Логотип
Хәбәрләр

Тамашачы "Шамаил" спектаклен татарны уятырга тырышу буларак кабул итте

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Көтеп алынган “Шамаил” хореографик спектакле кичә “Московский” мәдәният үзәгенең тулы залында узды. Тамашачы "Шамаил" спектаклен татарны уятырга ты...

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Көтеп алынган “Шамаил” хореографик спектакле кичә “Московский” мәдәният үзәгенең тулы залында узды. Тамашачы "Шамаил" спектаклен татарны уятырга тырышу буларак кабул итте.

“Шамаил” – артисты “Алтын битлек” Россия милли театр премиясен алган “Әлиф” спектаклен чыгаручы иҗади төркемнең икенче проекты. Бу юлы иҗади яшьләр шамаил сәнгатенә, ә төгәлрәк әйткәндә, “Аллаһ гүзәллекне ярата” дип язылган бер эшкә игътибарны юнәлткәннәр. Хореографик спектакльнең нигезендә халык рәссамы, каллиграфия остасы Владимир Поповның шамаиле ята. Тамашачы рәссам ясаган эшне фойеда күрде. 
Владимир Поповка 94 яшь. Ул - Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Каллиграфия сәнгатендәге эшләре белән ислам дөньясына да танылган шәхес.

“Шамаил” хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Хореограф – Нурбәк Батулла. Композитор – Эльмир Низамов, проектның кураторы һәм хореограф – Анна Гарәфиева, рәссам – Лилия Имаметдинова.

Тамашачы алдында импровизациягә корылган тамашаны өч кеше – биюче Марсель Нуриев, җырчы Мубай, ягъни, Илдар Мөбәрәкшин һәм тавыш режиссеры Ильяс Гафаров тудырды. Оештыручылар спектакльнең нәкъ менә импровизациягә корылган булуын баштан ук ассызыклап куйдылар. 
Биюче сәхнәгә урнаштырылган авыш өслектә хәрәкәтләнде. Өслекнең өч ягына ак савытларда кара зәңгәр буяу салынган иде. Ул шамаил сәнгатен шушы өслектә буяулар белән тудырырга тырышты. Сәхнә почмагында биюче белән бер дулкында булып, аның һәр хәрәкәтен тоеп Мубай мөнәҗәт көйләде.

40 минут барган тамашадан соң бер сәгать чамасы фикер алышу барды. Кемдер оештыручыларга рәхмәтләрен кызганмады, кемдер бу тамашаны медитациягә тиңләде, кемдер проектны чит илләргә чыгару өчен күзаллауларын тәкъдим итте, кемдер сорауларын яудырды, шик белдерүчеләр дә булды.

“Безнең күз алдында картина барлыкка килде, - диде тамаша залында утырган рәссам, каллиграфия остасы Рөстәм Шәмсутов. – Бу чыннан да Владимир Попов иҗатына бик якын. Ул нәкъ шулай эмоциональ итеп ясый. Монда аның иҗаты белән бәйләнүе уңышлыдыр. Иҗади метафорагыз уңышлы килеп чыккан. Хәзер каллиграфиянең яңа күтәрелеше, әмма бу инде яңа заман”.

“Мин биючене рәссам пумаласы итеп кабул иттем. Ислам мәдәниятендә ак төс – кәфенлек төсе, кара, киресенчә, тормыш. Ак бушлыкта сәнгать туа. Мин тулы сюжет күрмәдем. Әмма бу иҗат миңа тирән үтеп керде”, - диде галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәетов.

Спектакльне филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова кабул итмәде. Ул әсәрнең нигезе дөрес билгеләнмәгән дип саный. “Мин монда бу сезнең өчен чит-ят сәнгать икәнлеген аңладым. Мин монда мөселман мәдәниятеннән булганлыгын да күрәм. Шамаил – ул гармония. Мубай мөнәҗәтендә дә шушы җаваплар бар. Ә спецэффектлар шул нурны сүндерә генә, - ди ул. - Татар яшьләре, мәдәниятенең танылган шәхесләре артына качып, милли мәдәниятне кара буяуга буйыйлар”.

Фикер алышуның финалында халык рәссамы, 94 яшьлек Владимир Попов чыгыш ясады. Ул спектакльне югары бәяләде.

“Бу әсәрне мин “Уян, татар” сериясеннән чираттагы хезмәт дип кабул иттем һәм егетләрнең эшен югары бәялим”, - диде кинорежиссер Салават Юзеев.

“Шамаил” спектаклен тамаша кылырга рәсми затлардан Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Казан шәәһре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов килгән иде.

“Шамаил” хореографик спектакле Россия Президенты гранты хисабына куелды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк