Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №10 (декабрь)

08 декабря 2021 «Сәхнә», 2021, №10 (декабрь)

3 бит

РЕЗИДӘ ШӘРӘФИЕВА: «ЯРАТКАН КЕШЕМ ‒ ЯНЫМДА»

Рәфидә Галимҗанова

Ул үзенә генә хас гаҗәеп тавышы, киенү стиле һәм хатын-кыз матурлыгы белән җәлеп иттерә торган артистыбыз. Аның фикеренчә, кеше һәрвакыт үзен тәрбияләргә, яратырга тиеш. Татарстанның халык артисты, Казан шәһәре филармониясе җырчысы Резидә Шәрәфиева белән хатын-кыз бәхете, хыялдагы ир-ат һәм иҗаты турында сөйләштек

 

6 бит

СӨННӘТЧЕ БАБАЙДА КУНАКТА

Миләүшә Хәбетдинова

Г. Кариев театры Г. Исхакый әсәрләре буенча куелган «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасын күрсәтте. Бу Р. Әюповның бөек классигыбыз, җәмәгать эшлеклесе иҗатына багышланган беренче эше түгел. 2002 елда Яр Чаллы театрында ул «Кәләпүшче кыз»ны (театр белгече А.Б. Иняхин әлеге постановканы «татар тормышы энциклопедиясе» дип атады), Минзәлә театрында «Сөннәтче бабай» белән «Остазбикә»не куйган иде. Соңгы икесе өчен Минзәлә театры коллективы М. Җәлил исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 2018 елда режиссёр Г. Кариев театрында ХХ гасыр башы татар гаиләсе, аның көнкүреше, бәйрәмнәре чагылдырылган «Кәҗүл читек»не куйды.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

БӘХЕТЛЕ АРТИСТ

Әзһәр Шакиров

Шәүкәт абый турында күп яздылар, нигә аның турында язарга булдың дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам, чөнки миңа ул уйнаган рольләрнең берничәсен аның артыннан икенче булып уйнарга туры килде.

 

17 бит

ХЫЯЛЫМ ‒ ТАТАР КЛАССИКАСЫН ЭКРАНГА ЧЫГАРУ...

Эльмира Сираҗи

Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова ‒ журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт телерадиокомитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда «Татарстан ‒ Яңа гасыр» компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. 2005 елдан ‒ Казан дәүләт мәдәният институтында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөдире. 2017 елдан ‒ «Татаркино» дәүләти оешмасы директоры.

 

20 бит

20 ЕЛЛЫК СӘФӘР...

Алсу Габдуллина

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры янәдән премьера тәкъдим итте. «Сәфәр» дип аталган спектакльдә туганлык мөнәсәбәтләре, дин, нәсел җепләре өзелү, милләт һ.б. кешелек өчен һәрвакыт үзәктә торган проблемалар күтәрелә. Пьеса авторы — драматургия өлкәсендә үзен тәүге тапкыр сынап караучы журналист Альберт Шакиров. Премьерага  кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча Альбертның үзе белән сөйләштек.

 

22 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

 

23 бит

ЧАЛЛЫДА ‒ ПРЕМЬЕРА!

Алсу Габдуллина

2020 елда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа биналы булды. Йөз тапкыр ишеткәнче бер барып күрү яхшы диләр бит, быел әлеге мәһабәт бинаны миңа да күрергә насыйп булды. Сәбәбе дә нинди бит ‒ Чаллы театрында А. Әхмәтгалиева әсәре буенча «Капка» спектакле премьерасы.

 

25 бит

«ХУҖАЛЫ» ГОМЕР

Зөлфия Гыйлметдинова

«Тинчурин театрының хуҗасы яхшы». Бу сүзләрне миңа, янәшә генә урнашкан радио бинасында эшләгән кеше буларак, еш ишетергә туры килә. Кичләрен өйгә кайтканда күзәтәм: театр ишегалдыннан чыгучы машиналар

агымын үткәрәм дип, радионыкыннан чыгып китә алмый торган вакытлар еш була. Аннары спектакльдән чыккан халыкны тыңларга яратам. Хис-кичерешләрнең иң тәэсирлесе спектакль карап чыккач, әнә шул ярты сәгать эчендә була. Кемдер сәхнәдә барган күренешләр турында бәхәсләшә, кемдер артистлар уенын барлый, ә кемдер, театрга беренче килүе булса кирәк, театрдагы зәвык, чисталык, тәртипне күреп гаҗәпләнгән.

 

28 бит

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР

Алсу Габдуллина

Ата-аналар өчен һәрвакыт беренче урында торган мәсьәлә ‒ ул балалар тәрбиясе. Бүгенге көндә, бигрәк тә югары технологияләр заманында, ата-ана белән балалар арасында аңлашылмаучылыклар һәм буыннар аермасы аеруча сизелә. Әле холык-фигыле формалашып кына килүче яшүсмерләрне тәрбияләүдә күп төрле проблемалы очраклар булырга мөмкин.

 

30 бит

ТАРИХИ СӘХИФӘЛӘР

Александра Нагорнова

Төп нөсхә документлар, кайсы гына музейны алып карасак та, аеруча кадерләп саклана. Бу интерьер яисә кием предметлары гына булып калмыйча, бүләк итү килешүе дә, башкаручыларның автографы белән концерт программалары, кульязмалар, хатлар да булырга мөмкин.

 

32 бит

БАЛА ТУМАГАЧ, АВЫРУ ДИП УЙЛЫЙЛАР

Алинә Айдарова

Рафил Җәләлиев белән аралашканда аның сөйләм теленә игътибар иттем. Бу егет соңгы тапкыр кулына татар китабын мәктәп елларында гына алмаган, ә бүгенге көндә дә һәрдаим укып килә дип уйладым.

 

36 бит

РУСЛАН ГАБИТОВ: «ХЫЯЛЛАРЫБЫЗ ЗУРДАН!»

Зилә Мөбәрәкшина

«Риваять» борынгы мирасны заманча форматка салып, тамашачыга җиткерүче төркем буларак билгеле. Алар халык иҗатын, борынгы уен коралларын пропагандалау һәм онытылган гореф-гадәтләрне кире кайтару белән шөгыльләнә. Төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов белән төркем эшчәнлеге, акча мәсьәләсе турында сөйләштек һәм мәрхүм булган тормыш иптәше Луиза Габитованы искә алдык.

 

39 бит

КАРАОКЕ

Айгөл Бариеваның «Өйгә катыр юллар бар» җыры.

 

40 бит

ИХЛАС ЙӨРӘКТӘН

Лилия Фәттах

Гади, әмма шул гадилеге нәтиҗәсендә гаять ихлас тамашачы, сәхнәдә һәвәскәр артистлар труппасы, алардан бөркелгән дулкынлану хисләре... Мондый чыгышларны бер күргән кеше һичкайчан онытмас... Бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче үзешчән театр труппалары турында еш ишетәбез. «Сәхнә» журналы укучыларын шундый театрларның берсе «Ихлас» үзешчән татар театр студиясе белән дә якыннанрак таныштырып үтәсе килә.

 

42 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

 

43 бит

СӘХИБҖАМАЛНЫҢ «НУР»ЛЫ ВАРИСЛАРЫ

Гөлнур Усманова

Быел декабрьдә Уфада эшләп килүче «Нур» татар дәүләт театры үзенең матур бәйрәмен билгели. Дәүләт статусы алып эшли башлавына 30 ел! Азмы, күпме ул театр өчен, анысын һәркем үзе билгели. Ләкин җанлы сурәтләргә салсаң, шул дәвердә күпме юл үтелгән ‒ кеше язмышларыннан, заман шаукымы, илебез тарихы, халкыбызның уйкичерешләреннән тукылган ул. 30 ел юбилей булмаса да, үткәннәргә йомгак ясау, алдагы планнарны билгеләү, җитлегү чорына керү мәле.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД