Логотип
Хәбәрләр

Бубида беренче спектакль

Сәнгатьнең халык өчен иң татлы җан азыгы икәнен, аны әхлакый яктан тәрбияләүдә бик кирәкле чара булып хезмәт иткәнен Буби мәктәп-мәдрәсәләренең җитәкчеләре тирән аңлаганнар. Укучылар арасында шигырь, җыр осталары, матур итеп сөйләүчеләр, скрипка, гармун һәм курайда оста уйнаучылар, ярышларда (бигрәк сабантуйларда) беренчелек камышын яулап алган көрәшчеләр, йөгерешчеләр, биючеләр Буби шәкертләре була иде. Мәсәлән, Миргаяз Алиев, Гобәйдулла Балтанов, Нури Исламов – скрипкада, Габдулла Сөендеков курайда оста уйнаучылар, Габдрахман Максудов оста биюче иде.

Шундый укучыларның активлыгы белән Буби мәдрәсәсендә әдәбият кичәләре элек-электән үк Габделгалләм мөдәррис исән чакта ук дәвам итеп килгән. Тирә-якның иң абруйлы галиме һәм мөдәррисе булган хәлдә, ул үз мәдрәсәсендә укучы яшьләрнең активлыгына, башлангычына каршылык итмәгән, бәлки аларда тормыштан тәм табу, очраган авырлыкларны җиңә белү кебек сыйфатларны үстерергә тырышкан. Шулай итеп, Буби мәдрәсәләрендә татар театры да бик иртә куела башлаган. 1900 елда инде Буби мәдрәсәсенең сәхнәсендә беренче тапкыр татарча спектакль куелган. Ләкин, ул көнне нинди пьеса куелганы, шәкертләрдән кемнәр катнашканы билгеле түгел. Бәлки Бубида укыган картрак буын укучылар, аларны искә төшереп, язмама ачыклык та кертерләр әле. Бу турыда совет матбугатында да кайбер тансык хәбәрләргә очрарга туры килде. Мәсәлән, 1926 елгы “Мәгариф” журналының 1-2 саннарында атаклы язучыбыз Мөхәммәт Гали үзенең “Татар театры тарихы турында бер-ике сүз” дигән мәкаләсендә болай яза: “Татар театрының тарихын без рәсми рәвештә ачык сәхнәләрдә халык өчен куела башлаудан, ягъни 1906 елдан исәпләп йөртәбез. Менә тарих башын шуннан алып, татар театрының тууына 20 ел тулды дип, шушы 1926 елны бәйрәм итәбез. Вакыйгада бу юлдагы хәрәкәт бездә 1906 елда гына башланмаган. Аннан берничә еллар элек үк башланган булган. Әгәр без татар театрының тарихын татар телендә беренче сәхнә әсәре язылудан башласак, бу ел (1926), татар театрының 20 еллыгын түгел, 40 еллыгын бәйрәм итәргә тиеш булыр идек. Чөнки Габдрахман Ильясов бездә иң беренче сәхнә әсәре булып исәпләнгән “Бичара кыз” дигән драмасын 1887 елда ук язган булган. Аннан соң 1890 елларда исеме мәгълүм булмаган берәү тарафыннан “Комедия Чистайда” дигән бер әсәр язылган булган. Инде 1900 елда хәзерге карт драматургыбыз Галиәсгар абзый Камалның “Бәхетсез егет”е басылып чыккан. Шулай итеп бездә репертуар язу, татарча спектакльләр кую байтак еллар элек башланган булган. Шулай ук бездә сәхнәдә спектакль кую да 1906 елда гына башланмаган, аңар кадәр дә бу юлда бераз хәрәкәтләр күренгәләгән. Мәсәлән, 1898 елда Казандагы Учительская школа шәкертләренең шул юлдагы хәрәкәтләре, 1900 елда Касыйм, Буби спектакльләре, Казандагы рус мәктәпләрендә укучы яшьләр түгәрәге һәм бу юлдагы Казан, Уфа, Оренбург, Троицк мәдрәсәләрендә укучы шәкерт хәрәкәтләре, әгәр болар янына китереп зуррак иске мәдрәсәләрдә укучы шәкертләрнең байтак еллардан бирле атна кичләрдә үзара җыелып, төрлечә киенеп, гримнар салып уйнауларын кушсак – һич шөбһәсез бу юлдагы хәрәкәтнең бездә рәсми рәвештә татар театрының тарихы башланудан күп еллар элек үк башланганлыгы күренеп тора.

Ләкин тарих башын аның шикелле анда-монда килеп чыккан өзекле хәрәкәтләргә бәйләп йөртсәк бик үк дөрес булмас иде. Шуның өчен бу татар театрының тарихын 1905 ел революциясенең дулкыннары арасында килеп чыгып, бер-бер артлы Уфа, Казан кебек зуррак үзәкләрдә ачыктан-ачык халык өчен куела башлап, шуның белән өзлексез рәвештә ялганып киткән спектакльләрдән башлыйбыз.

1905 елның декабрендә Оренбургта укытучы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан халык өчен беренче мәртәбә татарча спектакль куелырга хәзерләнгән булса да, иске татар байларының һәм карагруһ муллаларының губернатордан үтенүләре буенча ул спектакль булмыйча тукталып калган.

Аннан соң 1906 елның апрель һәм май айларында Уфа, Казан шәһәрләрендә халык өчен беренче мәртәбә спектакльләр куелган. Татар театрының беренче тарих төене яки тарих ыргагы булып менә шул ике спектакль хисаплана. 20 еллык тарих җебенең очы шул ыргакка эләктерелеп, шуннан сузылган”, – ди М. Гали.

Шулай итеп, М. Гали Буби мәктәп-мәдрәсәләрендә 1900 елда ук сәхнә ачылып, спектакльләр куела башлаганын раслап чыга. Бубидагы кызлар мәктәбе – Дарел мөгаллиматнең элекке укучысы буларак, мин үзем дә Бубида театр куела башлануы 1900 елларда икәнен кабатлыйм. Мин әле мәктәпкә – Бубига бармас борын ук минем анда укучы абыйларым каникулга кайткан чакларында “Бәхетсез егет” пьесасын өйдә кычкырып-кычкырып укыйлар, андагы геройларча төрле авазлар белән сөйләшәләр, эчләре катканчы көлешләләр, шулай ук “Шөругъ иттек (башлап җибәрдек, тотындык) театрга, гаеп итмәң, дусларым”, – дип башланган озын гына, ягымлы шигырьләрне көйләп йөри торганнар иде. Инде мин Бубига укырга баргач Садыйк абзый һәм Мәрьям апаларда квартирда торган чакларымда минем абыйларым һәм аларның кайбер иптәшләре килеп, квартир хуҗасы Мәрьям ападан, без атна кич әдәбият кичәсе ясыйбыз дип һәм аның күршесе Шәмсеҗиһан (Латыйф абзый хатыны) ападан күлмәкләр, альяпкыч һәм калфак, шәл кебек кием-салымнар алып китәләр иде. Бу хәлләр 1905 елларда булгандыр.

Бубида татарча театр башлану, татар спектакльләре куелу бик иртә – 1900 еллар тирәсендә үк башлануын без Буби мөдәррисе Габдулла Бубиның үз кулы белән язып калдырган тарихи хатирәләрендә дә бик ачык күрәбез. Ул болай дип яза: “Мең тукуз йөз җиденче елда егерме дүртенче декабрьдә мәдрәсә залында зур вә мөкаммәл бер театр ясалды. Мондан элек тә шәкертләр арасында вак-вак театрлар булгаласа да, болай зур театр булганы юк иде. Йиде-сигез адәмдән мөрәккә (бергә җыелган) гармон вә скрипкалар китерелде, буфетлар ачылды, билетлар сатылды”, – ди.

Димәк, музыка оркестры да оештырылган булган.

Югарыда язылганнар Буби мәктәп-мәдрәсәләрендәге дәрестән тыш агарту эшләре, укучыларны сәнгатьчә нәфис тәрбия рухы белән сугарулары ни дәрәҗәдә торганын, шул заманның кысынкы шартларында бу эшләрне дөньяга чыгару өчен кемнәрнең күпме көч түккәнен күрсәтүче ачык ләүхеләр булыр, дип шушы истәлекне яздым.

“Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”, Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021