Сәнгать
Август – җырчы Салават ае да ул
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Август ае Казанда җырчы Салават Фәтхетдинов концертлары белән истәлекле. Быел алар 26 июльдән 6 августка кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Салават Салават инде. Берәр м...
Август ае Казанда җырчы Салават Фәтхетдинов концертлары белән истәлекле. Быел алар 26 июльдән 6 августка кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
Салават Салават инде. Берәр мөгез чыгармыйча калмый. Быел, мәсәлән, концертлар съезд рәве-шендә оештырылган иде. Салават җыр театры партиясенең егерме җиденче съезды бара, анда партиянең генераль секретаре Салаватның кәнәфиендә калу-калмау мәсьәләсе тикшерелә, тамашачылар – съезд делегатлары, ә аларның билетлары – мандат, имеш. Нинди съезд бөек юлбашчыга мәдһия җырлаудан башка үтсен?! Биредә дә татар җырының шаһы, күп кенә җырчыларыбыз өчен юлбашчы булган мәшһүр Илһам ага Шакировка бюст ачтылар һәм хөрмәтләү сүзләре ирештерделәр. Салават Фәтхет-динов бөек юлбашчының «Җыр-ларга, җырларга һәм җырларга!», дигән таләбенә туры килердәй үзенең шигарен дә булдырган – «Кем җырлый белми, шул җыр-ламый!». Концертларны алып барган Ядкәр Хәбибуллин һәм Таһир Гайнуллинның скетч, мәзәкләре дә партия темасына багышланган иде. Концертта шулай ук яраткан җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Фирзәр Мортазин һ.б. катнашты, яшь артистлар да байтак иде.
Егерме җиденче сезон инде тамашачы Салават концертларына елга булып агыла. Һәр елны Салават концертларында залда алма төшәрлек тә урын булмый. Шулкадәр популярлыкның сәбәбе ни? Тамашачыбызның җыр-моңга гашыйк булуы гына микән? Җырчы Салават Фәтхетдиновның һәр ел саен нидер уйлап табып, җыр сөючеләрне кызыктыра белүе, иҗатына яңалык кертергә ашкынып торуы да аңа уңышка ирешергә ярдәм итәдер, мөгаен.
Сүземне Туфан Миңнуллинның берничә ел элек язып калдырган сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул да кинәт кенә күзне чагылдырып килеп чыккан йолдызның, инде ничә еллар халыкны үзенә каратып тора алуының сәбәбен эзли. Һәм бу сорауга җавабын таба да шикелле. «Салаватның сере, минемчә үзебезнеке булуда. Үзебезнең Салават! Аның тавышы үзебезнеке, һәр сүзе үзебезнеке, хәтта кайбер сүзләрен әйткәндә теленең көрмәкләнеп китүе дә үзебезчә. Кыланышы үзебезнеке! Ә үзебезнеке булгач, барысы да искиткеч. Салаватны тотып карарга да була, үбеп алырга да була. Һәрбер кешегә ул кеше ишетергә теләгән сүзне әйтә. Әйтә дә җырлап җибәрә. Ничек инде кул чапмыйсың?! Күп тамашачы Салават концертларына баласын ияртеп яки җитәкләп килә. Чәчәкне Салаватка шул балалар чыгара. Салават аларга конфет бирә. Балалар аны, бәхет кошы тоткандай, учларына кысып тоталар. Иң кадерлесе шунда: боларның берсе дә ни тамашачы, ни Салават тарафыннан кыланып эшләнми. Ихлас эшләнә. Димәк, Салаватның таланты – ихласлыкта. Җырында да, сүзендә дә, кыланышында да ул ихлас. Ә мондый талант теләсә кемгә бирелми.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
2675
0
0
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк