«Сәхнә», 2021, №10 (октябрь)
2 бит
СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКТАН БАШКА ҮСЕШ КИЧЕРӘ АЛМЫЙ
Зилә Мөбәрәкшина
Лилиана Газизова ‒ Латвиядә туып үскән татар кызы. Тормыш юлын ул музыка белән бәйли һәм бер дә ялгышмый: музыка аны булачак укытучысы Винера Ганиева, бөтендөнья татарлары «Мәккәсе» ‒ Казан шәһәре һәм яраткан тормыш иптәше Рушан белән очраштыра...
6 бит
МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ 2021
Мәдәният министрлыгында (Гөлназ Вәлиева)
7 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
10 бит
ТЕАТРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
Әлфәт Закирҗанов
Гомерен театр сәнгатенә багышлап, 50 елдан артык сәхнәдә хезмәт иткән Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үсә. Казан театр училищесында белем ала. Минзәлә театрында эшләп тәҗрибә туплаганнан соң, иҗатын хәзерге Тинчурин театры белән бәйли. Сәхнәдә йөздән артык рольне уйнап киң танылу ала.
15 бит
БӨТЕН ШАГЫЙРЬ ДӘ ҖЫР СҮЗЕ ЯЗА АЛМЫЙ...
Эльмира Сираҗи
Ниндидер фикерне әйтеп, хисләрне ачып бирергә тиешле сүзләр тел очына килмәсә, яисә күңел затлы рухи азыкка зарыкса, аның китапларын кулга аласың. Теленең нәзакәтлелегенә, телбизәк сурәтләренә сокланасоклана рәхәтләнеп укыйсың. ...Аның каләменнән төшкән җырлар яңгыраганда да шулай: көйнең нәкышенә әверелгән шигырь сүзләре күңелне иркәли. Ул ‒ «Ерак урман авазы», «Нигез», «Догалы еллар» кебек саллы проза әсәрләре дә, «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Көзге моң» кебек асыл җырлар да иҗат иткән затлы әдип ‒ Тукай бүләге иясе Марсель абый Галиев. Һәрвакыт үз дәрәҗәсен белеп кенә йөрер, ашыкмас. Һавалырак… Үзенә генә хас сарказмы белән мыек астыннан гына елмаеп, кирәкле сүзен әйтеп куяр. Җегетләрчә кыяфәтенә караганда, аңа һич тә 75е тулып килә димәссең! Ләкин тарихны алдап булмый. Аның белән ихлас әңгәмәбез ‒ иҗатта кайнап үткән еллар, җырлар хакында.
19 бит
БЕРКАЙЧАН ДА ҮПКӘЛӘШЕП ЙӨРМӘДЕК
Рәйсә Борһаниева
«Фәридә-Алсу» дуэтына 25 ел! Уйлап карасаң, моны бер кеше гомере дияргә була. Бу вакыт эчендә яңа буын үсте, тормышлар, кешеләр үзгәрде. Үткәннәргә күз салсаң, ул еллар булмаган да кебек, рәхәт, кызыклы чаклары белән бер мизгел кебек узган да киткән. Шунлыктан бераз ямансу да, кайчакта ул елларга кире әйләнеп кайтасы килә. Ләкин мин тормышымда бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Янәдән сайлау мөмкинлеге булса, әлеге егерме биш елны нәкъ шулай яшәр идем».
22 бит
КАЗАНДА ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
Зилә Каюмова
15-20 нче сентябрь көннәрендә Казанда К. Тинчурин исемендәге театр фестивале булып узды. Быел ул «X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале» буларак үткәрелде.
26 бит
ИРЕМ ‒ УНИВЕРСАЛЬНЫЙ
Гөлшат Хәлиуллина
Артист хатыны булу рәхәтме икән ул? Хәзер интернет заманында халык артистның үзен генә түгел, гаиләсен дә күзәтеп барырга ярата. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның хатыны Диләрә белән әңгәмә корып алырга булдык.
28 бит
ШИГЪРИ СӘХНӘ
29 бит
БЕР КҮРДЕМ ДӘ ГАШЫЙК ТА БУЛДЫМ
1967 елның августы иде. Башкорт Дәүләт университетына керә алмыйча кайткан чак. Күңелдә бушлык, моңсулык, ялгызлык. Күңел нидер көтеп яши. Җанга урын табып булмый, күкрәк эчендә йөрәк бәргәләнә... Дус-иш егетләр белән көн саен кинога йөреш. Көннәрдән-бер көнне билет алдык та кинотеатр алдында теләсә нәрсә сөйләшкән булып басып торабыз. Кинога кеше агыла. Ул чакта кинога йөрү бәйрәм белән бер була торган иде.
33 бит
МӘСКӘҮДӘ «КАЗАН УТЛАРЫ» КАБЫНДЫ
Александра Нагорнова
Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яшь музыкантлары Мәскәүдә чыгыш ясадылар.
36 бит
КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ТЫРЫШАМ
Алсу Габдуллина
39 бит
ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ
Нәсим Акмал
40 бит
НАТАШЛАР ҺАМАН МАТАШАЛАР
Колмәмәт
Журналда «Хур кызлары» романының аудиокитабы дөнья күргәннән соң, редакциягә кызлардан һәм өйләнергә ният тотып йөргән егетләрләрдән, артист булырга хыялланган яшүсмерләрдән хатлар ява башлады. Без ул хатларны киләчәктә җыеп журналда бастырырга исәп тотабыз. Әлбәттә, авторлар рөхсәте белән. Безнең бер шарт та бар: хатларны авторы үз исем-фамилиясен күрсәтергә рөхсәт бирсә генә журнал битләрендә урнаштырачакбыз.
42 бит
ХАТЫН-КЫЗГА НИЧӘ ТӨРЛЕ ҺӨНӘР ҖИТӘ?
Лилия Хәмидуллина
Тормыш кызу темплар белән алга ыргылган, яңа технологияләр төрле һөнәр ияләренең көндәлек эшендә киң файдаланылган, хезмәтеңнән кулланучыларның таләпләре чиксез зур булган чорда, мәдәният өлкәсендә эшләгән хатын-кызга, тормыш диңгезенең каршылыклы дулкыннарын колачлар өчен ничә төрле һөнәргә ия булырга кирәк соң?! Моның тәгаен генә саны да юктыр!
44 бит
... БУ ЮЛЛАРНЫ ЯЗУ НАСЫЙП БУЛМАС ИДЕ
Нияз Игъламов
48 бит
СКАНВОРД