Яңа чана
Рәисә Ишморатова Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. У...
Рәисә Ишморатова
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.
Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма,— диде.
— Ярар,— диде Раилә. Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: «Раиләгә дә чана алганнар!» —дип шатландылар. Раилә горурланып шуды да шуды чанада. Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.
— Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле,— диде ул. Кыз аңа кулын гына селтәде:
— Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,— диде дә Илдар яныннан выжылдап шуып китте. Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч:
— Ул чанасын кызгана, саран, саран,— дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Тик Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк