Логотип
Сәнгать

Һинд кинолары аша – сәхнәгә

   К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар режиссер ярдәмчесе булып эшләгән Самат Вәлитов белән очрашып сөйләшкәч, ярдәмчеләргә режиссер янында утырып торырга форса...

   К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар режиссер ярдәмчесе булып эшләгән Самат Вәлитов белән очрашып сөйләшкәч, ярдәмчеләргә режиссер янында утырып торырга форсат бөтенләй чыкмый икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки аның эше, күпләр уйлаганча, пәрдәне ачып-ябу белән генә чикләнми. Реквизит, костюмнар әзерме, сәхнәгә ут бирүчеләр урыннарындамы, тавыш бирүче әллә кая йөрмиме, музыка көйләнгәнме, сәхнә бизәлешләре әйбәтләп беркетелгәнме, берәр җайланмага, әйтик, су буендагы басмага кереп артист аягын сындырырлык түгелме? Менә шундый вак мәшәкатьләрдән тора режиссер ярдәмчесенең эше. Вак булса да, алардан башка спектакль юк. 
 
   Самат Вәлитов Тинчурин театрында инде утыз өченче сезонын эшли. Шушы вакыт эчендә аңа Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Рәшит Заһидуллин, Рабит Батулла, Равил Тумашев, Фәрит Хәбибуллин, Фаил Ибраһимов, Марсель Мөбәрәков, Әхтәм Зарипов һ.б. белән спектакльләр куярга насыйп булган. Һәркайсының үзенең холкы. Һәрберсен ярты сүздән аңларга кирәк. Димәк, режиссер ярдәмчесеннән үтә зирәк, сизгер, игътибарлы булу сорала. 
 
   2003 елдан С.Вәлитов реквизит цехы мөдире дә әле. Хәзер ул башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел. Репетициядә, спектакльдә кулланылган эскәтер, пәрдәләрне, бәбәй бишекләрен, чәй сервизларын һ.б. сәхнәгә куй, гастрольләргә әзерлә, спектакль тәмамлангач цехка ташы. Еллар үткән саен, цехта әйбер күбәя. Чөнки берсен дә ташлыйсы килми. Бүген булмаса, иртәгә тагын кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә реквизит цехы музейны хәтерләтә. Монда ниләр генә юк! 1923 елгы акчалардан алып пионер быргыларына, сугыш чоры патефоннарына кадәр бар. Самат абыйга бу әйберләр үз балалары кебек якын, кадерле.
 
   Ничек берүзе барысына өлгерәдер? Самат Вәлитов спектакльләрдә дә уйный бит әле. Дөресрәге, ул Тинчурин театрына артист буларак килә. Сәхнә – аның балачак хыялы. Озын-озак кышкы кичләрдә китаплар укып, андагы геройларга исе киткән, авыл клубына һинд кинолары килгәч Радж Капур, Митхун Чакрабортиларның җырлаганына, биегәненә сокланып, экраннан күзләрен ала алмыйча караган мизгелләр күңелендә тирән уелып кала. Әмма баштан ук зур сәхнәгә аяк басарга батырчылыгы җитми егетнең, педагогика институтын тәмамлаганнан соң биш ел буе Күлле Киме авылы мәктәбендә балалар укыта, алар белән спектакльләр куя, үзе дә мәдәният йорты тамашаларында катнаша. Нәтиҗәдә, республика бәйгесендә дипломант була. Бу беренче җиңү егеткә ышаныч өстәгәндер, күрәсең. Тинчурин театрында ир-егет актерларга бәйге игълан ителгәне турында белгәч, ул инде икеләнеп тормый. Һәм артист булып китә. 
 
   Самат Вәлитовның бүгенге көндә дә рольләре байтак. «Йосыф-Зөләйха» спектаклендә – Дуду, «Гамлет. Күренешләр»дә – Озрик, «Шүрәле-онлайн»да – Дию, «Гашыйклар тавы»нда – Хәнәфи, «Бер тамчы ярату» да йөк төяүчеләр башлыгы һ.б. Алар – икенче пландагы, зур булмаган рольләр. Әмма актер аларны истә калырлык итеп башкара, һәркайсының холык-сыйфатын ача белә. 
 
   Самат абый укыткан балалар арасыннан хәтта министрлар да чыккан диләр. Һәм алар остазларын онытмаган, күргән саен баш иеп исәнләшә, хәл-әхвәл белешә икән. Бүтән берәр кеше булса хәзер режиссерныкы түгел, берәр министрның ярдәмчесе булып эшләр иде. Әмма С.Вәлитов иң авыр чакларда да театрына тугърылыклы калды. Беренче хатыны бакыйлыкка күчкәндә аңа кырык яшь, ә уллары Айратка нибары биш яшь була. Балалар бакчасыннан, мәктәптән театрга кайтулар, грим бүлмәләрендә дәрес әзерләүләр, Айратның спектакль караганда арып-талып йокыга китүләре әти кешенең бәгырен нык телгәләгәндер. Икенче хатыны Нурания белән кавышкач кына, җаны тынычлана. Хәзер инде Айратка егерме сигез яшь, икенче уллары Айнур унынчы сыйныфта укый. 
 
   Озакламый Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитовка 60 яшь тула. Без аны якынлашып килгән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез. 
 
   Сәхнә арты әнә шундый серле дөнья ул. Анда әллә нинди хикмәтләр яшеренгән. Мин дә реквизит цехы мөдире эзләп барып, артист табармын дип уйламаган идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк