Логотип
Хәбәрләр

Журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов хөрмәтенә аудитория ачылды

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казан (Идел буе) федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы, журналистика белемен оештыручы Флорид Әгъзамов исемендәге ауд...

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казан (Идел буе) федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы, журналистика белемен оештыручы Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория ачу тантанасы булды. Журналистларның мөхтәрәм остазы саналган Флорид Әгъзамов хөрмәтенә ачылган аудиторияне “Татар-информ” журналистлары да күреп кайтты.

Васил Гарифуллин: "Флорид Әгъзамов исемен мәңгеләштерү - безнең бурыч"

“Остаз, татар журналистика фәненә нигез салган, озак еллар университетның журналистика факультетының деканы булып эшләгән шәхеснең исемен мәңгеләштерү безнең бурыч, - диде КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. - Бүген университет глобальләшү шартлары чорында халыкара проектларда актив катнаша.

Дөнья фәне элитасына керү омтылышы көчле, ләкин шул ук вакытта үз традицияләребезне дә сакларга кирәк. Безнең остазлар нигез салган уку алымнары, дәреслекләре, мөгалимнәр, студентларның үзара мөнәсәбәтләрдәге гореф-гадәтләрне онытмаска иде. Ф. Әгъзамов исемен йөртәчәк кабинет заманча җиһазландырылган, әле яңа гына төзекләндерелгән иң матур аудитория. Бу аудиторияне мемориаль итеп саныйбыз. Биредә яңа буын журналистлар тәрбияләнә, алар Флорид Әгъзамовның нинди шәхес булуын белеп тәрбияләнәчәк”.

Дмитрий Таюрский: "Флорид Әгъзамов - университетның йөзе"

Аудитория ачылышында Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Казан Федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский, Илдус Таһиров, Илдар Низамов һ.б. мөхтәрәм шәхесләр катнашты.

“Флорид Әгъзамов безнең университетның йөзе, - диде Дмитрий Таюрский. - Ул моннан 50 еллар элек чамасы журналистика белеменә нигез салган. Аның кебек шәхесләр - университетның горурлыгы, якты тарихы. Бездә Бутлеров, Завойский аудиторияләре бар. Күренекле мөгалимнәр исемендәге аудиторияләр эшләтеп җибәрү университетның брендына әверелде. Флорид Әгъзамов шәкертләре бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт куя. Әлеге аудиториягә килеп белем алган студентлар Әгъзамов чорыннан ук килгән укыту традицияләренең тирән тамырларын тояр, дип ышанам”.

Элмә такта бары тик рус телендә генә

Казанның профессор Нужин урамында 1/37 йортта икенче каттагы аудиториядә Әгъзамовның күпсанлы хезмәтләре, истәлекле фотосурәтләре урын алган.

Аудиториядә кунаклар тарафыннан яңгыраган истәлек чыгышларында Әгъзамовны фән кешесе, мөгаллим буларак кына түгел, ә кешелек сыйфатларына да басым ясалды.

Журналистлар кабинет ишегенә беркетелгән язуның фәкать рус телендә генә бирелүенә игътибар итте. Татар журналистикасы фәнен укытуга нигез салган укытучының исеме ни өчен бары рус телендә генә язылган дигән сорауга төгәл генә җавап булмады. "Монда хәзер шулай инде", - диде исемен күрсәтмәүне сораган укытучы.

Индус Таһиров: "Флорид иң зур гуманист иде"

“Остаз Флорид Әгъзамов безне кабат бергә җыйды, - диде Римма Ратникова. - Ф. Әгъзамовның исеме безне берләштерә, дуслаштыра. Аудитория ачу идеясен уйлап тапкан иптәшләргә, күтәреп алучы һәм тормышка ашыручыларга рәхмәт. Флорид Әхмәтович үз студентларын бик ярата иде. Аларның һәрберсен аталарча кайгыртты. Университетның да үз галимнәрен хөрмәтләве, аларның исемен мәңгеләштерүдә көч куюлары куандыра. Әгъзамовның  исемен журналистикада мәңгеләштерергә, киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Үзе исән чагында бернинди дәрәҗәләр артыннан йөрмәде, үз энергиясен, күңел җылысын кафедра эшчәнлегенә, журналистикага һәм студентларга бирү белән мәшгуль булды. Шәхсән үзем университетка 1972 елда укырга килдем. Нәкъ шул елны Флорид Әхмәтович журналистика бүлеген җитәкли башлады. Студентлар аның янына белем алырга гына түгел, ә серләшергә дә йөри иде. Гомер буе ул гуманизм принципларына тугъры калды. Студентларында да әлеге сыйфатларны тәрбияләде. Аның фәнни хезмәтләре бүген дә актуаль булып кала”.

Академик Индус Таһиров Флорид Әгъзамовны төрле яктан үрнәк шәхес буларак ассызыклап узды. “Кеше буларак Флорид иң зур гуманист иде, - ди Индус Таһиров. – Ул һәр милләт халкын, телен яратты. Ләкин аның өчен татар теле беренче урында торды. Гомер буе татар журналистикасының үсешенә омтылды. Уңышларга ирешкән укучылары белән һәрвакыт горурланды, аларның шатлыгын үзенеке итеп кабул итә белде. Аңарда көнчелек сыйфаты юк иде. Ул беркайчан да башкалардан көнләшмәде. Төпле киңәшләрен җәлләмәде”.

Индус ага шулай ук аны хөр күңелле, шаян кеше буларак та билгеләп узды.

Фирдүс Гыймалтдинов: "Мин Флорид абыйның иң җүнсез студентларының берсе булдым"

Аудитория ачылу тантанасында Әгъзамовны күп санлы укычылары, хәзер инде Татарстанның төрле матбугат оешмаларында хезмәт куючылар да килгән иде. Татарстан телерадио компаниясенең генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов журналистика факультетында 8 ел белем алган. “Мин Флорид абыйның иң җүнсез студентларыннан берсе булдым, - ди Фирдүс Гыймалтдинов. – Флорид Әхмәтович җитәкләгән факультетта, аннна соң Васил Заһитович кул астында 8 ел укыдым. Әгәрдә ул мине җитәкләп укытмаган булса, мин дипломлы белгеч була да алмаган булыр идем. Аның кешелекле булуы һәм миңа ышанычы зур иде. Безнең факультета һәрвакыт кешелек сыйфатларына басым ясалды”.

Әгъзамов укулары 

Соңыннан кунаклар “Әгъзамов укулары -2018” халыкара фәнни-гамәли конференциясенә юл алды. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештырган чара журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап оештырыла.

Проект авторлары белдергәнчә, конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак:
– Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
– Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
– Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
– Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
– Милли газета-журналлар яңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
– Чит илләрнең медиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
– Журналистларны укытуга яңача карашлар.

Белешмә: Ф.Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туган. Балачак еллары авыр чорга туры килә. Әгъзамовның әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка китеп бара. Белемгә омтылган егет мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарих-филолоuия факультетына укырга керә. 1959 елны университетны уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Питрәч районында башлый. 1968 елда Әгъзамовны Мәскәүгә белемен арттырырга җибәрәләр. Ә 1972 елда Ф.Әгъзамов Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге җитәкли башлый. 30 елдан артык әлеге юнәлештә хезмәт куя.

Фәнни эшчәнлеге дә журналистика өлкәсенә нисбәтле. Тукайны журналист буларак өйрәнгән, журналистикада гуманизм принциплары һ.б. юнәлештәге хезмәтләре бүген дә яшь кадрлар тәрбияләүдә алыштыргысыз дәреслек булып тора.

Фидакарь хезмәте өчен мактаулы исемнәргә лаек була. Шулай ук Х.Ямашев исемендәге республика журналистлары премиясе белән бүләкләнгән. 2005 елда “Бәллүр каләм республика конкурсында гран-при яулады. Ф. Әгъзамов 2005 елда бакыйлыкка күчте.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк