АТНА ХӘБӘРЛӘРЕ
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Туфан Миңнуллинның Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Спектакль башланганчы тамашачыларга үткән елларда бу спектакльдә уйнаган артистларның сурәтләреннән торган фотоколлажны күрсәттеләр. Аннан «Гөргөри кияүләре»ндә күп еллар Җаграп ролен уйнаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин истәлекләр белән уртаклашты. -
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Традиция буенча, Камал театрында һәр театраль сезон үлмәс «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла һәм ябыла. -
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
26 июнь Камал театрының яңа бинасында «Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Илнең төп театр премиясе лауреатларын бүләкләүнең 31 нче тантанасы беренче тапкыр Казанда үтте. -
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
25-26 июнь Казанда Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясе чаралары уза. -
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Камал театрының баш режиссёры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестиваль һәм аның исеме үзгәрү, киләчәккә иҗади планнар турында: -
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
22-25 июнь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә Александрин театрының Зур гастрольләре башланды. Шул уңайдан Александрин театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Владимирович Фокин белән матбугат очрашуы узды. Әлеге очрашуда Фокин Камал театрының яңа бинасы турында үз фикерен белдерде, «Нәүрүз» фестивале кысаларында Халыкара Театр Олимпиадасының махсус программасы күрсәтелү һәм киләсе олимпиада кайда узарга мөмкин булуы турында да сөйләде. -
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Кырым татар академия музыкаль драма театры куйган “Фаҗига” спектаклен күбрәк театральләштерелгән концерт итеп кабул иттек, чөнки һәр сәхнә дә диярлек җырлар белән үрелеп барды. Спектакльнең күмәк сәхнәләрендә Казан театр училищесы студентлары һәм “Апуш” балалар театр студиясе шәкертләре дә катнашты. Төркия дәүләт театры тәкъдим иткән “Чехов машинасы” спектаклендә Чеховны укыган тамашачылар бер сәхнәдә язучының төрле әсәрләреннән геройларны күрә алды. Әдәбиятка гашыйк тамашачы өчен бу спектакль затлы бер бүләк кебек булды. -
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
🎭»Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж. 🟡10 июнь. «Арина» (Л. Кокышев) П.В.Кучияк исемендәге Милли драма театры (Горно-Алтайск шәһәре, Алтай Республикасы) 🟡11 июнь. «Гамлет» (У. Шекспир) «Janni Younge Productions» курчак театры (Кейптаун шәһәре, Көньяк Африка Республикасы) 🟡«Маяк» «Җиңел канатлар» урам театры (Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы). 🟡12 июнь. «Мең дә бер кичә» (Гарәп әкиятләре буенча Д. Афаунова инсценировкасы) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы) 📷 Таңсылу Мостафина -
«Кеше китә - җыры кала»
2025 елның апрель аенда телеэкраннарга Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повесте буенча төшерелгән сериал чыкты. Әле күрсәтелә башлаганчы ук купкан шау-шуның юкка булмавына инандык. Чөнки мондый югары дәрәҗәдәге тарихи татар сериалы бездә моңа кадәр әле юк иде. Сериалның режиссёры Александр Далматов, язучының кызы Гәүһәр Хәсәновага (Мәһдиева) безне кызыксындырган сорауларны бирдек. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
Бу сәгать ярым вакыт эчендә Кабан күле буенда җыелучыларның яшь аермасы да юк, кайсы милләттән булу да мөһим түгел, хәтта туган җирең кайда булуның да әһәмияте юк. Чөнки монда барысы да бербөтен, бердәм. Монда хәрәкәттә - бәрәкәт икәнне аңлаучылар җыела. 2025 елның беренче чарасында Казанлылар һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр генә түгел, Санкт-Петербург, Омск, Мурманск, хәтта Төркиядән кунаклар да биеде. Быелгы юбилей сезонында 12 тапкыр очрашу көтелә. Һәр пәнҗешәмбе биючеләр арасында ярыш уздырылып, шул ярышта җиңүче автомат рәвештә финалга узачак һәм август ахырында 300 мең сум акча өчен бию көрәшендә көч сынашачак. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» бию проектының 5 нче сезонына старт бирелде. Журналның 2024 ел сентябрь санында әлеге проект турында бастырылган материалны тәкъдим итәбез. -
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
2 июнь Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче тапкыр “Алмаш” гаилә җыены уздырылды. Оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чара турында сөйләде. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
29 май Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакленең премьерасы узды. Әсәрнең авторы - махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәттәшебез Җәмил Сәлимгәрәев. Татар театрлары арасында беренче булып махсус хәрби операция темасына чыгарылган спектакльне театрның директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы гаилә белән карарга тәкъдим итә. 1 сәгать 30 минутлык спектакльдә сугыш процесслары да, өйдә улларын, ирләрен көтүче гаиләләр дә тасвирлана. Киеренке мизгелләр биюләр һәм җыр аша җиткерелә. Сәхнәдә гади декорациядән кала берничә камера да кулланылган. Алар ярдәмендә танкистны уйнаучы актёрларның танкка охшатып ясалган җайланма эчендәге хәрәкәтләре тамашачыга экран аша күрсәтелә. -
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
«Кайтаваз» концертлар циклының беренчесе Әлфия Авзалова җырларыннан торса, икенчесе Илһам Шакировка багышланган иде. Кичәнең алып баручылары Резедә Сәлахова һәм Эмиль Талипов кичә буена көн кадагында булган тема - Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчү-күчмзве хакында шаярттылар, Тинчуринга баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров куелу турында йөргән сүзгә дә тукталдылар. Шаяру-көлү белән беррәттән, концерт бүгенге татар шагыйрьләренең Илһам Шакировка багышлап язган шигырьләрен уку һәм бөек татар җырчысының канатлы сүзләре яңгырау белән үрелеп барды. -
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту.
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж