Логотип
Журналда укыгыз

Шүрәле vs Мирза. Камал театры һәм Тинчурин театрында балалар өчен куелган спектакльләргә күзәтү

Яңа ел алдыннан балалар өчен махсус спектакльләр, шушы тамашаның башында яки ахырында чыршы тирәсендә уйнау, Кыш Бабай белән Кар кызын чакыру балалар һәм әти-әниләр тарафыннан үзгә бер матур бәйрәм буларак кабул ителә. Быел Яңа ел алдыннан мин караган 2 театрдагы балалар спектакленең дә авторы Резедә Гобәева! Хәзер Татарстан театрлары премьера чыгарганда ирексездән “монысының да авторы Резедә түгелме икән?” дип карап куясың. Мин моны начар да, яхшы да димим. Факт буларак әйтәм.

Башта Тинчурин театрының Кече залында Руслан Риманас куйган “Кечкенә Мирза” спектакле каралды, соңрак Камал театрының Универсаль залында Илдус Габдрахманов белән Сәлимә Әминова куелышында “Шүрәлене көттегезме?” спектаклен карау бәхетенә ирештем.

Икесен карагач та, чагыштыру, Мөһәммәт Мәһдиев әйтмешли – “едва ли”, икесе ике төрле, бөтенләй бер-берсенә охшамаган, дип эчемнән генә уйлап куйдым. Инде тасвирлауга, туган хисләрне барлауга күчкәч тә шуңа инандым. Иң беренче чиратта сайланган әсәрләр, ә дөресрәге аларның куелуы буенча ике полюста булулары игътибарны җәлеп итте: Тинчурин театры үзләре өчен яңа булган клоунада форматын сайласа, Камал театры, күп еллар дәвамында ныгыган традициягә тугры калып, музыкаль спектакль тәкъдим итте.

“Кечкенә Мирза”ның нигезендә Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәре ята икән... Мин шушы урында Экзюпериның әсәрен искә алуны туктатырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки Резедә Гобәева спектакльнең башы һәм ахыры өчен тулы канлы яңа материал язган (театрның сайтында Резедә инсценировка авторы буларак кына билгеләнгән булса да). “Нәни принц”ны укыганга инде байтак вакыт узган һәм күп нәрсә онытылган да икән. Шуңа мин бигрәк тә “Кечкенә Мирза”ны француз язучысының әсәре белән тәңгәлләштермәдем. Кайбер мизгелләрдә генә “Әәә, бу шул бит әле. Ә бу өлеше шушыңа охшаган икән” дип тел шартлатып утырдым (бу ике әсәрдә дә геройларның теге яки бу яктан охшаш булуы, декорациянең төп өлеше – йорт диварының Экзюпери әкиятендәге “эшләпә яки филне йоткан буар елан” формасында ясалуы).

Спектакльне чакырылган режиссёр Руслан Риманас куйган. Руслан Риманас үз исемен булдырып өлгергән клоун, режиссёр, ул Казанда гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендәге театр мәйданчыкларында да уйный. Ирексездән сорау туа: нишләп безнең җәмгыятьтә “клоун” сүзе тискәре мәгънәдә кабул ителә икән? Бу бит искиткеч дәрәҗәдә авыр хезмәт, зур тырышлык һәм Аллаһы тәгаләдән бирелгән сәләт, осталык!

Русланның берничә ел элек биргән интервьюсына тап булгач, аның киеменә “Нәни принц” билгесен таккан булуын укыган идем. Димәк, Тинчурин театрында “Кечкенә Мирза”ны куеп, ул бәлки үзенең яраткан әсәренә мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге тапкан дип әйтергә буламы икән? (авт.)

Руслан “клоун һәрвакыт көлдерергә генә тиеш түгел” дигән фикерендә нык торып, Тинчурин театры артистлары белән дә көлке өчен генә түгел, ә уйландыра һәм урыны белән шаккатыра торган җылы спектакль булдырган.

Төп рольдә театрның яшь актрисасы Зәринә Сафина. “Мирза – ул малай түгелмени?” дигән соравыгыз тугандыр. Ялгышмыйсыз! Ә Зәринә әле театр училищесында укыганда ук малай ролен уйнарга хыялланган икән. Менә бит, хыяллар чынга аша! Искиткеч ягымлы клоун. Зәринәгә Мирза роле килешкән! Шул ук вакытта, бу рольне тагын кем уйный алыр иде икән соң, дигән сорау туды. Кызганыч, башка кандидатура юк та кебек, чөнки әлегә Тинчурин театры яшь артистларга кытлык кичерә. Театрга яңа режиссёр Айдар Җаббаров килгәч, бу уңайсыз хәлдән чыгу юлы табылырга тора төсле: Тинчурин театры кастинг игълан итте. 30 яшькә кадәр катнашырга була. Тиздән Тинчурин театрында яңа, яшь йөзләр күрербез дигән өметтә. 1 ел ярым элек кенә Камал театры шулай кастинг аша артистлар җыйды һәм алар инде хәзер сәхнәдә. Гәрчә яшь буенча кайберләре 30 ның теге ягында булса да...

Спектакльнең күп өлеше сүзсез, ул теге яки бу ишарәләр, тамашачыларга сорау тулы карашлар ташлау, кайбер мизгелләрдә хәтта залга чыгып тамашачылар арасында йөрү исәбенә бик тере һәм динамикалы килеп чыккан. Театрга килгән иң нәни тамашачылар белән артистлар арасында спектакльнең башында ук элемтә корыла: билетер формасына киенгән Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова тамашачылар кергәндә үк залның бер башыннан икенче башына йөри, кайберләре белән диалог кора башлаган. Монда театрның хәзерге “тамашачыны тәрбияләү” сәясәте ярылып ята иде. Ләкин күпмедер вакыттан соң бу интерактив озаккарак та сузылган кебек тоела башлады. Әмма ул шулай салмак кына спектакльгә кереп китү ысулы булган икән, чөнки ахыр чиктә “билетер” Лилия ханым бер урынга килеп утырды. Ә ул залга соңарып кергән Мирзаның урыны булган икән. Залда буш урын калмагач, Мирза сәхнәгә төшеп спектакльне башлап җибәрде: гаиләсе, күршесе белән таныштырды. Аның сөйләвеннән гаиләдәгеләр бер-берсен аңламый башлавы ачыклана, бу югала барган җылылыкны, юкарган туганлык җепләрен бары әкият кенә коткара ала төсле. Чыннан да шулай булып чыга: Мирзаның бабасы яшьлектә очучы булган икән бит һәм кинәт кенә Мирза бабасы яшь булган дөньяга эләгә. Шушы мизгелдә клоунада башлана да инде. 10 яшьлек герой бабасының яшь чагын уйнаган Зөлфәт Закиров белән бергә галәм киңлекләре буйлап күчеп йөреп, шушы әкияти сәяхәт аша гаиләсе белән якыная, ул инде үзен башка ялгыз итеп тоймый: бер-берсен генә түгел, балаларын да ишетми-күрми башлаган әти-әнине берләштерә, апасы һәм энесе белән уртак тел таба. Әле алай гына да түгел, күрше Сәрхушкә дә ярдәм итә ул. Үзеннән 2-3 тапкыр зуррак пәлтә кигән бу сөйкемле герой (аны Сәрхуш дип атыйсы килми, никтер) үзе белән алып чыккан әллә ничә самавырдан чәй эчә. Ялгызы гына. Мирза белән Очучы шушы күршенең бәхет кошын тотарга ярдәм итә бит. Дустың, ә бәлки хәтта насыйп ярыңны көтмәгәндә табып була дигән сыман, Рөстәм Гайзуллинның герое да үз кешесен залдан, тамашачылар арасыннан таба. Аны сәхнәгә чакыра, алар бергәләп самавырдан чәй эчәләр. Иң күңеллесе – ахырда баш ияргә чыккач Рөстәм бу ягымлы туташны да үзләре янына чакырып алды. Шул рәвешле, гап-гади тамашачы да үзен шушы матур спектакльнең бер өлеше итеп тойды.

Тагын бер интерактив: эштә һәм өйдә кәгазь “боткасына” баткан Әнине уйнаучы Гүзәл Галиуллина бер мизгелдә рәтләр арасында, дөресрәге, өске каттагы рәтләрдәге утыргычлардан аска таба, тамашачыларның өстеннән очып ук диярлек (ә аның бу урындыклардагы кешеләрнең берсенең дә өстенә басмыйча, урын сапларына гына кагылып үтүен башкача аңлатып булмый төсле) кабат аска, сәхнәгә ыргыла. Төрле хәрефләр, саннар язылган зур аксыл тукыманы тамашачылар өстеннән очыра ул, ә балалар, урыннардан торып, шул тукыманы тотып калырга ашыга.

Ахырга таба сәхнәдә бары Мирза һәм явып торган кар астындагы Роза чәчәге генә кала. Салкында өши башлаган гөлне шарфы белән урап җылытуы, йөрәк җылысын башкаларга да өләшүе Мирзаның ни дәрәҗәдә чиста күңелле булуын тагын бер исбатлый.

“Кечкенә Мирза”да яшь чикләве 0+ куелган-куелуын, әмма мәктәпкәчә балалар өчен бу спектакль авыррак булып тоелды. Сүз дә юк, клоунада, зал белән интерактив тамашачыларның игътибарын тотып торырга ярдәм итә, әмма “тәмле әйбер дә туйдыра” дигәндәй, спектакль озакка киткәч инде иң игътибарлы нәни тамашачылар да ялыкты сыман. Моңа программкада спектакльнең озынлыгы 1 сәгать 15 минут дип язылып, чынлыкта аның 2 сәгатькә якын баруы да йогынты ясамый калмый. Шушы нәни генә җитешсезлеккә игътибар итмәсәк (аны җитешсезлек дип тә атап булмый инде) “Кечкенә Мирза”дан җылы, матур хисләр белән, канәгатьлек тоеп чыгасың. Иң сөендергәне – бу спектакль Яңа ел чорында гына күрсәтелмәячәк, ә тотрыклы рәвештә репертуарга кереп кала. Нәкъ Камал театрының быелгы балалар спектакле кебек!

     

“Шүрәлене көттегезме?”дә Резедә Гобәева Тукайның Шүрәлесен читләтеп узмаган, билгеле. Әсәрнең нигезендә шул ук Былтырдан алданган зат. Резедә аны бары тагын да сизгер, нечкә күңелле иткән. Бармаклары бер кысылгач, ул, бар дөньясына рәнҗеп, сазлык янында яшәргә карар кылган, ди. Сазлыкта гына түгел, депрессиягә баткан Шүрәле. Ул киткәч, урман саклаучысыз, яклаучысыз кала. “Изге урын буш тормыш” дигәндәй, монда да яңа хуҗалар барлыкка килә – Юха, Дию Пәрие һәм Албасты. Билгеле, урман затлары бу явызларның мыскыллауларына түзеп яшәүдән туя. Барысы да зарыгып, саргаеп Шүрәлене көтә башлый. Ә аны сазлыктан ничек чыгарырга соң? Моңа җитди сәбәп кирәк, җәмәгать! Ул сәбәп тә табыла: урман янындагы авылдан килгән Сәлимәне явызлар үз кулларына төшерә. Билгеле, аны эзләүче, коткарырга теләүче сөйгәне Исмәгыйль бар. Бу батыр егет Шүрәледән ярдәм сорап килә, Сәлимәне коткарырга булышырга сорый һәм... калганын барып карагыз! Бер генә спойлер телисезме? Исмәгыйль – Былтырның оныгы икән бит! Менә шуннан уйлагыз инде: бармагын кыскан кешенең оныгына Шүрәле ярдәм итәрме?

Балалар өчен куелган спектакльләрдәге геройлар татар театрларында һаман да кабатланып тора: чит ил яки рус әкиятенең тәрҗемәсе, йә татар фольклор геройларына мөрәҗәгать итәләр. Монда да барыбызга таныш геройлар. Шуларга өстәп Куян, Бака, Бүреләр дә бар. Шушы геройларның костюмнары аеруча истә калды. Моның өчен Камал театрында инде берничә сезон эшләп, үз өслүбен булдырырга өлгергән Марина Марьяничка рәхмәт. Ул “киендергән” спектакльләр аерылып тора. Артистлар сәхнәгә чыгуга “Костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич булырга тиеш” дип уйлап куясың һәм ялгышмыйсың. Ул иҗат иткән костюмнарда заманчалык, шул ук вакытта әсәрдә сурәтләнгән чорга хас чалымнар, бизәүләр ярылып ята һәм бу аның фишкасы бугай. Аның “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектаклендәге катлы-катлы, бер төслерәк эшләнгән капчыксыман киемнәрендә дә, “К.Ү.Р.Кә”дәге ирләр һәм хатын-кызлар өчен бер гаммада костюмнарда да, “Башмагым”дагы милли бизәкләр белән баетылган күркәм образларга заманча элементлар (бүгенге көндә популяр доставка коробкалары, заманча самокатта йөрүләр) кертүдә дә чагыла. “Шүрәлене көттегезме?”дә дә геройлар киң, иркен, төрле якты төсләргә бай костюмнардан. “Бу бит барыбыз белгән әкият герое” дип уйларга өлгермисең, аларның аякларындагы заманча кеда яки кроссовки, аркага аскан рюкзакны күреп шаккатасың. Ләкин бу кире кагу, кабул итмәү хисләре тудырмый. Марьянич тудырган костюмнарда бар нәрсә дә урынлы булып тоела. Ә Дию Пәрие белән Албасты образлары аеруча кызыклы булды: алар гротеск алымы кулланып, хәтта күпертеп (бу сүзнең туры мәгънәсендә) ясалган. Албасты беренче тапкыр сәхнәгә чыккач балаларга кызык булды бугай, ә мин куркып киттем: йөзе бик ямьсез, хәтта чиркангыч, ә куллары һәм аяклары “бүрткән”, иләмсез зур итеп ясалган. Шушы костюм һәм грим астында Артур Шәйдуллин икәнлекне тиз генә аңлап булмады. Ә Дию Пәрие “мөгез чыгарган”: аның башында әллә үгез, әллә ат, әллә кәҗә сөяге сыман ясалган баш киеме. Ул әле “модник” та икән: аягында японнарның гэта дип аталган агач сандалилары. Ирек Хафизов аларны киеп ничек йөрде икән, дип уйлап куйдым. Чөнки бу аяк киеме үтә дә җайсыз икәнлеге турында интернетта күп язылды. Шуңа күрә, Ирек, афәрин!

Спектакльдә мәңге үлмәс, мәңге актуаль темалар күтәрелә: мәхәббәт, гаилә, бердәмлек, дуслык. Ә, әле шуларга өстәп, заман шаукымыннан артта калмаска тырышып, күрәсең, экология темасы да соңгы исәптә калмый. Урманны сакларга, андагы агачларны сәбәпле-сәбәпсез кисмәскә, урман җәнлекләрен кырмаска, дигән лозунглар туры бәреп әйтелмәсә дә, спектакльнең буеннан-буена шушы фикерне дә алга сөрәләр. Әле бераз феминистлык та калкып чыккан бит:  хатын-кыз образы монда рухи һәм хәтта физик яктан да көчле, кыю, тәвәккәл итеп күрсәтелә. Шүрәлинә сазлыкка бата барган ирен коткарып, аны кабат дөньяга чыгара, аңа терәк була.

Спектакльнең режиссёрлары – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм аның хәләл җефете, балетмейстер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова. “Шүрәлене көттегезме?” – алар тарафыннан балалар өчен куелган икенче спектакль. 2015 нче елдагы җырлы-биюле “Кәҗә, Сарык һәм башкалар”ны балалар яратып кабул иткән иде. Спектакльдәге кайбер җырлар, балалар теленә күчеп, мөстәкыйль яши башлады. Бу спектакльдәге җырларның да халык теленә күчәрлекләре бар. Чөнки музыкаль бизәлеш авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Шушы спектакль өчен 20 музыкаль номер, 11 җыр әзерләнгән. Марат әфәнде әйтүенчә, ул җырлар филармония артистлары башкарыр дигән ният белән язылган. Ник дигәндә, баштарак бу зур масштаблы мюзикл буларак планлаштырыла, ул “Чулпан” мәдәният үзәгендә куелыр дип тә көтелә. Проект өчен “Афәрин” хәйрия фонды белән әкият языла. Тик спектакльне чыгарырга акча табылмый. Шуннан соң гына әлеге инде тулаем диярлек әзер проект Камал театры артистлары белән сәхнәләштерелә башлый. Әйтергә кирәк, Әхмәтшин тарафыннан язылган җырларның профессиональ артистлар өчен булуы һәм драма театры артистларына ул җырларны башкару авыррак булу ишетелә... Әлбәттә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрында вокал дәресләре алып баручы Марат Яхъяевның дәресләре бушка узмаган, күпчелек җырларда хәтта биюләр вакытында да тотрыклы, нык вокал сизелә. Шулай да кайбер җырларны тыңлаганда “Әллә тавышы җырга туры килми, әллә җыры артык авырмы соң?” дигән уйлар узды баштан.

Ә бәлки мин Камал театры артистларының соңгы елларда җырга, концертларга аеруча зур басым ясап, оркестрга кушылып җырлауларын искә төшереп, шуның аркасында гына артык таләпчән караганмындыр, кем белә...

Рольләрдә – театрда инде 15 елдан артык эшләүче артистлар белән беррәттән әле быел гына труппага алынган яшьләр. Шүрәле – Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров. Шүрәлинә, Юха Елан – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Исмәгыйль – яшь артист Булат Мөхәммәтҗанов. Сәлимә – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гюльвердиева. Дию Пәрие – Качалов театрыннан Камалга күчкән Ирек Хафизов. Батыр Куян – Илүсә Камалиева. Спектакль тулаем диярлек Шүрәле образына бәйле булса да, бу спектакльне караганнан соң нәни һәм дәү тамашачылар Куян образы, дөресрәге шул рольне уйнаган Илүсә Камалиеваның фанбазасын тулыландырып кайтып киткәндер дигән фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Су Анасы – Айгөл Шәкүрова. Ана Бүре – Эльза Моратхуҗина. Карт Бүре – Зөфәр Нуртдинов. Албасты – Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин. Агачлар, Су кызлары, Шүрәлеләр, җәнлекләрне яшь артистлар уйнады.

      

Ике театрга да, Яңа елга гына бәйле булмаган, агымдагы репертуарга кереп сезон буе куела торган спектакльләр булдырулары өчен рәхмәт!

Фотолар – Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021