсындырып кына калмый, бәлки аның хыял-идеалларын да юкка чыгарып, гап-гади авыл мулласы итеп калдыруга ирешә.

Г.Исхакый идеяләрен тамашачыга җиткерүдә режиссер (музыкаль бизәлешне дә А.Җаббаров үзе эшли), рәссам, артистлар ансамбле кызыклы, игътибарга лаеклы алым-формалар тапкан, аерым күренешләр, мизансценалар татар театры өчен яңалык булып кабул ителә. Спектакль карала, вакыйга-күренешләр тамашачыны битараф калдырмый. Шуның белән бергә, аерым мәсьәләләргә бәйле сорауларга урын кала. Әйтик, вакыйгалар барышында егетләрнең мәдрәсәне ут төртеп яндыру күренеше (бу Г.Исхакыйда юк!) берничек тә аңлашылмый. Үзеңә ошамаган әйберне сәбәпсез юк итү хокукый һәм әхлакый кануннарны бозу санала. Әлеге күренешне төшереп калдырган очракта да спектакльгә мәгънәви зыян килми кебек.

Спектакльдә сурәтләнгән вакыйгаларның заманчалыгы нәрсәдә соң? Әлеге сорауга җавапны һәркем үз аңлавыннан, ни күрергә, ишетергә теләвеннән һәм тормыш турындагы уйлануларыннан чыгып бирә. Минемчә, беренчедән, автор кешенең олы тормышка килү юлында рухи үсү-үзгәрүен һәм төрле шарт-сәбәпләр аркасында рухи бушлыкка төшүен сәхнәдә күрсәтеп, һәркемне уйланырга этәрә; икенчедән, кешенең үз-үзен эзләү юлында физиологик теләкләренең никадәр зур роль уйнавын ачуы белән бу «гөнаһлы» мәсьәләгә тамашачының, аеруча ата-ананың, укытучыларның игътибарын җәлеп итә; өченчедән, әйләнә-тирә яшәешне, үз тормышыңны, шул исәптән милли яшәешне үзгәртү өчен кемнеңдер күрсәтмә бирүен көтү кирәкми, син аны үзеңнән башла, дигән фикерне җиткерә спектакльне иҗат итүчеләр.

Гомумән, Г.Исхакый, бер кеше тормышын чагылдыру аша, һәркемгә хас сорауларга җавап эзли. Яшәеш спектакльдә чагылган ваклыклардан тора, шуңа да «тормышмы бу?» дигән сорауны үзебезгә никадәр алданрак кую, байтак мәсьәләләрне хәл итүгә, тормыш мәгънәсен табуга юл ача. М.Җаббаров һәм театр коллективының бәхәсләргә, аерым мәсьәләләрнең төрлечә укылышына урын биргән гаять кыю адымын хупларга гына кала.

Автор: Әлфәт Закирҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк