Логотип
Театр

Яңа сезонга ныклы адымнар белән

  Г.Камал исемендәге Татар дәү-ләт Академия театры яңа сезонга шактый зур үзгәрешләр белән аяк басты. Әле сезон ачылганчыга кадәр, камаллылар журналистларга яңа фирма өслүбен тәкъдим итте. Театрның...

 

Г.Камал исемендәге Татар дәү-ләт Академия театры яңа сезонга шактый зур үзгәрешләр белән аяк басты. Әле сезон ачылганчыга кадәр, камаллылар журналистларга яңа фирма өслүбен тәкъдим итте. Театрның сайты, афиша, программа һәм логотибы тулысынча яңартылган. Басма продукциядә дә, сайтта да фирәзә, көрән төсләр өстенлек итә. Сайт исә яңа сәхифәләр белән баетылган, интернет-кибеттә спектакльләрнең язмаларын, китаплар, аудиоязмалар һ.б. сатып алу мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш «Нәүрүз», «Һөнәр» фестивальләрендә, «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашырга теләүчеләр хәзер гаризаларын турыдан-туры сайтка гына җибәрә ала.
 
Камаллылар яңа сезонны, гаттәгечә, К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән ачып җибәрде. Театр өчен быелгы һәм киләсе 111 иҗат фасылы да юбилей сезоны булачак. 2016нчы елның 22 декабрендә татар театры үзенең 110 еллыгын каршылый. Быел театр сөюче тамашачыларны 7 премьера көтә: аларның 4 се – зур, 3 се – кече сәхнәдә куелачак. Сезонның беренче премьерасы – «Галиябану» спектакле (Мирхәйдәр Фәйзи). Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Спектакль 3-4 октябрь көннәрендә зур аншлаг белән үтте. Бу спектакльнең Г.Камал театры сәхнәсендә 10 нчы мәртәбә куелуы, шулай ук драманың язылуына да 100 ел тулган. ««Галиябану» безнең театрда моннан 24 ел элек куелган. Ул шактый популяр пьеса. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, безнең театр сәхнәсенә ярашып китә алмады. Сезонның беренче премьерасы – бу пьесага нәкъ менә безнең сәхнәдә яңа сулыш өрү омтылышы. Нинди генә яңалыклар кертелмәсен, без барыбер шул әсәрләргә кайтачакбыз. Шул ук «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр»… Алар гасыр дәвамында сыналган пьесалар, татар театрының нигезе», – дип билгеләп узды театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
 
Шулай ук яңа сезонда татар классик әсәрләре белән беррәттән, рус һәм чит ил классикасына да урын биреләчәк. Бүгенге көндә баш режиссер «Дон Жуан» спектаклен (Ж. Мольер) әзерләү белән мәшгуль. Тамашачылар хозурына ул декабрь аенда тәкъдим ителәчәк. Ел азагында Томск драма театры режиссеры Александр Огарев А.Островскийның «Лес» әсәрен сәхнәләштерәчәк. Аны татар теленә Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.
 
Г.Камал театрның 110 сезоны күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миң-нуллин исеме белән дә бәйле булачак. Яшь режиссер Илгиз Зәйниев язучының «Әниләр һәм бәби-ләр»нә нигезләнеп язылган «Әлли-бәлли-бәү» әсәрен сәхнәләштерә. Премьера киләсе елның апрель аенда булыр дип көтелә.
 
Моннан тыш, яңа сезонда театрның кече сәхнәсендә 3 спектакль куярга җыеналар. 25 октябрь-дә – Салават Юзеев әсәре буенча «Хафалы биюләр» (режиссеры – Рамил Гәрәев), 7 ноябрьдә – яшь тамашачылар өчен «Кәҗә, сарык һәм башкалар…» спектакльләре кызыклы булачак дип ышандыра камаллар. 18 декабрьдә тагын бер премьера таҗик драматургы һәм режиссеры Б. Абдуразаковның «Исәнме, улым!» спектакле куелачак. Пьеса ике кеше өчен генә язылган. Рольләрне Наилә Гәрәева һәм Рамиль Вәҗиев башкара.
К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры 7 сентябрьдә чираттагы сезонын Ш.Фәрхетдиновның «Эх, алмагачлары» комедиясе белән башлап җибәрде. Бүгенге көндә театрда күпчелек спектакльләр симфоник оркестр катнашында уза. Фонограмма бөтенләй кулланылмый диярлек. Яңа сезонда чит илдән килүчеләр дә татар спектакльләрен карый алачак. Аларны инглиз теленә тәрҗемә итү эше бара. 
 
Тинчуринлылар быел тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли. Яңа сезонда Н. Исәнбәт әсәре буенча куелган «Түләк» фольклор-шигъри драмасын күрергә мөмкин булачак. Әсәр сәхнәгә беренче тапкыр куела. Сюжеты Болгар ханлыгы белән бәйле. 
 
Рус классикларыннан А.Чехов-ның «Туй» комедиясен куярга ниятлиләр. Бүгенге көндә артистларның тамада булып эшләве берәүгә дә сер түгел. Тинчурин артистлары шундый мәҗлесләрдән кызык хәлләрне туплаган. Баштарак шулардан файдаланып яңа пьеса язарга уйлаган булсалар да, Чеховның әсәрен тагын бер кат укып чыккач, ул чор белән хәзерге заман туйларында әллә ни үзгәреш булмавын күреп, шул әсәргә тукталганнар. 
Яшь режиссер Резеда Гарипова шагыйрь Рөстәм Мингалим әсәре буенча «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасын сәхнәләштерергә алынган. Замана драматургларыннан шулай ук быел Игорь Германның «Кичер мине» лирик пьесасын да сәхнәләштереп тамашачы хозурына тәкъдим итәргә җыеналар. Ә яңа сезонның иң үзенчәлекле һәм иң кызыклы вакыйгасы Славомир Мрожек әсәре буенча куелган «Кароль абсурд» комедиясе булырга охшаган. 
 
Театр шулай ук нәни тамашачыларны да онытмый. Балалар өчен яңа тамаша «Әкият китабы» (Ш.Фәрхетдинов) дип атала. Ул гаилә белән карар өчен махсус әзерләнгән. 
 
К. Тинчурин театры быел тө-рек театры белән уртак проект эшләргә планлаштыра. 2011 елда ук имзаланган килешү нигезендә Татарстаннан режиссер Рәшит Заһидуллин Әнкара театрында К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар…» әсәрен сәхнәләштергән булган. Хәзер исә төрекләр С.Шендилның «Хурмуз өчен җиде ир» әсәрен К.Тинчурин театры сәхнә-сендә куярга планлаштыра. Әсәрне Альбина Гарифуллина-Тузлу тәрҗемә иткән.
«Бу проект бик кыйммәтле һәм без аны үз көчебез белән генә сәхнәләштерә алмыйбыз, хөкүмәт ярдәменә, өмет тотабыз», – ди режиссер Р Заһидуллин.
 
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында исә күптән көтелгән вакыйга – Офицерлар йортында ремонт эшләре башланды. Киләсе сезонны үз биналарында каршыларга өметләнә артистлар. Әлегә алар «Әкият» балалар үзәгендә иҗат итәләр. Яңа сезонны яшьләр «Айрыз батыр» спектакле белән ачып җибәрделәр. «Быел бездә юбилейлар елы», – дип хәбәр итте кариевлылар. Татар театрына нигез салучыларның берсе, артист режиссер, Г.Кариевның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан яңа премьера – «Артист-шоу» спектакле әзерләнә. Моннан тыш, Татар театр-студиясен оештыручы, артист, режиссер Фәрит Хәбибуллинның тууына 75 еллыгына, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның 70 яшьлек юбилеена әзерлек эшләре алып барыла. Киләсе сезонда тамашачылар өчен тагын бер яңа спектакль Р.Вәлиевнең «Ләйлә-Мәҗнүн» әсәре буенча куелачак.
 
«Әкият» Татар Дәүләт курчак театры яңа сезонны «Парк дорожных знаков» (Р.Давыдов) һәм «Ханума» (А.Цагарели) спектакльләре белән башлап җибәрде. Ә татар труппасы сезонны Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» (Г.Рәхим инсценировкасы) әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль белән ачты. Сезонны ачу тантанасы курчак театрының махсус гимны белән башланып китте. Аның сүзләрен Борис Вайнер язган, Ләбиб Лерон татарчага тәрҗемә иткән. Спектакльләр баланы җәлеп итәргә, тотып торырга тиеш. Шуңа куелачак пьесаларны иләк аша үткәреп, сайлап алалар. Һәр спектакль өчен яңа курчаклар әзерләнә. «Төрле өлкәләрдә, чит илләрдә күп йөрибез. Безнеке кебек бит төзелешләре, йөзе камил булган курчаклар елдан-ел азая бара. Аларны эшләү бик күп вакытны ала, күп көч сорый. Һәр төймәсенә кадәр кулдан тагарга кирәк. Күп җирдә курчакларыбызны күрү белән таң калалар», – ди театр директоры Роза Җаббарова.
 
Яңа сезон истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Театраль сезонның иң мавыктыргыч спектакльләреннән берсе А. Волков әкиятенә нигезләнеп куелган «Волшебник изумрудного города» спектакле булырга охшаган. Инсценировкасын Анна Богачева язган.Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күп балалар нәкъ менә шушы әкиятне курчак театры сәхнәсеннән карарга хыяллана икән. Спектакльне Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Илдус Зиннуров сәхнәләштерәчәк. Әкиятне әзерләү күп вакыт таләп итә, декорацияләр дә катлаулы, курчаклар да бик күп.
 
Тагын бер яңа спектакль – «Айболит»ны (К.Чуковский әсәре, Н.Егорова һәм Р.Таһиров инсценировкасы) яшь артист Рафаэль Таһиров куячак. Бу – Рафаэльнең икенче режиссерлык эше, аның дебют спектакле «Золушка»ны казанлылар бик яратып кабул иткән иде. Хәзерге вакытта ул Санкт-Петербург Дәүләт театр сәнгате академиясенең актерлык сәнгате һәм режиссура факультетында белем ала. «К.Чуковскийның «Айболит»ы – иң атаклы әкиятләрнең берсе. Тыныч, матур, күңелле ул. К.Чуковский иҗатына беренче генә мөрәҗәгать итүебез түгел. «Мукха-цокотуха» спектаклен тамашачылар бик яратты һәм ул бүген дә театрыбызда зур уңыш белән бара», – диде театрның директоры Роза Җаббарова. 
 
Татар труппасы исә яңа сезонда Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге» әсәрен сәхнәләштерә. Моннан тыш, татарча әкиятләрне русчага тәрҗемә итү эше дә башланып киткән.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры яңа сезонда тамашачыга җиде премьера тәкъдим итәргә җыена. Өчесе буенча эш башланды инде. Сезонны Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай бүләге лауреаты Марсель Галиев иҗатына багышланган әдәби театр – «Каләм очында – Галәм» дип исемләнгән манзара белән ачып җибәрделәр. 
 
30 октябрьдә Ә.Атнабаев әсәре буенча куелган «Игезәкләр» спектаклен тәкъдим итәргә җыена-лар. Мәхәббәт һәм шаян яшьлек турындагы 2 пәрдәлек бу комедияне баш режиссер Гүзәл Акбердина (Әбушахманова) куя. Әлмәт театрын Россия фести-вальләренә чыгарган режиссер Искәндәр Сакаев быел Б.Брехтның «Добрый человек из Сезуани» пьесасын сәхнәләштерә. Бу гый-брәтле бәянне 13-14 ноябрьдә күрсәтәчәкләр. 
 
Декабрь ахырында Әлмәт театры балаларны махсус программа белән сөендерәчәк. Баш режиссер әлегә серне чишми. 
 
Быел җәй театр Кече залын үзгәртеп корды. Идәннән бераз гына калку сәхнә хәзер уртада, әйләнә-тирәсендә – тамашачы. Бу яңалыкны бигрәк тә актерлар ошатты. Гыйнвар аенда И. Зәйниевнең «Мәдинә» әсәре буенча куелган спектакль (режиссеры – Г.Акбердина (Әбушахманова) тамашачыга яңартылган сәхнәдә тәкъдир ителер дип көтелә.
 
Бу сезонда драматург Илгиз Зәйниев Н. Исәнбәтнең «Һиҗрәт» сатирик комедиясен сәхнәләштерер дип ниятләнә. 
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яңа сезонны 16 октябрьдә драматургның тууына 80 ел тулуга багышланган «Кайда икән алар…» дип исемләнгән искә алу кичәсе белән ачып җибәрәчәк. Кичәдә республикабыз җитәкчеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашуы көтелә. Соңыннан, «Туфан Туфан инде ул» фильмы күрсәтеләчәк һәм Т. Миңнуллин истәлегенә бюст куелачак. 
Яңа сезонның тәүге премьерасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, Татарстан Театр әһелләре берлеге грантына куелган «Анам кыры» спектакле (Чыңгыз Айтматов) булыр, иншаллаһ.
Ноябрь аенда театрда Туфан Миңнуллин әсәрләреннән торган спектакльләр декадасы уздыру планлаштырыла. Театрда 25 ел элек иң беренче уйналган спектакль – Туфан Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр»е быел кабат торгызылыр. Моннан тыш, аның «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе дә яңадан сәхнәгә кайта.
2016 нчы елда олуг шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан Рөстәм Галиев пьесасы буенча «Карурман аша» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итү ниятләнә. Нәни тамашачыларыбыз өчен дә яңа спектакльләр кую күздә тотыла. 
 
«…Театр – үткәнне –бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан…» Мәшһүр татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның әнә шундый юллары бар. Ни генә дисәң дә, театр милли торышыбызда һәм яшәешебездә зур роль уйный. Сәхнә осталары алдында заманадан калышмыйча, иҗат эшчәнлеген бүгенге көнгә ярашлы итеп алып бара белү һәм шулай ук үткәннән калган милли мирасыбызны югалтмыйча яшь буынга җиткерү бурычы тора. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, театр сәнгатен артистлар һәм сәхнә арты хезмәткәрләре генә тудырмый. Анда тамаша залында утыручыларның да өлеше зур. Шуңа күрә тамашачыларга да, актерларга да теләк бер: театр сәнгатенә хезмәттә бердәм булыйк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк