Логотип
Архив Материалов

I «Шомбай-fest»: дуслар җыелган җирдә

Сентябрьнең 23еннән башлап 28енә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале узды. «Әкият»нең баш режиссёры Илдус Зиннуров әйтмешли, «көтелг...

Сентябрьнең 23еннән башлап 28енә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале узды. «Әкият»нең баш режиссёры Илдус Зиннуров әйтмешли, «көтелгән әбиләр чуагы көтелмәгәндә генә башланмыйча калса да», бу чара гаять җылы мохиттә узды. I «Шомбай-fest» «Дуслар җыелган җирдә» шигаре белән үтте дисәк тә дөрес булыр.

Фестивальнең кирәк булуы турында әйтәсе юк. Булып торсын өчен түгел. Хәтта «Әкият» театрының яңа бинасын яңа эчтәлек белән тутыру өчен дә түгел. (Кунакларны бинаның эчке дә, тышкы да матурлыгы гаҗәпләндерүен исәпкә алган очракта да). Инде күпсанлы кунакларның «Татарстан җитәкчелеге сәнгатькә зур хөрмәт белән карый», кебек мактауларын ишетү өчен генә дә түгел. Без боларның барысын да үзебез дә ишетеп кенә түгел, көн дә күреп беләбез. Бу фестиваль безнең үзебез өчен, үзебезнең театрыбыз өчен кирәк. «Әкият» театрына – репертуарны тагын да яхшырак спектакльләр белән баетыр өчен. «Зурлар» театрларына – киләчәктә тамашачыларсыз калмас өчен. «Әкият»нең бүгенге аудиториясе – Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге театрларның киләчәк буын тамашачысы. Көнбатыш сәнгате Россия базарын искитәрлек мультфильмнар, компьютер уеннары белән тутырган шартларда балаларны театрга китерү, аларны спектакльләр белән кызыксындыру өчен бихисап эш башкарырга кирәк. «Шомбай-fest» – шул катлаулы хезмәтнең бер өлеше.

«Теләсә кайсы фестиваль – бәйрәм, дуслар белән очрашу урыны булудан тыш, эш мәйданы да, башкаларның хаталарын күреп, аларны үзеңдә кабатламаска өйрәнү мөмкинлеге дә», – диде спектакльләр уңаеннан фикер алышу вакытында жюри әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе Виктор Шрайман. Камиллекнең чиге юк. Бер яктан, фестиваль тамашачыларга башка театрлар иҗаты үрнәкләрен күрсәтә. Икенче яктан, хуҗалар – «Әкият» театры өчен дә, Шрайман әйтмешли, хаталарны кабатламау мөмкинлеген бирә.

Жюри әгъзасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовның: «Нәүрүз» кебек зур фестиваль белән бергә балалар фестивале булуы яхшы», – диюе белән дә килешми булмый. Казанда мәдәни чаралар бихисап, әмма мондый фестивальнең әле булганы юк иде.

Бу фестиваль турында уңай фикерләр генә әйтеп була. Җылы тәэсир калдырды ул. Күңелдә каршылык уяткан бердәнбер мәсьәлә I «Шомбай-fest»ның концепциясенә кайтып кала. Фестивальне ачу тантанасында «Шомбай-fest»ны оештыручылар аның идея-максатын төгәл билгеләде: театр беренче фестивальгә дусларын җыйды. Танылган композиторыбыз, жюри әгъзасы Мәсгүдә Шәмсетдинова бу идеяне татарларның борынгы җыен традициясе белән чагыштырды. Бик хуп. Мондый мактаулы эшне шулай дуслар белән киңәшеп башлап җибәрү кирәк тә. Элек, «Әкият» театры иске чиркәү бинасында яшәгән чакта, бу мөмкин түгел иде. Хәзер исә – рәхим итегез. Шулай да дусларның кайберләре фестивальгә күптән куелган, хәтта күп кенә фестивальләрдә гран-прилар яулаган спектакльләр алып килде, ә, мәсәлән, Вологда театры спектакленең фестивальдә премьерасы узды. Фестивальдә зурлар өчен курчак спектакльләре булу тамашачы өчен матур бүләк булды. Ләкин балалар өчен һәм зурлар өчен булган курчак спектакльләре белән бер үк конкурста катнашуы дөрес түгел кебек. Фестивальнең конкурс шартларында узуы аның «дусларны кунакка җыю» идеясенә берникадәр каршы килде сыман. Узган эшкә – салават. Киләселәрендә бу мәсьәлә иң беренче чиратта хәл ителер, дип ышанасы килә.

Киләсе фестиваль дигәннән. «Әкият» театрының һәм фестивальнең директоры Роза Яппарова II «Шомбай-fest»ның ике елдан соң планлаштырылуын, анда, һичшиксез, иң яхшы спектакльләрнең генә катнашачагын әйтте. Жюри әгъзалары шулай ук фестиваль кысаларындамы, аның башлангычындамы семинар, мастер-класслар һ.б. чаралар үткәрергә кирәклеген дә әйтте. (Бу юнәлештә беренче адым быелгы фестивальдә ук ясалды: I «Шомбай-fest» кысаларында Рязань өлкә курчак театрының сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Шадский мастер-класс үткәрде). Инде алай ук оешып китә алса – бик хуп. Россия һәм чит илләрдә театр фестивальләре бихисап бит. Киләчәктә «Шомбай-fest»ка үз урынын яуларга кирәк булачак. Курчак театрлары фестиваленең беренчесе исә оештыручылар өчен җитди, реаль шартларда көч сынап карау мөмкинлеге булды. Һәм алар бу сынауны уңышлы үтте.

Халыкара фестивальнең татар әкиятләре герое Шомбай исемен йөртүе күңелгә сары май булып ята. Беренчедән, милли горурлык уята. Фестивальдә катнашучыларның барысына да Шомбай курчагы бүләк ителде. Түбәтәйле Шомбай хәзер Франция башкаласы Париж артында гына урнашкан Нуазьель шәһәрендә, Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедә, Төркия башкаласы Әнкарада, Беларусь Республикасының – Брест, Россиянең Назрань, Вологда, Оренбург, Рязань, Самара, Уфа, Кострома, Киров, Чабаксар, Белгород һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «яши», җирле халыкны татар мәдәнияте белән таныштыра.

Икенчедән, Шомбай фестивальнең нәкъ Татарстанда, Казанда узуын ассызыклап тора. «Радуга», «Солнышко», «Мозаика» кебек фестивальләр теләсә кайсы шәһәрдә узарга мөмкин. Ә «Шомбай-fest» – бары Казанда гына. Фестивальнең профессиональ дәрәҗәсе белән танылу алганчы, аның исеме (һәм, әлбәттә, «Әкият» курчак театрының гаҗәеп сарай-бинасы) игътибар җәлеп итү чарасы булып торачак. Шуңа да киләсе фестивальләрдә Шомбайны күбрәк күрәсе килә. Спектакльгә килүче тамашачыларны каршы алып торучы зур Шомбай курчагы, фестиваль символы төшерелгән сувенирлар (суыткычка магнитлар гына түгел, төрле зурлыктагы курчаклар, футболкалар, баш киемнәре һ.б.), басма материаллар – болар барысы да фестиваль мохитен булдыруга, чараны тамашачылар арасында популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк. Аннары инде театрдан ерак торган кайбер мәгълүмат чараларының «Кем соң ул Шомбай?» кебек мәгънәсез сораулары да калмаячак.

Кайбер мәдәни чаралардан соң аларның бик тар форматта узуын кабат-кабат әйтергә туры килә. Әмма бу очракта түгел. Әлбәттә, фестиваль спектакльләрен тамаша кылучыларның төп өлешен катнашучылар үзләре тәшкил итте. Ләкин курчак театрларының «үз» аудиториясе – балалар да күп булды. Иң элек моңа кайбер спектакльләрнең тамашачылар өчен аерым уйналуы өлеш кертте. Егерме тапкырдан артык уйналган 16 спектакльнең берсендә дә буш урыннар булмады. Чаллы театры спектакленнән соң кечкенә тамашачылар залдан «Полторы горсти, полторы горсти... Горсти, горсти полторы» җырын бертавыштан җырлап чыкты. Фестивальнең иң элек балалар театр сәнгате үсешенә хезмәт итүен ассызыклап, «Шомбай-fest»та балалар жюрие да эшләде. Алар – Казан мәктәпләре укучылары, «Әкият» театрының даими тамашачылары – «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә үз бүләкләрен тапшырды.

Инде бүләкләр турында сүз кузгатылды икән, жюри әгъзалары хакында да әйтергә кирәктер. Алдан атап үтелгән Виктор Шрайман, Нияз Игъламов һәм Мәсгүдә Шәмсетдиновадан тыш, I «Шомбай-fest»ның мәртәбәле жюрие составында театр тәнкыйтьчеләре Елена Точилко (УНИМА үзәгенең җаваплы сәркатибе), ТР Мәдәният министрлыгының Сәнгать бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова, сәнгать белгече Рауза Солтанова булды. Жюри рәисе – РФ Театр әһелләре берлегенең Балалар театрлары кабинеты җитәкчесе Ольга Глазунова. Жюри составында мәртәбәле кунаклар белән бергә үзебезнең белгечләр дә булуы сөендерде. Читтән караш – әйбәт. Әмма шушы җирлектә яшәүче, шушы даирәдә кайнаучы кешеләрнең фикерләрен ишетү дә мөһим. Кунаклар килә дә китә – ә «күздәге чүпне» үзебезгә чүплисе. Шомбайның зур курчагы да, сувенир продукцияләре дә, киләсе фестивальләрне ничек үткәрү дә – башка оештыру шартлары белән беррәттән, финанс мәсьәләсенә кайтып калачак.

Дөресен әйткәндә, фестиваль зур Шомбай курчагы булмаудан күпкә мөһимрәк мәсьәләләр барлыгын тагын бер кат искәртте. Иң катлаулы, театр сәнгатенең бөтен юнәлешләренә дә кагылган проблемаларның берсе – сыйфатлы, замана таләпләренә туры килердәй драма әсәрләре булмау. Фестиваль спектакльләрендә һаман әлеге дә баягы Ганс-Христиан Андерсен әкиятләре һәм режиссёрларның үз «иҗат җимешләре» – кыска хикәяләр һәм башка проза әсәрләре буенча инсценировкалар. Кайчакта (әйтик, «Алтын битлек» лауреаты «Медведь» спектаклендә) бу тәҗрибәләр уңышлы тәмамлана, ә кайвакыт – бөтенләй дә аяныч нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, Сербия режиссёры Амела Вученовичның драма материалын да үзе язып, музыканы да үзе туплап, Самарада һәм Назраньда иҗади тәҗрибәләре бик үк уңышлы нәтиҗәләргә китерә алмаган.

Инде драматургия проблемасын милли республикаларда иҗат итүче балалар театрларына проекцияләп карасак, мәсьәлә тагын да катлаулана сыман. Фестиваль хуҗасы – татар театры – русча спектакль уйнады. Бу очракта аңлатма кертү кирәк. Гадел Хәеровның «Три дочери» спектакле татар әкиятенә нигезләнеп язылган. Спектакльнең музыкаль бизәлеше, курчаклары, биюләр – барысы да татар мохитен ача. Башкорт, Чуаш театрлары фестивальгә милли драматургия үрнәкләрен алып килмәде. Ингуш яшь тамашачы театры спектакле, профессиональ курчак театры сәнгатеннән берникадәр ераграк торса да, халык көйләренә бай булды – чит ил режиссёрының Россия халыкларының музыкаль сәнгатенә мәхәббәтен берәү дә инкарь итә алмый. Аның каравы, Таҗик театрының һәм фестиваль кунаклары Төркиядән «TEMPO» театрының тамашалары бу халыкларның милли рухы белән сугарылган иде. Жюри әгъзасы Елена Точилко Курчак театрларының халыкара берлеге – УНИМА оешмасының кече халыклар театрларын яздырып алу программасы алып барылуын, милли театрларның глобальләшү процессына бирешә баруын юкка гына әйтмәде.

Тагын бер мәсьәлә – сәхнә бизәлеше. Виктор Шрайманның бу проблемага карата фикере кырыс, әмма гади: «Курчак спектакленең сәхнә бизәлеше – китап иллюстрациясе түгел, ә тулы хокуклы сәнгать элементы». Кострома театрының – «Медведь», яисә «XZART» театрының «Мой братик не такой как все» спектакльләренең сәхнә бизәлешләрен, курчакларына карап утыру никадәр күңелле! Ә кайбер спектакльләрдә йә бер тояклы пошины, йә тегендә-монда селкенеп торучы курчакларны тамаша кылырга туры килде.

Жюри рәисе Ольга Глазунованың фикер алышулар вакытында «нигә һаман шул өстәл дә планшет курчаклар?!» дип өзгәләнүен аңлар өчен фестивальнең берничә спектаклен карарга кирәк булды. Чыннан да, спектакльләрнең күпчлегендә – планшет курчаклар. Һәм бар да гап-гади. улысынча чаршау спектакле дип Чаллы театрының «Полторы горсти» спектаклен генә атап буладыр. Шәүлә театры элементлары берничә спектакльдә булса да, тулысынча бу алым бары «TEMPO» театры спектаклендә генә чагылыш тапкан иде. Марионетка театры булуы куандырды. «Медведь» спектаклендә курчакларның хәрәкәтләнүе һаман да күз алдында. Шул ук «TEMPO» театрына нигез салучы Хәлүк Юдженың һинд факирын хәрәкәткә китерүләре дә гаҗәп күренеш иде.

Гомумән, фестивальдә курчакларны актёрлар хәрәкәткә китергәнен онытып, курчаклар белән хозурланып утырырлык спектакльләр булды. Әмма фестиваль шуны аерымачык күрсәтте: курчак театрына ачышлар кирәк. Шуңа да фестивальгә озын гомер белән бергә аның яңа табышлар мәйданы булуын телисе килә.

 

«Сәхнә», 2013, №10 (октябрь)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк