Логотип
Архив Материалов

Өстән-өстән генә сабантуйлар турында

Татар профессиональ театрының тарихы бер гасырдан чүт кенә артыграк дип исәпләсәк – аның җирлеге булган «халыкның үз театры» күп гасырлар аша безгә килеп җиткән сабантуйларга барып тоташа. Барлык...

Татар профессиональ театрының тарихы бер гасырдан чүт кенә артыграк дип исәпләсәк – аның җирлеге булган «халыкның үз театры» күп гасырлар аша безгә килеп җиткән сабантуйларга барып тоташа. Барлык кыйтгаларда да сабантуйлар гөрләгән июнь аенда «Сәхнә» журналы да милли бәйрәмебездән читтә кала алмый. Чөнки заманча сабантуй режиссёры, артистлары, хәтта продюсерлары булган тамаша лабаса.

Бүгенге сабантуйлар Президент указы белән тәгаенләнеп, графиклары Министрлар Кабинеты карары белән раслана, бюджетлары билгеләнә, читтәге милләттәшләребез үткәргәннәренә җибәрелүче артистларга «суточный» һәм гонорар түләнә. Үткәрүчеләрне Казанга чакырып укыталар да әле. Соңгы елларда читтәге татарлар үткәргән сабантуйларга Татарстан районнарын беркетү тәртибе дә традициягә керде. Район, республика вәкиле буларак, бүләген һәм артистларын төяп читтәге милләттәшләребез янына юл тота.

Әйе, бүгенге сабантуйлар шактый чыгымлы булса да, алар зур сәясәт – кайчакта милли бәйрәмнең кадерле кунагы булып, «Мәскәү агай»ның зур кунаклары килеп төшәләр. Чүлмәк ваткан, катыктан акча эзләгән булып безнең мәзәкчеләребезгә ел дәвамына җитәрлек азык биреп китәләр. Әмма монысы бөтенләй башка тема.

Милли бәйрәмебез – артистларыбыз өчен «урак өсте». Алар республика бюджеты хисабыннан да, муниципаль районнар чакыруы буенча да, җирле байлар «кесә»сеннән дә акча эшләп калырга омтыла. Бүгенге сабантуйларга артистлар кирәк. Бүгенге сабантуй – ул концерт. Дөрес аңлагыз, минем сабантуйлардан зарлануым түгел. «Элек көзгеләр матуррак күрсәтә иде», дигән әби кебек, балачагымдагы самими сабантуйларны да мактап утырырга җыенмыйм. Бүгенге кешегә бүгенге сабантуй кирәк. Никах туе да яшьләрнең туганнарын җыеп танышу мәҗлесе ясау функциясен югалтып, ниндидер концерт-шоу-тамашага әверелгән заманда, әлбәттә, сабантуй гына үзгәрми калмас. «Теләсә кайсы халык күренеше – ул тере организм, үзгәрешләр керү системасы аның асылында, – ди ТР Мəдəният министрлыгының Традицион мəдəният үзəге җитəкчесе Фəнзилə Хəкимова. – Үз яшəешебезгə яраклаштырылган сабантуйлар үткəрү мөмкинлеген саклый алабыз икəн – димəк, əле аларны бетермибез…»

Сабан туеның нигезе җитезлекне, көчне сынаган спорт уеннары булса да, ул барыбер, аралашу-танышу функциясен саклап калды. Ə тамаша функциясенə килгəндə монда инде фантазиягə чиклəр юк: оештыручыларның һəм иганəчелəрнең матди мөмкинлеге җиткəн кадəр кыланырга мөмкин. Сабантуй капкасы төбендəге бикинилы кызлардан башлап… Хəер, монысы байларның «шаккаттыризм»ы. Анысы үзе бер дөнья – анда кереп тормыйк.

Драматург язган бер үк пьесаны һəр режиссёр үзенчə ачкан кебек, «Сабантуй» дигəн мəңгелек «əсəр»не дə татар кешесе яшəгəн һəр төбəк, һəр буын үзенчə укый һəм укыячак. Шулай да бүген, сабантуйның сыйфатына түгел, санына тукталыйк. Чөнки сыйфатының нинди булырга тиешлеген һəр буын үзенчə күзаллый, ə саны никадəр күбрəк – шулкадəр яхшырак. Анысы бəхəссез.

Моннан берничə ел элек федераль сабантуйлар барлыкка килде. Аннары – Бөтенроссия авыл сабантуе үткəрелə башлады.

2008 елда татарлар яшəгəн чит төбəклəрдə 140 сабантуй уздырылган. 2009да – 169, 2010да – 251, 2011дə – 199. 2012 елда 211 сабантуй үткəрелеп, шуның 54е – Россия төбəклəрендə, 22се – элеккеге союздаш республикаларда, 65е – ерак чит иллəрдə.

Графикка күз салсак, быел, бу сан тагын да артачак. «Сабантуй үткəрүдə урыннардагы миллəттəшлəребезнең тырышлыгы зур роль уйный, җирле җитəкчелəргə милли бəйрəмнең кирəклеген аңлатып бирə белəлəр, телəктəшлек табалар. Сүз дə, Татарстанның авторитеты да зур əһəмияткə ия. Читтəге миллəттəшлəребезгə сабантуйлар үткəрергə республика да ярдəм итə», – ди ТР Мəдəният министрлыгы. Быелгы исемлектə 226 сабантуй билгелəнгəн. 55 чит төбəктə – 154 сабантуй, 23 якын һəм ерак чит илдə – 72 сабантуй. Кайбер урыннарда, мəсəлəн, Рязань өлкəсенең Бастан авылында сабантуй беренче мəртəбə үткəрелə. Биредə бер меңлəп татар кешесе яши, ди. Аларның күңелен ачарга республикадан иҗат коллективы бара.

Татарстан иҗат коллективларын шактый күп сабантуйларга җибәрәчәк. Кайсыларына зур-зур ансамбльләр барса, кайсыларына бер-ике артист кына барыр, бәлки. Кемгә ничек туры килә инде: кемдер Ухтага очса, кемдер – казна исәбеннән Гагра белән Сочида йөреп кайтачак. Былтыр, мәсәлән, «Казан егетләре» Австралия татарларына татар эстрадасының «иң матур үрнәкләре»н күрсәтеп кайттылар. Быел да Аделаидада 15 декабрьдә сабантуй планлаштырылган. Мөгаен, берәр иҗат коллективы барып кайтыр. Лондонда, Берлинда, Тель-Авивта, Торонтода, Монреальда да сабантуйлар булачак. 6 мең татар яшәгән Кытайның биш шәһәрендә сабантуй үткәреләчәк. 2 меңләп татар яшәгән Голҗа шәһәрендә сабантуй, мәсәлән, 6 июльгә билгеләнгән. Балтыйк буе республикаларында да, Польшада да, Финляндиядә дә, Төркиядә дә сабантуйлар узды. Төркиядәге сабантуй биредә Татарстанның мәдәният көннәре кысаларында үткәрелде. Быел төрки мәдәнияте башкаласы дип игълан ителгән Искешәһәр сабантуена килгән Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Ә Истанбул сабантуенда Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. 11 меңләп татар яшәгән Америкада да ике сабантуй гөрлиячәк. Берсе – Нью-Йоркта, икенчесе – Сан-Францискода.

Бу сабантуйларның берсе дә «татарларның башкаласы» булган Казаннан башка узмаячак, әлбәттә, рәсми делегация яки артистларыбыз җитешмәгәненә телеграмма булса да сугылачак.

Читтәге сабантуйларның бөтенесе дә зур вакыйгага әверелмәс тә, бәлки. Әмма татарлар бергә җыелып, урысча сөйләшеп булса да, татарча җыр тыңлап, бик үк татарча булмаса да, биештергәләп кайталар икән – бу начармыни!

 

«Сәхнә», 2013, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк