Көлеп яшим...
Чын артистны ничек танырга була? Аның янып торган күзләреннән, эше турында дәртләнеп сөйләвеннән. Бүгенге әңгәмәдәшем һичшиксез ЧЫН артист! Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Чулпан Арсланова бу очрашуга 100% әзер булып, күтәренке рухта килеп керде. Һөнәре, аның үзенчәлекләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер бугай ул...
– Чулпан, «Син» дип эндәшсәм буламы?
– Әйе, рәсмилеккә караганда, гадилекне күбрәк яратам.
– Театр дөньясына ничек килеп эләктең, Чулпан?
– Мин Чаллы кызы. 54 нче Татар Гимназиясенең 9-10 сыйныфларында укыганда «Күңел» радиосыннан «Халык театрына кешеләр җыябыз» дигән игълан ишеттем дә, ДК «Энергетик»ка юл тоттым. Анда мине Илдар Хаҗиев каршы алды. Мин шуннан театр дөньясына кереп киттем. Илдар абый Хаҗиев миндә театр сәнгатенә мәхәббәт уяткан кеше. Ул инде бүген мәрхүм, урыны җәннәттә булсын. Ул язган «Өзелгән өмет» спектаклен Чаллыда концертлар залында уйнадык. Аннары районнарга киттек. Менә шунда мин беренче гастрольгә чыктым һәм ул безне – Халык театрын – беренче тапкыр Казанга алып китеп, Казан телевидениесенә чыгарды. «Өзелгән өмет»тә беренче ролем – авыл кызын уйнадым.
– Шул чактагы хисләреңне хәтерлисеңме? Яки инде алар онытылдымы?
– Бик яхшы, уңай хисләр калган иде ул чакта. Бер яктан караганда, бу минем беренче чирканчык булды. Шул ук вакытта, мин инде мәктәптә укыганда ук төрле чараларда еш катнаштым. Шуңа күрә сәхнәдә каушау, курку дигән әйбер булмады. Театр дөньясына тиз кереп киттем.
– Халык театрыннан соң профессиональ театрга ничек килдең?
– Сәнгать юлын сайлауны максат итеп куйдым мин. Алабуга училищесының (хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) режиссура бүлеген тәмамладым. 3 нче курста укыганда Чаллы театрына практикага кайттым да, миңа Фаил абый (Фаил Ибраһимов) шунда ук роль бирде. Профессиональ театрдагы беренче ролем – Рабит Батулланың «Нурислам нигезе»ндә Рәфидә. Мин уку белән эшне берләштереп яши башладым. Рольләр артыннан рольләр китте... Ләкин югары белем дә алырга кирәк бит. Шуңа башта мин НГПУның филология бүлегенә укырга кердем. Шул вакытта «Чулпан, барыбер мәдәният өлкәсенә кагылышлы югары уку йортын тәмамларга кирәк» диделәр. Китәргә җыенуымны әйтер өчен уку йортыма килдем. «Бернәрсәне дә ташламыйсың! Син булдыра торган кеше» дип филология факультеты мине җибәрмәде. Шулай итеп ике югары уку йортында укыдым һәм ике югары белемне берьюлы алдым!
– Афәрин! Барысына ничек өлгерә идең?
– Үзем дә шаккаттым! Аллаһы Тәгалә булышкандыр. Казанда уку дәверендә дә Чаллыга, яраткан театрыма кайтып рәхәтләнеп спектакльләрдә уйнарга өлгерә идем. Ә иртән укырга... Филология да барды, Казандагы уку да, театр да тик тормады. Берсенә дә хилафлык килмәде, авыр булмады. Аннары инде бары театр белән генә яши башладым.
Мин характерная актриса. Режисёрлар да еш кына шундый рольләр бирә башлады. Илгиз Зәйниев Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» әсәрендә Смеральдино ролен бирде. Тәнкыйтъчеләр тарафыннан бу образ югары бәяләнде һәм «Тантана» премиясе дипломанты булдым.
– Ә актёр нинди булырга тиеш?
– Актёр һәрчак эшләп торырга тиеш. Урамга чыккач та, кая барсам да кешеләрне күзәтәм мин. Моның пластикасын истә калдырырга кирәк, моның карашын отып ал... Мин барысын да үз багажыма җыеп, теркәп барам. Персонаж тудыра башлагач чыга алар. Әмма артист булу – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән табигый сәләт. Бөтен кеше дә артист була алмый.
– Димәк, 5% сәләт һәм 95% тырышлык, уку схемасы белән бик килешеп бетмисең?
– Артист кеше ничек кенә яхшы уйнаса да, сәхнәдә харизмасыз бернишләп булмый. Булган сәләткә өстәп белем алу – ул аны шомарту, үстерү генә; осталыгыңны арттыру. Артистның белемле булуы мөһим. Уку дигәннән, кеше һәрвакыт укырга, үзен яхшыртырга омтыла. Ә эшләгән кеше нишли? Шомара! Чалгыны янап торсаң гына ул үткен була. Безнең театрда төрледән-төрле мастер-класслар үткәрелә. Күптән түгел «Театр Наций» (Мәскәү) тарафыннан лаборатория оештырылды һәм без дә анда катнашу бәхетенә ирештек. Мәскәүдән килгән режиссёр белән берлектә Гаяз Исхакый драмасына нигезләнеп Динә Сафина язган «Мөгаллимә» әсәре буенча эскиз тәкъдим иттек. Бу да безнең өчен зур мәктәп булды.
– Мин үземчә артистларны ике категориягә бүләм. Беренчесе: уйнаганнан соң да роль эчендә булып, әле өйдә дә шул образда яшәүче. Икенчесе: сәхнә артына чыккач та рольне онытып, гадәти хәләтенә күчүче. Син кайсы категориядә?
– Беренчесе. Әле рольнең катлаулылыгына да карап. Быел 2 нче февральдә минем иҗатыма 20 ел тулды. Менә роль бирәләр миңа, минем өчен шул ук көнне эш башлана. Гаиләне читкә куям, мин рольгә батам. Чөнки рольне эшләгәндә ул сиңа да, тамашачыга да кызыклы булырга һәм кабатланмаска тиеш. Син образның психологик халәтен, пластикасын уйлыйсың һәм ул сине җибәрми. Миңа образларым буенча фикерләр төнлә килә. Йоклый алмыйча шуны уйлап, торып йөрим. Аннары шуны ипләп кенә сәхнәгә чыгара башлыйм. Миңа күбрәк Зөлфәт Хәким әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнарга туры килде. Аның әсәрләре гади генә түгел, аларда ниндидер мистика да бар. Һәм мин нәкь шул образларны өйгә алып кайта идем. Мин эшемнең фанатигы.
– Шундый булуыңнан гаиләң зыян күрмиме соң?
– Юк, алар ияләшкән инде. Кияүгә чыкканда иптәшемә «Руслан, син артистка өйләнәсең», – дидем. Җавабы кыска булды – «Мин беләм». Чөнки ул мине театрда тапты. Бер спектакльгә килгәч мине күреп калган һәм гашыйк булган. Номерымны табып танышты. Без инде гастрольгә дә чыгып китәбез, укыган вакытта Казанда да яшәргә туры килде миңа. Кыскасы, өйдә тормадым. Шуңа балабызны тәрбияләү дә күбрәк аның җилкәсенә төште. Ниндидер бәйрәм икән – алар икәү, мин юк. Чөнки мин эштә, халыкка хезмәт итәм. Алар мине аңлый, мин шуңа рәхмәтле.
– Син үзеңә үрнәк итеп алган шәхесләр бармы?
– Кумирларым юк минем. Адәм баласы ялгыша да, абына да. Төрле ситуацияләрдә тирә-юньдәге кешеләрдән «Әхә, менә болай булырга кирәк икән. Болай эшләсәм яхшы икән» дип үрнәк алам. Кемнәндер бер фикер ишетәм дә, «Дөрес бит бу, чыннан да шулай» дип күңел дәфтәремә туплап куям.
– Артист булудан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Артистлык сәләтенә өстәп, миңа Аллаһы Тәгалә пародия ясау осталыгын да биргән, тавышымны үзгәртеп төрлечә җырлыйм. Әмма бу сәләтем турында күбесе белми дә.
– Ә бәлки аны күрсәтергә кирәктер?
– Бәлки. Бервакыт Резедә Шәрәфиева бәйге оештырды. Аңа пародия ясарга кирәк иде. Шунда катнашып беренче урын алдым. Татар, рус эстрадасына да пародия ясарга яратам. Бу сәләтем мәктәптә ачылды. Укытучыларга пародия ясый идем. Кызык итеп эшләгәч, алар да үпкәләми иде.
– Рухи яктан арыган чакта каян көч аласың?
– Ул көчне сәхнәдән алам. Мин сәхнәдән арымыйм. Бу минем иң ихлас сүзләрем. Шалтыратсыннар миңа төнлә – йөгереп килеп җитәчәкмен! Мин һәрвакыт әзер. Киресенчә, сәхнәсез, театрсыз торсам арый, моңсулана башлыйм. Сәхнәдән, яраткан тамашачымнан, театрдан алам рухи көчне. Минем яшь тамашачыларым да бар, бу шундый сөендерә! «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашкан идем. Берзаман видео җибәрделәр. Бер бала «Тавышланмагыз! Минем яраткан актрисам Чулпан апа җырлый!» дип телевизорга текәлгән.
– Ә бит тәмле әйбер дә туйдыра...
– Төрле чак була. Образны тудыру иң авыры. Кабатланмаска кирәк бит. Менә шушы эзләнүдә инде бөтен авырлык. Аннары образның фишкаларын тапкач, аны ясап бетергәч җиңел булып китә.
– Спектакль турында уңай яки тискәре фикерләрне ничек кабул итәсең?
– Мин икесен дә кабул итәм. Чөнки бу тамашачылардан табигый реакция. Минус икән – без аны төзәтергә тырышабыз. Мактыйлар икән – тагын да канатланып эшлисең.
– Ничә дистә ел уйнаган артистлар да каушый, бу фикерне күп ишетергә туры килде...
– Һәр чыккан саен каушатмый мине. Әмма премьера алдыннан күңелне кымырҗыта. Ә сәхнәгә чыккач ул югала. Уйный-уйный каушау бетә. Сәхнәдән әле терелеп тә чыгасың. Сәхнә яшәтә мине.
– Эчеңдә янган төрле хисләрне сәхнәдә күрсәтмәү кыенмы?
– Артист сәхнәдән тамашачыга үз авырлыкларын күрсәтергә тиеш түгел! Кайнатам үлде. Аны күмеп кайткач, кичен театрга барганда телефонымны урладылар, ә ул телефонны кайнатам бүләк иткән иде. Театрга килеп кердем, завтруппой «Нәрсә булды?» дип каршы алды. Телефонсыз да калдым, дим. Шул вакытта хезмәттәшләрем янымда булды. Тынычландырып тордылар, шул телефонга береккән карталарны блокировать иттеләр, полициягә шалтыраттылар. Ә мин утырам, берни эшли алмыйм, ә бер сәгатьтән сәхнәгә чыгасы. Ярый, спектакльне уйнап чыктык. Тәмамлангач хезмәттәшләрем бик мактады. Эчемдәге авырлыкны сәхнәдән сиздермәгәнмен. Бу – эшебезнең мөһим өлеше.
– Театр дөньясында дуслык бармы?
– Безнең театрда артистларның чәй бүлмәсе бар. Репетиция яки спектакльләрдән буш вакытта без шунда көлешеп аралашабыз, чәйләр эчәбез. Безнең арада андый көндәшлек, бер-береңне ашау дигән нәрсә юк. Коллективка яшьләр килә, без аларны колач җәеп каршы алабыз. Бу шундый эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләр. Чәй бүлмәсе берләштереп тора безне (көлә). Дуслык дигәннән, партнёрларым «Синең белән эшләү рәхәт» диләр. Сәхнәдәшләремнән шушындый фикер ишетү минем өчен бәхет!
– Үзең дөньяга ачык булгач, ул да сиңа шундый ук җавап кайтарадыр.
– Мөгаен. Мин һәрвакыт рәхмәтле бит. Үзем сөйлим, үземнең күңел тула. Нигез турында сөйлисем килә... Шәһәрдә тусам да, мин үземне авыл баласы дип атарга яратам. Балачакта Мөслим, Актаныш якларына кайта идем. Мөслим районы Ташъелга авылының 100 еллыгына алып баручы буларак чакырдылар. Әлбәттә ризалаштым. Хезмәттәшләрем дә «Кайтабыз, әйдә бергә эшлибез» дип тордылар. Әби-бабам нигезендә шундый матур бәйрәм үткәрдек. Ә бәйрәм алдыннан күктә болытлар куера башлады. «Аллаһы Тәгаләм, авыл зур бәйрәм көтә. Яумый торсын, ява күрмә» дип үтендем. Болытлар китте бит. Күрше-тирә авылларда яуган, безне урап үткән. Ниндидер без белмәгән, тоеп кына була торган могҗизалар бар бу дөньяда.
– Хәзер хискә бирелеп еламсырадың. Ә сәхнәдә еларга кирәк булганда нинди алымнар кулланасың?
– Әгәр сәхнәдә яшисең икән, ул үзеннән-үзе килеп чыга. Бары сәхнәдә яшәү генә!
– Сәхнәдә «белый лист» (кисәк кенә репликаңны һәм алга таба нишләргә тиешлегеңне оныту) булганы бармы синең?
– Андый очраклар булгалады. Партнёрыңа таянасың инде андый вакытта. Аннары искә төшә ул тагын. Шул мизгелне тамашачыга сиздермәскә тырышып үтәргә генә кирәк (көлә).
– Ә бит кайчакта көлдергеч-смешинка ябыша. Тыелып калып буламы?
– О, булды андый хәл... Тыелып калып булмады (көлә). Балалар әкияте белән берьюлы авылга чыктык. Партнёрым белән ике кәҗәне уйныйбыз, кәрт сугабыз. Әллә нәрсә генә булды бит! Ул сөйли алмый сүзен, мин бернишли алмыйм – икебез дә көләбез. Ә кәрт сугу дәвам итә. Балалар шулай тиеш кебек кабул итте аны, безгә кушылып көлә башладылар. Ә мин гомумән көләргә яратам. Тормышта көләм мин, бу минем фишкам.
– Алып баручы буларак та эшлисең. Өстәмә керем чарасы гынамы бу? Әллә күңел өченме?
– Күңел өчен. Артист өйдә утыра алмый. Репетицияләр, спектакль юк вакытта нишләп мин өйдә утырырга тиеш? Буш вакытым бар икән, мин кешеләргә бәйрәм бүләк итәм. Ә алардан килгән рәхмәт сүзләре мине шундый үстерә! Арымыйм мин ул эштән дә. Никах-туйларга гореф-гадәтләрне кире кайтару, туган телебездә эшләү дә минем бурыч.
– Берничә дистә ел элек җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкән өчен кырын караганнар. Бүген бернинди тыю да, кырын карау да юк, әмма үз телебездә сөйләшүчеләр кими кебек...
– Беләсеңме, бу чорны үтәргә генә кирәктер. Әти-әниләребез үткәнме ул чорны? Без дә шулай эшлибез, Аллаһ боерса. Тел, милләт яшәячәк.
– Актриса булудан тыш, Чулпан Арсланова – ул...
– Әни, укытучы мин. Ышанасыңмы, Таңсылу, бүгенгәчә математиканы яратам мин. Мәктәптә алгебраны әйбәт укыдым. Ничә еллар үткәч тагын шушы фәнгә кире кайтып, улым белән ярыша-ярыша биремнәр чишеп утырырбыз дип кем уйлаган бит... Гомумән, улым белән бер дулкында булырга тырышам. Мин аны тулы хокуклы шәхес итеп кабул итәм. Ирем дә шушы фикер белән килешә, шөкер.
– Димәк, син бәхетле?
– Мин бик бәхетле. Минем ике күзем күрә, колагым ишетә, аяк-кулларым йөри, тамашачым алдында спектакль уйныйм, яраткан эшемне эшлим. Тормышның тәмен белергә кирәк. Мин бервакытта да артка борылып карамыйм, тукталып та калмыйм. Һәрвакыт алга барырга тырышам-тырмашам. Эшкә килгәч тә, спектакль тәмамлангач та кулымны сәхнәгә куеп рәхмәт әйтеп чыгып китәм. Театр минем икенче гаиләм. Бу гаиләдә мин яшим, иҗат итәм һәм аны яратам. Театр – кеше күңеленә юл салучы сәнгать. Анда эшли алуыма Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Берүк күпсенә күрмәсен. Шөкер итеп яшим.
Автор – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк