Логотип
Архив Материалов

«Мин үзем дә баскетболист»

Г.Камал театрында «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» спектакльләре тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгәннән соң минем күңелем күтәрелде, дәрт өстәлде.Шул халәттә бер-бер артлы биш пьес...

Г.Камал театрында «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» спектакльләре тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгәннән соң минем күңелем күтәрелде, дәрт өстәлде.Шул халәттә бер-бер артлы биш пьеса язып ташладым. Һәммәсен дә Г.Камал театрына ук тәкъдим итә тордым, ләкин алар режиссерларның фикерләре белән яраклаша алмадылар. Мин пьесаларымның үзебезнең мәшһүр театрыбызда куелуын өметләнеп язганга, шунда ук режиссерларга укытам да. Г.Камал театрында спектакль куйдыру – һәрбер драматургның хыялы. Бу хыял мине дә читләтеп үтми. Мин язганда ук шул театр өчен атап язам да. Ә пьеса, укылып яисә укылмыйча ук, режиссерның тискәре фикерле мөһерен алганнан соң, республикабыздагы башка театрларында кабул да ителми диярлек. Шулай итеп, мин, куелмаган 5 пьесаны кочаклап, ярык тагарак янында утырып калдым... Җитмәсә, үзгәртеп кору чоры килеп җитеп, безнең болай да буталчык тормышны тагын да авырайтты. Бәяләр котырып үсте, ничектер яшәү җаен эзләргә кирәк булды. Иҗат эше белән тамак туйдырып булмаслыгы ачыклангач, башка эш эзләргә керештем...

Минем иҗатта торгынлык чоры башланды. Ул биш еллар дәвам иткәндер. Алай да, драматургия һәм аның тирәсендә барган төрле бәхәсләр минем тормыш даирәмнән бер генә минутка да читләшеп тормадылар. Мин премьераларга йөрдем, пьесалар укыдым. Башымда бернинди тема, сюжет уты уянмыйча, шактый вакыт аңгыраланып йөрдем. Табигый ки, минем бу халәтем үземә дә ошамый иде.

Әтием Аяз Гыйләҗев 1999 елның көзендә Төркиядә булып кайтканнан соң, миңа безнең халкыбыз тарихында булып узган җан әрнеткеч фаҗигале вакыйгаларның фактларын сөйләп, күңелдәге пыскып торган иҗат утына бензин сипте. Әмма ул сөйләгән вакыйгалар сәхнә кысаларына гына сыярлык түгел шул. Ул бары тик кино өчен генә ятышлы материал. Шулай итеп, кино сәнгате тирәсенә фикеремне бордым. Шул көннәрдә, гөнаһ шомлыгына каршы димме, Татарстан дәүләт киносы сценарийларга конкурс игълан итте. Мин дә киносценарий яздым һәм беренче урынны алдым. Минем өчен иң куандыргыч процесс: башымда иҗади өермә башланды. Татар авылында баскетболкомандасын оештыру идеясе күңелемә тынгы бирми башлады, сюжеты да бөреләнде, ә фильм эшләү идеясенең тормышка ашмаячагын чамалыйм... Тәвәккәлләп, пьеса язып карыйм әле дип, үземне эшкә җиктем. «Баскетболист» пьесасын язып бетергәч, хатыным беренче булып укып чыкты: «Син үзең турында пьеса язгансың ич!» – ди.

Пьесаны Г.Камал исемендәге театрның режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә тоттырдым. Фәрит Бикчәнтәев пьесаны укып чыкса да, башта фикерен белдермичәрәк йөрде. Аннан соң бер сүз белән генә: «Дерьмо!» – диде. Мин кая барып бәрелергә белмәдем, шок халәте булды димме. Беләм, Фәрит шундый тамга суккан пьесаны тагын башка театр режиссерлары укып та тормаячак. Нишләргә? Пьесаны Шамил Зиннурович Закировның да укып каравын үтендем. Ул пьесаны ошаткан. «Марсель Хәкимовичка тәкъдим итеп карыйк», – диде. Марсель Хәкимович пьеса хакында сүз әйтмичә озак йөрде, мин инде өметемне дә өзеп бетерә язган идем. Көннәрнең берендә: «Пьеса ошады, мин аны куям», – диде. Шушы кыска җөмләне әйтте, бетте... Бу сүзләрне минем укытучым, әтиемнең якын дусты, моңа кадәр ничәмә-ничә пьесамны укып, ләкин куярга алынмаган илаһи зат әйтте. Йә, Ходам! Сөенечемнең чиге-чамасы булмады...

Пьеса бик озак сәхнәләштерелде, эш катлаулы булды. Мин беренче мәртәбә прогонга килгәч, аптырап калдым. Мин күз алдына китергән күренешләр галлюцинациясе үзгәргән. Марсель Хәкимович пьесаны социаль актив концепцияләр белән баеткан. Образлар режиссер фантазиясе белән камилләштерелгән, бөтенләй яңа яңгыраш тапкан. Соңрак Марсель Хәкимовичны үземнең соавторым кебек хис итә башладым.Прогон арты прогон узды, мин «Баскетболист»ка күнектем. Г.Камал театрының талантлылардан гына торган коллективы: артистлар, фантазиягә бай рәссам Сергей Скоморохов, киң диапазонлы композитор Фуат Әбүбәкеров, сәләтле балетмейстер Сәлимә Әминова, мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановларның тырышлыгы белән куелган «Баскетболист» спектакле минем өчен бик тә газиз, бик сөекле...

 

«Сәхнә», 2012, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк