Логотип
Журналда укыгыз

Кызлар ботаникларны ярата

«Анаем» белән «Юлдаш» сүзләре сезгә берәр нәрсә сөйлиме? Ә anaem.ru, yuldash. com һәм Tatarlove.ru? Алар барысы да «татар кызлары һәм татар егетләре» өчен танышу сайтлары. Камал театрында Илгиз Зәйниев куелышында чыккан «Өйләнәм.tat» спектакле шул көнүзәк темага багышланган.

«Анаем» белән «Юлдаш» сүзләре сезгә берәр нәрсә сөйлиме? Ә anaem.ru, yuldash. com һәм Tatarlove.ru? Алар барысы да «татар кызлары һәм татар егетләре» өчен танышу сайтлары. Камал театрында Илгиз Зәйниев куелышында чыккан «Өйләнәм.tat» спектакле шул көнүзәк темага багышланган.

Илгиз Зәйниев формаль яктан «яшь режиссёр» категориясенә туры килсә дә, театрда инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән кеше. Күп эшли, күп мәйданчыкларда хезмәт куя. Алай гына да түгел, бүгенге драматурглар арасында иң күп куела торган автор булып та тора. Кичекмәстән өйләнергә җыенган Раннур исемле егет хакындагы пьесаны да Илгиз Зәйниев үзе язган. Комедия (программада – усал комедия дип күрсәтелгән) 2020 елның язында ук сәхнәгә чыгарга тиеш иде, ләкин коронавирус галиҗанәпләре бу планнарны бозып ташлады. Һәм безгә текст белән режиссёр эшенең тукталып калуын, аннары сак кына яңадан тууын күзәтергә насыйп булды.

Комедия көнүзәк темага язылган. Шәхсән минем үземнең генә дә ике дустым һәм бер туганым интернет аша танышып, гаилә кордылар. Кая барасың, җүнле татар кызлары төнге клубларда танышмый, ә калфаклы-кәләпүшле димче-яучылар институты кире торгызылмаган әле.

Комедиянең сюжеты кәләш эзләү хикмәтләренә корылган, структурасы ягыннан халык әкиятләрен дә, һинд киноларын да хәтерләтә: «бар шунда, белмим кая, китер шуны, белмим нине» рухындагы чыгышлар өчәр тапкыр кабатлана. Комедиянең төп герое яшь журналист Раннур (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) социаль челтәрләрдә блог алып бара, шунда ук танышу турында игълан урнаштыра. Аңа өч кыз җавап бирә: берсе – бәхәстә отам дип танышкан кызый, икенчесе – абыйсы белән килгән микробиолог, өченчесе – халатлы-коляскалы яшь әни.

Камаллыларның әлеге премьерасы гаҗәеп рәвештә соңгы берничә айда без кичергән белән аваздаш булып чыкты. Казан театрларындагы тоталь онлайн чорын чагылдырган бердәнбер спектакль түгелме икән әле ул? Виртуаль аралашу, блоглар, экраннар — болар, әлбәттә, элек тә бар иде, ә хәзерге вәзгыятьтә ул бигрәк тә актуаль булып китте. Раннур үзенең подписчиклары — алар урынында без, тамашачы лар—белән веб-камера һәм экран ярдәмендә аралаша. Сәхнәдәге өч экран, бер күтәрелеп, бер төшеп, безгә баш геройның йөзен зурайтып күрсәтә. Ул экраннар үзләре Камал театрының арткы пәрдәсен тулаем алып торган зур экран фонында хәрәкәт итә. Ә анысында төрле сурәтләр алышынып тора: егетебез эшләгән «Кәкре каен» гәзите исеме, һәр офиста эленеп тора торган эвакуация схемасы (анысы һәр ситауациядән чыгу юлы барлыгын искәртеп тора). Сюжет буенча геройларыбыз шәһәр йә авылга барып чыксалар, аларның локацияләре дә экранга чыгарыла (видеорежиссёрлар — Илшат Рәхимбай белән Гөлназ Хәсәнова).

Гомумән алганда, сценография минималик рухта тәкъдим ителгән (рәссам — Геннадий Скоморохов). Сәхнә үзәгендә — әлләни зур булмаган тәбәнәк подиум, аның артында берничә офис өстәле һәм урындыклар, һәр редакциядә була торган эш кирәк-яраклары. Бу татар гәзите редакциясе. Менә монда инде иң кызыгы башлана. Кәләш эзләү — ул тамашаның тышкы кабыгы гына икән. «Кәкре каен» редакциясендәге көндәлек тормыш, андагы үзара мөнәсәбәтләр күпкә кызыклырак. Татар театрының Артур Хейлие кебек, Илгиз Зәйниев тә аерым һөнәр кешеләренә багышланган тарихлары белән гаҗәпләндерә. Татар радиосы диджее хакындагы супер-популяр «Мәхәббәт FM» дисеңме, хастаханәнең йөкле хатыннар бүлеген сурәтләгән «Көтәм сине» мелодрамасы дисеңме – тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде. Яңа спектакль газета журналистлары тормышы хакында бәян итә. Монда тамашачы өчен дә, журналистларның үзләре өчен дә таныш һәм кызыклы персонажлар бар: әйтик, гадәт буенча редакциягә килеп, яшьләрне наданлыкта гаепли торган олы яшьтәге корректор хатын (Гарри Поттердагы, үлгәнен дә сизми калып, һаман Хогвардста укытуын дәвам иткән тарих укытучысын хәтерләтте ул миңа). Акчасызлык, хезмәт хакының азлыгы, ач булсаң да, гадел булып, халыкка хезмәт итәргәме, әллә кайвакыт дәшми калып әйбәт акча алып эшләргәме — менә бүгенге журналистларны борчыган сораулар. Бу сөйләшүләр шулхәтле таныш, хәтта кайвакыт әдәбилектән ерагаеп, пьеса вербатимны хәтерләтә башлый.

Дөнья кинематографында соңгы елларда гиклар турында фильмнар популярлашып китте. Алар шулкадәр акыллы, яшьтәшләре тарафыннан да, кызлар тарафыннан да яратып кабул ителә. Пьесаның баш герое Раннур да «Теория большого взрыва» фильмындагы Шелдон кебек шундый ук гик. Туксанынчы елларда Ирек мәйданына чыгып бәйсезлек таләп итүчеләр гаиләсендә туып-үскән яшь татар зыялысы. Аның каракүл бүреге, татар язмышы турындагы беркатлы шигырьләре, капма-каршы җенес белән мөнәсәбәтләр хакындагы уйланулары күпләргә мәзәк булып та тоелырга мөмкин. Тик драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев бик ярата үз героен.

Бер-берсе белән формаль яктан гына бәйләнгән сәхнә һәм диалоглар барышында артык гадиләштерелгән образлар белән очрашабыз — һәрнәрсәгә үз карашы булган таксист та ул, моннан егерме ел элек Путинның президент булып сайланасын әйткәнлеге белән мактанган күрәзәче дә, исерек килеш түрәкараларны эт итеп сүккән, айныгач, сүзен кире алам дип, шәһәргә редакциягә чапкан исерек колхозчы да… Хәтта иң шәп түләнә һәм хайп тота торган тема милли тема ул дип, бөлгән редакциясен ташлап киткән азау ярган журналист та — барысы да таныла торган образлар. Беренче карашка үрнәк гаилә булып тоелган татар гаиләсе дә башкаладан килгән журналист алдында шулай кылана башлый ки, итальян марионеткалары театры бер читтә торсын! Бер сүз белән әйткәндә, сәясәт катыш социаль сатира бу. Алдан әйткән «усал комедия» дип әйтергә тел дә әйләнми кайчак, барысы да шулкадәр таныш, чынбарлыкның үзе.

«Өйләнәм.tat» актёрлык эшләренә бай: ике составта уйнала торган театрны ашатырга тиешле комедия бит бу. Тамашачыларга сәхнәдә берьюлы бик күп артистларны күрергә мөмкинлек бирә торган комедия. Төрле характерлар, төрле йөзләр. Спектакль уртасында аерым күңел ачу аттракционы да кертелгән. Тамаша өчен махсус язылган җырга (композиторы — Эльмир Низамов) хореографик номер уйланып (балетмейстер — Сәлимә Әминова), видеоклип төшерелгән. Хәзерге татар эстрадасына әллә шарж, әллә стёб — аңламассың да, люрекс киеп чыккан артистларны тамашачы бик эмоциональ кабул итте.

Ә хәзер спойлер. Спектакльне карап өлгермәгәннәргә уку киңәш ителми. Раннурның бәхете янәшәсендә генә йөргән булып чыга. Дисней рухындагы Happy End тамашачыда бәхетле булу ихтималына ышаныч уята, кәефен күтәрә. Алай гына да түгел, театрга тагын барасы килү теләген арттыра. Бу вирус мәрәкәләрен онытып, көндәлек тормышка кире әйләнеп кайтасы килә бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк