Логотип
Хәбәрләр

"Сәйяр" фестивале. Мастер-класс. Нәтиҗәләр

Казан мәктәпләре белән район мәктәпләренең әзерлеге бер дәрәҗәдә түгел. Ни өчен дигәндә, Казан мәктәпләрендә балалар белән күбесенчә профессиональ артистлар шөгыльләнгәч, аларның мөмкинлекләре дә күбрәк

«42 ел театрда эшләгән кеше буларак, спектакль бәяләгәндә, беренче чиратта, артистның уйнавына, рольгә ничек керүенә, аны ничек тоемлавына, сәхнәдә дөрес хәрәкәт итүенә, яшәвенә игътибар итәсең. Ә аннан соң, үзеңнең балалар театры фестивале жюри әгъзалары арасында утырганың исеңә төшә дә, яшь һәм әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирү башлана», − ди Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов. Быелгы «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең жюри рәисе буларак, Зөфәр Харисов фестивальдән соң туган кайбер фикерләре белән уртаклашты.

Әсәргә анализ

Балалар белән эшләгәндә иң беренче материалга анализ ясарга кирәк. Бүгенге көн әсәреме ул, тарихи әсәр булса – балаларга шул вакытта ничек булганны бераз аңлатып китү мөһим. Нәрсә өчен сәхнәгә чыкканын, максатын, геройның тормышта кем булуын, ниндирәк кеше икәнен, характерын ачыкларга кирәк. Шушы өлештә баланың артист буларак нинди вазифа башкаруын да искәртү зарур. Үгетлиме ул, үтенәме, ялынамы, яисә башка герой белән килешмичә, аңа каршылык күрсәтеп әрлиме... Шушы әйберләрне аңлатканнан соң, нишләргә тиешлеген аңлаган бала, теләсә дә теләмәсә дә, текстны кирәкле юнәлештә алып бара. Шул вакытта ул алдына куелган максатларны үзенеке итеп кабул итеп, тормыш дөреслегенә туры китереп, сәхнәдә дөрес хәрәкәт итә, анда яши башлый. Коры текстны гына ятлап сәхнәгә чыгып сөйләү дөрес түгел. Фестиваль катнашучылары арасында интуитив тоемлап, образга кергәннәре дә бар. Безнең татар халкына театр сәнгате хас. Ләкин текстны ятлар алдыннан, укытучы тарафыннан өстәл артында тирәнтен сөйләшү алып барылса, бала үз алдына куелган максатларны аңлап, рольне үзенә яраклаштыра, күңеле аша үткәрә алыр иде. Баланың башына «Ни өчен мин сәхнәдә бу сүзләрне әйтәм?» дигән уй керсә, ул сәхнәдә дөрес яши башлый һәм үзеннән үзе матур диалог, сәхнә әсәре килеп чыга.

Тирә-якны күзәтү

 Әкият геройларын, җанварларны уйнаганда мин балаларга күбрәк тирә-якны күзәтергә киңәш итәм. Мисал өчен, тавык ничек хәрәкәт итә, ничек башын бора, әтәч ничек горур атлап йөри, мәче үзен ничек тота. «Авыл эте Акбай» спектаклендә мәчене уйнаган бала сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына йөреп коры текстын сөйләде, ләкин күз алдына мәче образы килмәде. Мәче бит ул ирекле хайван, теләсә барып ята, иркәләнәсе килсә — хуҗасына барып сырпалана, иркәләнәсе килмәсә, читкә барып ята. Мәченең характерын күзәтеп, бала үзендә дә шул сыйфатларны булдырырга тырышса, сәхнәдә аның яшәве барлыкка килер иде. Артистның хезмәте дә менә шул вак кына әйберләрдән тора. Без гомер буе кешеләрнең сөйләшкәнен, ничек хәрәкәт иткәнен, мимикасын күзәтәбез. Ә инде кирәк вакытта, рольгә әзерләнгәндә, баш миеннән шул образны тартып чыгарабыз. Этләрнең ничек өрүеннән чыгып, сөйләшкәндә дә усалрак, өзеп-өзеп сөйләшүе кирәктер. Димәк, мәче «мияууу» дип сузыбрак сөйләшсә уңышлы була. Бу баланы кызыксындыру өчен дә уңышлы алым. Укытучыларга шушы зур эшкә алынганнары өчен рәхмәт. Ләкин тагын да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен менә шушы әйберләргә дә игътибар итсәләр иде. Үзе дә ышанмаган артист сәхнәгә чыгып, кешене дә ышандыра алмый. Авыл клубындагы ярык идәнгә карап та, «Нинди матур болын!» дип хозурлана белергә тиеш артист.

Материал сайлау

Материал сайлауга килгәндә, караган әсәрләрнең балаларның яшь категориясенә туры килмәгәннәре дә очрый. Кама Тамагыннан 9-11 класслар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен уйнадылар. Әлмәндәрне уйнаган егет бик ошады. Тик бу очракта ямьсез сакаллар ябыштырып бабай булып уйнарга омтылу кирәкми иде, аларның бала икәне күренеп тора бит. Сакал да кирәкми, бары тик ситуацияне, шушы вакыйганы уйнарга кирәк. Мисал өчен, Хәмдебану белән булган сәхнәне алыйк. Әлмәндәрнең аңа ничек яратып каравын, җылы мөнәсәбәтен күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә мин һәрбер укучыга үз яшеннән чыгып, үзе ошатып йөргән берәр кызга булган хисләрен салып уйнарга киңәш иттем. Кайвакыт әдәби әсәрнең теле балалар теленә ятышлы булмый. Ул укытучыга өстәмә эш булса да, кайвакыт балаларның сөйләм дәрәҗәсеннән чыгып, әсәр телен яраклаштырырга мөмкин.

Детальләр

Аерым эшләрдә детальләр игътибарны җәлеп итә. Бала китапны кулында тотып сөйли, ләкин китапка карамый да. Өстәлдәге шешәне ала да, эчкән кыяфәт чыгарып куя. Ә шешәнең капкачы ябылган бит! Шуңа күрә, берәр предмет белән эшләгән очракта, аны төгәл эшләргә кирәк. Кармак сала икән, иң элек аның уралып куелган бавын сүтәргә, аннан соң гына суга салырга кирәк. Һәрбер хәрәкәттә тормыш дөреслеге булырга тиеш. Буш чынаякны алып эчәсең икән, анда су бар шикелле эчәргә кирәк. Бер коллектив С. Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми» әсәрен уйнады. пектакльдә аш бүлү күренеше бар: әби ике тәлинкәгә аш салды, киленгә һәм бабайга. Ә малайга салмады. Тегеләр аш ашаган кыяфәт чыгарганда малай, әллә шуны аңлап алыпмы, чәй эчкән булып кыланды. Дөрес эшләде, чөнки аңа аш салмадылар бит. Мисал өчен, шушы ук «Әлдермештән Әлмәндәр»дә бабай Өммиягә бал чыгарырга куша. Өммия кашык тотып чыга да, теге малайга тоттыра. Мин соңыннан укучыларга сорау бирдем, «Бал кашыкта идемени?» дим. Менә бу детальләр эшләнеп бетмәгән. Ә шундый матур булыр иде! Әгәр дә шул балны алып чыгып, аны малайга каптырса, үзеннән-үзе чын тормыш барлыкка килер иде. Балаларны сәхнәдән беркем дә кумый, шуңа күрә һәр күренешне уйнап бетерергә кирәк. Менә болар барысы да актёрларга беренче курстан башлап өйрәтелә. Предметсыз уйнау, мәсәлән, чынаяксыз чәй эчү, көрәксез җир казу һ.б. күренешләрне артист төгәл итеп уйнап бирә белергә тиеш. Бү күнегүләр күзаллауны арттыру өчен файдалы, ягъни теге яки бу предметны күз алдына китереп уйнарга кирәк.

 Хәрәкәт һәм сүз

Әзер видеодан рольне өйрәнү дә дөрес күренеш түгел. Чөнки сәхнәдә − син. Һәм син үзеңне шушы ситуациягә куярга тиешсең. Драма әсәре сәхнә хәрәкәтеннән тора. Катнашучыларны русча «действующие лица» дип атыйбыз. Спектакльдә кешеләр хәрәкәт итәләр, беренчел − хәрәкәт, икенчел — сүз. Хәтта икесен бергә кушарга да ярамый, чөнки икесен бергә эшләсәң, сүз дә, хәрәкәт тә аңлашылмый. «Мин сине яратам, минем сине кочаклыйсым килә» дигәннән соң гына килеп кочарга ярый. Башка очракларда беренчел хәрәкәт булып, соңыннан реплика әйтелергә мөмкин.

Әзерлек дәрәҗәсе

Моннан тыш, Казан мәктәпләре белән район мәктәпләренең әзерлеге бер дәрәҗәдә түгел. Ни өчен дигәндә, Казан мәктәпләрендә балалар белән күбесенчә профессиональ артистлар шөгыльләнгәч, аларның мөмкинлекләре дә күбрәк. Казан мәктәпләре костюмнарны да театрлардан алырга мөмкин, профессиональ җитәкче укучының актёрлык мөмкинлекләрен дә дөрес тоемлый, җитешмәгән җирләрен режиссёр алымы яисә мизансценалар белән шомартып җибәрә ала. Ә кайбер районнар тел камиллеге белән өстенлекле. Иң дөресе – бер үк фестиваль кысаларында аларны аерым номинацияләрдә бәяләү. Шуңа күрә, мин һәрбер спектакльне караганнан соң, җитәкчеләре белән танышып, театрга бәйләнеше булу-булмауны сораштырдым. Махсус театраль белеме булмыйча, гади генә татар теле укытучысы шушы эшкә алынып, балалар белән спектакль куя икән, аңа билгеле, ташламалар да булырга тиештер, минемчә. Ләкин, шуңа да карамастан, кайберләрендә интуитив фикерләү сизелә. Әйткәнемчә, безнең татар халкы ул театр сәнгатенә һәвәс, театр – татар халкының канында. Рус авылларында, рус мәктәпләрендә шуның кадәр театр түгәрәге эшлиме икән? Бардыр ул, ләкин ишетеп белгәнем юк. Гомумән алганда, быелгы фестивальдә катнашучы коллективлар арасында күңелгә ошаган эшләр яки аерым укучылар күп булды. Дөрес, барысын да беренче урыннарга чыгарып булмый. Шуңа күрә К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында үткән «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасына кайбер укучыларны спектакльнең контекстыннан аерып, монолог итеп тә кертергә тырыштык, аларны да башка катнашучыларга күрсәтәсе килде.

 Зөфәр Харисов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк