ЯҢАЛЫКЛАР
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Рөстәм Галиев - Татарстанның халык артисты, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 1989 елдан баш режиссер, ә 2009 елдан директор вазифасын башкарды. Хәзер Рөстәм әфәнде төп игътибарын артистлык эшчәнлегенә юнәлтергә карар кылган. -
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
Камал театрының 120 нче сезоны традицион «Зәңгәр шәл» белән ачылды. Әмма 2011 елдан бирле шушы рольдә булган Ришат Әхмәдуллин урынына бу юлы Алмаз Борһанов уйнады. Тамашачылар Алмазның уйнавын бик уңай кабул итте. «Алга таба ике состав - ике Булат, ике Мәйсәрә булачак» дигән сүз дә таралды. Анысын күз күрер... -
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурс» үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә узучы әлеге фестиваль кабат дусларын җыя! -
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
«АЛМА» төркеме Казанны ярата! Бу «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең туган шәһәрләренә ярату тулы яңа клибын караганнан соң ачык күренә. «Казан кайнап тора» җырының сүзләрен яшь авторлар: шагыйрь Булат Ибраһим, көйне Азат Гыймадиев иҗат итте, Риф Әхмәтов аранжировкасы. -
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Камал театры яңа бинада спектакльләр куя башлаганнан бирле, алай гына да түгел, яңа бина төзелә башлагач та «Театрның иске бинасы кемгә кала?» соравы күпләрне борчыды. -
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Татмедиа бинасы каршында «Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды. «Яңа исем» әдәби лабораториясе белән берлектә узган әлеге чарада олпат, аксакал шагыйрьләр белән беррәттән бүгенге көннең өметле, яшь шагыйрьләре чыгыш ясады. -
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов һәм аның хатыны, җырчы Диана Мөхетдиновадан шатлыклы хәбәр - аларның балалары туган! -
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасына нигезләнеп язылган сценарий буенча сериал кичә - 12 июль төшерелә башлады. Режиссёры - әле күптән түгел генә караучыларның күңелен «Кеше китә - җыры кала» сериалы белән яулаган шәхес Александр Далматов. Сериалны төшерә башлар алдыннан Далматов безнең берничә сорауга җавап җибәрде. -
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
Әле үзе исән чагында ук татар театрының атасы булып исәпләнгән Габдулла Кариевның тууына быел 139 ел тулды. Шул уңайдан Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артист, режиссёр, драматургның туган авылы – Колбай Мораса авылына кайтып “Габдулла – яктылык” театральләштерелгән концертын тәкъдим итте. Тамаша башланганчы авылның мәдәният йорты һәм Габдулла Кариев музеенда булу бәхетенә дә ирештек. -
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Каюм Насыйриның туган көне февральдә үтте. Ул чакта массакүләм мәгълүмат чараларында да, халык арасында да резонанс купты, чөнки шундый зур дата – мәгърифәтче, тел галимы, язучы, тарихчы, тәрҗемәче Каюм Насыйри тууга 200 ел тулу уңаеннан күренерлек зур чаралар үткәрелмәде. Махсус тәңкә чыгарылуын һәм «Соединяющий миры» фильмын исәпкә алмаганда. Алар турында да инде “искитәрлек зур эш эшләнде”, димәс идем. Финанс ягыннан ниндидер проблема булган, дигән сүз дә йөрде. Кызганыч... Тик, ни генә булса да, Каюм Насыйри музее бу түгәрәк датаны искә алмыйча калмады. Музейда күренекле мәгърифәтчегә багышланган чаралар үткәрелү дәвам итте. Алай гына да түгел, ниһаять, музейда ремонт һәм реставрация эшләре башланды. Шул уңайдан музей мөдире Кадрия Хәлимова белән әңгәмә коруны урынлы дип таптык. -
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
Узган сезонда Казан Яшь тамашачылар театры, бинада ремонт һәм реставрация эшләре үтү сәбәпле, спектакльләрне Казанның төрле мәйданчыклары – театрлар, мәдәният йортлары һәм мәдәният үзәкләре, мәктәпләрдә күрсәтте. Шулай күченеп йөрү чорында театр тарафыннан 50 дән артык локация үзләштерелде. -
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Туфан Миңнуллинның Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Спектакль башланганчы тамашачыларга үткән елларда бу спектакльдә уйнаган артистларның сурәтләреннән торган фотоколлажны күрсәттеләр. Аннан «Гөргөри кияүләре»ндә күп еллар Җаграп ролен уйнаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин истәлекләр белән уртаклашты. -
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Традиция буенча, Камал театрында һәр театраль сезон үлмәс «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла һәм ябыла. -
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
26 июнь Камал театрының яңа бинасында «Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Илнең төп театр премиясе лауреатларын бүләкләүнең 31 нче тантанасы беренче тапкыр Казанда үтте. -
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
25-26 июнь Казанда Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясе чаралары уза.
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!