Логотип
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына Татарстан Милли музеенда зур күргәзмә оештырыла

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ" Мөршидә Кыямова). 12 февральдә Камал театрында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган кичә оештырыл...

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ" Мөршидә Кыямова). 12 февральдә Камал театрында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган кичә оештырыла. Шул уңайдан Милли музей әдипнең тормышына, иҗатына багышланган “Зәй энҗеләре” исемле күргәзмә әзерләде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Милли музейның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.

“Татарстан Милли музеен Г.Камал исемендәге театр белән иҗади хезмәттәшлек берләштерә, - ди Руфия Мөхетдинова. - Аяз Гыйләҗевның мемориаль әйберләрен, кулъязмаларын, китапларын саклый торган алдынгы фәнни оешмалар бар. Алар белән берлектә эшләнгән күргәзмә халык язучысының тормышы һәм иҗатындагы төп сәхифәләрне күрсәтә.

Милли музей фондларыннан күргәзмәдә язучының фотолары, китаплары, афишалары һәм шәхси әйберләре күрсәтелә. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында әдипнең язу машинкасын; автографын куеп, үз куллары белән Милли музейга бүләк иткән дүрт томлык әсәрләрен күрергә була. Шулай ук биредә Милли архив фондларында һәм Гыйләҗевлар гаиләсе архивында саклана торган фотолар, Г.Камал театры афишалары урын алган”.

Белешмә: Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 ел башында А.Гыйләҗевны “советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп” кулга алалар, җиде елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1955 елда азат ителгәч, ул Казан университетында укуын дәвам иттерә, 1961 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1963 елдан башлап ул бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә. А.Гыйләҗев - киңкырлы иҗат мирасы калдырган язучы. Ул зур масштаблы 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. «Өч аршын җир», “Җомга көн кич белән...”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ. б. әсәрләре – һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган әсәрләр һәм төрле телләргә тәрҗемә ителгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк