Венера Аитова: Соңгы «Таяну ноктасы»н тамашачы куя
ТНВ каналында чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруы татар дөньясында булган актуаль проблемаларга белгечләр фикерләрен яңгыратуны дәвам итә. Тапшыру алып баручысы Венера Аитова сүзләренчә, соңгы ноктан...
ТНВ каналында чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруы татар дөньясында булган актуаль проблемаларга белгечләр фикерләрен яңгыратуны дәвам итә. Тапшыру алып баручысы Венера Аитова сүзләренчә, соңгы ноктаны барыбер тамашачы куя.
Син ТНВ каналында озак еллар эшлисең. Канал сиңа үзеңне журналист буларак формалашырга нинди өлешен кертте?
Мин, чыннан да, бәхетле кеше. Очраклы рәвештә генә булса да, шушында килеп эләктем һәм телевидение чире белән яна башладым. Тамашачылар минем уңышларымны да, хаталарымны да күреп бардылар һәм мин аларның күз алдында үстем дип әйтә алам. Алар мине якын итеп үзләренең киңәшләрен яза. Бу күренеш күңелгә рәхәт, чөнки без бит алар өчен эшлибез. Сәхнәдә эшләгән булсак, без алкышлардан һәм чәчәкләрдән аңлар идек, ә бездә андый кайтаваз телефон, хатлар һәм социаль челтәрләр аша килә.
Татарлар проблемаларын халык алдына чыгарып сөйләргә яратмый. Кешеләрне сөйләштерүдә авырлыклар бармы?
Безнең халыкның элек-электән «Авызың тулы кара кан булса да, төкермә!», «Өйдә булган чүпне урамга чыгармыйлар», дигән әйтемнәре бар. «Таяну ноктасы»н ачып җибәргән вакытта ул көтелгән һәм кирәкле проект иде. Бәлки ул 10 ел элек тә кирәк булгандыр, әмма һәр нәрсә вакытында эшләнә диелә. Монда килә торган халыкның барысы да проблема турында ачыктан-ачык сөйләшергә әзер түгел әле. Шул ук вакытта «Чирен яшергән – үлгән», диеп тә әйтәләр. Чир турында сөйләшү бер дә рәхәт түгел. Безгә килгән бер кунакның әйткән сүзе бар: «Чирне вакытында белсәң, кайбер чир өчен витамин да җитә, кайберсенә укол кирәк, кайберсенә азрак кына кочаклап алсаң да күңеленә рәхәт булып китә, аңа бары тик игътибар гына кирәк». Гомумән алганда, безнең тапшыруның төп максаты – проблеманың чишү юлларын эзләү.
«Сез бергә җыелышудан нәрсә үзгәрә, һаваны гына селкетәсез?», дигән сорау да барлыкка килергә мөмкин. Без журналистлар буларак, ахырдан нәтиҗә чыгара алмыйбыз, чөнки бу суд түгел. Тамашачы да ияләшә башлады. Бик четерекле темалар була. «Мин сезгә фикеремне телефоннан әйтәм, зинһар, чакырмагыз гына», дип әйтүчеләр күп иде. Хәзер андый кешеләр дә кими башлады. Ачык итеп сөйләгәннәрне халык та җылырак кабул итә. Монда килеп, «алда гөл, артта чәчәк», дип кенә утыра алмыйбыз! Безнең максатыбыз башка.
Эфирга бирелгән 26 минут эчендә генә җитди сорауларга җавап табу мөмкин түгелдер. Тапшыру тәмамлангач, әңгәмәне дәвам иткән вакытлар буламы?
26 минут эчендә кешеләр кызып кына китә. Камералар каршында проблеманы сөйләү өчен ачык та булырга кирәк. «Кызып кына киттек тә, тапшыру бетеп китте» диючеләр бар. Кем белә, киләчәктә бәлки безнең тапшыру вакыты да артыр? Тапшырудан соң сөйләшү камераларсыз гына була. Еш кына минем аны аерым төшерәсем килә, чөнки кызык фикерләр ишетелә.
Үзеңнең бер интервьюда кешеләрне бүлдерергә яратмыйм, әмма бүлдерергә туры килә дип әйткән идең. Хәзер дә шулаймы?
Хәзер дә шулай. Миңа кешеләрне бүлдерергә читен. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә Миңгол абыйны бүлдерергә туры килде. «Кем соң син Миңгол Галиевны бүлдерергә?», дип шалтыратып әйтүчеләр булды. Әлбәттә, Миңгол абый - безнең тапшыруга башка килүчеләр кебек үк яраткан кешебез. Тик максатым минем икенче – теманы ачу. Безгә бер генә кеше фикерен ишетү җитми, чөнки без алты кешене чакырабыз. Мин бүлдерергә мәҗбүрмен. Башта һәрбер кешедән гафу үтенәм, әмма барыбер миңа рәхәт түгел. Бүлдергән саен ул минем өчен стресс.
«Таяну ноктасы»на темаларны ничек сайлыйсыз? Иртән актуаль булган тема кичкә актуальлеген югалтырга мөмкин бит.
Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр чыга торган тапшыруларда көн кадагында торган иң актуаль мәсьәләләрне күтәрергә тырышабыз. Билгеле, кайбер темаларны күтәргәндә, тапшыруга кешеләрне көнендә чакырырга кирәк. Безнең көчле, зур, нык командабыз бар. Телевидение – күмәк эш! Барлык кешеләр дә яхшы эшләгән вакытта гына сыйфатлы продукт килеп чыга һәм без аны чын күңелдән эшләргә тырышабыз. Билгеле, күп әйберләрне тоемлап өйрәнергә туры килә, шулай ук чит ил, Россия телеканалларын карыйбыз. Биш йөз кеше эшләгән тапшыру белән 5 кеше эшләгән тапшыруны чагыштыру кызык, шулай да без үзебезгә югары таләпләр куябыз.
Бер сәгать эчендә тапшыруның ике чыгарылышын да төшерергә туры килә. Катлаулы һәм бер-берсенә берничек тә тәңгәл килмәгән темаларга ничек яраклашып була?
Безгә тапшыруларны туры эфирга чыгарырга, яздырырга да туры килә. Кайчагында икешәр тапшыру яздырган көннәр дә була. Моңа вакыт белән өйрәнә башлыйсың. Син бу тапшыруда икән, бөтен фикерләрең, уйларың монда гына булырга тиеш. Син шушында гына яшисең һәм башка бернәрсәне дә күрмисең. Кыяфәтеңне дә, авырткан тамагың яки башыңны да уйламыйсың. Алай итеп эшләмәсәң, бернәрсә дә барып чыкмас. Ә менә эштән чыгып киткәндә, бөтен проблемаларны да калдырып чыгарга тырышам. Бу һәрвакыт барып чыкмый, чөнки киләсе теманы үзләштерәбез. Бу үз тапшыруың өчен янып тору белән бәйледер.
Бөтен кеше дә үз фикерен татарча җиткерә алмый. Бу проблемадан ничек чыгасыз?
Аллага шөкер, һәр чыгарылыш саен 6 кеше татар телендә камил сөйләшә. Бирегә килеп остаручылар бар. Кайбер кешеләргә практика да җитеп бетмидер. Алар безгә килеп шомаралар. Иң мөһиме ‒ татар телендә чиста, камил сөйләшергә кирәк булуын аңлыйлар. Бу үзенә күрә бер уңыш. Бер тапшыруда без «Тел чисталыгы» дигән чыгарылыш әзерләдек. Анда безнең олпат шәхесләребез килде. «Нәрсә эшләргә соң? Халыкка бит гадирәк кирәк. Без дә бит әдәбият дөньясында гына яши алмыйбыз», ‒ дигәнгә Рүзәл абый Йосыпов: «Сез бит сөйләшәсез», ‒ диде һәм мин җиңел сулап куйдым. Үзенә күрә имтихан биргән кебек булдым. Андый тапшырулар да бик кирәк, хәер, туры эфирда барлык тапшырулар да имтихандыр инде.
Хәзерге вакытта журналистлар, бигрәк тә алып баручылар арасында блогерлык чире артып китте. Син үзең бу өлкәдә нинди эш алып барасың?
Бу, чыннан да, кызык сорау, чөнки блогерлык ‒ бер хәл, журналистлык ‒ икенче хәл. Мин үземне бер урталыкта дип әйтер идем. Социаль челтәрләрдә сүлпән эш алып барам, шул ук вакытта анда мине карап баручылар, миңа язучылар күп. Вакыт булган арада тормышымнан, эшемнән, тапшырудан анонсларны кертеп барырга тырышам. Бу өлкәдә әле миңа үсәргә кирәк дип уйлыйм.
ТНВ синең өчен нәрсә ул?
ТНВ турында әйткән вакытта гаилә күз алдына килә. Мин үземне зур гаиләнең бер әгъзасы буларак хис итәм. Икенчедән, бу ‒ срогы булмаган мәктәп. Монда 10 сыйныфка кадәр генә эшләү түгел, монда камиллеккә чикләр юк. Мин хәзер дә эфирларда дулкынланам. Спорттагы кебек ‒ кичәге уңышлар бүген инде саналмый.
Автор: Алмаз Шиһабетдинов
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк