Милли китапханәдә «Горькийның рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 2018 ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында язучының 150 еллык юбилее уңаеннан «Г...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 2018 ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында язучының 150 еллык юбилее уңаеннан «Горькийның рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Экспозициянең беренче өлешендә М.Горькийның дөнья мәдәнияте тарихында үз урынын яулаган уникаль язучы икәнен раслаучы китаплар тупланган. Алар арасында китап укучылар кызыксынып кабул иткән басмалар – Д.Быковның «Был ли Горький?» һәм П.Басинскийның «Страсти по Максиму» дигән китаплары да бар.
Күргәзмәнең төп өлеше әдипнең Казанда яшәгән чорын чагылдыра. М.Горький шәһәребездә дүрт кенә ел яшәгән. Чиксез авыр хезмәт, төрле катлам кешеләре белән аралашу, мәгърифәтчелек идеяләре белән кызыксыну аны шәхес буларак формалаштырган. Язучы Казан һәм анда яшәүчеләрне үзенең үлемсез әсәрләрендә мәңгеләштерә. «Минем университетларым», «Коновалов» һәм башка хикәяләр укучыларга бик кызыклы булыр. Экспозициядә Казандагы Горький музее турында китаплар да бар.
М. Горький Тукай иҗаты белән яхшы таныш булган. Шул чорның татар язучылары белән аралашып, аларга булышып яшәгән. Күргәзмәнең өченче өлеше Горькийның татар әдәбиятына тәэсирен чагылдыра. Мәшһүр әдип 1928 нче елда Казанга килгәч, татар язучылары белән очраша. Татарстан Язучылар берлеген оештыруда да аның роле зур. Горький иҗаты татар телендә дә халыкка җиткерелгән. Татар театрлары революциягә кадәр үк язучының драма әсәрләрен сәхнәгә куйганнар.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк