Бер җыр тарихы
Җыр булса шундый булсын, кирәк чакта, тылсымлы дога сыман, сагышлы җанны иркәләп назласын, кирәк чакта шатлык-куанычлы күңел чыңына кушылып яңгырасын...
Минем сүзләргә язылган, моннан 25-30 еллар элек үк танылу алган җырларның «яңадан тууы»н үз иҗатыма беркадәр уңай бәя буларак та кабул итәм. Шундыйлар рәтендә композитор Зөфәр Хәйретдинов белән бергә язган «Пар алма», «Кура җиләк», «Рәнҗетмикче әнкәйләрне» («Ялгыз әнкәй»), «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Моңаймагыз, шомыртларым» җырлары да бар. Бөек Җиңү көненә багышланган чараларда еш яңгырап, «Моңаймагыз, шомыртларым» җыры бу бер-ике елда җырчы Ришат Төхвәтуллин башкаруында хәзерге буын тамашачылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. Башкаручы да, авторлар да социаль челтәрләрдә уңай бәя алды. Элегрәк әлеге җырны көй авторы Зөфәр Хәйретдинов үзе дә башкарды, ул шулай ук Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова, Рәдиф Зарипов репертуарында да бар иде. Һәр чорда аның үз башкаручысы һәм тыңлаучысы булды, әмма Ришат Төхвәтуллин «Моңаймагыз, шомыртларым»ны чагыштырмача яшьрәк тыңлаучылардан да яраттыра алды.
Җыр халыкка барып ирешсен өчен, күп хезмәт куела. Аның танылуы, озын гомерле булуы текстның, көйнең сыйфатына, башкаручының осталык дәрәҗәсенә бердәй бәйле, әлбәттә. Мәгълүм ки, күп очракта башта җырның тексты языла, аннары ул көйгә салына. Җыр сүзләре гади, эчтәлеге аерым сюжетка корылган, хис-кичерешләргә бай булса, көн вакыйгаларына, тыңлаучының күңел халәтенә туры килсә, ул бер тыңлауда аңлашыла һәм хәтердә кала. Халык аны яратып тыңлый да, кушылып җырлый да.
Алдарак «Моңаймагыз, шомыртларым» турында «Бөек Җиңү көненә багышланган чараларда» дип искәрткән идем. Җыр аерылу, сагыну, күтәрә алмаслык ачы хәсрәт турында булса да, текстта сугыш, сугышчылар хакында сүз бармый. Шулай да ул Ришат Төхвәтуллин башкаруында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә кабат яңгырый башлагангамы, никтер сугышчан җыр буларак та кабул ителде. Уйлап карасаң, аның язылу тарихының батыр совет солдатына кагылышы бар-барын. Бу хакта бераз соңрак.
...Үземне бөек каләм остасы белән бер яссылыкка куюым түгел, җыр тарихына мөнәсәбәтле генә, татар халык шагыйре Сибгат Хәким сүзләренә композитор Шакир Мәҗитов көй иҗат иткән «Юксыну» җыры искә төште. Сибгат ага әлеге шигырьне Бөек Ватан сугышына кадәр күп еллар элек үк сөйгән кызы Мөршидәгә багышлап язган була. Сугыш чорында якыннарын, туганнарын фронттан тилмереп көткән яше-карты әлеге җырны үз юксынулары белән бәйли, хәтта сүзләрен дә үзенчә «үзгәртеп» җырлап йөри. Ул вакытта «Юксыну» халыкның иң яратып тыңлый һәм җырлый торган җырларының берсенә әйләнә. Соңрак фольклорчылыр әлеге җырның өч дистәдән артык варианты булганлыгын ачыклый. Ә Сибгат ага үз сүзләренә язылган яңа җырның барлыгын, аның киң танылу алганлыгын фронттан әйләнеп кайткач кына иң беренче булып мәшһүр җырчы Зифа Басыйровадан ишетә һәм җырны да башлап аның «тере» башкаруында тыңлый.
Инде «Моңаймагыз, шомыртларым» җырының язылу тарихын сөйләп китим. Ул иң газиз кешеләрем – әтием белән әниемә, алар кичергән вакыйгаларга багышлап язылганга, минем өчен бигрәк тә кадерле. Мин шигырьне әтиемнең вафатыннан соң, аңа атап, әнием исеменнән язган идем. Ул 1996 елда көйле булды һәм радио-телевидениедән яңгырый башлады.
...Туган йортыбызның агач бакча ягында без бала чакта ук бер-берсенә сыенып пар шомырт үсә, язларын шаулап чәчәк ата, җәйләрен безне эре-эре җимешләре белән сыйлый иде. Әнинең: «Әтиең белән өйләнешкәннән соң, бу шомыртларны икәү бергә утырткан идек. Безнең белән бергә картайдылар инде алар да», – дип әйткәне хәтердә. Еллар узып, әти вафат булганнан соң, әни еш кына бакча якка чыга, уйларына бирелеп, кайчакта үзалдына сөйләнгәләп, шул шомырт агачлары тирәсендә гел нидер эшләп йөри иде.
Әниемнең яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. Туган авылы Сикертәндә җиде классны тәмамлагач, ул Арча педучилищесына укырга керә. Ул чорда педучилищеда уку түләүле булганлыктан, билгеле, бу тугыз бала белән тол калган Бәгыйдә әбиемнең хәленнән килми. Әнием, укытучы булу теләгеннән мәхрүм калып, күрше Гөберчәк авылында яңарак кына ачылган тегү артеленә эшкә урнаша. Ул иң башта әзер киемгә төймә, элгеч тагу, күлмәк итәге бөгү кебек эшләрдән башлап, тышкы бияләй, бүрек тегәргә, мамыктан юрган, күкрәкчә (душогрейка), телогрейкаларга кадәр сырырга өйрәнә. 2-3 елда ул үз эшенең остасына әйләнә. Гөберчәктә артельне оештырган, үзе дә шунда цех җитәкчесе булып эшләгән Хәнәфиев Рәхимулла абый, үзе сугышка киткәндә, урынына әниемне калдыра. Моңа, әниемнең әйтүенчә, аның русчасының шактый яхшы булуы да сәбәп була. (Русчаң әйбәт дип, әзер товарны Арчага йә Казанга тапшырырга барганда, Рәхимулла абый еш кына әниемне дә үзе белән алып бара торган була.)
Сугыш башланганда, әнием Рәхимәгә 17 яшь булган. Ике абыйсы, фронтка китүгә, хәбәрсез югала. Тылда яше-карты, шул исәптән әниемнең кыз туганнары да, бар көчен, дәрманын, көнен-төнен фронтка багышлап, фидакарь хезмәткә чума.
Әнием сөйләгәннәрдән истә калганча, тимер юл якын булганлыктан, фронттан авылга солдатларның юасы-ямыйсы кием-салымы вагон-вагон кайтып торган. Өлкәнрәк хатын-кызлар (уйлавымча, аларның яше дә 20-25 тән өстә булмагандыр), Кесмәс елгасы буенда учак ягып, казан асып, керне шунда селтеләп кайнатып юганнар да артельгә менгергәннәр. Артель эшчеләре ул киемнәрне ямыйсын ямап, кайсына – балак, кайсына җиң өстәп тегеп, төймәләрен тагып, төргәкләп, Арчага илтеп тапшыра торган булганнар. Әниемнең: «Вагоннан бушаткан киемнәрдән килгән кан-сүл исе тирә-якка тарала, арасында аяк-куллар да чыга, аларны кер юган апалар күмеп куя иде», – дип сөйләгәне хәтердә. Дүрт-биш ел михнәтле сугыш чоры шулай тылда көн-төн хезмәт куеп уза. Ул апа-җиңгиләр дә сагышлы вакытларында эш арасында Сибгат ага Хәким сүзләренә язылган «Юксыну» җырын җырламый калмаганнардыр, мөгаен.
...Күпсанлы орден-медальләр кавалеры – батыр сугышчы Юныс белән алдынгы тегүче кыз Рәхимә 1947 елда, әтием фронт юлларын узып, туган якка әйләнеп кайткач кавышалар. Гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ил белән бергә яхшысын-яманын күреп, илле елга якын тигез гомер кичерәләр.
Өйләнешкәннән соң бергәләп утырткан пар шомыртның «балалары» хәзер аларның каберендә үсә. Көзләрен әнием ягыннан, аның күз яшьләрен хәтерләтеп, әтиемнең янәшәдәге чардуганы эченә, шыбырдап, кипкән шомырт коела. «Моңаймагыз әле, шомыртларым, сыгылмагыз сыкрап җилләрдә...» дип юатасы килә үзләрен.
Минемчә, җыр булса шундый булсын, кирәк чакта, тылсымлы дога сыман, сагышлы җанны иркәләп назласын, кирәк чакта шатлык-куанычлы күңел чыңына кушылып яңгырасын... Шул вакытта ул, вакытка буйсынмыйча, халык күңелендә җуелмаслык урын алыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк