Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №10 (ноябрь)

17 ноября 2021 «Сәхнә», 2021, №10 (ноябрь)

3 бит

ФИКЕРДӘШЛӘР ТЕАТРЫ

Әлфәт Закирҗанов

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының оешуына быел 85 ел тула. Күчмә колхоз-совхоз театры буларак эшли башлаган коллектив әлеге еллар эчендә республиканың иң яхшы театрлары рәтенә баса. Бүгенге көндә ул тулы тормыш белән яши, гастрольләргә чыга, фестивальләрдә катнашып, зур җиңүләр яулый. Юбилей уңаеннан, редакция кунагы ‒ Минзәлә театры баш режиссёры Булат Бәдриев белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

7 бит

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ: ТАРИХЫ ҺӘМ ҮСЕШ ПЕРСПЕКТИВАЛАРЫ

Нияз Игъламов

Ноябрьдә Татарстан һәм Россия җәмәгатьчелеге Сабир Өметбаев Исемендәге Минзәлә татар Дәүләт драма театрының 85 еллыгын билгеләп үтә.

 

10 бит

БУЫННАН ‒ БУЫНГА

Нурсибә Адиева

Режиссёрның хезмәте ул куйган спектакльләргә карап бәяләнә. Минзәлә театрының үзенчәлекле ягы шунда ки, традицияләрне саклый килү, өлкән остазның яшь коллегасына дилбегәне теләп тапшыруы, берберсенең эшен лаеклы дәвам итүе. Сезнең игътибарга Минзәлә театрында гына түгел, татар театры сәнгатендә тирән эз калдырган күренекле режиссёрлар тарафыннан төрле елларда сәхнәләштерелгән К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән күренешләр тәкъдим итәбез.

 

12 бит

ИКЕ ЙӨРӘК БЕР СУКМАК

Дания Нәгыйм

Аларны театр гына түгел, мәхәббәт җепләре дә, тормыш сукмагының уртак булуы да берләштерә. Кайчандыр уку йортында берберсен күреп ошаткан яшь йөрәкләрне сәхнә кавыштырган дисәк, һич ялганлау булмас. Бәлки кемнәрдер аңлап та өлгергәндер: сүзем Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары Чулпан һәм Ринат Бәдретдиновлар турында. Интервью әзерләгән көннәрдә куанычлы хәбәрне ишетеп, әлеге гаилә өчен үзем дә бик сөендем: Чулпан апага Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен биргәннәр. Бу бик лаеклы исем дип саныйм. Тырышлыкны, куйган хезмәтне вакытында күрә белсәләр, алга таба тагын да канатланыбрак эшлисең бит ул.

 

17 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

20 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

 

21 бит

ДУСТЫМ ДА, МӘХӘББӘТЕМ ДӘ

Алинә Айдарова

Зәмирә Рәҗәпова татар дөньясында танылган шәхес. Ул журналист, алып баручы, күп кенә проектлар авторы. Аның белән корган кыска әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

 

25 бит

КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ

Рәфидә Галимҗанова

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында язучы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча спектакль куелды. Атаана хакын, ятим яшүсмер язмышын алгы планга куйган спектакльне карарга килгән тамашачы шактый иде.

 

28 бит

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Алсу Габдуллина

Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов арасында булган ыгы-зыгыларга психолог карашы.

 

30 бит

ИКЕ КУЛСЫЗ РӘССАМ

Алсу Габдуллина

Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы була. Бу сүзләрне немец язучысы Лион Фейхтвангер әйтеп калдырган. Материалыбыз героеның киң кырлы сәләтен тасвирлау өчен дә нәкъ менә шушы сүзләр туры килә.

 

32 бит

РӘЙСӘ БЕЛӘН МӘСКӘҮДӘ ТАНЫШТЫК

«СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдин белән очрашыр алдыннан мин бик дулкынланган идем. Юкка борчылганмын икән. Мәшһүр артистыбыз белән очрашуга, әңгәмәбезнең ничек башланганын сизми дә калдым. Баксаң, Ринат абый гаҗәеп гади кеше һәм гаять кызыклы әңгәмәдәш икән», ‒ дип яза Казан дәүләт университетының журналистика факультетының беренче курс студенты Айсылу Лерон. 17 яшьлек Айсылуның 2001 елда әле журналист буларак беренче чирканчык алып, «Таһир&Зөһрә» газетасында басылып чыккан тәүге тәҗрибәсе бу. Бу әңгәмәдән соң инде 20 ел вакыт узса да, Ринат абыйның сүзләре әле бүген дә актуаль.

 

35 бит

МУЗЫКАГА ТӘНКЫЙТЬ БЕЛӘН КАРЫЙМ

Зилә Мөбәрәкшина

Үзе тыйнак булса да, күпме сәләт яшеренеп ята бу кешедә. Таныш булыгыз, Алмаз Сәйфетдинов ‒ «Тәртип» радиосының тавыш режиссёры. «Интервьюлар биргәнем юк минем», ‒ дип күпме карышса да, оялчан музыкант белән якынрак танышырга җөрьәт иттем.

 

38 бит

ЕРАКТАГЫ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫЛЫГЫ

Александра Нагорнова

Уку йортының юбилее уңаеннан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе сәхнә осталарына багышланган язмалар чыгарылышын дәвам итә.

 

41 бит

МӘДӘНИЯТ УТРАВЫ

Лия Мәрдегалләмова

Татар Әхмәт авылы читендә халык теленә «утрау» дип кереп калган кечкенә генә тыкрык бар. Кечкенә Рәсимәнең театр белән мавыгып китүе әнә шул утраудан башлана да инде. Җәйге җылы кичләрдә кыр һәм фермалардагы авыр хезмәттән арыган яшь хатыннар урамга чыга. Тегесен-бусын сөйләшеп утырасы урынга алар бергәләп төрле сәхнә күренешләре куялар, рольгә оста кереп китәләр. Тора-бара бу скетчлар «театрга» әйләнә, ә авыл читендәге утрау җирле клуб мөдире башлангычы белән мәдәният йортына күчә.

 

45 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД