Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №3 (март)

11 марта 2022 «Сәхнә», 2022, №3 (март)

2 бит

«СИҢА РӘХӘТ, АЛИЯҢ ЯХШЫ...»

Рәйсә Борһаниева

Алия Исрафилова исеме ишетелүгә күпләр аның «Яшьлек язым», «Йөрәк җыры», «Әти кайтып килә басудан» җырларын искә алыр. Тамашачы аны җырчы буларак белсә дә, бүгенге көндә аның төп эшчәнлеге ‒ мөгаллимлек. Редакциябезнең кунагы — Казан федераль университетының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар факультетында, Россия Ислам институтында журналистика фәне буенча белем бирүче җырчымөгаллимә Алия Исрафилова.

 

6 бит

«АВЫРЛЫК»ТАН ‒ «УҢЫШ»КА

Валерия Завьялова

«Демидов йорты» театраль резиденция репертуарында «Луи һәм Реми маҗаралары» исемендәге моноспектакль тәүге тапкыр 2021 елның апрель аенда урын ала. Ул «Демидов йорты»ның гаилә өчен сәхнәләштерелгән беренче спектакле һәм резиденциянең беренче премьерасы. Шуның алдыннан гына «Тере шәһәр» исемендәге хәзерге заман сәнгатенә ярдәм итү фонды тамашачыга «Анна Каренина» иммерсив спектакле белән билгеле театраль мәйданның функционалын киңәйтергә карар кылган иде. Драматург Зоя Рутер белән режиссёр Лили Нурель инде моңа кадәр дә бергә эшләгән булганнар, алар «Угол» иҗат лабораториясендә «Мэгның әкиятләре», «Театр на Булаке» яшьләр театрында «Күләгә, кит һәм гаҗәеп күченү», Казан яшь тамашачы театрында «Маша һәм өч аю» спектакльләрен сәхнәләштерәләр.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

13 бит

ДӨНЬЯ БОЛАЙ БАРА АЛМЫЙ

Зөлфия Гыйлметдинова

Хәтерләсәгез, узган санда без «Матурлык турында» дигән яңа сәхифә башлап җибәрдек. Әйдәгез, «Кыз абруе ‒ кыл өстендә, кылдан төшсә ‒ юл өстендә» дигән мәкаль белән дәвам итик әле. Бу хакта күренекле кешеләребез фикерләрен ишеттерү максатын да куйдык. Кунагыбыз ‒ танылган драматург Мансур Гыйләҗев.

 

16 бит

АЛЫТНЧӘЧ ЯКИ АЛТЫН ЧӘЧ

Миләүшә Хәбетдинова

29, 30 гыйнварда Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова иҗат иткән «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» спектакле премьерасы узды. Сәхнәгә куючы режиссёр ‒ Резеда Гарипова. Бу иҗади тандем тамашачыга «Одиссея», «Ишек» спектакльләре аша танылды, Тинчурин сәхнәсендә ике спектакль чыгарды ‒ «Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык». «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» ‒ Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың репертуар театры сәхнәсендә тәкъдим иткән өченче спектакле. Ул Кариев театры өчен махсус язылган.

 

20 бит

ИДЕАЛЬ БУЛЫРГА ТЫРЫШМЫЙМ

Алинә Айдарова

Ләйсән Мәхмүтова татар дөньясында үз йөзен булдырган артист. Булгалый бит ул менә артык бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган артистлар. Ләйсән андый түгел. Аның фикер йөртүе дә башка. Ул «йолдызлык» артыннан кумый. Ләйсән белән корылган җәһәт әңгәмәне укып чыгарга тәкъдим итәбез.

 

24 бит

ЙӨРӘКТӘГЕ ЭЗЛӘР

Зөлфия Гыйлметдинова

Мансур Шиһапов белән әңгәмә.

 

26 бит

ЮБИЛЕЙ АЛДЫННАН

Александра Нагорнова

Бу автографны атаклы татар композиторы, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин үз китабының титул битенә язып калдырган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Марат Әхмәтовның консерваториянең өченче курсында укыган чагы була бу. Ул вакытта ук инде Марат Казанда һәм аннан читтә дә талантлы скрипкачы ролендә танылу алган була.

 

28 бит

... МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ БУЛЫР ИДЕМ

Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры Фәнис Җиһанша белән актёрлык юлын сайлау, образга керү өчен таләпләр һәм Камал театрының яңа бинасы турында сөйләштек.

 

28 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

 

31 бит

КИЕК КАЗ ЮЛЫ БУЙЛАП...

Әлфәт Закирҗанов

Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм аның иҗатташ дуслары ‒ рәссам С. Скоморохов, яктылык куючы Л. Мөхәммәтгалиева, артист Л. Рәхимова, музыкантлар А. Абдрахимов, К. Волков, Р. Рафигуллин ‒ үзенчәлекле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте. Үзәген шигърият тәшкил иткән тамаша, җыр-музыка аша, алып баручының уйлары белән кушылып, яшәеш матурлыгы турында мәгънәви фикер алышу булып үсте.

 

34 бит

КАРАОКЕ

Лилия Муллагалиева репертуарындагы «Әниләр бәхете» җыры.

 

35 бит

БУА. ГАСТРОЛЬЛӘР КӨНДӘЛЕГЕ

Лилия Газизуллина

Сумка, чемоданнар тутырылган, юлда тамак ялгар өчен кирәкле ризык әзер, күңелләр көр, рәхәт бер дулкынлану кәефне күтәрә. Һәм болар барысы безнең коллектив эчендә. Зурмы, кечкенәме бу коллектив ‒ кем ничек бәяли инде. Ләкин аның нык һәм бердәм булуы ‒ аермачык. 2021 нче елның 9 нчы сентябре яңа, әле моңа кадәр билгеле булмаган, кызыклы ачышларга бай Чечня-Дагыстан-Мәскәү-Казан маршруты буенча узган гастрольләрнең башлангычы булып торды.

 

38 бит

ТЕАТР ТАРИХЫНДА БЕРЕНЧЕ

Нәсим Акмал

Әле генә без Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның (1932-2015) тууына 90 ел тулуны билгеләп үттек. Театр сәхнәсендә 300гә якын роль башкарып, телефильмнарда дистәләгән образларны гәүдәләндереп, халыкның сөекле бер кешесенә әверелгән олпат шәхесебез ул безнең. Ирек ага тормышта да гаять ягымлы, олы күңелле, мәрхәмәтле зат иде бит, шуңа күрә журнал укучылар арасында аңа кагылышлы якты хатирәләр саклап яшәүчеләр күптер дип беләм. Менә мин дә, шушы юбилей уңаеннан, шәхси архивымда сакланучы гаҗәеп кызыклы бер язма белән уртаклашырга булдым. Бу ‒ моннан төп-төгәл 10 ел элек, 2011 елның гыйнвар аенда, Ирек Баһманов белән булган әңгәмә. Ул вакытта мин аның өендә кунакта булган идем һәм ул язмыш һәм иҗат юллары, дөньяга карашы, бүгенге көнебезгә бәйле уйлары-фикерләре турында ачылып сөйләгән иде. Әлеге әңгәмәне сез QR-код аша журнал сайтына кереп тулысынча тыңларсыз. Шулай да, укучыны кызыксындырып кую өчен, язманың бер фрагментын кәгазьгә күчерәм.

 

40 бит

«СӘЙЯР». ХАТАЛАР БЕЛӘН ЭШ

«Сәйяр» республикакүләм театр фестивалендә катнашкан югары сыйныф укучылары чыгышларына аерым тукталып үтәргә кирәк. Алар өчен репертуар сайлау җиңелрәк, сәхнә әсәрләре арасында әлеге яшькә туры килгән темалар төрлелеге күзәтелә. Актёрлар да үз рольләрен аңлап башкара. Тик хаталар да юк түгел.

 

42 бит

СИНЕҢ КОРАЛ ТАВЫШ БУЛСА...

Тавыш юкка чыгу. Артист халкының куркыныч төшләренә кереп азаплый торган күренештер бу. Ул төшне мин инде күзалдына да китерәм: сәхнә, утлар балкый, көй башланып, микрофонны якынрак китерәсең... Шулвакыт әллә нәрсә була шунда, тамагыңа төер тыгылган, бугазыңны нидер кыса кебек, тавыш чыкмый! Син ‒ тавышсыз! Ярый ла төш кенә булса, ә чынбарлыкта бу хәлгә тарыган артист кеше нишләргә тиеш, әле алда җаваплы чара да көтелсә, эшләр харап! Ә тавыш еш өзелү сәбәпләренең берсе ‒ борын-тамак куышлыгы авыруларын вакытында дәваламау икәнен белә идегезме? Бу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә соң? Медицина фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Рәис Әхәт улы Хәбиров белән сөйләшү темабыз шул булсын әле.

 

43 бит

ШОУ-БИЗНЕС НИХӘЛЛӘРДӘ?

Алинә Айдарова

Март җитте! Узган айда эстрада дөньясында артык зурдан купкан гаугалар булмады. Шулай да яңалыкларга күз салыйк әле. Кем бала тапкан, кайсы җырчы балага узган? Күп хәбәрләр әнә шуның белән бәйле.

 

44 бит

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

Гөлсинә Зәкиева

«Җидегән чишмә» Арча халык театры турында күп язылды. Районның горурлыгы булып, мәдәни тормышын тулыландырып торучы театр моңа лаек. «Идел Йорт» төбәкара фестивалендә Гран При иясе булган коллектив бүген ничек яши? Киләчәккә планнары нинди? Театр артистлары белән түгәрәк өстәл артында ачыктан-ачык сөйләшү барышында кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга тырыштык.

 

47 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД