Логотип
Сәнгать

«Бәхетсез булдым инде...»

  Бер көнне эшкә килүемә, бүлмәбездә җырчы Фән Вәлиәхмәтов утыра. Язучылар берлегенә килгән дә безгә сугылган икән. Дөресрәге, сугылганнар. Янында бик мөлаем, буй-сынлы, гәүдәле ханым. Килеп кергәч...

 

Бер көнне эшкә килүемә, бүлмәбездә җырчы Фән Вәлиәхмәтов утыра. Язучылар берлегенә килгән дә безгә сугылган икән. Дөресрәге, сугылганнар. Янында бик мөлаем, буй-сынлы, гәүдәле ханым. Килеп кергәч, ничектер гомуми генә исәнләштек тә, ханым белән танышмый калдым. Ул арада Фирая (Ф.Бәдретдин – ул чак бездә баш мөхәррир урынбасары иде) үз бүлмәсенә дәшеп алды.

– Кара, Илсөяр, халык бит Фән белән бик кызыксына, күптән инде аның турында газетабызда язасы килә иде, «плюс» сәхифәсенә бирик, сөйләш үзе белән, – ди.

– Бу ханым аның хатынымы соң? – мин әйтәм.

– Белмим, – ди Фирая.

– Теге, кунакка килгән саен яңа хатын белән килә торган уртак танышыбыз төсле булса?..

Шулай шактый уйланган, икеләнгәннән соң. Мин:

– Ярар, берәр «подход» эзләп карыйм, – дип бүлмәмә чыктым. Фәнгә үзебезнең газеталарны тоттырдым. «менә шундый-шундый сәхифәләр бар бездә», – дим. Ул кызыксынып карый. «Плюс»ка да барып җиттек. Мин, җай гына, Тукайның «хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу» дигән Былтыры төсле, үз максатыма якынлашам.

– Укучыларыбыз сезнең белән дә бик кызыксына, шушы сәхифәгә бирсәк, ничек булыр икән? – дим.

– Хатын ни әйтер тагын? – дип, баядан бирле «газетага чумып» утырган ханымга ымлый Фән. Мин җиңел сулап куям: «Хатыны икән!»Исеме – Светлана.

Була бит шундый кешеләр: алар белән сөйләшкәндә күңелгә ниндидер җиңеллек иңә, дөньялар яктырып китә, кыскасы, рәхәт! Икенче төрлеләре дә була: ике-өч авыз сүз алышсаң, көне буе хәлсезләнеп йөрисең. Фән шуларның беречесенә керә. Ачык, җор телле, шаян, тапкыр кеше булып чыкты ул. Бөтен бүлмәбез белән рәхәтләнеп сөйләштек. Һәм күңелдә якты бер җиңеллек калды. Җырлый башласа, тоташ моңнан гына тора юкса. Алга китеп булса да әйтим, әңгәмәбезнең ахырында Светлана ханыма карап: «Чынлап та артист хатыны менә шундый булырга тиештер ул», – дип уйлап куйдым. Шундый ягъни, вак-төяккә чәпчеп, юктан бар ясап, имеш-мимеш сүз җыеп ботка пешерми; тиеш урында кирәген генә үткәзеп әйтеп куя белә торган.

– Гаилә танышудан башлана. Бер күз карашыннан йә булмаса күңелне «дерт»ләтеп куйган бер сүздән... Сез ничек таныштыгыз?

Фән:

– Светлананы белгәнгә кадәр, бер биюче кыз белән танышкан идем әле мин. Уфа музыка училищесында укыганда. Күбәләк кебек, бәләкәй генә кызый. Алып кайттым әти-әни белән таныштырырга: «Киленегез шушы булыр», – дим. Әткәй карап-карап торды да аулакта гына әйтә миңа: «Син нәрсә, малай, нәселне вакларга йөрисеңме? Кирәк түгел безгә мондый кнопка, – ди. – Хатын ул карап торырга түгел, тормыш итәр өчен. Тормышта төрле хәл була, хатын кара-каршы сугышырлык булсын ул!» Әткәй белән шулай бер, берәгәйле сөйләштек. Шуннан менә шундый гәүдәлерәкләрне карап йөри башладым инде.

– Ничек, сугышырга туры килдеме соң? – дим шаяртып. – Кем җиңә?

Светлана:

– Ике тапкыр сугыштык.

Фән:

– Егерме дүрт елга ике тапкыр күп түгел инде ул. Кем җиңә дип... Икең дә җиңә дә, җиңелә дә. Кочаклашып ятып йоклыйсың аннары. Үпкәләшүнең иң күңеллесе шул бит аның – дуслашу. Ничектер хисләр яңарып китә.

– Дуслашу өчен кемдер беренче адымны ясарга тиеш. Сездә кем тизрәк «бирелә»?

Фән:

– Мин инде. Светлана ул атналар буе дәшми йөрергә дә булдыра. Үпкәләсә, сөйләшми – гадәте шундый. Мин күпкә түзә алмыйм. Төрлечә якын килергә азапланып карыйм. Аны «алу»ның бер юлы бар күзенә карасаң, көлеп җибәрә ул. Үпкәләшсәк, күзләрен гел яшереп кенә йөри. Мин, билгеле, җай табып, күзләренә карарга тырышам, күземнең нуры бөтен үпкәсен суырып ала инде.

– Без танышуны урап үттек бит әле.

Фән:

– Ашханәдә таныштык. 

Дәвамы бар

Илсөяр Иксанова

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк