Логотип
Хәбәрләр

«Улымның бай булу теләге юк»

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия белән әңгәмәдән өзек

Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым белән әңгәмәдән өзек

Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

– Гади авыл кешеләре без. Ирем гомер буе колхозда эшләде, мин – клубта. Клубта бөтен гаилә белән эшләдек дисәң дә була. Иптәшем Айрат – тавыш операторы, олы улым Ринат – алып баручы, Ришат синтезаторда уйный, кечкенәбез Айгөл бии, ә мин җырлый идем. Ул елларда никтер Ришат үзе генә җырламый иде, бары тик күмәк чыгышларда гына катнашты.

Хәзер эшләмибез, өйдә генә. Тик утырмыйбыз, күпләп мал асрыйбыз. Өебез автовокзалны хәтерләтә: берсен каршы алабыз, икенчесен озатабыз...

– Ришатның балачагы турында сорыйсы килә. Ул туган көннән башлыйк әле...

– Ринат белән Ришатның яшь аралары – 2,7 яшь. Ринат бик елак булгач, икенче бала артыннан соңрак, биш ел тирәсе вакыт узганнан соң гына барырмын дигән идем. Әмма иптәшем, трактордан егылып төшеп, аягын сындырды һәм бик озак хастаханәдә ятты. Бу хәл мине куркуга салды: киләчәккә өмет югалды. Айратка бер-бер хәл булыр да, Ринат берүзе генә калыр дип, аңа иптәшкә энекәш яки сеңлекәш алып кайту теләген иремә әйттем. Безгә терәк булсын дип, Ришатны алып кайттык. Ул әле дә булса шул миссиясен үти. Абыйсына – дус, безне һәрвакыт хәстәрли: ашата, киендерә, ярдәм итә... Гомумән, ул әйләнә-тирәсендәге бар кешегә дә шулай ярдәмчел.

Ришат бик тыныч бала булды. Юмарт, шаян. Үзенә кирәк булса, хәйләкәрлеге дә бар иде.

Мәктәптә яхшы укыды дип әйтә алмыйм, уртача гына, малайларча. Үзем дә: «Укы!» – дип кыстамадым. VIII сыйныфны тәмамлаганда: «Әни, бер генә «3»ле чыкты!» – дип сөенче алды. «Әстәгъфирулла, калганнары «2»лемени?» – дип сораганны үзем дә сизми калдым. Баксаң, калганнары «4» һәм «5» булган икән. Укуының соңгы елларында, тырышлыгын җигеп, мәктәпне «3»леләрсез тәмамлады.

Әни кеше буларак, әлбәттә, улымны җитди һөнәр иясе итеп күрә идем. «Механиканы сайла, гармуныңда эштән кайткач уйнарсың», – дидем. Музыка училищесы дип күпләр кызыга, анда укуы бит бик авыр. Үзем укыдым, шуннан чыгып әйтәм. Кызыгып укый башлар да, көче җитми, ярты юлда ташлар дип курыктым. Әмма ул үзенекен эшләде: үз теләге белән укырга керде һәм рәхәтләнеп белем алды. Бу мәсьәләгә ул җитди карады. Бар да теләктән генә тора икән.

– Сезнеңчә, Ришатның уңыш сере нәрсәдә?

– «Все гениальное – просто», – дип әйтәме әле урыслар?! Гадилегендә. Халыкка шул гадилек кирәк тә.

Аннары ул үзенә карата да бик таләпчән, музыкантларына да җитди карый. Ришатның, бай булам, акча эшлим, дигән уе бөтенләй дә юк. Кыйммәтле машиналар турында да уйлап йөрми ул, кызлар дип тә башы әйләнми. «Кайдан шәп музыкант табарга?» – менә аның иң зур проблемасы. Ул иҗат турында гына уйлап йөри. Сыйфатлы программа күп чыгымнар таләп итә. Кергән акчасы шундук чыгып та бетә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк