Логотип
Шоу-бизнес

Без әлегә урталыкта

Милли театр сәнгате татар халкының тормышы, илкүләм барган социаль, экономик, сәяси үзгәрешләр белән аерылгысыз бәйләнгән.Узган гасырның соңгы ун елы– XXI гасырның унбиш елы эчендә җәмгыятьтә барлык...

Милли театр сәнгате татар халкының тормышы, илкүләм барган социаль, экономик, сәяси үзгәрешләр белән аерылгысыз бәйләнгән.Узган гасырның соңгы ун елы– XXI гасырның унбиш елы эчендә җәмгыятьтә барлыкка килгән яңа вәзгыять татар театр коллективларын, анда эшләп килгән артист, режиссер, художник, композиторларны (һ.б.) бөтенләй көтелмәгән яшәү шартларына куйды. Дәүләт дотацияләре кимеде, Октябрь революциясе, Ленин юбилейларына дәүләт заказлары бетерелде, спектакльләр товарга, театр эше бизнеска әверелде. Татар театрлары алдына котылгысыз рәвештә акча эшләү, касса интереслары килеп басты. Нинди генә җәмгыятьтә дә сәнгать үз-үзен яшәтә, туендыра алмый. Дәүләт ярдәменең кимүе, әлбәттә, театр сәнгатенең үсешенә тискәре тәсир итте.

Иң беренче чиратта театр әлбәттә, идеология оешмасы. Соңгы егерме биш елда җәмгыятьтә идеологик ориентирлар үзгәрү, аерым сыйныф мәнфәгатьләрен өстен кую, пропагандалаудан үзебезнең меңеллык ислам тәгълимәтенә кайту процессы да сәнгатебезнең бу төре үсешендә шактый зур кыенлыклар аша барды. Милли репертуарны өр-яңадан барлап, тикшереп чыккан сәнгать әһелләре төп игътибарны гомумкешелек кыйммәтләренә, гуманистик идеяләр белән бергә халкыбызда милли минталитет тәрбияләүгә, татар идеясенә хезмәт итүгә юнәлтергә тиеш булдылар. Моның өчен татар халкының данлы үткәнен, күп гасырлык дәүләтчелек тарихын, бөек шәхесләрен, алар катнашкан шанлы вакыйгалар, ирешкән казанышларын сәхнәдән пропагандалау аша тамашачыда хаклы горурлык хисе уяту кирәк иде. Бары бергә булганда, бердәм булганда гына  үз мәнфәгатьләребезне яклый һәм саклый алу мөмкинлеген аңлату эше дә сәнгатькярләребез тарафыннан даими рәвештә күз уңында тотылды.

Социализм, коммунизм идеяләре кире кагылып, илдә яңадан сыйныфларга бүленү башлангач, театр тамашачысы да төрле  катламнарга аерыла башлады. Бу матди аерымлык завыкләр төрлелегенә китерде. Үзләрен дөнья кендекләре итеп тойган катлам кешеләре  барлыккакилде.Алар театрдан күңелне кытыклый торган гайре табигый әсәрләр көттеләр. Театрлар һәр катлам вәкилләренең таләбен искә алырга тиеш булды.Бу шартлардакүпчелеккүнеккән милли репертуар гына җитми башлады. Рус, чит ил классик драматургиясе, хәзерге заман авторлары әсәрләре  татар театрлары афишаларында киңрәк урын ала башлады. Форма яңалыклары эзләү, эксперименталь спектакльләр кую театрларның уңышлы эшләвен дәлилләүче критерийларга әверелде. Дөрес, һәр очракта да бу эзләнүләр тиешле нәтиҗәне бирде дип әйтеп булмый. Кай вакытларда үзмаксаткаәверелгән бу төр эшчәнлек, эксперимент өчен эксперимент формасын алып, юкка көч сарыф итүгә кайтып калды. Ә бит төп максат (Станиславский термины белән әйтсәк “сверхзадача”) тамашачыга файдалы, кирәкле фикер әйтә торган югары сәнгать дәрәҗәсендәге спектакль тудыру булырга тиеш иде.

Татар театрлары эшчәнлеген бәяләү кретерийлары турында сүз чыккач, аларның соңгы елларда кулланыла башлаган тагын икесенә тукталып китик. Республика, регион, ил, чит ил күләмнәрендә уздырыла торган фестиваль-конкурсларда катнашуы (бу турыда фикералдарак әйтелер) шуларның беренчесе булса, икенчесе – Татарстан театрларының гастрольләр, аерым спектакльләр белән Германия, Бөекбритания, Кытай, Египет, Колумбия, Төркия (һ.б.) кебек илләрдә чыгыш ясавы. Табигый, яңа гасырның ун-унбиш елы эчендә барлыкка килгән бу уңай күренеш театрларыбызның үсеш дәрәҗәсен соң дәрәҗәдә ачык дәлилли.

Инде килеп бераз республика татар театрларының эчке халәте турында да фикер йөртик. Бүгенге көндә аларның һәркайсында диярлек югары профессиональ дәрәҗәдә эшли торган бер яки берничә (төрле театрда төрлечә) режиссер эшли. Республика биеклегеннән караганда, элек арада бер лидер (М.Сәлимҗанов), калганнары “иярүчеләр” булса, хәзер исә ситуация бөтенләй башка.Әйдәп баручы, лидер юк, бары тик бертигез уңыш, нәтиҗә белән эшләп килүче бөтен бер режиссерлар плеядасы бар. Аларның кайсы әйбәт тә, кайсы бераз кайтыш, дигән сорау бөтенләйурынсыз. Алар тигез һәм үз коллективлары өчен алыштыргысыз лидерлар.

Бу язылганнар Татарстандагы бөтен татар театрларыбыз өчен дә уртак. Аларның берсе алдарак, яки икенчесе арттарак кала дип әйтеп булмый. Чама белән иҗат ягыннан Г.Камал исемендәге театр да, калган барлык Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Нижнекамск, Тинчурин, Кариев исемендәге (һ.б.) театрлар да барысы  бер тирәдә. Бер мәдәни мәйданда, халкыбызның уртак сәнгатен тәшкил итәләр. Һәркайсы ара-тирә Республика мәдәни тормышында вакыйга булып таныла алырлык, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән спектакль иҗат итә килә. Әмма, тулаем алганда, илкүләм масштабтан чыгып караганда, аларның иҗат җимешләре, кызганычка каршы, артык югары бәяләнә алмый. Монда эш спектакльләрнең сыйфатында гына да түгелдер. “Алтын маска”, “Туганлык” “Нәүрүз” һ.б. кебек фестивальләргә чыгарылган  спектакльләр, беренчедән, татар халкының менталитетыннан ерак булып, халкыбызның үзебезгә генә хас милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәт, яшәү рәвеше, фикерләү аерымлыкларын ачып бирүдән шактый ерак иделәр. Халкыбызның әнә шул саналган сыйфатларын чын сәнгать югарылыгында, җиренә җиткереп күрсәтә алганда гына безнең сәнгать башка халыкларга кызыклы булачак. Ә фестивальләргә тәкъдим ителгән репертуар берничек тә  әлеге таләпне тормышка ашыру өчен материал бирә алмый.

Даими эшләп, дистә еллар буена коллективны тәрбияләгән режиссерлар тирәсендә һәр театрда даими үз урыны булган күренекле актерлар үсә. (Бу фикерне дәлилләп шактый зур исемлек китерергә мөмкин булыр иде.) Аларның һәркайсының тартып бара торган үз репертуары, яратып иҗат иткән, халык тарафыннан сөеп кабул ителгән образлары бар.

Милли театр, милли драматургиясез үсә алмый. Бу мәгълүм хакыйкатьне яхшы аңлап, Татарстанда даими рәвештә (2003 елдан) “Яңа татар пьесасы” конкурсы эшләп килә. Конкурсның жюри әгъзалары һәр ел саен (соңгы вакытта ике елга бер) кырыктан алып йөзгә кадәр яңа пьеса укыйлар. Алардан иң яхшы дигәннәре сайлап алына һәм төрлечә билгеләп үтелә. Җиңүче дип табылган әсәрләр театрлар игътибарына тәкъдим ителә. Күренгәнчә, бу бик  кирәкле юнәлештә дә эш шактый уңышлы бара.

     Татар театрының бүгенге хәленә килгәндә, аны аска таба тәгәри дисәң дә, каядыр иң югары биеклекләрне яулый дисәң дә бик үк дәрес булмас. Безнең карашка, ул ниндидер урталыкта, билгеле бер югарылыкта, туры сызык буенча хәрәкәт итә шикелле. Дөньяга ачыш булырлык зур казанышлар да, сизелерлек аска хәрәкәт, түбән төшүләр дә юк. Ирешелгән урта линия биеклегендә, яки шуннан азмы-күпме югарырак сыйфатлы спектакльләр заманы. Бу чорны алдагы казанышларга әзерлек, көтү вакыты дип тә атарга ярыйдыр. Күпмедер дәрәҗәдә көч, мая туплангач, зур казанышлар, күтәрелеш тә булыр бәлки,  дигән өметләр чоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк