Логотип
Хәбәрләр

Татар хор музыкасының “XXI гасырның энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 26 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында С.А.Казачков исемендәге XXII Казан хор ассамблеясе кысаларында XVI Татар хор музы...

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 26 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында С.А.Казачков исемендәге XXII Казан хор ассамблеясе кысаларында XVI Татар хор музыкасының “XXI гасырның энҗеләре” дип исемләнгән гала-концерты узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең оештыручысы Әлфия Җәббарова сөйләде.

“Ел саен безнең фестивальнең үз темасы бар. Фестивальдә бары тик татар телендәге җырлар гына башкарыла. Чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның министрлар кабинеты башлап җибәрүче булды. Беренче өч елда алар безгә матди яктан булыштылар. Соңыннан без Казан консерваториясе канаты астына күчтек, шул вакыттан бирле фестивальне ул оештырып килә”, – диде Әлфия Җәббарова.

Фестиваль Габдулла Тукайның туган көненә, аерым алганда, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләренә Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Шамил Шәрифуллинга багышлана. Программада Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова, Ш.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова, С.Зорюкова, Э.Низамов, Л.Таһированың хор өчен язылган әсәрләре яңгыраячак.

"Гала-концертта без татар классик композиторыбыз – Ренат Еникеевны узган юбилее белән котлаячакбыз. Бүләк буларак, аның әсәрләрен дә башкарырга ниятлибез", - диде Әлфия Җәббарова.

Жюрида консерватория профессорлары Владислав Лукьянов, Алевтина Булдакова, Валерий Ливанов, Владислав Макаров, Сәгыйть Хәбибуллин, Әлфия Җәббарова, дәүләт советыннан Алсу Тарханова утырачак. Фестивальдә 19 хор коллективы катнашыр дип көтелә. Аларның башкару дәрәҗәсе бик югары дип бәяләде Әлфия Җәббарова.

“Конкурслар уздырганда фестиваль халыкара статусын йөртә. Быел бернинди исем дә бирмәскә булдык, чөнки аның үзенең “бренд”ы бар. 16 ел буена шундый үзенчәлекле программалар ясау белән бөтен фестивальләр дә мактана алмый. Әлеге фестивальнең Кырлайда да уздырылуын телим. Кырлайдагы музей директоры да бу идеяне хуплады. Габдулла Тукайның туган ягында да үткәреп карасак, әйбәт булыр иде бит. Фестиваль хәрәкәтен Болгарда да үткәрергә планлаштырам”, – дип белдерде Әлфия Җәббарова.

Әлфия Җәббарова сүзләренә караганда, фестивальне япон, кытай, фин милләте кешеләре дә карарга килә: “Алар татар музыкасының яңгырашын тыңлап таң кала. Дөресен әйткәндә, хор коллективлары арасында рус хор төркемнәре дә бар. Алар фестивальдә махсус татар әсәрләрен өйрәнә”, – диде ул.

“Шунысы кызык: татар ата-анасы татар телен белмәгән балаларын телне өйрәнсен дип татар хорларына бирә. Шулай итеп, алар татарча җырлар башкарып, татар теленә төшенә. Бу бик уңай күренеш”, – диде Әлфия Җәббарова.

Әлфия Җәббарова фикеренчә, музыка өлкәсендә хезмәт куйган һәр кеше дә мәдәниятенә өлеш кертергә тиеш. “Миңа калса, әгәр дә һәркем үзенең мәдәнияте өчен өлеш кертә ала икән, димәк, ул юкка гына тырышмый. Дөнья классикасы белән беррәттән, музыка өлкәсендәге кеше үзенең туган ягындагы музыкасын да белергә тиеш” , – дип белдерде ул.

Фестивальнең режиссеры – Рөстәм Фатхуллин, сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җәббарова. Программаны Айрат Ганиев белән Сөмбел Ситдикова тәкъдим итә.

Фестиваль сәгать 18:30 башлана.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк