Логотип
Шәхес (личность)

ДРАМАТУРГ&КОМПОЗИТОР

Мирхәйдәр Һәм Җәүдәт Фәйзиләр – якын туганнар, икесе дә бәяләп бетергесез талант ияләре. Драматург һәм композитор. Бу ике искиткеч шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән таныша башлагач, аларның язмышларына таң калдым. Белешмәләрнең берсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «композитор» буларак бирелүен күреп, күпләр аптырашта калыр иде. Ул вакыт мин моны ялгышлык яки хата дип уйлаган идем. «Җәүдәт абый белән бутаганнар». Ләкин минем күнелемдә шик туды. Алга таба эзләнүләремдә мин моны күңелемнән генә расларга тырыштым. Соңрак миңа бу турыда хәбәрдар кешеләр белән очрашырга туры килде. Алар бу уңайдан гаҗәпләнү белдермәде, бертавыштан: «Мөгаен», – дип кенә куйдылар. Ә узган гасыр башындагы композитор кем ул? Татар мәдәниятендә беренче профессиональ композитор – Мирхәйдәр Фәйзинең яшьтәше Солтан Габәши. Беренчеләр! Алар һәрнәрсәдә беренче иде. Алар нибары 100 ел элек татарларның заманча мәдәниятен булдырган кешеләр.

Бертуган Фәйзиләр

 

Солтан Габәши 1917 елда Гаяз Исхакый драмасы өчен үзенең беренче музыкаль әсәрләрен язган. Ул Казанда куелган һәм зур уңыш казанган. Махсус үзләре өчен язылган җырларны башкаручы актёрларга уйнаучы оркестр белән автор үзе дирижёрлык иткән.

Шул ук вакытта Оренбургта Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы куела. Габәшидән аермалы буларак, Мирхәйдәр Фәйзи музыкаль белем алмаган. Шулай да аның шикелле үк дини белемгә ия. Аларның икесенең дә язмышы җиңелләрдән булмый. Бер яктан караганда, икесе дә татар мәдәниятенә зур өлешләрен кертәләр. Икенче яктан караганда, пролетар чыгышлы булмаулары аркасында, икесе дә хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар ителәләр. Аларның музыкант буларак үсешләрендә ниндидер охшашлык бар. Махсус уен коралларында уйнарга өйрәтелмәсә дә, Мирхәйдәр Фәйзи мандолинада, гармунда һәм курайда уйный белә, бик яхшы җырлый иде. Аларның икесен дә татар халык җырлары рухландырды. Алар икесе дә халык авыз иҗатын җыйдылар һәм яздылар. Нәкъ менә халык көйләре бөтен татар композиторлары өчен чишмә башы, илһам чыганагы булып тора. Композиторларның беренче бурычы – әлеге матурлыкны куллану, аңа заманча яңгыраш бирү. Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм башка профессиональ композиторлар, бәлки, бу мизгелнең әһәмияте турында да уйламыйча, әлеге олы бурычны лаеклы башкарып чыгалар. Моңа кадәр нота белмәүче халыкның көен ноталарга салу – аларның зур казанышы. Кызганыч, моны Мирхәйдәр Фәйзи эшләмәгән. Әгәр ул моны эшли алса, минемчә, без аны композитор буларак та белер идек. Ләкин юк шул... Ул музыкаль драма язган, һәм берне генә дә түгел. Аннан соң «Асылъяр», «Ак калфак» бар. Тагын, шактый иртәрәк, 1905 елда «Авылда бәйрәм» музыкаль драмасы дөнья күрә. Әмма бу вакытта Мирхәйдәр Фәйзи үзен таныту өчен артык яшь була. Беренче булып аның «Галиябану»ы дан казана. Бу 1917 елның марты. Ләкин Казанда түгел, ә Оренбургта. Мирхәйдәргә, Габәши кебек үк, нибары 25 яшь кенә була.

«Галиябану» безне әле дә сөендерә. Пьесаның идея, сюжет, юмор кебек башка өстенлекләре турында сөйләп тору кирәкми. Көен генә игътибарга алыйк. Галиябану җыры спектакльдә инде йөз ел яңгырый. Мирхәйдәр Фәйзи үзенә ошаган көйне ишетә һәм әлеге җыр яңгыраячак спектакльне булдыру идеясе белән янып йөри башлый. Хикәяләү белән бергә үрелеп барачак, спектакльнең аерылгысыз өлеше булачак җыр. Ул пьесаны үзеннән башка күз алдына да китереп булмый торган драма лейтмотивына әверелдерде. Монда көйнең булуы бик мөһим, аңа зур эмоциональлек һәм сюжет бирелеше йөкләнгән. Спектакль башта музыкаль драма буларак уйланылган иде. Геройларның җырлары аваздаш, тигез, сюжет нигезен тудыра. Мондый шедеврны композитор төземәгән, дип я, кем әйтә ала? Мирхәйдәр Фәйзи – композитор гына түгел, ул бик талантлы композитор! Аның ничек язмыйча гына көй иҗат итүе безгә хәзер аңлашылмый. Әмма татар халкы гасырлар дәвамында шулай яшәгән һәм иҗат иткән. Бик музыкаль һәм үзенчәлекле халык. Музыкаль формалар төрлелеге буенча аңа тиңнәр юк. Мирхәйдәр Фәйзи дә театр режиссёрларына үз музыкаль әсәрләренең язмасын китермәвен бернинди проблемага санамады. Ул театрларга аларның моңа кадәр уңышлы башкарылып килгән һәм бүгенге көнгәчә башкарыла торган нәрсәне җиткерә белгән.

Спектакльнең программасында Салих Сәйдәшев исеме «Галиябану» җырының авторы буларак исәпләнелүе гаделме? Минем фикеремчә, халык көе, ә Салих Сәйдәшев эшкәртмәсе дип күрсәтергә кирәк иде. Һәм без, һичшиксез, аңа башкарган эше өчен рәхмәтле. Асылда, спектакльдә барлык персонажлар тарафыннан кулланыла торган бердәнбер көй яңгырый. Ул я акрынрак, я тизрәк, я моңлырак, я дәртлерәк ишетелә. Төрлелек булмау хисе бөтенләй дә тумый. Актёрлар көйне бик оста тоя, һәм һәрберсе үз образына яраклаштыра.

Мирхәйдәр Фәйзи бу көйгә композиторларның игътибарын җәлеп итә. Р. Яхин көйне фортепиано теленә күчерә, Н.Җиһанов «Алтынчәч» һәм «Намус» операларында, М. Мозаффаров үзенең «Галиябану» операсында куллана (1940 ел). А. Ключарёв та драма өчен көйне үзенчә эшкәртә. С. Сәйдәшев һәм А.Ключарёвның да «Галиябану»да үз башлангычлары бар.

Ә «Ак калфак» пьесасы? Музыкаль драма җырларга, матур көйләргә бай. Бу көй спектакльгә заманча сәхнәгә куючылар тарафыннан кертелмәгән. Аны Мирхәйдәр Фәйзи үзе булдырган. Барлык җырларның текстлары пьесада сурәтләнгән. Җәүдәт Фәйзи алга таба, халык арасында популяр булган «Хәмдия» җырын анализлап, аның башка пьеса җырларыннан күләме белән аерылып торуы хакында сөйли. Бу Мирхәйдәр Фәйзинең үзе ошатып ишетеп алган әзер көйне куллануы турында искәртә. Әлеге җырның сүзләре, пьесадагы башка җырларныкы кебек үк, Мирхәйдәр Фәйзинеке. Автор ремарклары: «Рушан җырлый...», «Шахтимер җырлый-җырлый керә...», «Бакый җырлый...», кызлар «Эт» көенә такмаклар җырлый. Мирхәйдәргә нота грамотасының ничек җитмәвен күз алдына китерә алам. Тик бу аңа өч искиткеч матур музыкаль драма барлыкка китерергә комачауламый.

Дәвамы «Сәхнә» журналының гыйнвар санында. 

 

Диләрә Мөхәммәдьяров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021