«Санаулы кичләр» – тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр өчен»
6 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Александр Володин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Санаулы кичләр» премьерасын янәдән Казан тамашачысына тәкъдим итте.
6 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Александр Володин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Санаулы кичләр» премьерасын янәдән Казан тамашачысына тәкъдим итте.
Тамаша башланырга биш минут калгач, килгән кунаклар үз урыннарына урнашты. Зал түземсезлек белән пәрдә ачылганын көтә. Сәхнәдә караңгылык. Соңрак каршыбызда совет чоры җиһазын хәтерләткән интерьерлы шәһәр фатирын күрәбез. Кышкы салкын кичтә җылы түшәк өстендә бер хатын-кыз белән ир-ат мәхәббәт турында сүз алып бара. Зоя аны электр тогы белән чагыштыра. Дөрестән дә, мәхәббәтне ток белән чагыштырсак, хата булмас, чөнки бу хис көтмәгәндә биләп алып, кабынып китәргә мөмкин. Ильин шуны аңлап, Зояның ятагыннан торып, 17 ел элек кичергән яшьлек мәхәббәте Тамара янына чыгып китә.
«Санаулы кичләр» – гади кешеләр тормышындагы ялгызлык, алар арасында булган мәхәббәт, көтмәгәндә ишеккә шакыган бәхет турындагы спектакль. Пьеса белән эшләгәндә, режиссёр Айдар Җәббәров сугышта булган соңгы көннәрне сурәтли, әмма вакыйгаларны тарихка бәйләүдән баш тарта. Чөнки түбәндә күрсәтелгән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмый.
Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алсу Каюмова һәм Алмаз Борһанов катнашты.
Спектакльгә Түбән Камадан килгән Флюра апа үз хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Килгәч, шуңа игьтибар иттем: тамашачылар арасында мәктәп укучылары да бар икән. Алар өчен түгел бу. Спектакльне тормыш тәҗрибәсен ярыйсы күләмдә туплаган кешеләр генә аңларга сәләтле, дип уйлыйм. Шушы ике сәгать эчендә мин барлык яшьлек хатирәләрен искә төшерергә өлгердем, үземнең тормышым белән чагыштырдым. Сәхнәдә уйнаган актёрларның уйнаулары күңелгә үтеп керде. Спекталь өчен режиссёр Айдар Җәббәровка зур рәхмәт!
Аның белән сеңлесе Әдилә Гайнетдинова да ризалашты:
– Спектакль миңа бик тә ошады. Александр Володинның пьесасын минем укыган бар иде. Спектакль тарихка бәйләнеше булмавы белән үзенчәлекле. Тамараның «Сугыш кына була күрмәсен» дигән сүзләре бөтенләй төшереп калдырылган. Кыскасы, спектакль заманча итеп сәхнәләштерелгән. Хәтта фонда уйнаган җыр да Айфараның «Тулган ае» иде бит.
Режиссёр Айдар Җәббәров үзе әлеге спектакль буенча Г.Камал исемендәге театрда яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә болай дигән иде:
– Без бу пьесаны кешеләр турында булганга сайладык. Ул һәрвакыт актуаль булачак, гәрчә, беренче карашка, ул билгеле вакытка бәйле булса да. Кеше үткәнгә әйләнеп кайтырга омтыла, ә хатын-кыз аны көтә... барысы да гади кебек тоелса да, бу гадилекне тормышка ашыру кыен. Безнең фикерләвебезчә, спекакль дулкынландыргыч килеп чыгарга тиеш.
Дөрестән дә, спекталь тамашачыларны урыны белән көлергә, геройларны кызганып еларга һәм үткәннәрне искә төшереп, уйланырга мәҗбүр итте. Килгән тамашычылар арасында канәгать калмаган кеше юктыр. Күбесенең күзләрендә энҗе бөртегедәй күз яше ялтырый иде. Димәк, режиссёр һәм актёрлар үз эшләрен уңышлы башкарганнар!
Мәкалә КФУ студенты Ралинә Загидуллина тарафыннан язылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк